Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЗАТЛЫК, ДУСЛЫК ҺӘМ БАТЫРЛЫК КӨЗГЕСЕ

Социалистик Ватанга. СССР халыкларының азатлыгына, кешелек цивилизациясенә, культура, сәнгать һәм әдәбият үсешенә каршы кан эчкеч фашизм тарафыннан башланган рәхимсез сугышның беренче сәгатендә үк илебезнең халыклары бердәм рух белән ант иттеләр, тик бер теләк — фашизм реакциясен тар-мар итү, тәмам җиңгәнче көрәшү теләге бсләң кулларына корал алдылар һәм сугыш уты эченә ташландылар.

Тик бер бурыч хәзер ил алдында:

Тар-мар итү дошман көчләрен.

Ә син, иптәш, әйтче: бүген менә

Фронт өчен нәрсә эшләдең?

дигән җаваплылыкны безнең халыкларыбыз бөтен кискенлеге, җитдилеге һәм политик-мораль тирәнлеге белән аңладылар.

Сугышка, иптәшләр, сугышка!

Халыклар, басыгыз сафларга!

Бөтен ил бер булып чыгабыз

Ватанны дошманнан сакларга.

М. Җәлил — «Нәрсә эшләдең?», — 1941.

Бу сугыштан данлы җиңү белән чыгу өчен совет халыклары әнә шулай нык тупланып көрәштеләр һәм совет халкының идеологиясе, социалистик җәмгыятьнең экономикасы үзенең барлык өстенлеген бөтен дөнья каршында ачык күрсәтте. Бу чорның әдәбиятында да тик бер бөек идея. Фашизмны һичшиксез җиңүгә ышану идеясе, көрәшебезнең тарих һәм кешелек алдында хак һәм изге булуын ачык аңлау, партия һәм юлбашчы тирәсенә таплану илһамы тагын да ныклы, ышанычлы һәм рухи-хисси бай, горур булып яңгырады. Ул көч безнең барлык яшәү һәм ләззәтләнү чишмәләребезнең туктаусыз агып һәм сугарып торуын тәэмин итте:

Кайту да юк, кавышу да —

Әгәр җиңмәсәк;

Җиңеп кайтырбыз — җиңүдә

Бөтен киләчәк.

 Сез көтегез ышанып.

Бетерербез дошманны!

Ватан сугышы елларында тудырылган татар әдәбиятының йөзләгән шигырь, хикәя һәм нәсер-очеркларының һәрбер юлында, иң беренче буларак, җиңүгә ышану идеясе яңгырап торды һәм һаман да яңгырар. Безнең әдәбият та һәм аның вәкилләре дә сәнгатьнең чынлыгы тик ирек өчен көрәштә генә икәнлеген тагын да ачык һәм якты итеп чагылдырдылар. Чөнки көрәш һәм ирек идеяләребезнец татар әдәбиятында да һаман да сүнмәс булып яшәвенең көче, бер яктан. Ватаныбыз халыкларының азатлыгы өчен көрәш. Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә социалистик җәмгыятьнең җиңүен һәм ныгуын тәэмин итү өчен көрәш чынлыгында булды. Чөнки ирек  өчен көрәш безнең әдәбиятның ерак-ерактан килә торган традицияләренә барып тоташкан:

Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары;

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары;

Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, атмаслары.

Ирек идеяләре, Россия халыкларының азатлыгы өчен көрәш самодержавие режимының иң караңгы елларында безнең әдәбиятта Г. Тукай, М. Гафури,  Г. Камал, Ш. Камал кебек талантларны тудырды, илһамлаидырды һәм үстерде. Халыкның һәм халык азатлыгының җиңәргә тиешлеге реакциянең иң дәһшәт елларында да аларның иҗаты өчен якты йолдыз һәм юлдаш булып калды. Россия халыкларына социалистик революциялык идеяләре һәм хисләре татар биргән совет әдәбиятының тагын да тирән, тагын да ия һәм ныклы бердәнбер иҗат ышаныч чыганагы дц булп әверелүе революциянең беренче үк көчле бер төс алды!

Кемгә кадерле яктылык, ирек,—

Саклар ул аны күкрәк киереп.

 Иптәш, әйдә алга, алгы мәйданга.

Безнең исемнәр китсеннәр данга, дип язды Г. Камал гражданнар сугышы елларында. Менә шул ирек өчен чынбарлыгы яшь татар барган героик совет яшь килде, һәм кадрларын фронт әдәбиятының көрәш эченнән аларның беренче иҗат тәҗрибәләрендә үк героик-революцион хисләр өстенлек итүче мотивлар булып, ышанычлы рәвеш тә яңгырадылар: «Халык өчен көрәшеп җан биргән , хаклы өчен көрәшеп, әлләни кадәр газаплар чиккән шаһитләр күренә. Шул кадәр каннарны агызган, шул кадәр балаларны елаткан, шул кадәр газапларны уйлан чыгарган ерткычлар күт алдына килә. Шул газапларны бетерер өчен, шул яшь елгаларын туктатыр өчен йөрүең искә төшә. Шул кадәр теләккә ирешер өчси, хәзерге көпдә тиргә батып, янып-пешеп, аксап-туксап, арып-талып, дошманны куганың искә төшә. Тизрәк шуны куар өчен, тизрәк сугышны бетерен, җимерелгән тормышның баганаларын төзәтү өчен, керләнеп, буялып беткән кул белән маңлаеңдагы балчыклы тирне сөртеп аласың, мылтыкны бер җилкәдән икенчесенә Ә. Ерикәй — «Сугышка, иптәшләр!», 1941. Ф. Кәрим — «Окоп җыры», 1942. 3 Тукай — «Татар яшьләре», 1912. саласың, патроитажны төзәтәсең дә, аксак аякны зур итеп атлап, — Кешелек, дуслык, туганлык! — дисең...» (М. Максуд — «Минем кануннарым», 1919). Хезмәт ияләренең әнә шул бөек уртак идеясе — кешелек, дуслык, туганлык идеяләре өчен барган уртак көрәш елларында, демократик әдәбияттан пролетар-революцион әдәбиятка, совет платформасына күчкән карт язучыларыбыз белән беррәттән, татар совет әдәбиятының талантлы һәм соңыннан профессиональ язучылар дәрәҗәсенә күтәрелгән М. Максуд, һ. Такташ, А. Шамов. К. Нәҗми, М. Җәлил шикелле язучылары үзләренең бенренче әсәрләрен бирделәр. Пролетар революция алдыннан әдәбиятка чыгып та, тик совет шартларында В’ыиа кия Азатлык, дуслык, батырлык көзгесе иҗат азатлыгы тапкай бер төркем язучылар — (М. Фәйзи, М. Гали, К. Әмири, С. Кудаш һәм башкалар шулай ук үзләренең иҗатларында ирек беләи ләззәтләнү Хисләрен күрсәттеләр. Шул рәвешчә, революциянең беренче елларында ук формалаша башлаган татар совет әдәбиятының да илһам чишмәсе — Россия халыкларының уртак иреге өчен көрәшнең тантанасыца ышану идеясе булды. Бөек Ватан сугышы елларындагы әдәбиятыбыз да илебез халыкларын искиткеч батырлыкларга илһамландырган җиңүгә ышану идеясенең реаль сиземләнүен, кешеләребезнең Фронттагы һәм тылдагы эшен, хисси-фикри чынбарлыгын, идея һәм мораль көчебезне чагылдыручы ачык көзге булып торды. Шулай ук безнең җиңүгә ышануыбызны туктаусыз ялкынландырып торган беренче бөек рухи куәтебез — халыҗларыбызның Ватанга, партиягә һәм даһи Сталинга булган мәхәббәттә тупланганлыгы әдәбиятыбызның барлык сулышыннан, хис һәм фикер тибешеннән ачык бөркелә. Ватанга һәм партиягә мәхәббәт безнең әдәбиятыбызда да көп кебек ачык һәм кояш кебек якты чагыла. Шулай ук бу якты идея белән хәзерге татар халкы авыз иҗатының да күп өлеше сугарылган:

