Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ СОЦИАЛ-ДЕМОКРАТИК ГАЗЕТА

 I

1907 нче елның иске стиль буенча 4 нче январенда, Оренбург (хәзерге Чкалов) шәһәрендә татар телендә беренче социал-демократик легаль газета «Урал» дөньяга чыкты. Татар халкының тарпхьшда бу гаять зур вакыйга булды. Рус царизмының милли-колониаль изүенә карамастан, рус революцион хәрәкәте йогынтысы астында һәм рус революцион эшчеләренең ярдәме белән, алдынгы социал-демократик идеяләр татар халкы арасына да үтеп керә башладылар.

XX гасырның башында татарлар арасында инде үзенең промышленность пролетариаты туа башлый. Казандагы тик бер Алафузов заводында гына да XX гасырның башында меңнән артык татар эшчесе була. Элекке Казан губернасының башка предприятиеләрендә дә татар эшчеләре шактый булалар. Аларның гомуми саны, 1897 нче елгы перепись буенча, 5000 гә якын исәпләнә. Моңардан тыш, татар халкы Урал, Донбасс, Касппй һ. б. җирләрдәге предприятиеләрдә эшләп йөрүче шактый күп сандагы сезонлы эшчеләрне дә бирә. Шулай да эшчеләр татар халкының азчылык процентын гына тәшкил итә. Шуның өстенә тагын татар эшчеләре аерым предприятиеләргә тупланмаганнар иде, бәлки киресенчә (Алафузов заводын исәпкә алмаганда) алар бер-берсеннән йөзләрчә километрларда булган төрле предприятиеләрдә кечкенә группалар булып таралганнар иде.

XX гасырның башында татарлар арасында шулай ук культура учреждениеләре дә һәм мәгърифәтле кешеләр дә күбәя башлыйлар. Шул вакыттан башлап Россиядә инде тарала торган фәнни социализм идеяләре татар халкындагы иң яхшы кешеләрнең акылларын да сугара башлый. 1902 нче елның ахырында, социал-демократларның ул чакта фәкать руслардан гына торган Казан группасы йогынтысы астында һәм аның ярдәме белән, Казан укытучылар мәктәбе укучылары арасында беренче социал-демократик түгәрәк төзелә. Бу түгәрәккә Ямашев Хөсәен, Колахметов Гафур, Сайфетдшюв Галимҗан, Садыйков Зариф һ. б. керделәр. 1903 нче елның башында РСДРП ның Казан Комитеты төзелде һәм Ул «Искра»га кушылды. Казап социал-дсмократик оешмасына башкалар җөмләсендә, берникадәр соңрак, түгәрәкнең югарыда әйтелгән членнары да керделәр, алар шуннаң соңгы елларда татар эшчеләре һәм авыл ярлылары арасында революцион социал-демократик идеяләрне пропагандалаучы булдылар.

1903 нче елда инде алар, татар эшчеләре түгәрәкләрендә (Алафузов заводы, типография эшчеләре һ. б. арасында) пропаганда эше алып бару белән беррәттән, Казан Комитетының прокламацияләрен татар теленә тәрҗемә итә башладылар, аларны гектографта бастырып, Идел һәм Урал буе губерналарындагы татар эшчеләре һәм крестьяннары арасында тарата башладылар.

1905 нче елгы революция башлану белән бу эшчәнлек шактый көчәйде. Большевикларның Казан Комитеты, 1904 нче елда, актив татар социал-демократларыннан Хөсәен Ямашев 1903 нче елда «Крестьяннарны азат итү»гә 42 ел тулу уңае белән «19 нчы февраль» дигән прокламация һәм, 1 нче май бәйрәме якынлашу уңае белән, «Казан шәһәренең барлык рабочийларына» дигән прокламация таратыла.

Болар РСДРПның Казан комитеты прокламацияләренең тәрҗемәләре иделәр. Татар телендә беренче социал-демократик газета татарлар арасында  оештыручы итеп билгеләде.

