Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ

СУКТЫ БЕЗНЕҢ ИЗГЕ СӘГАТЬ

Сукты безнең изге сәгать,

Кояш чыкты нурланып.

Без бүген җиңү җырларын

Җырлыйбыз горурлапыл.

Сукты безнең изге сәгать.

Бу сәгатьне көттек без;

Җиңү көнен күрер өчен

Каннар түгеп үттек без.

Сукты безнең изге сәгать,

Килде якты көн бүген;

Безнең бөек җиңү даны

Нурландырды ил күген.

Сукты безнең изге сәгать

Бөек җиңү сәгате;

Көрәшләрдә җиңеп чыгу –

Безнең халык гадәте.

 

МИРГАЗИЗ УКМАСИ

Дүрт ел аккан көчле агым бу

Кайта кабатланмас тагын бу

Сәгать өча булган: «Җиңдек»)

Шундый... шундый якты таңым бу.

Юрганнарны ачып ташладым,

Йокыларны чәчеп ташладым,

Кычкырасым килде шатлыгымнан

Белмим, кайда аяк басканым.

Алышасыңмы, шагыйрь, дисәләр,

Мең мәдхияләр җырлап килсәләр,

Ялгыз шушы таңның шатлыгына

Алмашмамын миллион бирсәләр.

Ил-күкләре бу таң ал иде,

Канкан икмәгем дә бал иде

Шатлыгымнан ничек үлми калдым

Бу сөенечләр гаҗәп хәл иде.

Өйнең һәр почмагы нурланган

Әйтерсең лә, күктән нур яуган

Аллы-артлы тезелә җан рәхәте

Бар да ямьле төскә буялган.

 

 БӘЙРӘМЕ

Әх! дип куям, йөрәк ярсуына .

Чыгасы килә, урынын тарсына,

Бу шатлыкны тизрәк җәймәк була

Белгән, белмәгәннең барсына.

Бүген кояш туды алланып,

Зур шатлыкны күреп, таң калып.

Күк йөзеннән йөзеп карап йөрде,

Котлау, туплар яңгырый күк ярып.

Йортлар саен эленгән флаглар,

Берләшкәннәр миллион теләкләр.

Бөтен урам кайный, җырлау, бию –

Бер булганнар миллион йөрәкләр.

Шунда мин дә йөзәм, шат бүген

Якты, йомшак, нурлы җир-күгем

Озак гомерләрнең толып уздым,

Шундый, шундый бүген шат көнем.

Батыр, матур, якты ил ямен

Озак сугышларның бәйләмен

Күкрәгемнән чыккан ялкын белән

Котлыйм, дуслар, җиңү бәйрәмен.

 

ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТ

ҖИҢҮ ЖЫРЫ

Маршалыбыз хәбәр иткән иде,

Безнең гаскәр Берлин камавын,

Хәбәр птә бүген, Рейхстагның

Түбәсенә байрак кадавын.

Уйна, оркестр, уйна, гармонь,

Уйна безнең маршны.

Дон буеннан Берлингача,

Дан казанып барышны.

Житте вакыт, җитте дошманнардан

Исәп-хисапларны алыр көн.

Житте безнең алда тезен чүгеп,

Явыз немец башын салыр көн.

Әйдә, халкым, җырла бүген,

Җырла бүген йөрәктән,

 Гөрләп чыксын җырлар белән,

Шатлык моңы күкрәктән.

Тупланыгыз җиңү хөрмәтенә

Сыйлы табын, өстәл катына,

Тост күтәрик бөек юлбашчыбыз,

Зур уңышлар, бәйрәм хакына.

Сайра, тургай, сайра, кошлар,

Сайра, моңлан, сандугач,

Күп авырлык, михәтләрне

Күргән халкым күңлен ач.

 

ТОТКАЧ МӘСКӘҮЛӘР ЯКАҢ

(ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА ИЯРЕП)

Тәңрелекнее дәгьвә иткән

Фиргаундәй «фюререң »

Аяз көнне яшен сукты,

Тоткач мәскәүләр якаң.

Бар иде сезнең заманнар,

Балда-майда йөзгән чак,

Килде хәзер барысы өчен

Безгә җавап бирер чак.

Алган идең ерткычларча,

Күпме бәндәләр җанын,

Инде ничек син түләрсең.

Аккан каннарның санын.

Кайда армияң, кайда гаскәр?

Кайда «бөек» дәүләтең?

Кайда Гитлер, кайда Геббельс,

Кайда Гиммлер җәлләтең?

Җәһәннәмгә качсалар да,

Табын хөкем ясарбыз,

Үз куллары белән төзегән,

Дарга тотыл асарбыз.

Бар халыкны кол итәргә,

Койган пушкаң-коралың

Көлгә әйләнеп күккә очты,

Тоткач мәскәүләр якаң.

Әйләнәңдә әйләнгәләп.

Йөргән якын дусларын,

Бер-бер артлы тайдылар бпт,

Тоткач мәскәүләр якаң.

Җитмәгәнме үз туфрагын,

Нигә башкалар җире?

Үз жиреңнән колак кактың

Точкач мәскәүләр якаң.

Гизгән идең диңгезләрдә,

Пиратларча котырып,

Калдың ватык тагаракта,

Тоткач мәскәүләр якаң.

Кайда алтын-көмешләрең,

Кайда казнаң-хәзинәң?

Һәммәсен дә күлгә салдың

Тоткач мәскәүләр якаң.

Кая китте генштабын.

Кайда сансыз маршалың?

Калды барсы банкротка,

Тоткач мәскәүләр якаң.