Безнең халык — көчле халык, өзелеп сөя илкәен,

Шул илкәен саклау өчен кызганмый гомеркәен...

Мылтык атарга оста мин, бик күп тордым постта мин,

Җитәкчебез — компартия, юлбашчыбыз — Сталин.

Бишьеллыклар героикасы белән эчке хисси һәм фикри илһамга аерата баеган татар лирик поэзиясе үзенең барлык тирәнлеге белән халык массаларының материаль һәм рухи тормышын, шул исәптән татар халкының да һәр яктан күтәрелешеп илһамланып җырлаудан тора.

Татар халкы һәм аның шагыйрьләре тарафыннан бишьеллыклар дәвамында тудырылган поэзия һәм фольклор Россия халыкларын мәңгелек азатлыкка алып чыккан большевиклар партиясен, Ленин — Сталин җитәкчелегенең даһилыгын, рухи иркебезнең көчен һәм материаль тормышыбызның киңлеген чагылдыралар:

Бөек халкым мппөм синең белән

Һәм партиям белән бер юлда;

Син китердең аны көрәш аша

Хыял төсле матур бу чорга.

Син — халкымның яшен сөрткән кеше,

Син ул — безгә яшьлек бирүче;

Син — халкыйның факел йөртүчесе,

Син ул — безне чиксез сөюче.

 Сталинчыл бишьеллыклар дәверендә күпләгән язучыларның актив иҗат эшчәнлеге белән тудырылган әдәбиятыбызның эчтәлеге татар совет әдәбиятының чып-чыннан социалистик җәмгыять тудырган чынбарлыкның көзгесенә әверелгәнлеге турында сөйли. Бу чорда татар әдәбиятының идея ягыннан тирәнәюе, тематик үсеше һәм художество ягының чарлануы белән бергә, аның кадрлар армиясе дә искиткеч үсте. Болар арасында Ш. Камал, М. Гафурп, һ. Такташ, М. Җәлил, А. Шамов, Ш. Маннур, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, Т. Гыйззәт, С Баттал, Ц. Газый, М. Әмир, В. Нәҗми, Ә. Ерикәй, Н. Баян, Ә. Фәез, Ф. Хөсни, Г. Кашшаф, Г. Разин, Э. Исхак, С. Хәким, Ә. Түрәй, М. Максуд, Р. Ишмурат, Ш. Шәһәр, Г. Хуҗи, М. Сөндекле, Г. Галиев, Г. Иделле, X. Госманов, Г. Гобәй, А. Әхмәт, М. Садри, И. Туктаров, А. Алиш, Н. Дәүли, С. Урайский, Ә. Айдар, X. Садри, Р. Ильяс һәм башка бик күпләр, төрле жанрлар буенча, татар совет әдәбиятын үстерүдә һәм аны бишьеллыклар тематикасы белән баетуда актив хезмәт күрсәттеләр, чорыбыз күтәргән төп бер максатка — социалистик төзелешнең һәр тармак буенча җиңүен тәэмин итүгә каләм көче белән булышлык иттеләр. Бөек Ватан сугышы чорындагы әдәбиятта Ватанга мәхәббәт идеясе искиткеч конкрет, сиземләүчән, хисси югары сыйфатлар алды, реаль фактлар төрлелеге, аларның әдәби чагылыштагы гүзәллеге һәм яңа художество чаралары белән баетылды. Фашизм алып килүче кара үлем куркынычы белән йөзгә-йөз очрашу сугышында социалистик җәмгыять биргән рухи-политик ирек үзенең куәтле көчен, социалистик экономика үзенең ныклыгын күрсәтте һәм без шәхесләрнең, талантларның, хезмәтнең хокукның һәм, ниһаять, иҗади илһамның нинди бөек эшләргә сәләтле икәнлеген, кыска гына вакыт эчендә, тагын да тулы һәм ачык сиздок. Ватаныбызның иреген һәм бәхетен фашизм кабахәтлегеннән коткарып калу өчен баргап көрәш туган илне сөюне һәркемнең уртак уй-тойгысына, уйлашуларына әверелде.

Әгәр дә шагыйрь:

Бик авыр бу тормыш;

Ватан бүген

Сугыш ялкынында тын ала;

Авыр чорда, сугыш, ут эчендә

Улларыңның көче сынала.

Күңел ятлый изге мәхәббәтне,

Ак чәчәкләр сирпи талгын җил;

Авыр чорда, халкың «Улый!» дисен,

«Таянычым!» дигән туган иле.

Ш. Маннур — «Җырым сиңа минем», 1937.

