Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРЗА БИЛАЛОВНЫҢ РАЗВЕДКАГА БАРУЫ

1. КАПИТАН —ЕГЕТЛӘРЕ ТУРЫНДА

Кемгә тапшырырга бу җаваплы заданиене? Аерым разведка ротасы алдыпа «тел» алып кайту бурычы куелды. Рота командиры капитан Антипов, озын керфекле зур кара күзләре белән Висла елгасына карап уйга калды.

Кемгә тапшырырга бу җаваплы заданиене?! Ротада иң яхшы разведчиклардан саналган унга якын егет, бер-бер артлы, аның күз алдыннан узды. Береннән-бере батыр һәм тапкыр егетләр алар. Куш кына, теләсә нинди авыр заданиене дә үтәргә атлыгып торалар.

Менә гвардия өлкән сержанты Николай Полянский. Урта буйлы гади генә бер рус егете. Кыюлыгы да, батырлыгы да бар. Разведка эшендә тәҗрибәсе дә җитәрлек. Юкка гына аның күкрәген «Кызыл йолдыз», «Дан» орденнары һәм «Батырлык өчен» медале бизәмиләр бит.

Яки менә өлкән сержант Гариф Камалиевны алып карыйк. Карап торырга чандыр гына, батырларга да ошамаган, ә инде син аны немецларны ауларга җибәрсәң, эш чыгармый кайтмас. Әле күптән түгел генә бер немец унтер офицерын бер ялгызы алып кайтты. Өлкән сержант Камалиевның мондый батырлыклары азмыни. Аның күкрәгендәге ике «Кызыл йолдыз» ордены һәм бер «Кызыл байрак» ордены шул батырлыклар турында сөйләмиләрмени?

Капитан Антипов үзенең разведчикларының барлык сугышчан вакыйгаларын инәсеннән-җебенә кадәр яхшы бөлә. Әйтерсең лә ул аларның һәркайсы белән үзе бергә разведкада йөргән, аларның уйларын һәм хисләрен бергәләп кичергән. Алай гына да түгел, ул үзенең разведчикларының туган-үскән илләрен дә, сугышка кадәр ниләр әшләгәнлекләрен дә бик яхшы белә. Сора син аңардан, өлкән сержант Полянский кай якныкы диген. Ә ул уйлап-нитеп тормас, сибиряк, Төмән егете, дияр.

Гариф Камалиев турында сора: «Татарстаннан, Дөбъяз егете», дияр. Хәтта ул әле Өбрә авылында Гарифның Зәйтүнә исемле сөйгән кызы бар, дип тә өстәр. Үзенең разведчикларын якын таганнары кебек яхшы белгән һәм аларның тормышлары өчен туганнарча кайгырткан капитан Антипов куркыныч шартларда үткәрелергә тиешле булган бүгенге заданиеие кемнәргә тапшырырга кирәклеге турында озак уйланды. Бигрәк тә ул моннан атна-ун көн генә элек Висланың көнбатыш ярындагы менә шушы биш тиенлек кенә бакыр акча сыман кечкенә җирләрне яулап алган чакта таң калырлык батырлык һәм тапкырлык күрсәткән егетләрне берәм-берәм күз алдына китерде.

Менә аларның берсе: таза гәүдәле, янып тора торган тулы битле, кара бөдрә чәчле гвардия старшинасы Мирза Билалов. Бу күпне күргән тәҗрибәле сугышчы немецларны 1941 нче елны, Москва янында да байтак тукмаган. Курск дугасындагы атаклы сугышларда да баһадирларча сугышкан. Күп мәртәбәләр немецлар тылына барып, унга якын солдат һәм офицерларны плен алып кайткан. Бер сүз белән әйткәндә — оста разведчик.

— Шәп егет!—диде капитан эченнән генә һәм ниндидер бер эчке канәгатьләнү белән елмаеп куйды. Ә теге вакытта шундый ук авыр заданиене ничек уңышлы итеп башкарды ул!

