Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ СОҢГЫ БАСМАСЫ ТУРЫНДА

***

Габдулла Тукайның әсәрләре үз заманында һәртөрле шигырь китаплары рәвешендә басылгалап килсә дә, үзе исән вакытында тулы җыйналмасы чыга алмаган иде. Шагыйрь үлү белән китап бастыручылар бу эшкә керештеләр, шуппан алып революциягә чаклы да, аннан соц да гарәп һәм яңалиф (латин) хәрефләре беләп төрле маркада Тукай җыентыклары чыккалап торды. Болар арасьшда яңалифчә өч том итеп басылганы арада пц тулырагы булып, сүз башьпгпан күрелүенчә, төзүчесе апы академик басма дип атаган һәм ул басма Тукайның төрле җирдә, вакытлы» матбугат битләрендә чәчелеп яткан әсәрләрен туплау, аларны хронологик тәртипкә салу, графикасын һәм башка якларын нигезләргә тырышу шикелле яклары белән кайбер әһәмияткә ия булса да, ләкин гыйльми яктан бик йомшак, бик зәвыксыз, типсыз төзелгән, күбесенчә, халтура юллы эшләнгән бер җыйналма булып чыкты. Шуның белән татар җәмәгатьчелеге бу басмалар белән канәгатьләнә алмаган иде. Шуның белән Тукайның һәр яктан яхшы һәм пөхтә тулы җыйналмасын чыгару күптәннән бирле көтелә килә, бигрәк тә рус Графикасы нигезендә Тукайның әлегә чаклы тулы басмасы булмавы бөек Ватан сугышы елларында китап бастыручыларның татар халкы алдында бик зур һәм соңга калган бер бурычы булып тора иде.

Инде Тукайның үлүенә 30 ел тулу уңае белән төзелгән басманың чыгарылуын татар җәмәгатьчелеге шул бурычның үтәлүе дип карап, аны бик зур шатлык һәм өметләр белән каршы алуы  түгел.

Китапның форматы, төпләнүләре, рәсем, кәгазьләре моңача чыккан Тукай томнарының һәрберсеннән алда булуы, өстендә «Татарстан тел, әдәбият һәм тарих институты» маркасы белән «Академик басма» дигән сүзләр торуы, башына «Тукай поэзиясе» дигән мәкалә һәм ахырга искәрмә сүзлекчә кебек бүлекләр һәм бик кечкенә кәгазьчектә төзәтмә куелуы бер карауда чынлап та күңелне шатландыра.

Болар бар да ышандырырлык төстә, имзалар белән беркетелеп һәйбәт эшләнгән. Вакытлы матбугат битләрендә Тукайның бу басмасының бөтен яклап уңышлы һәм җитеш булуы турында язылды, хәтта аны «бер хатасыз чыгарылган Тукай басмасы» дип беркетеп тә куелды инде. Кыскасы, мондый вакытта була торган мактау, мактанулар бар да булып үтте. Алар бар да тантана көннәрендә әйтелә торган яхшы сүзләр. Ләкин аның белән генә эш бетми. Хәзер алдыбызда бөек дата булган Тукайның тууына алтмыш ел көне тора, аның бу басмасы шушы рәвешле шома гына үтте, сатылып та бетте, хәзер шул ук беренче томның 2 нче басмасы нәүбәткә килеп басты, шулай ук башка томнарын баерт чыгаруга да керешелгәндер.

 Алдыбызда шундый мөһим, бурычлар торганда, булган җитешсезлекләрне әйтеп алдан төзәтешү урынына сылап-сыйпап үткәрү генә китапның алда төзәлүенә күп ярдәм итмәс, бәлки булган хаталарның яңадан кабатлануына гына сәбәп булыр төсле, шулай ук кимчелекләрдән күз йомып маташу үзе, иң кимендә, риякарлык яки яңа мәгънәдә бер коры суфымлык кына булыр иде.

Тукайны бастыру зур гыйльми имтихан шуның белән бергә безнең культура үсешебездә, әдәбият һәм тәнкыйть өлкәсендә әлегәчә яхшылап каралмаган күп кенә мәсьәләләрне яңадан карау, әдәбиятыбыз тарихын һәм классикабызны өйрәнү, барлау ягыннан зур тәҗрибә һәм күрсәткеч булып тора.

Тукай артыннан Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Морҗа ни, Насыйри, Кандалый... шикелле классика һәм әдәби мирасыбызны бастыру эше һич кичектерелмәстән көн тәртибендә тора. Шуның белән дә Тукай академик басмасы өстендә эшләү, аны яхшы иттереп бастыру үзе бер мәктәп булып тора. Академик басманың иң беренче шарты дөреслек икәне мәгълүм нәрсә. Тукай шигырьләрен Тукай язганча дөрес кенә иттереп бастырып чыгарырга кирәк. Дөреслек дигәннең астына иң элек хәреф, орфография, тыныш билгеләре, тезмә шигырьнең текст калыпларын, ритмнарын саклау шикелле элементар кагыйдәләр керә. Бу шартлар шул кадәрле гомуми ки, хәтта академик булмаган басмалар өчен дә болар канун хөкемендә.

Икенчедән, академик басманың дөреслеге әсәрләрнең хронологик дөрес төзелешендә аларга бирелгән аңлатма һәм искәрмәләрнең дөрес һәм төпле булуында, шулай ук сүзлекчәдәге сүзләрнең дөрес бирелү һәм дөрес аңлатылуларында булырга тиеш. Өченчедән, гыйльми басмада Тукайның үзенә генә хас булгап шигырь графикасы, сүз үзгәртүләре шикелле яклары хисапка алынырга, Тукай спецификасы өйрәнелеп аның саклануы күзәтелергә, шулай ук бәхәскә юл калдыра торган нәрсәләргә урын бирелмәскә, андый нәрсәләр алдан ук бер нигезгә китерелеп чишелгән булырга тиеш. Бу әйтелгәннәр турында гыйльми принцип һәм эзлеклелек тапмыйча торып, гыйльми басма турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Бу басмада шушы дөреслекләр һәм нигезләр табылганмы, табылса ни дәрәҗәдә? Безне кызыксындырган мәсьәләләрнең берсе дә шунда. Болар өстенә фәндә классификация һәм система мәсьәләләре дә беренче дәрәҗәдә әһәмиятле мәсьәләләрдән булып, Тукай шикелле күп яклы, күп әсәрле язучыны бастырганда; төзүчеләрнең бу мәсьәләдә метод һәм принциплары алдан билгеләнгән булырга, бәхәскә юл калдырмаска тиешле. Хәлбуки Тукайның бу беренче басмасы, тышкы күрелешенең яхшы булуына һәм бу хакта күп матур сүзләр әйтелүенә карамастан, бик ялгышлы басма булып, безнең фикеребезчә, эче тышына һич җавап бирә торган түгел, шулай ук ул Тукайны белеп, төпчеп, аңа нинди дә булса гыйльми принциплардан торып яки поэзиясенә һәм поэтикасына тирән анализ, тәнкыйди карашлар белән килеп эшләнгәп бер эш булып чыкмаган. Инде Туканның алгы басмасы алдыннан, иң кимендә, бу беренче басмада җибәрелгән ялгышларны кабатламау юлында булса да, аларга бу мәкаләдә бераз туктан үтәсебез килә.

БЕРЕНЧЕ БАСМАДА ҖИБӘРЕЛГӘН ХАТАЛАРНЫҢ Т0РЛӘРЕ

Туп-туры әйтик: бу басма баштан аяк хаталар корамасы булып чыккайга, безгә аларны санап, төзәтмәләр исемлеге төзеп утырырга туры килмәс, тик бу ялгышларлы, характерларына карап, төрләр һәм төркемнәргә бүлеп күрсәтеп үтәргә кирәк. Безнеңчә, Тукай басмасындагы хаталарның бер төрләре Тукай шигырьләрен төрле рәвешчә бозу, икенчеләре төрле төстә грамматик ялгышлар һәм өченчесе дә Тукай басмасының поэзия һәм әсәрләренә тәнкыйди караш белән бәйләнгән тәртип төзелешенә караган бәхәсле мәсьәләләр. Боларны түбәндәге төркемнәргә аерырга туры килә:

I. Тукай шигырьләрен бозып бастыру күренешләре:

1. Тукайның шигырь калыбын бозу;

2. Тукай Текстындагы сүзләрне башка сүзләр белән алыштырып, әсәрләрен бозу;

3. Тукайның тыныш билгеләреп бозу.