Ф. Кәрим — «Кичке җыр», дигән икән, ул, әлбәттә, безнең кешеләрнең һәм бүгенге әдәбиятның төп һәм уртак тойгысы. Патриотизмның чын мәгънәсе — һәм халыкларыбызныц, һәм кешеләребезнең, һәм әдәбиятыбызның Ватан язмышы белән органик яшәештә генә булганлыгың бүгенге тормыш һәм сугыш кына түгел, ә бөтен тарих сөйләп тора. Ләкин бүгенге совет патриотизмы ул бөтенләй яңа эчтәлек алды һәм ул тормышыбызның барлык тармаклары буенча ныгыды һәм тирән рухи, изге көч булып чәчәк атты. Шулай ук сугыш елларындагы татар әдәбиятында Ватанга мәхәббәтнең бик нык конкретлашып чагылуын һәм байтак очракларда художестволылыкның матур үрнәкләрен күрсәтүче вакыйга һәм тойгылар югарылыгында бирелүен очратабыз. Дөрес, гомумән караганда, безнең психологиябездәге барлык кешелекле һәм вөҗдан сафлыгы белән сугарылган yй-тойгыларыбыз Ватанга мәхәббәт яки патриотизм дип аталырга хаклы. Ләкин әдәбият һәм язучылар безнең җәмгыятьнең һәм кешеләрнең хис-карашларындагы бу бөек идеянең шундый конкретлыгын һәм үсешеп төрле яктан һәм бай итеп күрүгә һәм чагылдыруга тартылдылар ки, без аны бик җанлы, хәтта интим мәхәббәт шикелле үк, бик күп төрле әдәби фактларда һәм тойгылар чагылышында күрдек, сиздек һәм алар аша көрәшкә, эшкә рухландык. Мисал өчен тыл тематикасына багышланган әсәрләрдән А. Шамовның «Буранлы төндә» хикәясен алып карыйк. Хикәя сугышның иң авыр, кызу көппәрендә бездә — тыл кешеләрендә — нык көчәеп, ялкынлапып киткән патриотизмның билгеле бер чагылышын күрсәтүне максат итә. Менә авылның гади колхозчысы Хәкимҗан абзый. Ул үзенең сугышка мөнәсәбәте һәм патриотлыгы турында җыелышларда да сөйләми һәм әллә нинди фәлсәфә белән дә шөгыльләнми. Ләкин ул, үзенең сабыр, тыныч һәм тыйнак бер кеше булучылыгын саклаган хәлдә дә, ил өстенә төшкән авырлыкның зурлыгын, совет кешесе алдындагы җаваплылыкмы һәм гражданлык намусын бөтен хәрәкәте, аңы һәм хисе белән сизә, аңлый. Хәкимҗан образының патриотизмы бигрәк тә бер нәрсәдә — үз тарихының, үз тормышының, үз нәселенең җәмгыять каршында хак һәм вөҗданлы булуы белән горурлануда һәм моңа тап төшерүчеләргә кискен нәфрәт белдерә алуында. Бу, чын мәгънәсе белән, безнең иң гади кешеләрнең дә күпчелеге өчен уртак булган иң әһәмиятле, иҗтимагый бәһале сыйфатларны ачык итеп сурәтләүнең матур бер үрнәге. Әйткәнебезчә, Ватан сугышы елларында Совет кешеләренең психологиясендә, эшендә аеруча нык чәчәк аткан патриотлык сыйфаты — ил язмышы өчен үз-үзеңне җаваплы итен сизү һәм ил өстенә төшкән авырлыкны кичереп кенә калмыйча, ә бәлке аны актив эш белән тизрәк җиңеп чыгу өчен тырышып эшләү, көрәшү кебек гражданлык намусы әдәбиятыбызда да үзенең күңелле үрнәкләрен бирде. Моны тулы характерлы иш кыю сурәтләп бирүче әсәрләрдән М. Әмирне «Миңлекамал» пьесасын күрсәтергә кирә. Миңлекамал образында безнең алдынгы, кешеләребезнең гражданлык намусы, ил каршындагы җаваплылыкмы сизүнең патриотлы, һәм фидакарьлекнең матур үрнәкләре чагылдырыла. Миңлекамал образы, беренче буларак, әнә шул яктан кыйммәтле дә. Миңлекамал каршында туган авырлыкларны йөрәге белән хис итеп, үзе теләп шул авырлыклар белән көрәшкә ташлапа. Ул моны үзенә иң якын булган бер өлкәдә — колхоз производствосында күрсәтә. Миңлекамалның әнә шул җаваплылыкны курыкмый өстснә алуы һәм аклап чыгуы сугыш елларындагы чынбарлыкның типик күренеше ул һәм язучы образның катлаулы, хәтта каршылыклы психологик дөньясын әнә шул типик хәлләр эчендә гаять зур табигыйлек белән сурәтләп бирә. Шуңар күрә Миңлекамал образы — татар әдәбиятында гомумән бүгенге кешеләрне һәм аларның алдынгы иҗтимагый-политик йөзләрен, кискен, кын характерларын табигый һәм реалистик итеп сурәтләү юлында беренче зур тәҗрибә ул диясе килә. М. Әмир бу образ белән сугыш чоры кешеләрендә туган һәм формалашкан алдынгы характерларның бер ягып җитди рәвештә ачып җибәрде. Безнең әдәбиятның тарихи үбешен һәм гомумән татар халкының, аеруча хатын-кызларның совет шартларындагы чынбарлыгын күз алдына китергәндә, Миңлекамал образында чагылган икенче бер моментны искә алмый үтү дә мөмкин түгел ул — Сталппчыл бишьеллыклар һәм Ватан сугышы елларында формалашып җиткән татар хатын-кызларының барыннан да бигрәк иҗтимагый-политик аңы һәм безпең җәмгыятьтә тоткан роле инде никадәр югары һәм хәзерге татар хатын-кызларының ни дәрәҗәдә кыюлыкка, ихтыяр көченә ия булуларын ачык күрсәтә. Безнең бүгенге әдәбият татар халкының аерата Ватан сугышы кырларында күрсәткән батырлыкларын шактый тирән итеп һәм төрле фактларда сурәтләп бирде. Героизм, безнең кешеләрнең Ватанга булган мәхәббәтендәге көчнең иң югары һәм идеаль чагылышы икәнлеген әдәбиятыбыз шактый тулы җырлады. Азатлык, дуслык, батырлык көзгесе хикәяләрдә һәм очеркларда гәүдәләндерде. Ләкин бу идея үзенең башлангычын һәм тематик җирлеген, әлбәттә, гражданнар сугышы героикасы белән дә органик бәйләгән. Гражданнар сугышы чорында тудырылган лирик поэзия үрнәкләре, тыныч төзелеш елларында К. Нәҗминең «Шобага», «Яр буендагы учаклар», Д. Шамовның «Днепр буенда», «Бер мәхәббәт турында», Г. Разинның «Сиваш» кебек хикәяләре, һ. б. күпләгән авторлар тарафыннан төрле эпизодик сурәтләрдә чагылдырып үтүләр татар халкының революцион сугыш фронтларындагы героик образларын бирүгә омтылышның электән үк көчле булып килүе турында сөйлиләр. Җыеп кына алганда, бездә гади татар солдатының героик образына лаеклы элементларны, штрихларны уңышлы чагылдырган әдәби үрнәкләр бар инде. Дөрес, Ватан сугышы чоры әдәбиятында әле хикәя белән очерк жанрын, аерып җиткермәү мисалларын да табарга мөмкин. Ләкин сугыш чынбарлыгы эченнән үсеп чыккан беренче әдәби образларның — татар солдаты типларының, характерларының әһәмиятле сызыклары, чагылышлары тотып алынды инде диясе килә. Совет сугышчыларының, татар сугышчыларының бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын чагылдыруны төп иҗат темасы итеп сайлавы белән татар әдәбияты, һичшиксез, зур һәм тарихи бурычны үтәүне, чорыбызга лаеклы тулы канлы әдәби образлар бирүне көн тәртибенә куйды. Татар халкының бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи чынлыгын художестволы итеп гәүдәләндереп калдыруда беренче ашыгыч яки кисәкчә уңышлы тәҗрибәләр эшләнсә дә, ләкин хәзергә әле монументаль характерга күтәрелеп бирелгән совет солдаты, татар солдаты образы юк. Әдәбиятыбыз алдында торган иң мөһим бурычларның берсе — кечкенә уңышлар белән генә канәгатьләнмичә, әнә шул зур һәм тирән образны тудырудан гыйбарәт. Бу изге сугышта нинди көч соң безнеп сугышчыларыбызны батырлыклар эшдәүгә, безнең армиябезне җиңүгә китерде? Әлбәттә, бу — сугыш стихиясе белән туган бер хәл генә түгел. Моның тирән иҗтимагый-идеологик җирлеге, чыганагы бар. Авыр көрәшләрдә яулап алган сөекле социалистик Ватаныңның иреге, намусы, бәйссзлеге өчен, бөтен кешелек дөньясын ерткыч фашизмның үлем тырнагыннан коткарып калу өчен сугыш — иң мөкатдәс һәм гадел сугыш ул, иң хак эш ул. Безнең әдәбият беренче чиратта әнә шуны ачарга тиеш, һәм менә шул батырлыкларның чын кешелекле кыйммәтен ачуда, күрсәтүдә татар әдәбияты башлангыч адымнарны ясады инде. Бу адым — татар халкының һәм аның фронттагы егет-кызларының социалистик җәмгыять китергән бөек азатлык һәм халыклар дуслыгы идеясен аңлап көрәшүләрен күрсәтүдән, шагыйрьләрнең шул идея һәм тойгыларны дәртле һәм ышанычлы итен җырлауларыннан гыйбарәт булды. Конкрет алганда, безнең бүгенге әдәбият социалистик ватанга булган мәхәббәтне, милләтләр дуслыгы идеясен, һәм бу дуслыкның тирән тамырлары пролетар революциягә, большевиклар партиясенә, социалистик төзелешкә, Ленин—Сталин милли политикасына һәм Сталин Конституциясенә барып тоташканлыгын күрсәтүне һәрвакыт алга этәрде Һәм маяк итте. Татар халкының милли азатлыгы һәм бәхетле язмышы тик социалистик җәмгыятьтә генә һәм Россия халыкларының какшамас дуслыгында гына булырга мөмкин икәнлеген татар совет әдәбияты үзенец пц яхшы үрнәкләрендә, пролетар революциянең беренче көннәреннән башлап бу көнгә кадәр, бөек идея итеп яктыртып килә. Татар халкының шагыйре һ. Такташның чуваш халкының сугышчы улына төбәп әйткән ялкынлы хисләре дә халыклар дуслыгының, рухыбыздагы һәм әдәбиятыбыздагы чын, табигый ихтыяҗ булуын билгели ала:

Нинди ошаганбыз бер-беребезгә;

Икебез дә соры шинельле;

Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә,

Бер үк хисләр чолгый күңелне.

Аерылганда миннән, туганыңнан

Аерылган күк моңсу калырсың;

Илне саклау өчен чакыру килсә,

Беләм, Миң беренче барсам,

Син миннән дә элек барырсың.

(«Иптәшләр» — 1927)

Социалистик җәмгыять шартларында киң мәйдан табып, аеруча үсеп киткән бу дуслык идеясенең татар халкы һәм культурасы тарихында ерак-ерактан килгән тамырлары бар. Татар халкының Россия халыклары, беренче чиратта бөек рус халкы белән булган дуслыгы гасырлар буенча үсә, ныгый килгән дәүләтчел, экономик һәм политик берлектә икәнлеген чагылдырып чыгучы галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри булса һәм ул әлеге дуслыкны ныгытуны яклап бөтен гомере буенча көрәшсә, бу идеяне тагын да принципиаль политик югарылыкка күтәрүче һәм аны поэтик хис итүчеләрнең иң бөеге Габдулла Тукай булды: Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашын...

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —

Без туран бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Бу идея — халыклар дуслыгы идеясе татар әдәбиятында М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал кебек классик язучыларның әсәрләрендә дә нык чагылып, аларга пролетар революциянең җырчылары һәм художниклары булырга булышлык птте. Бу бөек дуслык идеясен, пролетар революция җиңгәч тә, һәммәбез өчен уртак итеп, М. Гафури:

Олуг идея, ил өстенә

Кадап куеп гөлләр бәйләмен,

Җырлап-җырлап чиксез шатлык белән

Итик олуг җиңү бәйрәмен...