12 сугышчыдан торган разведгруппаның башлыгы итеп билгеләнгән иде Мирза ул чагында. Кара төндә немецлар тылына үтеп кереп, алты немецның башына җитте, икесен пленга алып кайтты. Бер фельдфебель, бер ефрейтор. Шәп «тел»ләр иде. Менә дигән кыйммәтле мәгълүматлар бирделәр. Әйе, Билалов иң яхшы кандидат. Көч тә, батырлык та, тапкырлык та һәм шулар өстенә тагып саклык та җитәрлек аңарда. «Саклык»...

Бу соңгы сыйфатка капитан Антипов аеруча басым ясады. Бу заданиене үтәү өчен зур сабырлык һәм саклык белән эш итү аеруча кирәк кебек күренде аңа. Ә задание җиңел түгел. Дошманның тылына 3-4 чакрымнар җир үтеп кереп, аның кайда һәм нинди көч туплаганын белергә һәм «тел» алып кайтырга кирәк. Бер караганда, разведчикларга бирелә торган гади бер заданиесыман гына, ләкин бу бит киңлеге ике чакрым, тирәнлеге дә шул чамада гына булган плацдармнан торып үткәрелә. Дошман әнә шул плацдармнан безнең частьларны кире Висланың бу ягына бәреп чыгарырга, тирән сулы Вислага батырып тончыктырырга теләп, күп көч туплаган һәм туплавында дәвам итә.

Кечкенә генә урында ун меңләгән немец, һәр метр җирне, һәр куак төбен бер Фриц саклый диярлек. Капитан Антиповпың уйлары Мирза Билаловның тагын да бер сыйфатына килеп тукталдылар. Мирза нык ихтыярлы солдат, чыныккан большевик. Ул үлемгә барыр, дошманның мең газабына түзәр, ләкин сугыш серен ачмас, үзенең иптәшләрен сатмас, Ватанына, халкына бер вакытта да хыянәт итмәс. Җаваплы задание тапшырганда үз егетләренең нинди сыйфатларга ия булуларын һәрвакыт күңеленнән кичерергә гадәтләнгән капитан, Мирза турында ныклы бер карарга килгәч, аны үз янына чакырды. Мирза үзенә тапшырылган бу җаваплы заданиене зур җитдилек һәм салкын канлылык белән кабул итте.

Капитан аңа үзе янына тагып ике кешене алырга кушты. Ләкин Мирза, өч кеше күп булабыз, мондый чакта иң яхшысы икәү булу, дип үзе белән бер генә кеше алырга булды. Һәм, үзенә иптәш итеп, гвардия өлкән сержанты Полянскийны сайлады.

2. ТӨН КАРАҢГЫЛЫГЫНА СЫЕНЫП

Билалов белән Полянский заданиене үтәргә бару өчен алдан ныклап хәзерләнделәр. Пөхтә итеп халат-маскировкаларын киделәр. Автомат, кеше саен икешәр граната һәм хәнҗәр алдылар. Башта алар үзләренең дошман тылына үтеп чыгачак урын турында җентекләп сораштылар һәм, алгы кырыйдагы окопларга урнашып, көн-төн күзәтү алып бардылар.

Нинди агачлар, куаклыклар һәм чокырлар барлыгын игътибарга алдылар. Бигрәк тә дошман солдатлары һәм офицерларының хәрәкәтләренә әһәмият бирделәр. Җентекли торгач күп кенә нәрсә билгеле булды, күп кенә куаклар һәм уйсу җирләрнең серләре ачылды.

Менә бервакыт, кан шәүләсе кебек кызарып торгап шәфәкъ батты. Җир йөзенә кара пәрдә сарыл, кара төн килде. Ай юк иде. Ә күктә җемелдәгән йолдызлар гына төн карасын сыеклый алмыйлар иде. Тик немецларның ара-тирә чөеп торган ракеталары гына әллә нидә бер җир йөзеп яктыртып, җибәрә иде. Менә кинәт уң һәм сул флангыда безнең орудиелар «телгә килделәр». Бу, дошманның игътибарың шушы тупларга юнәлдерү, разведчикларга юлга чыгу өчен сигнал бирү һәм аларга ярдәм итү иде. Нәкъ менә шул вакыт ике егет, төн караңгылыгына төренеп, юлга чыктылар.