II. Грамматик һәм башка төр каталарның төркемләнеше:

1. Орфографик хаталар.

2. Морфологик хаталар (аерым сүзләрпб бозып язу һәм ялгыш аңлатулар.)

3. Сүзлекчәдәге хаталар һәм хата аңламалар.

4. Хронологик хаталар.

5. Тукай әсәрләренә сай һәм ялгыш аңлатмалар.

6. Әлифба тәртпбендәге Хаталар.

7. Китапның техник яктан эшләнешендәге кимчелекләр.

III. ТУКАЙНЫҢ ШИГЫРЬ КАЛЫБЫН ҺӘМ РИТМЫН БОЗУ

Төзелеш, тәртип һәм гыйльми нигезләрдәге җитешсезлекләр. Шулай иттереп, бозу һәм хаталар унлап артык төркемнәргә җыелалар. Хәзер без шушы тәртиптә бу төрләрнең характерларын күрсәтеп үтик.

Татар көйле шигыре силлабик үлчәүдә булуы, ягъни аның үлчәве иҗекләр саны белән билгеләнүе мәгълүм мәсьәлә. Шуңа көенә карап шигырь юлларындагы иҗекләр саны күзәтелү канун хөкемендә, шигырьнең бер генә юлында, бер генә урында бу иҗекләр саны бозылдымы, шигырь тезмәсе дә бозыла, ул инде, җырга пародия итеп йөртелгән «пешми калгап җырлар» шикелле, шигырьгә пародия булып кына кала. Тукай академик томын төзүче иптәшләр татар шигырь калыплары һәм аларпың иҗек саннары дигән кануны барлыгын хисапка алмауданмы, ни өчендер, Тукай шигырьләрен бозып буйдан-буйга «пешми калган шигырьләр»гә әйләндереп яза биргәннәр. Мәсәлән, 28 нче биттә басылган «Дәрдемәнд дәгелмием?» дигән шигырьне генә алып карыйк. Бу шигырь баштан аяк һәр юлы 15 иҗектә, гарәпчә «Бәхре рәмль» дип йөртелгән сигез стопалы хорей үлчәвендә, ягъни Тукайның иң яраткан алымы белән язылган бер шигырь. Хәзер шул шигырьнең кайбер басылган юлларын алып карыйк. Мәсәлән, шигырьнең 9 нчы юлы шулай басылган: Дәрдемәндан җиһанә бәй тәфәүвык әйдәдем...

Бу юлның иҗекләре 14 кенә булып чыккан, 15 булырга тиеш иде, берәү тулмый, көй бозык. Бер иҗек кая булган? Төзүчеләр «дәрдемәндан» сүзе артындагы изафә өчен булган «е» не төшереп калдырганнар, дөресе «дәрдемәндане җиһанә» булырга тиеш. Шул «е» ның төшереп калдырылуы белән «дөньяның дәрткә мөбталә булган кешеләренә мин өстен чыктым мәгънәсендә булган бу шигырьнең беренче сүзендәге «нец» теркәвече төшереп калдырылган була. Моны төшерү шигырьнең тезмәлеген бозу гына түгел, бәлки мәгънәсен дә бозу икәнен аңлавы авыр түгел, моның өчен шул бирелгән мәгънәдәге «ныэ» ны төшереп укып карау җитә.

Ерак китмичә шул ук биттәге шул ун шигырьнең соңгы юлын укып карыйк. Басылуы, «Санки бән тәхтессөрәияда бер сөраем, пиләем». Бу юлның иҗекләр саны 18 булып чыккан, 15 булырга тиеш иде, баягысында берәү  ким булса, монысында берәү артык. Чөнки монда икенче сүз артык иҗек белән язылган. Тукайда бу сүз «тәхтессәрада» рәвешендә генә язылган. Аны бәлки икенче төрле дә укып була торгандыр, ләкин төзүчеләрчә укырга Тукайда һич мөмкинлек юк. Аның өстенә, гомумән, төзүчеләр Тукайдагы төрек, гарәп, фарсы сүзләрен буйдан-буйга гаять дәрәҗәдә бозып язулары шушы китерелгән юлдагы сүзләрдә дә күренә. «Сора», «иәйләсм» сүзләренең «сора», еннләем» рәвешләрендә язылулары шикелле. Бу сүз шушы бер шигырьдә генә ун урында шулай хата язылган.

 Яки 82 нче биттә басылгап «Тәрбиятел-әтфаль»гә шигырен алып карыйк. Бу шигырьдә, югарыдагыча, 15 иҗекле булып шундый ук калыпта. Ләкин монда да шул ук хәл, калып бозылган, 19 нчы юлның булырга тиешле булган бер юл юкка чыккан, эзләнмәгән, аңлатмада да күрсәтелмәгән. Тукайның 3 нче дәфтәрендә ул керми калган булса, бер-бер сәбәбе бардыр? Монда да югарыдагы шикелле калып бозылган. 15 иҗекле итеп югарыдагыча төзелгән бу шигырьнең дә иҗекләре я 14 кә төшерелгән, я 16 га арттырылган.

Мәсәлән, 27 нче юлның басылуы: Ул магым мәгълүм галәмдер химар углы химар. Бу юлны «булуым мәгълүм дөнья ишәк улы ишәк» (?) дип «аңларга» туры килә.

Хәлбуки Тукай бу урында: «ишәк улы ишәк булуым дөньяга мәгълүме» дип әйтергә тели. Баягыча, монда да «мәгълүме галәм» дигәндәге изафә өчен булган «с», ягъни теркәвеч өчен булган «ның» төшереп калдырылган. Шуның белән иҗек тә ким, мәгънә дә бозык. Инде шул ук биттәге 5 нче юлны алсак, ул болай басылган;  

Бәхет вә икъбалемне эстәп, юла улмыштың рәван.

Биредә 15 иҗек урыпыпа 16 иҗекле булып чыккан һәм шуның белән метрика да, ритмика да буталган (гарәпчә атасак, «бәхер»ләр чуалтылып, «рәмль» урынына «бәхре һәзәҗ»гә китеп барган, көнбатышча атасак, хорей урынына диямб яки 2 неон килеп чыккан.) Нәрсәдән бу болай? Чөнки төзүчеләр бәйлек өчен килә торган «вә» не һәр урында шулап «вә» итеп яза биргәннәр. Хәлбуки бу «вә» сүзнең сөрешенә карап гарәп, фарсы сүзләре арасында күп вакытта йотылып «е» рәвешендә генә кулланыла һәм Тукай аны күп урында шулай гына куллана да.

Шулай итеп, Тукай язганча укыганда, югарыгы шигырьнең беренче сүзләре: «бәхте икъбалемне» рәвешендә язылырга тиеш була да, шуның белән шигырьнең иҗекләр саны да, метрика һәм ритмикасы да урынынa төшә.: Төзүчеләр күп кенә урында бу «вә»ләр белән югарыдагыча иҗек арттырып яза биргәннәр, (мәсәлән: Тукайда «әкле шәр-бә» рәвешендә әйтелсә, басмада «әкел вә шәр- бә», Тукайда «яисә хирман» булса, басмада «яис вә хирман» һ. б.) Бу нәрсә, табигый, шпгырь калыбын бозуга илтеп чыгарган.

Аннан соң төзүчеләр бу «вә» белән нишләргә дә аптыраганнар булса кирәк, урыны-урыны белән аны бөтенләй төшереп, качып та караганнар. Ләкин моннан да рәтле эш килеп чыкмаган. Мәсәлән, 56 нчы биттәге икенче юл шигырь: «Тәрек улынсын кибер, газып, көлфәт алла гыйшкына», рәвешендә басылган. Бу шигырьдә тезмәчелектән, калыптан, көйдән, ритмнан, ягъни Тукайдан бернәрсә дә калмаган. Иҗек саны да дөрес түгел, 15 урынына 16.

