Логотип Казан Утлары
Публицистика

САЛИХ СӘЙДӘШЕВ

9 нчы май иртәсе. Сәгать әле, күп булса, дүртенче яртыдыр. Ләкин урам һәм капка төпләре халык белән шыгрым тулы. Алар, шатлыкларын кая куярга, белмичә, бер-берсен тәбрик итәләр, күршеләренең тәрәзәләрен шакыйлар, ишекләрен дөбердәтәләр...

Урамда халык артканнан арта бара. Бер кыз бала анасының итәгеннән тарта: — Әннә, сугыш беткәч нәстә була?

— Әттәң кайтыр, кызым, әттәң кайтыр, — ди аңа анасы.

Әттә кайта! Әттә кайта!—ди, кулларын чәбәкли башлый бала. Шунда ук: «Җырлый, җырлый, гөрли, гөрли

Өм-мәләрдә күң-ңел, ач-чабыз!..» дип такмаклап китә. Ул бу җырның башка юлларын белми булырга кирәк, һаман шушы ярым мисыранны кабатлый-кабатлый сикеренгәләп, әрле-бирле йөри. Аның шатлыгы чиктән тыш зур: аның «әттә»се кайтачак!

Аңа инде дүртенче яшь, шулай да әле ул «әттә»сен бары тик ишетеп кенә белә.

Аның «әттә»се сугышта, батыр, зур кеше. Ә баланың теле сугыш вакытының авыр көннәрендә «әннә», «әттә» сүзләре белән ачылган. Сөйләшә белү белән үк аның кечкенә йөрәгенә моң сырышкан, «әттә»сенең өйдә булмавы аңа күңелсезлек тудырган. Колагына чагылган беренче көй аның күңел юанычы булып киткән. Кайдадыр ул Салих Сәйдәшевноң «Өмә җыры»н ишеткән дә: «Җырлый, җырлый, гөрли, гөрли өм-мәләрдә күңел ачабыз...» дип, мәгънәсе бөтенләй аңа билгеле булмаган сүзләрне, бары тик көе ошаганлыгы өчен генә, әнә шулай такмаклый башлаган. Бу көй, бу моң, аның «әттә»сен күрәсе килү сагышын җиңеләйткән. Атасы да аның авыр атакалардан соң, дошман нозидияләрен яулап алып, ял иткән минутларында моңланмыйча булдыра алмагандыр. Чиксез моң белән сугарылган халык көйләре белән беррәттән, халык арасына иң нык таралган Салих Сәйдәшев көйләре дә алың җан азыгы булгандыр.

Фронтовиклардан килгән хатлар моны раслап торалар. Бу хатлар безнең батырларның Кенигсберг урамнарында Сәйдәшнең «Кызыл Армия» маршы белән йөрүләрен сөйлиләр. Менә җырчы кызылың атасы һәм барлык халыклар зарыгып көткән көн килеп җитте.

Сугыш бетте! Берлин урамнары аша гайрәт белән атлап узган сугышчы тиздән үзенең өенә кайтыр. Ул авыр походларның, күргән михнәтләрнең сагышын җилкәсеннән селкеш ташлар да, дүрт ел буена күрмәгән кечкенә кызып күтәреп алып, кат-кат үбәр. Шуннан очрашу, кавышу шатлыгы башланыр. Дүрт ел буена тамак төбенә тыгылып торган әрнүле төеннәр чишелеп китәр. Бу вакытта инде җиңүчеләрнең табынында:

«Күтәрегез, эчегез бал белән,

Гомер үтсен сөйгән яр белән!» дигән җыр яңгырар.

Җиңеп кайткай батыр, үзенең кечкенә кызын, сөйгән хатынын һәм якын дусларың кочаклап, үз өенең түреңдә рәхәтләнеп күңелен бушатыр. Сый-хөрмәтнең, шатлыкның иге-чиге булмас!

Җыр артыннан җыр җырланыр, көн артыннан көй уйналыр. Күңел җиңү көннәренең рәхәте белән бизәлер. Тойгылар шул кадәр нечкәрерләр, көйләребезнең моңарчы сизелмәгән нечкәлекләрен сиземли башларбыз. Иҗатыбызның байлыгына, сәнгатебезнең осталарына, шулар арасында, татар совет музыкасының иң зур осталарыннан берсе булган композитор Салих Сәйдәшевнең хезмәтләренә сокланмыйча мөмкин булмас. Җиңүчеләр аның исеменә хөрмәт сүзләре яудырырлар. Дөнья күләмендә дан яулаган батыр сугышчыларның хөрмәтләренә лаеклы була алу нинди зур дәрәҗә!..