Капитан Антипов аларны озатып калды.

— Хәерле юл, егетләр. Иртәгә таң алдыннан мин сезнең уңыш белән әйләнеп кайтуыгызны көтәм, — диде ул.

— Көт, иптәш капитан! — диде Мирза сабыр һәм үз-үзенә ышанган тавыш белән. Алар, әкрен генә үрмәләп, төн караңгылыгына кереп күздән югалдылар.

3. ХУҖАСЫЗ КАЛГАН ПЕЧӘН САРАЕНДА

Дуслар шуыша-шуыша һаман алга бардылар. 150 метрлар чамасы җир киткәч, вак куаклыклар янында немец окоплары һәм траншеяләр башланырга тиеш. Куаклыкларны узып турыга барсаң, үзәнгә төшәсең. Анда юл. Бу юл Н. авылына алып барып чыга.

Үзәннең төп ягында нарат урманы, сул ягында, илле-алтмыш метрлар чамасы җирдә янә куаклар. Мирзаның уенча нарат урманында да, куаклыкта да немецлар урнашкан булырга тиеш. Аннан барырга ярамый. Куаклыктан сулдарак калкулык сузыла. Комлы, ташлы җир, хәтта бернинди үсемлек тә юк. Егетләр менә шул калкулык өстеннән барырга булдылар. Мирза да, Николай да немецларның окоплары яныннан үтүнең никадәр куркыныч булуын беләләр иде. Ләкин бу ничектер көтелмәгәнчә җиңел булып чыкты. Немецлар траншеясы аша узган вакытта, ун адымнар чамасы җирдә ике немец солдаты сөйләшеп калдылар, тик берни дә сизмәделәр, һәр ике минут саен төрле урыннардан ракеталар чөелеп торалар иде. Ракеталар янганда безнең егетләр җиргә сыеналар, ракеталар сүнеп җиргә төшкән арада кызу-кызу алга китәләр иде.

Таң беленер адыннан алар П. авылына җитеп, хуҗасыз калган бер поляк йортының печән сараена кереп урнаштылар. Разведчикларның бәхетләренә каршы, гаҗәп уңайлы урын булып чыкты бу сарай.

Түбәсенә кадәр диярлек печәп өелгән, хуш ис аңкый. Ләкин иң әһәмиятлесе, сарайның бер почмагыннан бөтен тирә-як ап-ачык күренеп тора иде. Егетләр, бер минут вакытны да әрәм итмичә, шул урыннан күзәтү башладылар.

Көн яктысы бик күп яңалык алып килде.

Әнә, авылдан бер километр чамасы җирдә урман. Ул үзенең эченә бик күп серләр яшергән булырга тиеш. Урман кырыенда күп кенә немец солдатлары һәм офицерлары йөриләр, Димәк, урманда ниндидер бер гаскәри часть урнашкан. Нинди часть булырга тиеш ул?

Әнә урман авызындарак бер танк тора.

— Коля, күрәсеңме, танк. Сулгарак, сулгарак кара.

— Күрәм.

— «Тигр». Мөгаен, немецларның «Король тигры» дип йөртелә торган яңа тип танклардыр әле.

— Аның тирәсендә солдатлар да күрәм мин. Бер, ике, өч...

Әйе, димәк, урманда танклар бар. Беләсе иде, күпме икән? Урманда «тигр»лар һәм немецлар? Саннары күпме икән ул ерткычларның?

— Әллә барып санап кайтабызмы, — диде Коля. Бу сүзләрне ул бәлки шаярып кына әйткәндер, ләкин Мирза бу турыда бик җитди итеп уйлады. Бәлки ул берәр карар да кабул иткән булыр иде, ләкин нәкъ шул вакытта сөйләшә-сөйләшә ике немец солдаты сарайга килеп керде, һич көтелмәгән бу хәлдән Мирзаның уйлары бүленде. Куллары кинәт хәнҗәргә ябыштылар. Коля автоматына тотынды.