 Әйдә җырлыйк мазлум милләтләрнең

Көчлеләрдән күргән хурлыгын,

Чәчик җир өстендә чын азатлык,

Чын туганлык, дуслык орлыгын... дип җырлады. Милләтләр азатлыгы һәм дуслыгы идеясе. законлы һәм табигый рәвештә, безнең ил халыкларындагы милли горурлык тойгыларын үстерде. Ватанга мәхәббәт һәм халыклар дуслыгы җирлегендә татар халкында да чәчәк аткан милли горурлык һәм патриотик бавырлык хисләрен чагылдыру аерата Ватан сугышы елларындагы әдәбиятыбызда көчле рәвештә үсеп китте. Безнең әдәбият бөек сугыш елларында үзен чын мәгънәсендә батыр солдат дип хис иткән һәм шулай булучылыгын эштә күрсәткән татар халкының патриотлык һәм каһарманлык хисләрен, аның милли горурлыгым нинди художестволы конкретлык белән чагылдырды соң? Ватанга мәхәббәт белән илһамланып, искиткеч батырлыклар эшләүче татар сугышчылары образлары әдәбиятта мактаулы урын ала башлавын югарыда әйткән идек инде. Менә шуның конкрет әдәби гәүдәләнеше буларак, сугыш чоры әдәбиятында Идел темасы, Идел лирикасы һәм Идел егете образы килеп туды. Татар халкының тарихы буенча туктаусыз агып торган мәһабәт Идел елгасын һәм Идел поэзиясен бөтен тирәнлеге белән чагылдыруга табан бару юлында без әле башлангыч адымнарны гына ясадык. Монда сүз Татарстан республикасын сугарып үтүче төрле зурлыктагы дүрт елганың экзотикасы, яки пейзажы турында гына бармый. Ә бәлки татар Салкының шунда үткән тарихын, азатлык өчен барган көрәшеп һәм бүген шунда үтә торган 11 «Беренче Май», 1922. социалистик чынбарлыгын реаль поэтик чагылдыру турында әйтергә телибез.

Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тойгысы ул безнең җәмгыять кешесе, безнең сугышчы өчен абстракт нәрсә түгел. Бу тойгы үзсиен пц бөек чагылышып Ватан азатлыгы, халыклар дуслыгы идеясе әчеп көрәшү һәм хоти корбан булу югарылыгында күрсәтсә, ул шул ук вакытта мпллп горурлык, үзеңнең халкыңа, үзең туып үскән җиргә, йортка, туганнарга, дусларга, семьяга һәм табигатькә булган якынлык тойгылары беләп дә сугарылып тора. Сугыш чынбарлыгы безнең кешеләрдә бу идея һәм хисләрнең никадәр югары икәнлеген ачык күрсәтте инде һәм әдәбиятта да моның көчле гәүдәләнеше булды. Сугышка кадәрге татар әдәбиятында Идел темасы тар поэтик мәгънәдән узмады диярлек. Ләкин бу мотивны халкыбыз тормышының тпрәп бер тарихи агылышы, рухи- хисси горурлык поэзиясе итеп аңлау элементлары бөтенләй булмады дию хата булыр иде.

Гражданнар сугышы елларында Г. Камал үзенең җыр-декламацияләрепдә шул ук мотивларны интервентларга каршы барган азатлык көрәше интереслары белән бәйләде:

Актык йомрык Волгада —

Төшер кулыңны болга да,

Калмасын дөньяда Колчак —

Элеп киптер колгага.

Коткарырга Иделне –

Ныгыт, туган, билеңне.

Шул мәйданда җиңү белән

Коткарырсың илеңне.

Татарстан республикасы төзелү кебек тарихи көннәрдә М. Гафури, Идел буйларына килеп җиткән азатлык хисләре белән илһамланып, татар халкына мөрәҗәгать итте:

«Вакыт җитте, егет, җаның булса,

Уян, сикереп күк бүз атка мен!

Күрәсеңме, Идел буйларында

Матур, ал, кызыл таң атканын.

(«Татар егетенә» — 1920)

Бүгенге татар әдәбиятында Иделгә мәхәббәт темасын киң, героик патриотизм тойгылары югарылыгына күтәреп чыккан ике шагыйрьне.— Ф. Кәримне һәм Ш. Мөдәррисне күрсәтергә мөмкин. Бу ике шагыйрь икесе дә Сталинград өчен, Идел өчен барган сугышларның Ватан һәм татар халкы язмышы өчен хәлиткеч бер вакыйга булып торганлыгын зур нечкәлек белән хис иттеләр. Иделгә багышланган мәхәббәт тойгыларының мәгънәсен кыскача гына: Азатлык, дуслык, батырлык көзгесе

 Иделгә Немец төшмәсен,

Яннан кадерле

Суып эчмәсен..., дияргә мөмкин.

Ф. Кәрим поэзиябендәге шагыйрь һәм солдат тойгыларының гаҗәп бер гүзәллеге, лирик җылылык һәм мәхәббәт нечкәлеге белән кабат-кабат яңгырап, Идел шигърияте белән сугарылган булса, аның поэмаларындагы («Идел егете» һ. б.) татар егетләре дә шул ук мәхәббәт белән илһамланып, Украинаны, Ватанны азат итү өчен сугышалар. Ш. Мөдәррис шигырь-поэмаларындагы һәм нәсер-очеркларындагы Идел мотивлары да бер туктаусыз көрәшкә һәм үчкә чакырып торалар:

...Ат, кис, иптәш, псмец тираннарын,

Из, кыр, тапта җиргә тигезләп,

— Сталинград шәһәр диварларын

Батыр рухың белән тимерләп.

(«Идел өчен», 1942)

Шул рәвешчә, Идел темасы безнең лирик поэзиядә

— Ватанның язмышын хәл итүче дәһшәтле сугыш көннәренең трагик сагышы, булып түгел, ә халкыбызның тарихи үткәнен һәм бүгенгесен милли горурлык белән хис итеп, фашизмга каршы көрәштә татар халкын да рәхимсезлеккә чакыру, фашизм ерткычлыгы Ватаныбыз һәм татар халкы язмышы өчен коточкыч трагедия алып килгәнлеген аңлату һәм халыкны җиңүгә чакыру булып сурәтләнде. Һәм шул нигездә Идел өчен, социалистик Ватан өчен батырлыклар эшләүче татар егетләренең шигырьләрдәге һәм прозадагы беренче образлары тудырылды. Безнең әдәбият алдында татар халкының бүгенге эшен һәм көрәшеп чагылдыру кебек мактаулы бурычлар торган шикелле, аның тарихи үткәнен социалистик җәмгыять идеологиясе югарылыгында торып чагылдыру бурычы да алынып ташланган бер әйбер түгел. Монда да без халыклар дуслыгы идеологиясенә хезмәт итүче милли горурлык тойгыларын чагылдыру кебек мактаулы һәм әһәмиятле темалар белән очрашабыз. Партия ҮКның 1944 ел, 9 август карары безгә бу мәсьәләдә зур бер ачыклык кертеп кенә калмады, ә бәлки программа төсендәге ачык, күрсәтмәләрне дә бирде. Сугыш безнең кешеләрнең эчке дөньясында уй-тойгыларындагы һәм үзара мөнәсәбәтләрендәге күп кенә якларны үстереп, ачып Җибәрде, сугыш чынбарлыгы безнең кешеләр Кәрим — «Идел», 1942 дәге күп хасыятьләрнең кискен чагылышып тудырды.