1919 нчы ел. Оренбург шәһәрендәге карт музыкантлар, клубка җыелалар да, «Интернационал» көен өйрәнә башлыйлар. Аларның күбесе скрипкачы, кайберләре гармоньчы.

Пианино артында яшь кенә бер егет утыра. Соргылт күзле, уртача буйлы, чәчеп артка тарап салган бу етет, бармакларын бик җитез генә йөретеп, «Интернациопал»ны уйнап күрсәтә. Карт музыкантлар — Зыя, Сөнгать, Закир абзыйлар бу егеткә «сабак тыңлаталар». Ләкин мондый катлаулы көй аларга тиз генә бирелми. Күпме генә тир түкмәсеннәр, аларның «Интернационал» уйнавы ничектер татар көенә таргымрак булып чыга.

Бу «сабак тыңлату» берничә көннәргә сузыла. Ә «сабак тыңлаучы» егет канәгатьсез, ул һаман да үзенекен тукый:

— Юк, абзыкаем, болай булмый ул, менә болай кирәк! — дип үзенең гаммаларын сыза да, сыза...

Картлар бер карарга киләләр: «бу егег безне өйрәтә дә өйрәтә, үзе нәрсә белә икән ул?»

Шуннан соң бер көнне алар бу тыңгысыд егетнең үзен сылап карарга уйлыйлар:

— Син, егет, безне өйрәтүен-өйрәтәсең, я әле, рәхим итеп, үзең безгә уйнап күрсәт әле, нәрсәләр беләсең? Салих, үзенә генә хас булган ирония белән елмая да, картлар соравы буенча, бик матур итеп «Интернационал»ны да, тагын бик күп көйләрне, шулар арасында, бер картның соравы буенча «Алмагачлары»н да төрле вариацияләрдә уйнап бирә.

Ни әйтергә белмәгән карт музыкантларның берсе, башын селкеп:

  • Өйрәнгән икән, - ди.

 «Өйрәнгән икән», «Белә икән!». Әнә шулай гомерлек музыкаль «белемле» картлар каршыңда бу егет «өйрәнгән!» исемен ала. Шулай итеп, яшь Салих аларның ихтирамын казана, һәм бөтен дөнья пролетариатының гимны «Интернационалны аларга өйрәтүгә ирешә.

Салих Оренбургка кайчан килеп төшә соң? Октябрь революциясеннән соң интервентлар, бөтен яклап, яшь совет иленә һөҗүм итәләр. Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казахстан далаларында — басмачылар. Алар урта Азия деһканнарын талыйлар. Банкротлыкка чыккан әмирләр, кызыл гвардия тарафыннан туздырылган бандалар әле хуҗалык ягыннан тиешенчә чыныгып китә алмаган яшь революцияне буарга, ярлы халыкны яңадан коллыкка төшерергә җыеналар. Шунда Салих Сәйдәшев үзе теләп Кызыл Армия сафына языла һәм Оренбургка килеп чыккан була; Салих Сәйдәшев 1900 нче елның 20 нче ноябренда, элеккеге Зәңгәр мәчет мәхәлләсендә, Казанның Алат Шаһи дигән баенда кучер булып торучы Җамалетдин абзыйның семьясында дөньяга килә. Җамалетдин, үзе үләр алдыннан кияүдәге сеңлесе Раузаны чакырып ала да:

— Җиңгәң йөкле, әгәр мин үлә-нитә калсам, җиңгәңне һәм сеңелеңне ташлама» Кыз туса, үстереп кияүгә бир, марай булса укыт! — ди.

Чыннан да, Җамалетдин абзый, улы Салих туудан ике атна элек, үлеп китә.

Шулай итеп Салихның апасы Мәхүбҗамал абыстай, апасы Әминә һәм Салих Рауза апалары һәм кияүләре Насрыйның тәрбиясенә күчәләр. Бер вакыт Салихны Төньяк ярмаркасына алып чыгалар. Андагы ыгы-зыгыга, чуарлыкта, таш сыбызгы тавышларына Салихның исе китми, аның ни кызыккан нәрсәсе җиде телле гармонь була.