Бәхеткә каршы пемецлар югарыда печән арасына яшеренгән разведчикларны күрмәделәр. Ул арада булмады, немецларның берсе, нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана, югарыга, Мирзалар яткан урынга күтәрелә башлады.

«Шулай ук без үз аягыбыз белән капкынга килеп эләктекмени?» дип уйладылар егетләр. Нәкъ шул вакытта түбәндә калган немец, печән өстенә күтәрелгән икенче немецны:

Һанс, һанс, Шпель! (тизрәк) — дип ни өчендер ашыктырды. Комбинезон кигән, ач яңаклы, җирән немец, ары-бире карамыйча, түбәнгә печән ташлады да, үзе дә сикереп төште. Озак та үтмәде, немецлар чыгып та киттеләр. Кемнәр булдылар алар, кая алып баралар ул печәнне? Мирза бу сорауларга җавап эзләде.

Әйе, алар күрше йорттан булырга тиешләр. Мөгаен, танкистлардыр. Чөнки югарыга менгәне комбинезон кигән иде. Коля да аңа нәкъ шушы фикерне әйтте. Мирза уйга калды. Шул немецларның берсен тотып алып кайтсаң, ничегрәк булыр икән?

Бер минут эчендә ул меңнәрчә план корды. Тик берсе дә аны канәгатьләндермәде. Ахырда ул төнгә кадәр сабыр итәргә булды. Алар яңадан күзәтүләрен башладылар. Көн буе җентекләп күзәтеп, табышмак булып күренгән кара урманның серләрен чишәргә тырыштылар, һәр минут алар өчен яңалык китерде. Көн буе немецлар йөрүдән туктамадылар. Мирза да, Коля да дошман солдатларының ары-бире килеп, тәртипсез йөрешләреннән тәртип һәм мәгънә эзләделәр. Кызык һәм мәгънәле нәтиҗә бирде бу күзәтү.

— Минемчә, каршыдагы урман эченә 40 тан артык танк урнашкан,— диде Николай.

 — Ә минемчә анда танклар 50 дән дә ким түгел. Унлабы «Король тигр»лары булырга тиеш, — диде Мирза. Үзенең ни өчен шундый нәтиҗәгә килүе турында Николайга сөйләп бирде. Ышандырырлык иде бу сүзләр. Әгәр инде шул ыгы-зыгы килеп йөрүчеләрнең берәресен кулга төшереп алып та кайта алсалар, эш барып чыгачак, задание уңышлы үтеләчәк иде.

Караңгы төн җитү белән егетләр, әкрен генә сарайдан чыктылар да, күрше йорт янына килделәр. Тирә-якта кеше-фәлән күренми. Өй эчендә дә ут юк. Димәк, бар да тыныч йокыга талганнар. Ничә немец икән өй эчендә, өчәүме, бишәүме, әллә артыкмы?

Хәер, алар өчен бүгенгә берәү җитә. Әнә шул берне эләктерергә дә, капитанга алып кайтып тапшырырга кирәк. Мирза белән сөйләшеп корган план буенча, Коля мыштым гына ишек янына килеп басты. Мирза тәрәзә янына килеп тарәзә чиртте, һәм шыпырт кына:

Һанс, һанс. Ду бис һир? (син биредәме?), — диде.

Өй эченнән тавыш килмәде. Димәк, йоклыйлар. Мирза тагын тәрәзә чиртте һәм пышылдап кына баягы сүзләрне тәкрарлады. Ахырда ишек ачылды һәм аннан, як-ягына карана-карана, бер немец чыкты. Чыннан да, Һанс иде бу. Кулында автомат. Димәк, ул ишек төбенә үзенең дусларыннан берсе килүенә ышанмаган.

— Вер нет һир? (кем бар биредә)?

