КОЕ ЯНЫНДА
Озын, җирән мыеклы солдат, яр буена тезелешеп үскән талларга тотынып, котелогы белән чөмереп су алды да, миңа бирде. Аннан соң үзе эчте һәм канәгатьләнүдән мыегын сыпырып, сүз башлады:
— Гаҗәеп татлы су. Көмеш кебек саф, бал кебек тәмле. Теләгәнчә эч — каскаң беләнме, котелогың яки учың беләнме... Теләсәң, ятын эч. Ә эчәсең килмәсә, битең ю, коен. Табигать байлыгының иге-чиге юк. Ә бит вакыты белән аның бер тамчысын күрергә дә зар-интизар буласың. Бер чакны шулай... — һәм ул үзе кичергән бөр вакыйганы сөйләде.
... Тирә-якта чиксез киң дала иде — очы да, кырые да юк диярсең. Урман, куакларны күрмәссең монда. Елга яки күлнең бу җирләрдә булганы да юк. Сахра һәм тагын сахра... Әҗәлгә дару итеп эзләп бер йотым су таба алмассың. Менә нинди җирләрдә булырга туры килде безгә.
Ике тәүлек буе әнә шул көйгән далада, дошман уты астында яттык, һәм безнең флягаларда су күптән үк беткән иде инде. Вакыты белән сугышта иң гади нәрсәләрне эшләү дә бик кыйммәткә төшә. Анда да шулай булды: мичкә һәм автомашиналар белән су китерергә тырышып караулар нәтиҗә бирмәделәр һәм безнең сусау газабы чамадан ашты. Кояшның кайнарлыгы канны киптерә, мине кайната. Иреннәр көйделәр. Аркалар тозланды. Ичмасам күктә кечкенә генә болыт әсәре дә күренми. Әнә шундый иң авыр минутларда кемдер Измәде, командирга мөлдерәп карап:
— Эх!.. Ичмасам бер генә тамчы йотмам иде, — дип куйды. Моны башкалар да ишеттеләр. Һәм бу сүзләрдән аларның сусылары берничә кабат көчәйгәндәй булды. Бу газапны алар тагы да ныграк сизделәр. Корылыктан һәм әлеге солдатның гаҗизлегеннән безнең иреннәр тагын да ярыла төшкән кебек булдылар.
Сугышчылар командирга карадылар. Ул сугыш авырлыкларын безнең белән бергә кичерсә дә, аның йөзендә бу өзгәләнү, сусызлыктан әлсерәү билгеләре күренми иде. Ул тыныч тавыш белән сүз башлады:
— Кадерле дусларым, су, әлбәттә, бар. Әмма ул безнең кулда түгел, анда, дошман кулында. Әнә, алда яткан зур һәм матур авылны күрәсезме? Анда салкын сулы кое бар. Полк командирыннан әле генә боерык алдык — бүген төнлә без шул авылны атакаларга һәм аны дошманнан тазартырга тиешбез, һәм анда, әлбәттә, туйганча су эчәрбез.
Хәзәргә башкача бернинди дә мөмкинлек юк, һәм ул төнге һөҗүмгә хәзерләнү буенча бер-бер артлы боерыклар бирде. Без, кояш батып, караңгылык төшкәнен түземсезлек белән көттек.
Менә ул сабырсызланып көткән минутлар килеп тә җиттеләр. Үзебезнең тупларның гөрселдәве астында, без алга ташландык. Дошман аңына килеп тә өлгермәде — без авылның читендә идек инде. Янган өйләр, келәтләр янында каты бәрелешләр булды. Дошман чигенергә теләмәде. Ә безнекеләр, куркуның нәрсә икәнен дә белмичә, арысландай ыргылып алга омтылдылар. Таң сызылганда авылны немецтан тазартып өлгергән идек инде. Ләкин су кайгысы онытылмаган иде.
Кемдер, йөгереп, коены эзләп тапты. Старшина, кайдандыр табып, тизлек белән чиләк китерде. Башкалар котелок һәм флягаларын суздылар. Бу секундларда һәркайсыбызның йөзендә әйтеп бетергесез шатлык нурлары балкый иде. Ә йөрәктә өмет: менә хәзер туйганчы эчәбез. Сержант Бадаев, кабель бәйләп, чиләкне коега төшереп тә җибәрде. Ләкин чиләк суга түгел, ниндидер каты нәрсәләргә бәрелеп, туктады. Кемдер:
— Коеның суы беткән, — диде.
Икенче берәү:
— Бетмәс, яхшылап кара! — дип каты гына кычкырды. Ефрейтор Фазылов, боларның берсенә дә ышанмыйча, кое өстенә иелеп карый башлады, һәм ул кинәт калкынды да, тырылдап кычкырып җибәрде:
— Иптәшләр! Йөрәк әрнеткеч бу ачы тавыштан аркалар буйлап салкын кырмыскалар йөгерделәр. Бөтенебез дә бердән күтәрелеп ефрейтор Фазыловның агарган йөзенә карадык, бер секундка катып калдык. Аннары ниндидер кискен хәрәкәтләр ясалды, солдатлар, пилоткаларын салып, коега иелделәр. Аларның күз алларында каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерү мөмкин булмаган коточыргыч картина иде. Коеда кисәкләнгән куллар, аяклар, баш сөякләре, кечкенә гәүдәләр тулган иде. Командир алга чыкты, пилоткасын «алып, сүз башлады:
— ... Сез күмгән гәүдәләр — безнең туганнарыбызның гәүдәләре. Алар барсы да ләгънәт төшкән дошман кулыннан кискәләнгән, туракланганнар. Без бу киселгән гәүдәләр өстендә, алар өчен мең мәртәбә үч алырга ант итик, иптәшләр! Без барыбыз да, Коралларыбызны күтәреп, ант иттек.
Командир сүзен дәвам итте. Аның сүзләреннән безнең йөрәкләргә ут кабынды, һәркем бернәрсә турында уйлады: «Тизрәк, тизрәк атакага!».
Менә тагын һөҗүм башланды. Дошманны кичкә кадәр кудык. Ун, егерме километр үттек. Бәлки артыграктыр да...
Арганлык онытылды, кайдандыр яңа көч, дәрт табылды, һәм су турында ул көнне башкача сүз кузгатучы булмады.