Күп йөдәтүләрдән соң, аңа әнисе шул гармоньны алып бирә. Салихның башы күккә тия. Ул аны шунда ук тарткаларга телләрен башкаларга, аннан төрле көйләр оештырырга тотына. Әнә шул көннән башлап гармонь Салихның аерылмас юлдашы булый китә.

Еллар үтә. Салихка 11 яшь тула. Ул гармоньда бик яхшы уйный белә башлый. Ул арада Салихка үзенең музыкаль сәләт көчәйтү өчен яңа мөмкинлек туа. Әминә апасының өендә, ягъни Салихның икенче җинәсендәге зур рояль күңел юанычы булып китте. Кеше-кара күрмәгәндә ул аның йщдщгщ китмичә, кечкенә бармакларын әрле-бирле китереп, иң элек кара телләрдән, соңра ак телләргә күчеп, көйләр оештыра башлый. Җизнәсе белән әнисе Салихны һөнәрле кеше итәргә уйлыйлар һәм бер байга кибетче малай итеп бирәләр. Салих вак-төяк йомышка йөри башлый һәм приказчикларга булыша.

Бер көнне Салих өйгә кайтып керә. Рояль янында озын мыеклы бер кеше әллә нинди кораллар белән булышып ята. Рояльнең әллә кай төшләрен бора, телләрен басып карый, кылларын тарта, Салих, бер почмакка посып, бу абзыйның маташуларын шаккатып күзәтеп тора. «Мыеклы абзый» эшен бетергәч, рояль янына утыра да, бер көй уйнап җибәрә. Салихның моңа исе китә. Үзенең дә шул абзый шикелле уйныйсы килә башлый.

 «Мыеклы абзый»ның оста уйнавы Салихның күңелен сихырлый. Ул һәрбер буш минутын рояль янында уздырырга тотына.

Көннәрдән бер көнне, Салих кулына читекләр күтәреп каядыр йомышка барганда, моңа теге «Мыеклы абзый» очырып, Салих аны туктата. Үзенең кем булуын, әлеге кешенең рояльдә уйнавын онытмавын бер-бер артлы тезеп китә һәч яңадан да ишетәсе килүен белдерә.

Күрәсең, «Мыеклы абзый» бик һавалы кешеләрдән булмаган. Музыка яратучы малайны үзе белән «Свет» киносына алып китә. Анда өч-дүрт кеше скрипкада, мандолинада, гармоньда бергә кушылып төрле көйләр уйлыйлар. Салих соңыннан «Мыеклы абзый»ның Заһидулла Яруллин, башкаларының Фәйзулла Туишев һәм Мөхәммәт Яушев икәнлеген белә. Шулай итеп, йомышка киткән Салих, кулына читекләрен кутәргән хәлдә, «уен» тыңлап хайран калып утыра. Шуннан «Свет» киносы Салихның иң яратып йөри торган бер урыны булып китә. Соңыннан ул Заһидулла Яруллин белән якыннан танышып китә һәм аның Кабан күленең аръягындагы квартирасына йөреп, пианинода уйнарга өйрәнә башлый. Татарның беренче композиторы һәм музыканты Заһидулла Яруллин Салих Сәйдәшевкә әнә шул рәвешчә беренче музыка белемен өйрәтә.

Җизнәсе Шиһап Әхмеров квартирасы шул замандагы Казан укымышлыларының җыела торган җире була. Солтан Рахманкулов, Гөлсем Болгарская, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай һәм башкалар бу йортка еш кыла килеп күңел ачкалыйлар. Рояльдә уйнауны тыңлау — юанычларның берсе була. Ләкин аны Салихтан да оста уйный белүче булмый. Салих инде бу вакытта сыңар куллап кына уйлаулардан узган. Аның бармаклары берьюлы бер октаваны ала алмаса да, ул аптырап калмый, көйнең тиз һәм фигуралар белән уйналырга тиешле җирләрен «йодырык тәгәрәтү» юлы белән башкара. Бер мәҗелестә Габдулла Тукай, Салихның мондый «әмәлен» күреп, исе китә һәм, — Карасана, нинди әмәл тапкан! Бу бала һичшиксез оста музыкант булыр, — ди.