Һансның бу соравына Мирза да, Николай да җавап кайтармадылар, Һанс үзен чакырырга килгән бу серле кешенең кем икәнлеген һәм ни өчен килгәнлеген беләсе килде ахры, тагын бер-ике адым алга атлады.

Ике адым. Бу минутта атланган ике адым аның язмышын хәл итте. Аның исеме белән эндәшкән кешеләрнең рус разведчиклары булуын кайдан башына китерә алсын ул?! Ике генә адым атлады һәм аны көчле куллар, упкынга суырып алгандай, тартып алдылар.

Ул ярдәм сорап кычкырырга теләде. Ләкин башына кидерелгәп капчык аңа кычкырырга ирек бирмәде. Коля белән Мирза, Һансны күтәргән килеш бор километрлар чамасы җир йөгереп бардылар да, Артларыннан һичкем дә килмәгәнлеккә тәмам ышангач, бер уйсулыкта туктадылар. Штабка кадәр тагын биш километрдан артык җир кайтасы бар иде. Әгәр бу дуңгызны һаман шулай күтәреп алып кайтырга туры килсә, биш сәгать эчендә дә кайтып җитеп булмаячак. Ә таң атырга бары өч сәгать вакыт калган. Егетләр Һансны үз аягы белән алып кайтырга булдылар.

Коля капчыкны чиште. Тыны бетүдән һәм куркудан һуштан язган Һанс саф һава сулагач, аңына килде. Ул ниндидер бер хәрәкәт ясарга теләгән иде дә, күз алдында уйнаган хәнҗәр шәүләсен күреп, бер сүз дә әйтмичә катып калды.

— Кара аны, Һанс, әгәр качып китәргә, я кычкырырга уйласаң менә, шулай... үзеңне. Фәрштәист ду? (аңладыңмы?) Мирзаның сүзләрен Һанс бик тиз аңлады булса кпрәк,

Ия, ия (әйе, әйе), — дип башын иде. Егетләр, бик арган булсалар да, адымнарын ешайтканнан-ешайта бардылар.

— Әйдә, атла, — диде Мирза, хәнҗәре белән Һансның аркасына төртеп куйды. Немец теләр-теләмәс кенә алга атлады. Басуны алар җиңел үттеләр. Басу башындагы уйсулык һәм әрәмәлекне үтеп калкулыкка чыккач, кайдадыр, ерак түгел, немец солдатларының үзара сөйләшкән тавышлары ишетелде. Моны ишетү белән Һанс тирә-ягына карана башлады. Ничектер качып котылырга, иптәшләреннән ярдәм алырга теләде ахрысы, ләкин аның күз алдында Мирзаның хәнҗәре ялтырады, чигәсенә Коляның пистолеты терәлде.

Куркудан дер-дер калтыраган Һанс үзенең качарга да, немец солдатларыннан ярдәм сорарга да теләмәгәнлеген ымлап аңлатты. Разведчиклар Һанска як-якка карамыйча, бары тик җиргә генә карап барырга кушып, тагын Алга таба киттеләр. Бу араны инде алар аяк үрә басып түгел, җиргә тезләнеп, дүрт аякланып бардылар. Менә хәзер алгы кырыйны үтәсе генә калды. Нибарысы 100 — 150 метр ара. Шулай да бу араны үтү егерме чакрым җир үтүдән дә читенрәк, хәтәррәк. Ракеталар һаман бер-бер артлы һавага чөелеп, караңгы төннең серләрен фаш Мирза туры ничек кенә хәвефле һәм читен итеп торалар. Әгәр бу үлем сызыгын үзләренә генә үтәргә килсә бер хәер иде. Ә алар белән бит немец мөмкин булса боларның үзләрен тотып ашарга әзер торган явыз дошман. Ә үтәргә кирәк, ничек кенә хәвефле һәм читен булмасын үтәргә кирәк. Әнә инде таң да беленеп килә.