Нәрсәдән болай булган соң? Монда, өтерләр торган урында, Тукайча укыганда, «е» һәм «ы» лар торырга тиеш һәм бу юл болай язылырга тиеш иде: Тәрк улынсын кибре, газбы, көлфәт алла гыйшкына:

Мондый урынлар күп. Тагып бер характерлы мисал: 75 нче биттә 13 нче юл: Җаныма касыт әйләмәздем, хәсрәтемнән гаһ, гаһ, рәвешендә басылган. Иҗек саны болай карауга дәрес шикелле булса да, моны Тукай шигьренең ритмында уку мөмкин түгел һәм хәзерлексез укучы беренче укуда бу юлдагы бозгынлыкның кайдан килүен аңламаска мөмкин. Иҗек баны да дөрес, санасаң 15 чыга, сүзләр дә урынында, әмма ритм, тезмә итеп укып булмый. Хикмәт нидә? Гарәп, фарсы сүзләрендәге сузыкларны кирәк булган урыныннан алып, кирәкмәгән урынга икенче сүзгә язып куюда.

«Касыт» сүзендә «ы» кирәкми, ул бер иҗекле, хәлбуки анда «ы» куеп ике иҗекле ясалган, соңгы «гаһ» сүзләрендә кабатлау булган өчен «е» язылырга тиеш булса да, анда төшереп калдырылган. Шигырь бу рәвешчә язылырга тиеш иде:

Җаныма кает әйләмәздем хәсрәтемнән гаһе гаһ. Бу әйтелгән мисаллар шуның белән дә характерлы: укучы аларда «тәрк», «кает» шикелле күбесенчә бер иҗекле сүзләрне төзүчеләр иҗек арттырып язуларына игътибар иткәндер? Гарәп, фарсы сүзләрендә бу рәвешле иҗек арттырып яки берсеннән алып икенчесенә салып язулар шул чаклы күп ки, шуның беләк Тукайның бигрәк тә баштагы шигырьләре буйдан-буйга диярлек иҗек калыплары һәм ритмнары бозылып, бик аз гына юллар исән калган. Моңа китаптан битләп-битләп күчермәләр төзи башласак та, эш зур төс ала башлагач, туктап калдык.

ТУКАЙ ТЕКСТЫНДАГЫ СҮЗЛӘРНЕ БАШКА СҮЗЛӘР БЕЛӘН АЛЫШТЫРЫП, ӘСӘРЛӘРЕН БОЗУ

Тукайны бозуның тагын да ямьсезрәк һәм күңелсезрәк күренеше аның шигырендә булган сүзләрнең урыиып алыштырып яки алар урынына башка сүзләр кертеп, шагыйрь әйтерга теләгән мәгънәгә капма-каршы сүзләр язуны алырга кирәк. Сүзләрнең урынын алыштырып куюга мисаллар. Тукайда: «Берсе алдый, шунда берсе алдана». Басмада: «Берсе алдый, берсе шунда алдана». Тукайда: «Күрделәр бер кисек адәм башыны». Басмада: «Күрделәр кbсек бер адәм башыны». (293, 294 битләр) һәм башкалар. Мондыйлар ни өчен һәм нинди гыйльми максаттан болай «төзәтелә» торгандыр, безгә аңлашылмады. Инде Тукайның сүзләрен башка сүзләр белән алыштырып язуларга кайбер мисаллар. Тукайда:

 «Шул вакыт яшьләр күзеңдә, җан ачып, җан сызланып,

Еглынсың Җан Зөһрә берлән Җан Таһирны кызганып» диелсә, бу шигырьнең соңгы юлы басмада: «Йоклыйсың Җан Зөһрә берлә Җан Таһирны кызганып» дип басылган (241 бит. Ягъни, Тукайдагы: «Таһир 3өһрә» кыйссасын укыгач, аларны кызганыч әсәрләнеп җылыйсың дигән мәгънә урынына, басмада «йоклыйсың» дип язып кую, иң кимендә, Тукайны гына түгел, укучыны да мыскыл итү булып ишетелә. Шулай ук Тукай үзенең күңеленә иң нечкә рәвештә эндәшеп: «Шундый гали матлабың, мең җан бирергә урны бар» дип, безне гали (югары) идеаллар, бөек теләкләр өчен корбан булырга чакырса, Тукайның академик басмасында безгә бу юлны: «Шундый гади матлабың»... рәвешендә бастырып, күңелне гади, түбән идеаллар белән генә яшәп, шулар өчен мең җан биреп үләргә чакыралар (156 бит).

Яки Тукай көнче, кара фикерле реакционерларны төсмерләгәндә: Болар гыйндендә кибрең хөрмәте чук 1 дип, аларның масаюга бирелүләрен әйтмәкче булса, төзүчеләр бу юлны да: «Болар гыйндендә кибрең хөрмәте юк» дип, аларны масаюга бирелми торган уңай кешеләр итеп сыйфатлыйлар. Тукай татар дөньясында беренче мәртәбә әдәбият кичәсе ясаучы яшьләрне котлап, «сәнгать дөньясы һәр ике дөньяда бәхетнең башы» дигән мәгънәдә: «Бу галәм сер сәгадаттер ду галәм дип язса, басмада бу юл: «Бу галәмсез сәгадәттер ду галәм» дип, ягъни, «сәнгать булмаса һәр ике дөньяда бәхетле буласың» рәвешендә басылган (55 бит.) Моның шикелле бозулар басмада бик күп. Бәлки болар игътибар җитмәү нәтиҗәсендә бәлки аларның да бер өлеше төзүчеләргә түгел, төзәтүчеләр — корректорлар өстенә төшә торадыр, ләкин китапта мондый тупас ялгышларның берссенәә бор төзәтмә дә бирелмәгән. Кайбер урыннарда Тукайның тексты төзүчеләр тарафыннан аңлап укылмаганмы, нидәндер, дөньяда булмаган ят сүзләр белән алмаштырылып, берни дә аңлатмый торган юллар килеп чыккан; мисал:

Яшь төрек бәс мөстәбдит иснәмәс, пус әйләмәз. (40 нчы биттә).

Бу юлдан берни дә аңлашылмый, чөнки бөтен мәгънәне һәм калыпны бутаган «мөстәбдит» сүзен бер төрле дә аклап чыгып булмый. Нинди сүз соң ул? Хата киткәнме? Төзәтмәдә ул юк. Ул чагында китап артындагы сүзлекчәдән карыйбыз, айда ул сүз бар, язылышы шулай ук; димәк, төзүчеләр Тукайда шундый сүз бар дип аны; шулай укыганнар һәм (г) билгесе белән аны гарәп сүзе итеп күрсәтеп, аңа, 1) реакция, 2) реакционер, деспотизм, искелек дип мәгънә бирелгән. Хәлбуки гарәпчә андый сүз юк, реакция мәгънәсендә гарәпчә әйтергә кирәк булса, «истибдад» дип, реакционер мәгънәсендә әйтергә кирәк булса, смөстәбид» рәвешендә булмак кирәк иде. Һәм Тукай текстында бу сүз шулай язылган да. Тик бастыручылар ул сүздән соң торган скул мәгънәсендәге гарәпчә «ядь» сүзен бу бүзгә кушып, дөньяда булмаган яңа бер сүз ясап һәм аны сүзлекчәгә кертеп, дөньяда булмаган юк сүзгә юк мәгънә биреп шөгыльләнгәннәр.

Шигырьнең дөресе Тукайда: Яшь төрек бәс мөстәбид ядь иснәмәз, пүс әйләмәз рәвешендә булып, «шулай булгач яшь төрек реакционер кулын иснәмәс, үпмәс» дигән мәгънәдә әйтелгән. Бу шигырь иң реакционер төрек солтаны булган Габделхәмит алдында яшь төрекләр партиясенең либераллык күрсәтүләре өчен аларны үртәп язылган (Тукай бу шигырендә солтанны үз • сараена бикләп куярга өнди). Хәлбуки шигырь югарыдагыча сүз ягыннан да, мәгънә ягыннан да бозылып,  юлларда да дөреслек һәм үлчәү ягыннан гына зарарланган. Китапта Тукай сүзләрен бозу, алыштыру, гөшерү яки аңа үзеңнән сүз өстәү шикелле урыннар бик күп булып, кайвакыт бу Тукай белән уйнау төсен ала.