РСДРПның Казап Комитеты җитәкчелегендә Хөсәен Ямашев эшчеләр, укучылар һәм приказчиклар арасында дәртле эш башлап җибәрде. Социал-демократик түгәрәкләр Алафузов I предприятиеләрендәге эшчеләр һәм шәһәрдәге приказчиклар арасында оештырылдылар. Прокламацияләрне татар теленә тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару эше юлга салынды. 1905 нче елда «Пролетарий»ның 22 нче номерында татар эшчеләре арасында эшләү турындагы хәбәрдә без түбәндәгеләрне укыйбыз: «Казан Комитетының эше татарлар арасына да җәелә... Алар махсус районга аерылмаганнар, аларның алдынгы кешеләре башкалар белән бер дәрәҗәдә оештыручылар группаларына керәләр, кайберәүләр рус түгәрәкләренә йөриләр, бөтенесе дә гомуми массовкаларга баралар. Ләкин, телнең үзгәлеге аркасында, түгәрәкләрне татар телендә сөйләү белән алып барырга туры килә. Комитет каршында бер татар оештыручысы эшли. Ул—«ортодоксаль» типтагы төпле социал-демократ, аңарда аз гына да милләтчелек кушымчасы юк». Социал-демократик идеяләрне татар эшчеләре арасында пропагандалау әнә шулай алып барылган. Ләкин революциянең үсеше белән массовый агитациягә күчү зарурлыгы торган саен ныграк сизелә. Казан Комитеты һәм татар социал-демократлары группасы тарафыннан эшчеләр арасында үткәрелгән массовкалар, митинглар, аларның файдалы якларына карамастан, шулай да алар Казан шәһәрен генә эченә алган җирле күренеш кенә булып калдылар, ә татар эшчеләре, безнең күрсәтеп узганыбызча, төрле шәһәрләрнең предприятиеләренә таралып эшлиләр иде.

Мәсәлән, «Азат» газетасында, шулай ук 1906 нчы елның башында Казанда чыккан «Азат халык» газетасында «Россия социал-демократиясенең бурычлары» дигән мәкалә басылып чыкты. Бу мәкаләдә милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы турында, милләтләрнең һәм ана теленең иреклеге турында (7, 8 һәм 9 параграфлар) сөйләнә; «Сословиеләр, сыйныф һәм партия» дигән мәкалә сыйнфый көрәш идеясен бәян итә һәм социал- демократия партиясенең пролетариат интересларын яклаучы бердәнбер партия икәнен исбат итә һәм башкалар. Ләкин бу газета тиздән ябыла. 1905 нче елдан соң Казанда көчәйгән репрессияләр хәтта бик аз гына оппозицион булган газеталарны да ябылуга китерде. Революционерларны, бигрәк тә социал-демократларны эзәрлекләүләр тагын да зур көч белән җәелеп китте. 1906 нчы елның ахырына Казанда күренекле татар социал-демократларыннан беркем дә калмады диярлек. Берәүләре кулга алындылар һәм сөрелделәр, ә икенчеләре Казаннан китәргә мәҗбүр булдылар. Оренбургка сөрелгән Сәйфетдинов Г. рус телендә чыга торган «Степь» исемле легаль социал-демократик газетада языша башлады. Садыков 3. Астраханьга китте һәм анда татар телендәге «Борһаи тәрәккыять» газетасында язышты.

Ямашев Уфага килде, большевикларның Уфа Комитеты янындагы татар һәм башкырт социал-демократлар группасын тулыландырды, һәм аңа җитәкчелек итте.