Шуннан 1916 нчы елны Салихның җизнәсе Шиһап Әхмеров аны Казан музыка мәктәбенә, фортопьяно классына, профессор Родзеевич кулына укырга бирә. Шулай итеп, булачак композитор үзенең музыка белемен чын-чыннан үстерергә керешә. Октябрь революциясеннән соң, Казан коммунистлар клубында үзе оркестр оештыра. Шул елларны Буада, Габдулла Камал I, Габдрахман Камал II, Арская, Ситдыйк Айдаров һәм Җәгъфәровлар тарафыннан труппа оештырыла. Салих Сәйдәшевне дә шунда чакыралар. Салих Сәйдәшев, скрипкачы Фәйзерахман Биккинин белән бергәләп, Буа шәһәренә китә. Шулай итеп, Салих бу труппаның музыкаль якларын оештыра һәм Буадагы укытучылардан зур хор төзи һәм шуның хормейстры булып эшли башлый.

1918 нче елны Казанга кайта да, Кызыл Армия сафына күңелле булып языла һәм 1-нче Армия сафында Оренбургка килеп чыга. Анда аны Оренбург яшьләре чорнап алалар. Чөнки бу вакытта инде ул пианинода искиткеч яхшы уйнаучы була. Бер вакыт аның уйнавын профессор ишетә һәм, хәрби коллегия каршында, Сәйдәшевнең Оренбург музыка мәктәбендә калдырылу мәсьәләсен куя. Аның, үтәүче буларак, мастерлыгын исбат итә һәм татар егетләреннән мондый сәләтле кешене беренче күрүен сөйли. Ләкин фронтка да музыка дәрте кирәк бит. Бигрәк тә көнчыгышта Сәйдәшев шикелле музыкантларга таләп бик зур була. Шуңа күрә аны фронтның политбүлеге, Оренбургта калдырмыйча, фронтка алып китә. Басмачылар кырылганның соңында, Салих Оренбургка яңадан кайта һәм инде ул 1921 нче елдан Оренбург музыка мәктәбендә мөдир булып эшли башлый. Татарның атаклы артистларыннан Бари Тарханов, Ситдыйк Айдаров, Габдулла Камал I, Хәлил Әбҗәлилов һәм Әшрәф Синаевалар шул вакытта Оренбургта булалар һәм Салих Сәйдәшев алар белән очрашып, аларпьщ постановкаларына музыкаль яктан булышырга керешә.

Сәйдәшев 1919 нчы елны ук инде үзенең беренче әсәре «Озын Сәфәр» көен язган була. Бу беренче «Озын Сәфәр» аның киләчәктә музыкага ясалган сәфәренең озын һәм данлы булачагын күрсәтеп тора. Шулай итеп, ул үзенең беренче иҗат адымнарын башлап җибәрә һәм халык арасында таныла башлый.

Композитор халыкка шул тикле якын торып иҗат итә ки, аның һәрбер яңа көе халык тарафыннан йотылып кабул ителә һәм яшен тизлегендә тарала. Салих Сәйдәшев көйләрен халыкныкыннан, халыкныкын Сәйдәшевтән аерып алу кыен. Мәсәлән, аның «Дим буе» дигән көен халык көе дип йөртәләр. Хәлбуки аны 1922 нче елларда Сәйдәшев иҗат иткән.

Шулай ук, соңгы елларда язылган «Өмә җыры»н кайда гына һәм кем генә җырламый. Сәйдәшев мелодиягә бик бай композитор. Ул халык моңын бөтен тирәнлегендә төшенеп иҗат итүче, шуның белән берлектә ул татар музыкасының Формасын дөрес чагылдыручы һәм милли колоритын бозмыйча бирә белүче. Шуңа күрә дә аның көйләре халыкка тиз барып керүчән. Аның һәрбер көе бер тыңлау белән хәтердә кала һәм күңелгә сеңә. Казан халкы үз композиторын зарыгып көтә һәм 1922 нче елны ул, Татнаркомпросның чакыруы буенча, Казанга кайтып Татар Дәүләт театрында музыка эшләре җитәкчесе һәм дирижер булып эшли башлый, һәм шул ук вакытта Татпедтехникум һәм Театр техникумнарында элементарь музыка теориясеннән укыта башлый.