«Шигырьнең» дигән артык сүз кертеп калыбы бозылган һәм бара торгач, Тукай сүзләре бөтенләй бозылып, кирле-мырлы сүзләр белән алыштырылган. Мәсәлән 17 һәм 18 нче юллары: Кош төшә җиргә (бу мәгълүм языйк). Кәрлә этнең, көнче этнең авызыннан дип басылган. Тукайда бу юллар: Кош төшә җиргә (бу мәгълүм язмый ук) Кәрлә этнең, көнче этнең авызынук дип язылган. Күрәсез, Тукайдагыча булса, аучы атканнан соң кош җиргә төшә, (анысы инде язмый ук мәгълүм) һәм ул аучы этенең авызына ук килеп төшә. Фикер бик ачык һәм анык. Бастыручыларча укысак, ул кош күктән эт авызына түгел, ни өчендер, ничектер, «эт авызыннан» төшә. Тукай моны «язмый ук мәгълүм» дисә, төзүчеләр аның киресен бастырып та, «мәгълүм булса да языйк» дип ни өчендер, Тукай белән җиңешәләр. Билгеле инде, мондый остарудан соң мәгънә, калып, рифмадан бернәрсә дә калмау гына түгел, бөтенләй Тукайда булмаган икенче нәрсәләр килеп чыга.

Шул ук шигырьнең соңга таба бер юлында: Ушбу «изге бер кан»дпләр дигән юл Тукайда юк һәм бу 8 иҗекле юлның 11 иҗекле Тукай шигыре эчендә булуы да мөмкин түгел, моны әлбәттә төзүчеләр үзләре уйлап чыгарганнар. Аннан соң бу шигырьнең бүлекчәләре дә үз урынында түгел. Төзүчеләр аны газетадагы беренче басмасыннан алмыйча, үзләреннән элек булып үткән Тукай «академик» басмавының артындагы ялгыш-йолгыш күчермәсеннән «күчергәннәр» булырга кирәк, тик бу эш элекке хаталарны төзәтү урынына тирәнәйтү генә булып чыккан. Безнеңчә, Тукайның кайбер шпгыре охшамый икән, аны бозып басуга караганда, басмау яхшырак. Мәгълүм ки, Тукай әгәр дә сүзләре шигырь юлына сыймаса, кайбер ихтималларда аны уртага бүлеп сүзнең яртысын икенче юл башына күчереп язуга да үзенә рөхсәт итә. Мәсәлән, «Шүрәле» шигырендә юл ахырына килгән «күбәләкләр» сүзе үлчәүгә сыймагач, «ләр»не юл башына чыгаруы шикелле. Сүзне бүлсә бүлә, ләкин Тукай бервакытта да шигырь үлчәвен бозмый, шулай булгач, Тукай: Күрде милләт Арзан безне Агачтан я — ки таштан да дип һәр юлны дүрт иҗектә төзегән икән, без аны басмадагыча: Агачтан яки Таштан да дип бер юлын 5 иҗекле, икенчесен 3 иҗекле итеп Тукай шигырь төзелешен бозып, яңа төзелештә басарга хакыбыз юк дип уйлыйбыз (67 нче битне кара).

Гомумән, төзүчеләр Тукай структурасы белән бик хисаплашып тормаганнар күренә. Әйтик, Тукай татар халык җырларын ике юллы итеп язмыйча, дүрт юллы итеп яза. Мәсәлән,

Җилбер-җилбер йөрмәс идем,

Җил тавышын сизмәсәм;

Өзлеп такмак әйтмәс идем,

Үз халкымны сөймәсәм дигәндәге шикелле. Тукайны бастыручылар ул китергән җырларны икешәр юллы иттереп бастырулары (247 һәм 260 битләр) аларның Тукай структурасы беләп генә түгел, татар халык җырлары структурасы беләп дә хисаплашмауларын күрсәтә.

ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕНДӘ ЯЛГЫШЛАР ҺӘМ БОЗУЛАР

Тукай яза башлаган елларда татар язуында тыныш билгеләре яңа гына кулланыла башлап, аларның урыннары тәгаенләнеп җитмәве билгеле. Шуңа күрә Тукай да баштарак тыныш билгеләрен һәр урында да кулланмады, ләкин тора-бара ул аларны шигырендә нык куллана башлап, канунлаштыруын күрәбез. Шулай булгач, билгеле инде, Тукай шигырендәге тыныш билгеләрен хәзер тәнкыйть күзлегеннән үткәреп сайлап алырга һәм Тукайда куелмаган урыннарга аларны куярга туры килә. Ләкин бу әле Тукайда булган тыныш билгеләренә шәкертлек җимеше дип кенә карап, аларны юк санап, өрьяңадан төрткеләр төртеп чыгарга дигән сүз түгел. Басманы төзүчеләр менә шулай караганлыктанмы, нәрсә уйлаптыр, белмим. Тукайда булган тыныш билгеләренә бер генә дә ригая күрсәтмичә, аларны яңа баштан үзләренчә куеп чыкканнар. Ләкин моның белән шигырьләрнең төзеклегенә һәм мәгънәнең ачылуына түгел, бозылуына, җимерелүенә генә хезмәт иткәннәр. Мәсәлән, өндәү билгесен алып карыйк. Мәгълүм ки, Тукай, үзенең күп кенә мәкаләләрендә күренүенчә, дөньяда иң яратмаганы бушка шапырынучы шатырдавык кешеләр булса, шигырьдә дә ул, кайбер җилбәзәк шагыйрьләр шикелле, үз хисләре беләп сату итүне, алар белән шатырдауны һәм тышка элеп куюны бер дә яратмый, шуның өчен ул үзенең шигырьләрен кайбер артык көчәнүче шагыйрьләр шикелле эндәш билгеләре белән тутырмый, аларны сирәк куя. Шулай булгач, ул бу билгене үз шигырьләрендә куйдымы, ул җирдә аңа ышанырга һәм аны сакларга; кирәк, инде куймаган икән, әсәрнең кайсы дәвердә язылган булуына һәм мәгънәнең таләп итүенә карап, урынын белеп кенә куярга кирәк була. Басмалы төзүчеләр Тукайда билге куелган урыннарда ни өчендер шагыйрь белән хисаплашмыйча, тынышларны бозып, аларны шул ук эндәш билгеләре һәм башкалар белән алыштырып бетергәннәр.

Мәсәлән, Тукайның «Толстой Фикере» дигән шигырендә үз язганын тыныш билгеләре шушы рәвешчә:

Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска,

Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска,

Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма хатын-кыз

Күрәсез Тукайда һәммә билгеләр мәгънәне тезеп бара торган рәвештә үз урынына утыртылган маяклар булып, ул урынсызга каударланмый, акырмый-бакырмый; бигрәк тә мондый фәлсәфи фикерләрне әйткәндә үзен тыныч һәм тәрбияле тотарга, үз хисләренә ия булырга белгәнен Тукай бу юллары белән күрсәтеп тора.

Моннан грамматик хаталар эзләп, билгеләрнең булганын бозып, яңа төрле билгеләр уйлап куеп чыгу өчен иң кимендә үзең грамотасыз булырга кирәк. Хәзер бу юлларны Тукай басмасыннан укып карыйк, анда ничек бирелгән соң? Менә: Әле мөмкин икән иркенне тоткынлыкка сатмаска! Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска! Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алмаган «мәҗлес», «мөшкел», «таләп», « хәнҗәр «хәл», «әсәр», «әүлия», «әхлак» шикелле әллә кайчан халыклашып, татар халык һәм әдәби теленең малы булып беткән сүзләргә килде-китте аңлатмалар биреп шөгыльләнгәндә, китапта очрый торган әллә ничаклы авыр сүзләрнең үзен дә, мәгънәсен дә табалмыйсың.

Өченчедән, монда язылган сүзләрдә гаҗәп дәрәҗәдә ялгышлык күп, алар китап эчендәге ялгышларның монда килеп өелүе булып чыккап. (Югарыда гарәби, төрки, фарси сүзләрнең язылышы хакында боларның кайбер мисаллары бирелгәнлектән, биредә күчермәләр китереп укучыны арытмыйк.)