II

1906 нчы елда татар социал-демократларының төп көчләре шулай итеп Уфада тупланды. Биредә татар социал-демократлары большевикларның Уфа Комитеты ярдәмендә татар телендә газета оештыру планын тормышка ашыра башладылар. Партиянең ҮК вәкиле иптәш Саммер, газета оештыру өчен, партия кассасыннан 500 сум акча билгеләде. Газета чыгарырга рөхсәт алу өчен үтенеч кузгатыла. Уфада һәм Златоуста (1905 ел) булган кораллы декабрь чыгышыннан соң, Уфа губернасы «көчле саклау хәлендә» дип игълан 1905 нче елның 9 нчы декабрендә Эшчеләр депутатлары Советы тарафыннан чакырылган стачкачылар җыелышы корал көче белән һич кичекмәстән властьларга отпор бирергә карар кабул итте.

Тимер юл станциясе начальнигы һәм полиция офицеры җыелышка комачаулык ясарга маташканнары өчен Совет тарафыннан кулга алындылар. Полициянең һәм казакларның митингны куып таратырга маташуларына җавап итеп, эшчеләр аларга каршы сугышырга керештеләр, бу, сугышчан дружина ташлаган бомба шартлаудан башланып китте. Властьлар эшчеләргә каршы ышанычлы гаскәрләр китерделәр һәм, көчләр тигез булмаган кыска сугыштан соң, эшчеләргә чигенергә туры килде.

Шуңа күрә Уфада легаль газета чыгару турында уйларга мөмкин түгел иде. Уфа Комитеты органы «Уфимский рабочий» газетасы яшерен рәвештә чыганда. Шуңа күрә газетаны Оренбургта чыгарырга карар кабул ителде. Шушы уңай белән Ямашев Оренбургка китте. 1906 нчы елның 30 нчы ноябренда «Вакыт» газетасы үзенең 105 нче номерында, «Чүкеч» куриалы редакторына: «татар телендә «Урал» исемендә сәяси, әдәби вә икътисади бер газета чыгаруга губернатор тарафыннан рөхсәт бирелде» дип хәбәр итте. Ш Газетаны рәсми социал-дембкратик орган рәвешендә чыгару ул замандагы шартларда мөмкин түгел иде» шуңа күрә аның инициаторларына хәйлә юлына басарга туры килде. Мәсәлән, газетага издатель һәм редактор итеп икенче бер кешеләр билгеләнде. Асылда исә газетаны Хөсәен Ямашев һәм Галимҗан Сәйфетдннов алып бардылар. «Урал» газетасының беренче номеры «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» лозунгысы белән 1907 нче елның 4 нче январенда басылып чыкты, аңа түбәндәге игълан урнаштырылган иде: «1907 нче елда 1 нче январьдан башлап Оренбургта ачык татар телендә, атнасына 2—3 мәртәбә чыга торган, шәһәр һәм авыл  җирендә эшчеләрнең файдасын күзәтүне үзенә максат иткән «Урал» газетасына подписка (абунә) кабул ителә. Газетада халыкның тормышыннан, Сәясәт, икътисади мәсьәләләрдән һәм шулай ук көнлек вакыйгалар турында Мәкаләләр буларак. Әдәби кыйссамда: фельетоннар, шигырьләр, хикәятьләр, фәнни кыйссада: икътисади, сәяси мәсьәләләрдән, тарихтан вә башка фәннәрдән Мәкаләләр. Мәмләкәт эчендәге һәм чит мәмләкәт хәбәрләре, Оренбург хәбәрләре һәм Волга буе, Урал, Сибирпя, Төркстан хәбәрләре. Яңа чыккан китаплар һәм аларга тәнкыйть. Партия-Большевистик газета «Звезда» Ямашевны, татар телендәге социал-демократик газетаны («Уралны») барлыкка китерүче, дип атый (1912 нче елда чыккан 24 нче номерны карагыз.). 8 «Ачык татар телендә» дигән сүзләр белән редакция үзенең халыкка якын торырга омтылуын күрсәтә. Ул елларда татар телендә күп газеталар чыктылар һәм алар барсы да сөйләү теленнән ерак торган телдә язылдылар, шуңа күрә киң массага аңлаешлы булмадылар.