Әйтергә мөмкин ки, һәр уй-тойгы һәм һәр хәрәкәт сугыш чынбарлыгына мөнәсәбәттә табигый рәвештә хис ителергә тиеш булды. Шуңар күрә дә безпең әдәбиятта сугышчы-шагыйрь психологиясен чагылдыручы лириканың беренче көчле үрнәкләре тудырылды. Сугыш елларында һәм фронтта, һәм тылда, М. Җәлил. Ф. Кәрим. Ә. Ерикәй, Ш. Мөдәррис. С. Баттал. Ә. Фәез. С. Хәким. Г. Хуҗи, Ш. Маннур. М. Максуд, К. Нәҗми. Г. Кутуй. Н. Арсланов, М. Ногман. С. Урайский, Ә. Юпус, Ә. Исхак, М. Садри һ. б. күпләгән шагыйрьләр сугыш чоры лирикасы байлыгына үзләренең күпләгән әсәрләрен бүләк иттеләр. Бу күпләгән шагыйрьләр арасыннан, барыннан да элек, мәрхүм Ф. Кәрим иҗаты күз алдына килә. Ф. Кәримнең сугыш елларында тудырган әсәрләренең буеннан-буена сузылып барган көчле бер үзенчәлеге — Ватанга мәхәббәт тойгыларының илтим лирика, интим мәхәббәт югарылыгы белән чагылуында. Күп кенә очракларда шагыйрь апы хәтта ачык романтика биеклегенә чаклы күтәрә. Украина өчен сугышып йөрүче кавалерист татар егете образы чагылышында булсынмы, шагыйрьнең үзенең мәхәббәт һәм сагыну, яшәү һәм үлем турындагы уй-тойгыларында булсынмы, — һәммәсендә дә сугышчы-шагыйрьнең фронт, сугыш яки тыл чынбарлыгының конкрет бер ягы белән аралашкан күтәренке пафослы лирикасы сузылып бара. Ф. Кәрим поэзиясендәге мәхәббәт лирикасы туган-үскән йортка, Иделгә, тормыш иптәшенә, апага һәм балага мәхәббәт хисләренең, сагыну тойгыларының Ватанга һәм көрәшкә мәхәббәт, фашизмга нәфрәт идеяләре белән органик бәйләнеп барганлыгы ачык күренде. Бу еллардагы поэзиядә тагын да уйлану яки фәлсәфи лириканың фронт, сугыш чынбарлыгы фактлары белән баетылган, конкретлаштырылган үрнәкләрен байтак табарга мөмкин. Болар арасыннан иң зурысы — Г. Хуҗиның «Россия» поэмасы. Монда шагыйрь, нинди дә булса аерым тип яки вакыйганы күрсәтүне максат итмичә, бүгенге Россиянең көче турында үзенең политик-фәлсәфи фикерләрен сугыш картиналары, фронт картиналары аша сурәтләп бирә. Озын һәм системасы йомшаграк булу кебек кимчелекләренә карамастан, «Россия» поэмасы Г. Хуҗиның фронт шартларыңда үсеп киткән иҗат йөзен күрсәтеп кенә калмый, ә бәлки гомумән безнең бу чор поэзиясенең эре лирик тәҗрибәләреннән берсе булып кала. Тагын да сугьпп елларында безнең шагыйрьләр конкрет нәрсәләр белән бәйле (предметлы, картиналы, вакыйгалы) фәлсәфи лириканың да беренче уңышлы мисалларын күрсәттеләр. Мәсәлән, М. Җәлилнең Каска», Ф. Кәримнең «Иптәш», «Без җир балалары». «Окоп», «Яфрак тамчылары», «Сибәли дә сибәли», «Кайгы» шигырьләре һәм «Үлем уены» поэмасы, Ш. Маннурның «Снаряд һәм чәчәкләр»е, Ш. Мөдәрриснең «Сукыр лампа»сы, С. Хәкимнең «Күпер», «Колын» кебек шигырьләре нинди дә булса бер факт яки предметны картиналы сурәтләү җирлегендәге уйлануларга, ягьни фәлсәфи хисләргә нигезләнгәннәр. Күбрәк җыр жанрын тудыру өстендә эшләгән Ә. Ерикәй әсәрләрендә дә бу типтагы сюжет көчәеп китте. Боларда да шулай ук фронт һәм сугыш чынбарлыгы белән бәйле уйлар беренче урында тора. Ләкин Ә. Ерикәйнең җыр-шигырьләреннән башка, безнең бүгенге поэзиядә политик-агитацион лириканың ничектер арткы планга этәрелүен яки күпчелек өлешендә әле һаман да декларативлык өстенлек итүен очратабыз. Күп сүзлелек, вакыйгаларны натураль сурәтләү, санау белән мавыгу, Ш. Мөдәррис, Н. Арсланов кебек яшь шагыйрьләрдә урынсызга иске әдәби методларга, сурәтләү чараларына иярүләрдәй һәм, поэзиябезнең кайбер өлешендә күренгәнчә, аккошлар һәм аккошлы күлләр фантазиясе белән бәйле камерный романтизм элементларыннан, декларативлыктан ныграк һәм тизрәк арыну турында да уйланырга кирәк. Ләкин бу кимчелекләр сугыш чорындагы татар поэзиясенең иҗтимагый эчтәлеге, хисси һәм фактик конкретлыгы, художестволы җитдилеккә ия булуы кебек үсешне һич тә читкә этәрә алмыйлар. Киресенчә, бу үсеш кимчелекләрдән тизрәк арынырга кирәклекне кискенләтә генә.