Дүртенчедән, биредә дөньяда булмаган, бөтенләй сүзгә охшамаган нәрсәләр язылып, аларны ниндидер берәр телнеке итеп күрсәтелеп «мәгънә»ләр бирү кебек хәлләр дә очрый (гадит, мәриз, мохатыз, кат, (моңа яки гадәт (т) дип мәгънә бирелгән) сармыт, мөстәбдит... шикелле «сүз»ләр.)

Бишенчедән, шундый ялгыш-йолгыш язылган сүзләргә ялгыш яки бернәрсәгә дә туры килми торган мәгънәләр биреп аңлатылган. Мәсәлән: Та лить (г) — туучы, туган яхшы пләчәк, Торра (т) — тора Насыять (г) — маңлай, йөз, баш, яхшысы. Сабах шам (г-ф) — кичәнең таңы - Сәгадәт (г) изгелек Нәгыш (г) үлгән гәүдә Маламал-малга — мал Зәһрә тирьяктыр (г) — ачуга дарудыр Гамп (г) — культурасыз (лык) бәдтәр (ф) — явыз бәхетле Насыйб (г) — насыйп шикелле сүзләр һәм аларга бирелгән ахмакча?

Һәм болар өстенә русча белүләрен дә күрсәтер әчепмедер, кайбер сүзләргә татарча гына мәгънә бирмичә, русча мәгънәдә биреп шөгыльләнгәннәр, t Мәсәлән: Насые (г) — аңлай, чело, лицо, физиономия дип мәгънә бирү шикелле (иң элек бу сүзнең гарәпчәсе дөрес язылмаган, ул «насыять» яки «насыя» рәвешендә булырга тиешле, аннан соң, әйтерсең лә, чело, лицо, физиономияләр урынына татарча төс, бит, йөз, чырай, кыяфәт... шикелле дистәләрчә сүз юк инде.

Хәер, бу биргән мәгънәләренә үзләре үк ышанмаганнар булырга кирәк, шул сүз тагын шунда ук аска, «насыять» рәвешендә язылып, анысына: «маңлай, йөз, баш, яхшысы», дип «аңлатма» бирелгән. Монысы тегесеннән дә җиллерәк булып чыккан.

Мәгънәләрне җәя төшеп «йөз, баш, яхшысы» артыннан шундый «сүзлекчә»ләр төзи торган «кул, аяк яманы сүзләрен өстәргә мөмкин иде.) Алтынчыдан, бу сүзлекчәдә сүзләрнең кайсы телнеке булуы һич тартышып тормыйча бер халыкның теле икенче телнеке итеп күрсәтелә барган. Фарсы сүзләре булган җиһан, нишан, мазарстан, асман шикелле сүзләр (г) хәрефе белән гарәпнеке итеп күрсәтелгән кебек, «зи» кебек гарәп әдатлары да фарсыныкы итеп, яки «кемсә», «ад» шикелле төрки сүзләр фарсыныкы яки дә «озак» шикелле татар сүзләрен дә төрекнеке иттереп аңлатмалар бирү кебек. ӘСӘРЛӘРНЕҢ ХРОНОЛОГИК ТӘРТИБЕНДӘ ЯЛГЫШЛАР

Бастыручылар Тукайга бирелгән шигырь бүлекләре эчендә хронологик тәртип бирергә теләгәннәр. Мәгълүм ки, Тукай үз шигырьләре астына күбесенчә даталарын күрсәтеп куеп бармаган, шуның белән кайбер әсәрләренең датасы турында бәхәсләр булырга мөмкин. Ләкин Тукай үз әсәрләрен, күбесенчә, вакытлы матбугат битләрендә бастырып барган булу белән, эзләнгәндә, хронология торгызу авыр булмас иде. Ләкин бу басманы төзүчеләрнең бу юлда эзләнүләре юк дәрәҗәсендә булып, күбесенчә, үзләреннән элекке яңалиф басмасыннан узмаулары һәм шуның ислән андагы хаталарны кабатлаулары гына күренә. Шуның белән хронология тәртибендә күп кенә ялгышлар киткән. Мәсәлән, «авыл халкына ни җитми» дигән шигырь 1912 нче ел рәтендә урнаштырылган, ләкин ул 1908 нче елда язылган шигырь. «Муллалар» дигән эпиграмма 1912 нче ел шигырьләре рәтендә басылган, хәлбуки ул 1909 нчы елда «Яшен» журналының 9 нчы номерында басылган иде һ. б. мондыйлар күп.

Даталары күренеп торгап кайбер әсәрләр дә дөрес тәртиптә бирелмәгәннәр. Мәсәлән, «Кәҗә белән сарык»ның 1909 да, «Мияубикә»нең 1910 нчы елда язылган булуы 431 пче биттә төзүчеләрнең үзләре тарафыннан ук күрсәтелгән булса да, басмада «Мияу бикә» алга, «Кәҗә белән сарык» артка куелган. Мондый фактлар китапны төзүчеләрнең үзләренең дә хронология белән артык хисаплашып тормауларын күрсәтәләр.

ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕНӘ ЯЛГЫШ ҺӘМ САЙ АҢЛАТМАЛАР

Китап артында әсәрләргә искәрмәләр бүлеге бирелгән. Тукай шикелле шагыйрьне аңлау өчен бу шөбһәсез бик кирәкле эш һәм ул бүлек зур эзләнү белән эшләнергә тиеш. Ләкин анда, элекке яңалиф басмасына турыдан-туры иярүләр аркасындамы, яки эзләнү җитмәүдәнме, күп кенә ялгыш аңлатмалар, өстән китүләр һәм, гомумән, бу мөһим бүлекнең эшләнмәве, йомшаклыгы күзгә ташлана. Анда ялгыш һәм тупас аңлатмалар да күп.

Мәсәлән, Тукайның «Хәзерге хәлемезә даир» һәм «Мәхү идәрмисән?» дигән шигырьләренә бирелгән искәрмәдә алар Тукайның үз заманында җыентыкларында басылмадылар дип аңлатма бирелә, хәлбуки аларның берсе Тукайның беренче басмасында, икенчесе һәр басмасында басыла килде. Бигрәк тә шигырьләрнең кайдан алынган булуларын яки кемгә ияреп язылган булуларын күрсәткән җирдә эш йомшак барган.

Тукайның көнчыгыш шагыйрьләренә ияргән әсәрләренең чыганакларын эзләнү бөтенләй диярлек эшләнмәгән. Шул ук вакытта рус әдәбиятының йогынтысын күрсәтүдә көчсез ишарәләр, дәлилсез сүзләргә таянып та эш ителгән. Хәтта бу юлда артык тырышлык һәм көчәнү күрсәтеп, төзүчеләр үзләрен урыны-урыны белән уңайсыз хәлгә дә калдырганнар. Мәсәлән, «Эшкә өндәү» дигән шигырьгә бирелгән искәрмәдә, ул шигырь Грот дигән шагыйрьнең «Труд» дигән шигыреннән алынган дип аңлатма бирелгән һәм шул урынга Грот шигыренең русчасы да басылган. (437 б.)

Хәлбуки басмада Тукайның шул шигыренә каралса, шагыйрь айда бу шигырен Плещеевтан алганлыгын шигырьнең башына ук язып куйган. (Кара: 364 бит.) Кемгә ышанырга? Тукайгамы, төзүчеләргәме? Ул чагында бу каршылык нидән? Безнеңчә, мондый хәл чыганак эзләүдә артык остарып китеп, кирәкмәгәнне күрә башлап, кирәкне күрми калу шикелле бер хәл тудырган.

