Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

С. БАТТАЛ

ХУШ, КАЗАН!

Адым саен син каласың

Тизрәк, томанлырак,

Хыялымда яшәр өчен

Бик ачык һәм бик озак.

Хуш! Кылычлар салынмаган

Кыны эченә әле,

Юл капчыгы да җилкәдә

Погон өстендә әле.

Хуш, салкын юлым өстендә

Җылынып чыккан җирем!

Бик күнләвем арасында

Хуш, минем бердән-берем.

Күкрәк киереп кайткан идем,

Баш ияргә дә вакыт,

«Саумы!» — дияргә өлгермәдем

 — «Хуш!» дияргә дә вакыт.

Хуш, Казан! Борылу эзен

Салып китәм карыңа,

Һәм дусларның җылылыгың

Алып китәм җаныма.

Борылдым. Күзләрем тагын

Вокзалларыңны күрә,

Атлаган саен урамың

Табаннарымны үбә.

Февраль, 1945 ел.

 

М. СОЛТАН

СУГЫШ АЛЛАСЫ

Җәелеп киткән урман, далаларны

Зәңгәр сыман томан каплаган.

Кара тутлы зәңгәр күк читләрен,

Таң нурлары сызылып аклаган.

Җир гәүдәсе, арып чалкан яткан

Батыр төсле, йоклый изелеп.

Тик урманда, тавыш-тынсыз гына

Зур хәрәкәт тора сизелеп.

Анда, әнә, корыч филләр төсдер

Еракларга таба сузылып,

Тезелеп киткән зур-зур авыр туплар,

Җирне сытып керер күк булып.

Бүккә карап, гигант куллар төсле

Сузылганнар озын көпшәләр.

Алар шулай тынып, үзләренә

Сүз бирелү вакытын көтәләр.

Кинәт... күккә, утлы камчы төсле,

Ракеталар оча селтәнеп.

Һәм коточкыч кискен гөрселдәүдән

Җир гәүдәсе китә селкенеп.

Шул секундта ук, бөтен тирә-якны,

Очыш ала тоташ гөрселдәү,

Һәм гаять зур дәһшәт, куәт белән,

Калтырану, тетерәү, дерелдәү.

Ә тегендә, алда... бөтен нәрсә

Тар-мар килә, тетелә, тузыла.

Бөтерелеп кара болыт төсле,

Өермәләр күккә сузыла.

Нәрсә соң бу, — әллә җир тетерәтеп

Янар таулар ялкыл төкерәме?

Әллә җыелып бөтен җир йөзеннән,

Арысланнар ярсып үкерәме?

Әллә инде көчле, зур давыллар

Таш тауларны җимерә, ишәме?

Әллә күктән эссе ялкын бөркеп,

Метеорлар атылып төшәме?

Юк, бу — безнең ачу, гайрәт белән

Авыр туплар эшли башлады.

Снарядлар үч һәм нәфрәт белән

Дошман җирен тешли башлады.

Кайда инде ул хәзер фрицларга.

Әтәчләнеп алга омтылу!

Дотларында посып ятсалар да,

Мөмкин түгел качып котылу,

Таш, туфракка шулай аралашып,

Баш, кул, аяк тәннән аерылып,

Күккә оча фриц калдыклары,

Мең кисәккә тетелеп, ярылып.

Элек анда канлы хөкем сөрде,

Явызлардан-явыз җинаять.

Хәзер анда: металл, ут бураны.

Анда үлем, анда «кыямәт».

Безнең туплар — алар гади түгел.

 Ерткыч муйны өчен бау алар.

Ата, угыл, сөйгән ярлар өчен,

Үч алырга корган ау алар.

Алар, әнә, фашист күселәрен

Җир астыннан айкап табалар.

Вәхшилекне җирдән корыту өчен

Тамырына балта чабалар.

Бик зур бит үч...

Мөмкинме соң аны

Явызлардан алмый калдыру!

Ул үч — нәкъ ут. Ә ут бер кабынса!

Бөтен эше — көйдерү, яндыру.