 Проза өлкәсендә, хәзергә әле зур күләмдәге әсәрләр булмауга карамастан, А. Шамов, Г. Разин. Ф. Хөсни, М. Әмир, X. Госман, Г. Әпсәләмов, Г. Галиев, Г. Иделле, А. Әхмәт. А. Расих, Ә. Ерикәй, Р. Ишморат һәм башка бик күпләрнең хикәяләре һәм сугыш эпизодлары, сугышчыларның батырлыкларын гәүдәләндерүче очерклары һәм драматургиядә, сан ягыннан бик аз булса да, Т. Гыйззәт («Даулы көннәр» һ. б.), Н. Исәнбәт («Мәрьям», «Түләк» һ. б.), М. Әмир («Миңлекамал») пьесалары татар әдәбиятының бу жанрларында да борылыш башланганлыгы турында сөйлиләр. Аерата прозага килгәндә, сугыш елларындагы татар әдәбиятында новелла һәм публицистика жанрларының да сугыш, фронт чынбарлыгы тематикасындагы үсеше турында сөйләрлек уңышлы мисаллар бар. Поэзиядәге шикелле үк, новелла һәм публицистикадан безнең язучылар сугыш чоры чынбарлыгының һәм аның кешеләренең фактик әһәмиятле һәм психологик нечкәлекле якларын художестволы итеп чагылдыра башладылар. Гомумән, сугыш елларында чыккан түбәндәге кечкенә хикәяләрне мин, темасының зурлыгы яки кечкенәлегенә дә карамастан, идея-художсство бөтенлегенә ирешкән әсәрләр дип әйтер идем: А. Шамов — «Буранлы төндә», «Өзелгән кыллар»; И. Газый «Малай белән эт»; Ф. Хөсни—«Чүлмәк түбәле өндә», «Сержант», «Хуторда», «Гитара», «Үтеп барышлый»; Г. Әпсәләмов — «Үлемнән көчлерәк», «Икенче гомер», «Абушахман»; А. Расих — «Язылачак хикәяләр»; X. Госман — «Мәче баласы», «Ярсу»; Ә. Еникеев — «Бала».