Гомумән, искәрмәләрнең дөрес булганнары да бик сай һәм бер яклы булулары белән Тукайның шигырен аңлауны киңәйтүгә түгел, тарайтуга гына хезмәт итә торган булып чыккан. Моңа мисалга Тукайның «Алтынга каршы» дигән шигыренә бирелгән искәрмәне генә күрү дә җитә. Анда Тукайның бу шигырендәге Коръән, Зәбур, Тәүрат, Инҗилләрнең дини китаплар булуы әйтелгәннән соң: «Тукай бу китапларны телгә алу беләп, байлар каршында малның, байлыкның барлык диннәрдән өстен булганын, диннәрнең шул байлыкка (алтынга) хезмәт итүләрен күрсәтә» дип аңлатма бирелгән дә шуның белән чикләнгән, шуның белән Тукайның бу шигыренең әһәмияте бары диннәрнең алтынга хезмәт итүен күрсәтүдә генә булып чыккан, хәлбуки бу шигырьдә алтынның роле диннәрне үзенә корал итүе белән генә чикләп калынмый. Безнеңчә, шагыйрь бу шигырендә алтынны сыйфатлавы белән капитализмны киңрәк, төплерәк һәм тирәнрәк аңлый, ул анда: Һәр тараф, һәр җирдә халкың шул металның бәндәсе дип, аның халыкара эксплоатация ролен һәм капитализмның диннәрне генә түгел, гомумән, җир йөзендәге халыкларны, дин һәм милләт аермаларына карамыйча, барысын да эксплоатацияләвен, аның монополиячелек характерың төсмерли. Тукайга китаптагыча такы-токы берьяклы яссы аңлатмалар биреп маташу, безнеңчә, аның мәгънәсен ачарга түгел, аны тарайтуга, томалауга гына илтә торган юл булып, безнең фикеребезчә, Тукайдан узып сүз сөйләүдән элек, иң элек аны тыңларга, аңларга, шигырьнең сәнгатен һәм мәгънәсен үзеннән өйрәнергә, аннан башыңа сыйдыра алсаң гына, ул хакта шагыйрь артында башкаларга авыз ачып сүз сөйләргә кирәк.

ӘЛИФБА ТӘРТИБЕН БОЗЫП ЯЗУЛАР

Кабул ителгән әлифбаның хәреф тәртибе канун хөкемендә булып, практикада, бигрәк тә сүзлек төзү һәм карауда моның күзәтелүе гыйльми шарт икәнен әйтеп торырга да туры килми. Үкенечкә каршы, Тукай басмасында шул элементар шарт та күзәтелмәгән һәм урыны-урыны белән тәртип бозып бирелгән. Мәсәлән, 455 нче биттә «г» хәрефенә бирелгән сүзлекчәдә бу хәреф артыннан бирелгән әлифба тәртибе шушы рәвештә төзелгән: «га», «го», «га», «го», «го», «гый», «га», «гә», «гл», «го» һ. б. шундый ук хәлләргә 458 һәм башка урыннарда да очрала.

КИТАПНЫҢ ТЕХНИК ЯКТАН ЭШЛӘНЕШЕ

Тукай томы тышкы күренеше белән моңача чыккан һәм бигрәк тә сугыш вакытында чыккан китапларның иң салмагы һәм күренеклесе. Ул үзеннән элек чыккан төрле маркадагы Тукай томнарыннан, сын ягыннан һәм рәсемнәр белән бизәлүе ягыннан алда булуында һич шик юк. Ләкин китапның басма техникасы ягыннан алгы басмасына чаклы күп кенә нәрсәләр теләргә юл кала. Иң элек рәсемнәре турында: Альменов тарафыннан «Шүрәле» һәм «Кәҗә белән сарык» әкиятләренә, Шәһит Гайфинең «Бер шәехнең мөнәҗәте»нә ясаган берничә рәсемнән башкалары күбесенчә сәнгать ягыннан түбәя, әһәмиятсез эшләр булып, китапның мәһабәтен төшерәләр һәм зәвыкны тәрбия итәрлек түгелләр. Аннан соң, иң зур сатирик булган Тукайның сатирасына карата карикатурачылык күренми. Болар өстенә турыдан-туры рәсемгә бәйләп язылган шигырьләрнең рәсемсез бирелүе һич аңлашылмый.

Мәсәлән, «Таз» хикәясенең бөтен сюжеты тазның казыйдан кыйналмас өчен аркасына поднос кыстыруында булып, Тукай үз шигырендә бу хакта бернәрсә дә әйтми, бары: «Белмәгә мөмкин рәсемгә баксагыз» дип тазның хәйләсен рәсемнән карап белергә куша.

Хәлбуки китапта бу урында рәсем юк һәм шуның белән укучыга бу шигырь аңлашылмый. Бу урында казыйларның тазны торгызып аркасыннан подносны тартын чыгарулары һәм бөтен мәдрәсәнең бу кызыктан шаркылдап көлүләре күрсәтелгән булырга тиеш иде. Тукай аны үз вакытында шулай бастырган иде дә. «Рәсемгә ишарә» дигән шигырь белән дә шул ук хәл. Инде баштан аяк, рәсемгә корылган «Мпяү бикә»нең рәсемсез басылуы бер дә аңлашылмый. Документаль рәсемнәр күбрәк кертелү, гравюралар бирү дә яхшы булыр иде. Тукайның күп кенә шигырьләре заман һәм урын ягыннан актуаль нәрсәләргә бәйле булганлыктан, документаль яхшы рәсемнәрне шигырьләр арасына җибәрү дә начар булмас шикелле. Мәсәлән, элекке Тукай Казаны һәм Печән базары чаты турында начар рәсем бастырганчы ник шуның яхшы фотографиясен бирмәскә? Шулай ук Карәхмәтнең үз Фотографиясе дә бик кызыклы бит. Әмма инде бит саннарының буйдан-буйга төшереп калдырып бастырылуы белән һич килешеп булмый. Кирәк битне табар өчен әллә кайдан башлап бит санап эзләп утырырга туры килә. Киләчәктә, боларга игътибар итәргә кирәк. Шулардан күрелүенчә, Тукай томын күренеше белән дә тагын да мәһабәтрәк һәм күңеллерәк итеп бастырырга мөмкинлекләр булуы аңлашылса кирәк.

ТУНАЙ БАСМАСЫНЫҢ ТӨЗЕЛЕШЕ: ТӘРТИП, КЛАССИФИКАЦИЯСЕНДӘ ГЫЙЛЬМИ НИГЕЗЛӘР ҺӘМ БУ ӨЛКӘЛӘРДӘГЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР

Тукай томьпгта система һам классификация яклары төзүчеләрнең нинди гыйльми нигезләрдән торып эш итүләрен, Тукайны грамматик яктан гына түгел, мәктәп буларак аның поэтика һәм поэзиясен ни дәрәҗәдә танып белүләрен, аны нинди тәртипкә салып укучы алдына нинди унайлы яклары белән китереп куюларын, һәм бигрәк тә академик басма булуы белән бу өлкәдә ниндн яңалыклар белән килүләрен күрсәтергә тиеш. Бу эш белән төзүчеләр Тукайга гыйльми тәнкыйди карашларын күрсәтеп кенә калмыйча, аңа үз төзелешләрен кертүләре ягыннан тагын да әһәмиятлерәк; чөнки, әйберне таный белү кирәк, ул белгечлек; әмма шул тапып белүең белән әйберне ничек эшкәртәсең, бу урында әйтеп, аны ничек бозып түгел, ничек төзеп яңа төс кертәсең, монысы нидә сәләт, гыйльми-иҗади куәт, культурачылык, яки борынгыча әйтсәк, гыйльмең белән гамәл.

Басманы төзүчеләрнең Тукайны ничек танып аңлап укуларын үткән хаталар Үрнәгендә күрдек, бу аларның грамота дәрәҗәләре иде, хәзер Тукай әсәрләрен нинди төзелеш һәм тәртиптә бастыруга килик. Тукай томы шикелле җаваплы эшне башкарганда, алдан әдәбият гыйльме һәм теориясе белән коралланырга кирәклектә шик юк, шулай ук бу юлда башка милләтләрнең һәм, башлыча, русларның үз классик шагыйрьләренең академик басмаларын ничек чыгарулары белән таныш булып килү, табигый, бик әһәмиятле. Ләкин бу әле, кайберәүләр уйлаганча, кайсыдыр бер классикның академик шигырьләр томының басмасын трафаретка аласы да, Тукай шигырьләрен шуның буенча тезеп саласы һәм шуның белән өстенә «академик басма» дип язасы да шуның беләп эш бетте, дигән сүз түгел. Болай эшләү, табигый, бик җиңел һәм моңа әлләни гыйлем дә, эзләнү дә кирәкми, бу ияреп укылган намаз шикелле бер эш кенә булып, Тукайча әйтсәк:

Син киләсең бит, агай, тик, монда килгәнгә атаң,

Ул да син килгәнгә килгән тышта калдырган катаң! булып чыга. Мондый ияреп эшләнгән эш, механистик күчерү генә булып, табигый, анда бер иҗат та, яңалык та булуы мөмкин түгел.