Бер сәгатьтән соң җир йөзе алоу таң нурларына күмелер. Аннан соң ялтырап кояш чыгар. Ә көн яктылыгында бу җирләрдә булу әҗәл дигән сүз. Мирза Һанска түше белән җиргә ятып шуышырга кушты. Алар үзләре дә җиргә сыланып шуыштылар. Ара якын гына, ә нинди ерак булып тоелды ул. Ардылар. Шулай да туктаусыз алга шуыштылар. Немец часовойлары да бер як читтә торып калдылар. Иң куркыныч урын — окоплар, траншеялар аша да үттеләр. Биш метр, җиде, ун метр...

Тагын кырык метр җир үтсәләр, аннары инде безнең окоплар, безнең траншеялар, безнең солдатлар. Мирза бу урыннарда үтелгән араны метрлап кына түгел, хәтта сантиметрлап диярлек санап барды. Кинәт аның колак төбеннән пулялар сызгырып уздылар.

— Сизделәр. Нишләргә хәзер? Мирза Коляга приказ бирде:

 — Пленныйны Антиповка алып кайтып тапшырыгыз. Ә мин монда калып, аларны тоткарлыйм. Коля нәрсәдер каршы әйтергә теләгән иде дә, Мирзаның, «барыгыз!» дип, ымлавын күргәч, Һансны алга чыгарып, тиз генә үзебезнең окопларга таба шуышты. Мирза, яшен тизлеге белән бер як читкә ташланды да, автоматыннан атып җибәрде. Менә аның өстс- пә пулялар яңгыры ява башлады. Ул җиргә сыенды. Ату тагын тынды. Ул тагын дүрт- биш метр алга ыргытылды да, кискә булып җиргә ауды. Аннан биш-алты метр сулдарак граната ярылды. Аның кул башын ут хәнҗәре кисеп узды. Мирза яраланды. Шулай да көче бар иде әле. Граната шартлаудан хасыйл булган төтен һәм тузанга яшеренеп, тагын алты-җиде метр йөгереп барды да, тагын ятты. Үзебезнекеләр янына җитәргә бары тик ун метр чамасы гына җир калды. Нәкъ шушы вакытта немец солдатлары белән безнекеләр арасында көчле атыш башланды, һәр ике яклап Мирза өстеннән пулялар сызгырып уза башладылар. Җиргә сузылып яткан Мирза һаман бер нәрсә турында гына уйлана иде. «Коля беләп немец кайда икән хәзер, үзебезнекеләр янына кайтып җиттеләр микән?».

Шул вакыт траншея эченнән Коляның тавышы ишетелде:

— Иптәш старшина, без биредә. Син калкынма, тик кенә ят. Mин хәзер сине барып алам. Бераз ут бураны гына тынсын. Чыннан да, Мирза яткан җирдә пулялар бураны ыжгыра иде. Кайберләре аны ялап үткәндәй үтәләр. Бары ике-өч кенә сантиметр күтәрелсен, аңа үлем булачак. Ә бит үзебезнең окопларга барып җитәргә барлыгы сигез метр ара калган. Әллә шуышыргамы? Анлык кына хәле бар бит әле аның. Юк, ярамый. Менә бер вакыт уң флангтан безнең «Максим» ут сибә башлады. Күп кенә автоматлар телгә килде. Берничә граната, аллы-артлы, немец окоплары алдында ярылдылар. Дошман уты тынып калды. Мирза аңлады: бу аны коткару өчен ачылган ут иде. Димәк, хәзер алга шуышырга кирәк. Тиз генә кузгалып китәргә теләде, ләкин кузгала алмады. Аның янына Коля килеп җитте.

— Әйдә, дускай, киттек, — диде Коля, аны кочаклап алып.

— Пленный кайда?

— Анда...

Өч минуттан соң алар блиндажда иделәр инде. Ярасыннан күп кап акканга күрә Мирза хәлсез иде. Башы әйләнде аның. Әнә, почмактарак, томан эчендә соры немец. Ә каршыда капитан Антипов...

Мирза әкрен генә доклад ясады:

— Иптәш капитан, заданиегез үтәлде...

Тагын нидер әйтмәкче булды ул, тик аның башка бер генә сүз дә әйтерлек хәле калмаган иде.