Бу саналган хикәя яки новеллаларның аерым очраклардагы кайбер кечкенә кимчелекләренә карамастан, идеясе зурмы, кечкенәме, үзләренең бөтен бер әдәби әсәр булып чыкканлыкларын күрсәтә алырлык кыйммәтләре бар. Безнең хикәяләрдә оста тотып алынган вакыйга, хәрәкәт һәм психологик элементларны байтак табып була, ләкин геройның һәм шул героик хәлләрнең эчке куәтен ачып салучы психо-идеологияне эпик сурәтләү гадәттән тыш аксый. Безгә хәзер геропк кешеләрнең эчко дөньясын күрсәтергә кирәк. Бу сугышта социалистик Ватанга мәхәббәт һәм фашизмга нәфрәт идеяләренең безнең халыктагы геройлык табигатенең төп чыганагы булып торуы ачык бер нәрсә. Ләкин бу идея көченең сугыш чорында гына туып чыкмаганлыгы, ә социалистик Ватанның яшәү тарихыннан һәм безнең халыкларның иң яхшы кешелекле, тарихи героик җирлегендә үсеп килгәнлеге шулай ук ачык булырга тиеш. Ләкин хәзергә безшш язучылар совет кешеләрендәге батырлык проблемасын күрсәтүдә андый эпик тирәнлеккә ирешә алганнары юк әле. Мәсәлән, Ф. Хөсни үзенең «Йөзек кашы» кебек повестенда образның бүгенге көйдәге батырлык югарылыгын билгеләүче сыйфатларны тарихи-эпик психологик җирлектән башлануны куйса да, бунтарь Айдарның Ватан сугышы героена үсүе эзлекле рәвештә һәм ышандыра торган итеп чагылдырылып җитмәгән. Чөнки анда геройның шул үсешен характерларга тиешле чор төшерелеп калдырыла, яки язучы геройны икенче чорга механик рәвештә генә күчерә. Ләкин без социалистик җәмгыять кешесендәге батырлык сыйфатларын нинди генә индивидуаль психик каналлар буенча сурәтләмик, аларның безнең бөек идеяләребез өчен булган көрчи Азатлык, дуслык, батырлык көзгесе  — эчендә формалашканлыгын ачуны төп максат итәргә тиешбез. Безнең кешеләрнең сугыш шартларында идея-психик сыйфатлары байлыгын күрсәтү — язучыларның төп бурычы. Без бу проблемаларның бер ишесе әдәбиятта инде ачык рәвештә формалаша башлавын әйтергә теләгән идек. Мәсәлән, шундыйлардан берсе итеп, безнең кешеләрдә фашизмга, дошманга нәфрәт тойгысының көчле януын алырга мөмкин. Әгәр дә без дошманны кирәгенчә нәфрәтләргә өйрәнмәгән булсак, аның белән рәхимсез рәвештә сугыша да алмаган булыр идек. Без үзебезнең туган илебезнең, бала-чагаларыбызның, ата-аналарыбызның, йорт-җирсбезнең, бик күп төрле кыйммәтле корылмаларыбызпыц фашизм тарафыннан мәсхәрә ителүенә үч итеп, үзебезне нәфрәт белән коралландыруыбызны байтак көчле сурәтләдек инде. Ләкин бу шулай ук принципиаль идея югарылыгында торып һәм эчке киң психологик процесс буларак сурәтләнешне таләп итә. Монда фашизмга нәфрәтне аерым кешеләрнең ниндидер шәхси үче рәвешендә сурәтләү рамкасыннан югары күтәрә алмау (мәсәлән, А. Расихның «Ютаза егете»— «Совет әдәбияты» № 8, 1943 ел) кебек кимчелекләрне дә күрсәтеп үтәргә кирәк. Сугыш елларындагы әдәбиятта тынычлану настроениеләренә тартым мотивлар һәм героик хисләр урынына хәсрәтләнү, моңлану, урынсыз сантементизмга бирелүләр дә булмады түгел. Сугыш чынбарлыгы социалистик җәмгыять тарихында һәм аның кешеләре тормышында, дөньяга карашларында тирән эз калдырган искиткеч бер тетрәүле чор икәнлеген без инде әйтеп киткән идек. Сугыш чынбарлыгын һәм аның героик вакыйгаларын «Алтын балдак» ялтырауларында гына күз алдына китерүләр әдәбиятны икенче якка — тынычлану һәм ваклану ягына алып китү хәвефен китереп тудыра. Гомумән, безнең әдәбиятта сугыш тудырган чынбарлыкка мөнәсәбәттә тынычлануга, пацифизмга тартым карашларга каршы кискен көрәш булырга тиеш. Икенчедән, сугыш, әлбәттә, безнең кешеләр тормышын һәм психологиясен бик күп авырлыклар һәм кыенлыклар аркылы үткәрде, һәм моны әдәбиятта чагылдыру шулай ук бик кирәкле һәм әһәмиятле. Безнең әдәбиятта сугыш чоры кешеләрендәге авыр кичереш, хәтта моң, хәсрәт элементлары чагылуы да законлы бер күренеш. Ләкин бу чагылыш үзенең ачык перспективасың югалтмаска тиеш: барыннан да элек, без ул авырлыкларны кичереп кенә калмадык, ә аларны батырлык белән җиңеп тә чыктык. Әммә соңгы моментны читтә калдыру яки биреп җиткермәү кебек мисаллар сугыш чоры әдәбиятыбызда булмады түгел. Ә. Еникиевның «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», Ф. Хөснинең «Сагыш» кебек хикәяләрендә менә шул перспективасы ачык булмаган сагыш, хәсрәт тойгылары артык кабартылып сурәтләнде. Бу хикәяләрдә алынган тыл кешеләрендә пассив һәм чыгышсыз хәсрәтләр өстенлек итә. Ә. Еникиев телгә алынган ул ике хикәясендә газаплану, хәсрәтләнү, идеологик пассив һәм артта торган кешеләрнең натуралистик психологиясен ваклык һәм буталчыклык белән сурәтләүдән югары күтәрелми. Хикәянең азагына бер-ике сүз белән генә перспектива, оптимизм ярлыгы ябыштыру әсәрнең иҗтимагый мәгънәсен, әлбәттә, үзгәртә алмый. Бу әйтелеп үтелгән һәм уңышлы, һәм кимчелекле күренешләр сугыш елларында ук инде татар әдәбияты алдында зур проблемалар туганлыгы турында сөйлиләр. Аларның күбесе үзләренең тагын да тирән итеп сурәтләнешен һәм тулы әдәби образларда реалистик югарылык белән хәл ителүләрен көтәләр. Безнең әдәбият җиңүче халыкның героик образларын һәм безнең чор кешеләренең катлаулы эчке дөньяларын яктыртырга, тел, сурәтләү чараларып чарландыру өстендә тагын да җитди эш алып барырга тиеш. Сугыш еллары безнең ил халыкларының һәм элек тә һәм бигрәк тә хәзер формалаша килгән иң яхшы, иң кешелекле, батыр һәм горур тойгыларын күрсәтте. Фашизмга каршы, халыкларның азатлыгын буарга омтылучы империалистик вәхшәткә каршы булган бу зур көрәш хаклы рәвештә безнең илнең һәрбер мплләтеп үзенең героик-патриотик үткәне һәм иң яхшы кешеләре, тойгылары белән тагын да илһамлану, горурлану югарылыгына күтәрде. Шуңар нисбәтән әдәбиятта да эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли дигән төп таләпне реаль рәвештә тормышка ашыру юлында без тагын да зур бер адым алга атладык. Ачык итеп әйтергә кирәк: сугышка кадәрге татар әдәбиятында татар халкының социалистик төзелеш шартларында үскән һәм формалаша барган типларының кечкенә һәм өзек-өзек характерларын бирү белән генә чикләнелде. Бу, күбесенчә, авыл, колхоз тематикасында гына алынды. Сугыш елларында, әлбәттә, иң элек без татар халкының фронттагы улларын чагылдыру беренче урында торуны күрәбез. Безнең язучылар әле бу чорның батыр образларын һәм сугыш шартларында тагын да оешкан катлаулы характерларлы реаль аңлау тәҗрибәләрен генә үткәрделәр, ә реаль сурәтләү полотнолары көн тәртибендә ачык тора. Шулай ук сугыш чорының тылын һәм андагы кешеләрне сурәтләү күтәрелмәгән чирәм булып кала. М. Әмирнең «Миңлекамал»ы безнең язучылар каршында бу теманың гадәттән тыш әһәмиятле һәм бай эчтәлекле материалларга ия булуын аңлатса кирәк. Тыныч тормыш шартларыннан сугыш чынлыгына барып кергәч безнең төрле профессиядәге һәм характердагы кешеләрнең психологиясе үзгәреше, үсеше һәм сугыш алдыннан, һәм сугыш вакытында һәм сагыштан соң булган катлаулы ситуацияләрне эченә алачак. Сугыш безнең кешеләрнең психо-идеологиясен үзгәртүе ачык бернәрсә. Ягъни бу үзгәрешне бөтен киңлеге, тулылыгы һәм тирәнлеге белән ачарга кирәк булачак. Сугыш елларында безнең язучылар тарафыннан тудырылган әсәрләрнең иң әһәмиятлесе һәм кыйммәтлесе, әлбәттә, күп милләтле илебезнең социалистик культурасы хәзинәсенә керер. Ләкин бу әле совет әдәбияты гигант үсешенең бер баскычы гына. 1945 елның май көннәре сугыш кырларында тун тавышларының тынуын һәм Кызыл Армия үзенең бөек тарихи миссиясен уңыш белән үтәп чыгуып хәбәр итте. Кешелек тарихында яңа сәхифә ачылды. Җиңүче халкыбызның барлык материал һәм рухи көчләренең чәчәк атуындагы яңа, тыныч төзелеш дәвере башланды. Хәзер ише, дүрт ел буена барган искиткеч сугыш вакыйгалары үзләренең бөтен тирәнлекләре белән ачылгач, һәрбер язучы каршында безнең җиңүләребезнең тарихи законлылыгын, батыр халыкларыбызның политик-мораль көчен тирәнрәк һәм тулырак аңлату һәм сурәтләү мөмкинлекләре туа. Совет әдәбияты алдына яңа шартларда туган яңа бурычлар — халыкларыбызпыц сугыш сынауларыннан тагын да ныгып һәм какшамас көчкә әйләнеп чыккан бөек Сталинчыл дуслыгы нигезендә туган яңа Хезмәт җимешләрен әдәбиятта чагылдыру бурычлары куела. Татар совет әдәбиятының да чирек гасырдан артык дәвер эчендә, бөек совет культурасының гомуми байрагы астында, зур гына уңышларга ирешкәнлеге ачык. Бу уңышлар, аның яңа шартларда куелган мактаулы бурычларны намус белән үти алачагына, җиңүче халыкның көченә лаеклы абразлар һәм әсәрләр тудыра алачагына бөтен мөмкинлекләре барлыгын ачык күрсәтеп торалар.