Безнеңчә, теория һәм академик басмалар беләп алдап танышлыгың булу мопдый эштә эшнең ахыры түгел, башынача эшләнә торган эшләр. Хәзер Тукан басмасының төзлешепә, бу төзелештә булган принцип, система һәм классификация мәсьәләләренә килик. Томны төзүчеләр аның әсәрләренә нинди нигезләрдән килеп тәртип һәм классификация биргәннәр, бу тәртип ни дәрәҗәдә Тукай әсәрләренең табигатенә хас һәм алар ни дәрәҗәдә Тукай спецификасын ачарга, аны укуны җиңелләштерергә хезмәт иткәннәр? Табигый, инде, бу эшләр читтән булган берәр үрнәкне механистик күчерү юлы белән түгел, бәлки Тукайның үз иҗатының табигый үзенчзлекләрен һәм тарихи үсеш, юнәлешләрен өйрәнү, табу, төсмерләү, типик булган төрләргә аеру һәй үзеннән чыгып классификация бирү, кыскасы, иҗади гыйльми тәнкыйты-юлы белән килгәндә генә бу эшләрдә яңалык беләп килергә мөмкин. Ягъни, табигать һәм җәмгыятьтәге бер күренешкә алдан алып килгән өлешенә чәпәү белән генә эш бетми, чөнки ул тәнкыйди килү булмый, бәлки Мәрҗаниларча әйтсәк, тәкълиди (ияреп) килү генә була. Тукай басмасының эчтәлеге шушы бүленнәр тәртибендә бирелгән;

1) шигырьләр

2) поэмалар һәм әкиятләр,

3) балалар өчен шигырьләр.

Бу бүленеш һәм тәртип Тукайга характерлымы? Аның күп яклы иҗатын болар болай гына чикләп буламы һәм болар Тукайның үзенчәлекләрен ачарга ни дәрәҗәдә хезмәт итәләр?

Безнең фикеребезчә, аз гына да хезмәт итмиләр. Дөньяда кайсыдыр берәр классик шагыйрь өчен хас булган бу бүленеш бәлки кемгә дә булса туры килә торгандыр, ләкин Тукайны болар белән генә чикләү аны гомуми трафаретку, көчләп сыйдыру була.

Аннан соң бу бүленештә бер төрле дә яңалык юк. Шуның өстенә басмалы төзүчеләр үзләре куйган шул бүленешләрен дә дөрес файдаланганнар дип булмый. Мисал өчен «поэмалар һәм әкиятләр» дигән бүлекне генә алып карыйк. Анда кергән әсәрләрне болай атауның күпме дөрес булуы турында теләгәнчә бәхәсләшеп була. Мәсәлән, анда кертелгән «Мияубикә» бар. Поэмамы ул әкиятме? Ул анда керергә тиешме, яки «балалар өчен шигырьләр» бүлегенәме? «Таз» кая керергә тиеш, поэмаларгамы, балалар бүлегенәме? Аннан соң тезүчеләрчә, нәрсә соң поэма? Урнаштырган материалларына караганда, алар аны «көйле хикәя» мәгънәсендә-алганнар булырга кирәк. Хуш, ул чагында «Эш беткәч уйнарга ярый» ни өчен балалар өчен шигырьләр бүлегендә? Ул да көйле хикәя түгелме соң? Озынлыгы җитми дияр идең, озынлыгы да анда урынлаштырылган «Таз» чаклы бар. Инде бу саф балалар өчен язылган әйбер генә дияр идең, ул чагында поэмалар бүлегенә балалар өчен булган «Мияубикә» һәм башкалар ни өчен кертелгән? Яки бу бүлектә бирелгән «Печән базары»н алыйк. Нәрсә соң ул? Поэмамы ул, әкиятме? Ни өчен баллада түгел? Шулай ук башка бүлекләрдәге шигырьләрнең үз бүлегендә булулары бик шөбһәле. Мәсәлән, «форь-ят», «Ысул кадимче» кебек шигырьләр «Поэмалар һәм әкиятләр» бүлегендә торырга ярагач, зурлыклары һәм характерлары белән дә шундыйлардан булган «Суык», «Казан вә Кабан арты», «Күк сыер», «Бер газета идарәсе хәленнән» кебекләр ни өчен «шигырьләр бүлегендә калдырылганнар? Яки балаларга хаслап эндәшеп язылган «Гомер юлына керүчеләргә» шикелле шигырь ни өчен балалар бүлегендә түгел?

Кыскасы, төзүчеләр куйган бу бүлекләр форма өчен генә куелган булып, Тукай шигырьләренең табигатенә бәйләнгән һәм аларның эчке сорауларыннан туган нәрсәләр түгел. Шул күрсәтелгән «бүлек»ләр эчендә Тукай шигырьләренә хронология тәртибе бирелергә тырышылган, ләкин хронологиянең ялгышлы һәм бик бәхәсле булуын югарыда әйткән идең инде. Тукайның бөтен шигырьләрен язылу тарихлары буенча һичбер бүлексез-нисез саф хронологик тәртиптә төзеп чыгарырга да мөмкин.

Тукайның тел һәм иҗат үсешен гыйльми яктан дөрес күзәтү ягыннан, ягъни укучы массаны күз алдында тотмыйча саф академизм күзлегеннән караганда, бу принцип бик әһәмиятле. Ләкин Тукайга сусаган киң укучы массаны да күздә тотып чыгарылган мондый басма тик хронология тәртибендә генә төзелсә, Тукай шикелле күп яклы язучының мондый китабы белешмә өчен генә ярый торган төрле характердагы әсәрләр корамасы төсен алачак.

Шуңа күрә дә Тукайның шигырьләренә классификация һәм бүлекчәләр ачу үзе кирәк. Бу нәрсә яхшы эшләнгәндә, Тукайны куллануда укучыга җиңеллене тудырачак, Тукайны төрле яклап тануны уңайлаштырачак һәм китапның да укылышлы булуына сәбәп булачак. Ләкин бу эш беренче басмада күрелгәнчә, казеинын, формаль рәвештә генә эшләнмичә, Тукайның үзеннән чыгып эшләнергә тиеш. Үз тарафыбыздан без алгы басмада Тукай томына бирелгән бу бүлекләрне яңадан карап, әсәрләрне игътибар белән яңадан сайлау үткәрергә һәм яңадан төзәргә тәкъдим итәр идек. Беренче бүлекне гомуми шигырьләр бүлеге дип атый икән, аның эчендә моңзар (элегия), мактау (ода), лирик шигырьләр дигән шикелле бүлекчәләр булырга, яки бүлекчә күплеге чуарлык тудыра дип куркылса, боларны бүлекнең башында ук күрсәтергә була.

Поэмалар бүлегенә баллада һәм хикәя сүзләрен дә өстәп, гомумән, бүлекләрдәге шигырьләргә яңадан сайлау һәм төзелеш үткәрергә кирәк.

Мәгълүм ки, Тукан иҗатында сатира бик зур урын тота. Ул шагыйрь булганнан алып үлгәнчегә кадәрле бу әштә каләмен куймады. Тукай томын төзүчеләр үзләренең аңа биргән анализ һәм искәрмәләрендә шагыйрьнең бу төп иҗат сызыгын күрмәмешкә салынган шикелле, очраклы рәвештә генә телгә алып үткәннәр. Хәтта аның «Уклар», «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларында эшләүләре турында да башка язучылар арасында бу да бер язышкан кеше иттереп кепә карап, гомуми сүзләр әйтү белән генә чикләнеп үткәннәр. Моның белән һич тә килешеп булмый. Бездә әлегәч «Уклар»ны Мотыйгый, «Яшен»не Галиәсгар Камал, «Ялт-йолт»ны Урманчеевлар чыгарды дигән фикер яшәп килә, һәрвакыт очын кисеп әйтергә кирәк, бу кешеләр ул журналларның наширләре, ягъни басып таратучылары гына булып, Галиәсгар Камалның берике кечкенә өземтәләрен алмаганда, бу журналларда язышмадылар да.

