Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ш. ГЫЙЛМИ

ШАГЫЙРЬГӘ

Геройларча һәлак булган шагыйрь Фатих Кәримгә багышлана.

Шаян иде синең кара күзләр,

Үткен иде синең каләмең,

Намус белән үтәп килә идең

Халкыбызның изге таләбен.

Батырларча булды синең эшең

Хәл кылганда Ватан язмышын,

Үзең югалсаң да арабыздан,

Һич югалмас синең тавышың.

Лаләм белән нәфрәт яудырдың син

Фашистларның өере өстенә?

Тыныч йокла, шагыйрь, әсәрләрең

Һәйкәл булыр каберең өстендә.