1923 нче елларда инде Салих Сәйдәшев, композитор буларак, танылып җитә һәм иҗат активлыгын тагын да көчәйтә. 1933 нче елга кадәр, ягъни Татар театрында эшләгән дәверендә, ул музыкаль драманың иң югары катлаулы формаларын тудыруга ирешә. Бигрәк тә «Наемщик» әсәре бу иҗат эшчәнлегенең иң гүзәл бер чагылышы булып тора. Мондый катлаулы формалар хәзерге операларга күчүнең беренче баскычлары иделәр. Шуннан хөкүмәтебез Татарстандагы алдынгы музыкаль көчләрне, белемнәрен күтәрү өчен, Москва Музыка Консерваториясенә җибәрә. Болар арасында Салих Сәйдәшев тә булып, ул 1933 нче елдан 1937 нче елга кадәр шунда укыгач, аны яңадан Татар Дәүләт Академия театрына музыка эшләре белән җитәкчелек итәргә чакырып алалар.

1935 нче елның җәе. Салих Сәйдәшев Москвадан каникулга Казанга кайткан. Бөтен илдә Советларның съездын уздыруга хәзерлек бара. Анда төрле милли республика һәм өлкәләрдәге хәрби частьларның художество үзешчәнлеге концерты да булачак. ВКИ(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм Казан гарнизоны җитәкчеләре Салих Сәйдәшсвне чакырып алалар һәм татар кызылармеецларының художество үзешчәнлек көчләреннән зур хор һәм биюләр оештырырга һәм шулар белән съезд алдында чыгыш ясарга кирәклекне сөйлиләр. Сәйдәшев бу эшкә чын күңелдән бирелеп керешә. Частьлардагы үзешчәнлек түгәрәкләреннән 105 кешене сайлап алып, алар белән ныклап эшли башлый.

Москва Зур театрының залы делегатлар белән шыгрым тулы. Ложаларда хөкүмәт һәм партиябезнең җитәкчеләре — И. Сталин, Ворошилов, Калинин, Молотов, Каганович һәм башкалар...

Салих Сәйдәшев беренче мәртәбә шундый зур тамашачылар алдында чыгыш ясарга һәм үзенең эшен күрсәтергә тиеш. Мондый җаваплы бурычны үтәү аны бераз каушата төшә, ләкин ул аңа бирешми һәм, үзенең егетләренә ышанып, сәхнәгә чыгып баса. Зур театрның сәхнәсеннән, Украина, грузин, үзбәк һ. б. рәтеннән татар көйләре дә яңгырый, аның биюләре тамашачыларга ошый. Гөрелдәп торган алкышлар яшь композиторның күңелен канатландыра һәм ул тагын да кыюрак рәвештә дирижерлык итәргә тотына. Сәйдәшевнең Кызыл Армия үзешчәнлеген оештырудагы бу хезмәтенә съезд кунаклары бик зур бәя бирәләр, һәм Салих Сәйдәшевкә парком Клим иптәш Ворошилов үз кулы исләп бүләк, исемле көмеш сәгать бирә.

Бу зур бүләк, композиторның күңелен рухландырып, һаман да аның куенында йөри. Ул бу вакытның бөеклеген, ул сәгатьләрнең гомергә онытылмас икәнлеген хәтереннән чытармын. Татар музыка дөньясына «Озын Сәфәр»е белән килеп чыккан Салих Сәйдәшев үзенең иҗат сәфәрен һаман да дәвам иттерә. «Наемщик» пьесасындагы мәңге үлмәс җырлары белән шаулап, «Кызыл Армия» маршлары белән атлап, «Бишбүләк», «Күзләр» һәм «Хафизәләм-иркәм» пьесаларына язган яңа көйләре белән дан алып килә.

Салих Сәйдәшев көйләре аша җырчыларыбыздан Ситдыйк Айдаров, Мөхәммәт Сафин шикелле җырчыларыбыз, сәхнәбезне гөрләтеп, мәңге онытылмаслык хатирәләр калдырып уздылар. Сәйдәшев көйләре радио тапшыруларның, һәрбер концертыбызның күркенә әвереләләр. Ерак авыллар, шәһәрләр аның көйләре белән рухланып яши. Ул көйләр, халык көйләре белән беррәттән, халкыбызның культура бизәге булып, телләрдән төшмичә җырланып киләләр һәм җырланачаклар.