Төп мөхәррир Тукай булып, «Яшен»нең кайбер номерларын баштан-аяк бер үзе язып чыгаруы мәгълүм нәрсә булып, «Ялт-йолт» журналын үләр елында һәм авырып йөргән чакларында чит шәһәрләрдән торып та рәсемнәренә кадәр үзе язып җибәреп торуы мәгълүм. Татар әдәбият дөньясында әлегәчә Тукай чаклы сатирик, туганы юк һәм бу юлда аның мирасы сан ягыннан да шактый урып ала.

Басчада бу төр шигырьләренең башка, характердагы шигырьләр арасында чәчелеп ятулары укучыда бик чуар тәэсир калдыралар. Безнең фикеребезчә, бу сызыктагы әсәрләре әлбәттә аерым бер бүлек астында бирелергә һәм ул хәзерге шикелле ярлы итеп түгел, карикатурачылар һәм художниклар кулы белән баетылып, аерым тәме белән бирелергә тиешле.

 * * *

Тукай иҗатының характерлы яклары болар беләп генә чикләнми, әлбәттә. Ул күп яклы һәм аңа башка яклардан да килеп була. Мәсәлән, Тукайны тел ягыннан гына алып карыйк.

Мәгълүм ки, Тукай, татар яңа шигыренең атасы буларак, башта ук яңа татар теле белән килеп басмады. Ул тел өстендә эзләнүләр, тарихи үсешне һәм замананың таләпләрен дөрес һәм тирән тоеп аны эләктереп ала белү, шулай ук рус шигырьләрен тәрҗемә иткәндә Пушкин, Кольцов кебек шагыйрьләрнең рус халык теле өстендә ничек эшләүләре белән дә таныша килүе белән һәм шулар өстенә дә татар фольклоры нигезендә үстерелгән «Шүрәле»се, яки көлке журналларындагы «урам теле»ндә язылган шигырьләренең тиз халыклашуын гамәлдә күрү белән, ул акырынлап яңа татар шигырь телен классик дәрәҗәдә торгызып үстереп китә алды.

Тукайның тел эволюциясендә баштагы эзләнү елларындагы шигырьләрендә төрекчә язылган байтак кына бер төр шигырьләре бар. Бу әсәрләрнең күпчелеге үзләренең дәверләре белән бер тирәгә җыелган кебек, телләренең дә саф төрекчә диярлек булулары белән Тукайның башка әсәрләреннән ут белән су шикелле аерылып торалар. Бу әсәрләр беренче басмада ничек бирелгәннәр соң? Алар үзләренә аерым бер буй астына алынмаганнар. Шуның өстенә, югарыда китерелгән мисаллардан күренүенчә, язылышлары һәм укылышлары буенча да ни төрекчә, ни татарча, ниндидер бер корама якаргон хәлендә бирелүләре, ритм һәм үлчәүләренә кадәр бозылып язылган булулары белән бу әсәрләрне хәзерге татар укучысы шигырь төсле иттереп уку яки аңлау түгел, иске шәкерт яки төрек үзе килеп укып караса да алардан бернәрсә дә аңламас.

Китап артында бирелгән ярым-йорты һәм ялгышлы сүзлекчәләрдән сүз карап чүпләнеп уку практикада, белмим, кем өчен генә мөмкин булыр икән? Минемчә, аның бу типтагы шигырьләре дөрес бастырылган тәкъдирдә дә һәм артка яхшы сүзлекчә бирелгәндә дә, һәр сүз саен диярлек әхтәрпләп шигырь укып утыру зур нәтиҗә бирмәстер төсле.

Телләренең шундый булуларына карамастан, ул шигырьләр диңгез арты төрекләре өчен язылмаганнар, бәлки, «Бөрадәренә нәсыйхат»ны аерып карамаганда, һәммәсе дә татар халкы өчен язылганнар. Аларның күпчелеге Тукайның дөньяга карашы, иҗади Фикер үсеше һәм тел эволюциясе ягыннан, шулай ук иҗтимагый әһәмияте ягыннан бик әһәмиятле һәм тирән мәгънәле әсәрләр булуын бер кем дә таңа алмастыр. Үкенечкә каршы, әлегәчә бездә бу әсәрләр яхшылап өйрәнелгәне, аларның нинди йогынтылар сызыгында килеп чыкканы һәм Тукай соңыннан ничек алардан үзе үк бизгәне турында гомумән тәнкыйди анализ бирелгәне юк. Китапта «Тукай поэзиясе» турында әллә ничаклы буш лафлар орылса да Тукайга бер тиенлек йогынтысы булмаган һәм хәтта Тукай кулына да тотып карамаган Грот шикелле шагыйрьләрнең Тукайга йогынтысы турында искәрмәләр бүлегендә белешмәләр бирелеп торса да, төрек солтанының реакциясе корбаны булган Памикъ Камал иҗатының Тукайга бер вакытлар йогынтысы булуы турында дәшми үтү, әлбәттә, үзенә күрә суфилыкның бер күренеше генә. Безнеңчә, иң яхшысы, Тукайның мондый төрекчә шигырьләрен аерым бер бүләк астын алу булыр иде. Аңлау өчен каршы биткә шигырьнең строфасына номерлап татарча яхшы тәрҗемәсен бирә барырга була.

Без дөнья әдәбияты тарихында үз телендә язмаган Низами кебек классикларның да фарсычадан Азәрбайҗанчага яхшы тәрҗемәләр аркылы җиткерелүен күрәбез һәм яхшы тәрҗемә үзе дә гыйльми, иҗади бер хезмәт булып тора.

Тукайның күп булса утыздан артмаган шундый типта шигырьләре бар икән, боларны адәм рәтле укырлык һәм аңларлык иттереп бирү безнең бурычыбыз. Без санаган мәсьәләләр арасында китап башындагы «Тукай поэзиясе» дигән мәкаләнең телгә алынмавына укучы ихтимал, инде игътибарын юнәлткәндер. Академик басма алдына куелган ул мәкалә исеменә караганда, беренчедән, Тукай поэзиясен ачып бирү ягыннан бик әһәмиятле булырга тиеш булса, икенчедән, ул китапны төзүчеләрнең үзләренең Тукайны аңлау дәрәҗәләрен күрсәтү ягыннан да үзенә игътибарны тартырга тиеш иде. Шул нокталардан карап аны укып та чыктык, ләкин, үкенечкә каршы, югарыгы ике сорауның икесенә дә мәкаләдән җавап таба алмадык. Шуның белән бу мәкаләнең китапка ник кертелгән булуын аңлап булмады. Аннан соң ул мәкаләнең тоны да бик начар: анда Тукай гаепле кеше урынына куелган да, мәкалә язучы кеше Тукайны яклаучы адвокат булып речь тоткан.

Тәнкыйть мәйданында эзләнүче урынына эзәрләүче (исследователь урынына следователь) булып чыту, прокурорлык яки адвокатлык кылу урынсыз. Белергә кирәк ки, Тукай безнең алдыбызда гаепләнүче түгел, бәлки классик шагыйрь. Тукай иҗаты, аның шигыренең үзенә хас яклары, мәктәплеге әлегә чаклы һич кенә дә яхшы өйрәнелгән дип булмый. Беренче басмасы буенча ул турыда да язарга урын бар иде, кирәк иде. Ләкин басманың шул чаклы ялгышлы һәм түбән сыйфатлы булуы безне мәкаләбездә күбрәк шулар турында сөйләргә мәҗбүр итте һәм шуның белән мәкалә ялгышлар төренә белешмә төсен алып китте. Мондый төрле типтагы ялгышларны алгы басмасына чаклы төзәтергә кирәк булганлыктан, Тукайга хөрмәт йөзештән болар турында хәзер үк күрсәтеп үтүне бурычыбыз итеп санадык. Шуның белән Тукай поэзиясенә һәм поэтикасына караган кайбер гомумирәк фикерләребезне алгы басмасына кадәр калдырып торырга туры килә.