Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАПИТУЛЯЦИЯ

Б. ГОРБАТОВ, М. МЕРЖАНОВ

Мең тугыз йөз кырык бишенче елның сигезенче мае. Бу көнне бөтен кешелек дөньясы иркен сулыш алды. Гитлер Германиясе тез чүктерелде. Сугыш бетте. Җиңү.

Бу сүзләрдән дә көчлерәк, гадирәк һәм кешелеклерәк нәрсәнең булуы мөмкинме соң! Бу көнгә без озак һәм озын юл үтеп бардык. Көрәш, кан һәм җиңү юлы аша үтеп килдек без моңа. Бу көнгә килеп җитү өчен без бернәрсәне дә кызганмадык.

Һәм менә ул бөек көн: Берлин сыек томан эчендә, Темпельгоф аэродромы өстендә кояш, безнең баш өстебездә биек күк без анда самолетларның килеп чыгуып көтәбез. Бик зур аэропорт амфитеатрга ошатып төзелгән. Аның ангарлары бомбалар белән җимертелгән, биналары яндырылган. Аэродромның бетон түшәлгән кырында җимерек «Юнкерслар» аунап яталар әле, аяк астында — бомбаларның салкын, үлек кыйпылчыклары. Бу кыр сугыш кыры. Ул, безнең бөтен үткән юлыбыз төсле үк — сугышлар һәм җиңүләр юлы. Бүген бу кыр, җиңелгән дошманга үз ихтыярыбызны бергәләп тагу өчен, дусларыбыз һәм союзникларыбыз белән очрашу кыры булачак.

— Димәк, Темпельгоф аэродромы тарихи Компьен урманы булачак? — дпп кемдер сорый. Юк, бу Компьен түгел. Компьен яңадан булмаячак. Шулай ук Версаль дә яңадан кабатланмаячак. Гитлеризм кошмары да моннан соң инде һичкайчан булмаячак.

Нәкъ 12 сәгать 50 минутта безнең истребительләребез омтылышлы рәвештә, бер сызыктай булып, бер-бер артлы һавага күтәреләләр. Алар аэродром өстендә бер тапкыр әйләнәләр дә, көнбатышка, союзникларыбызның самолетларын каршы алырга китәләр. Биш сәгать үткәннән соң, Штендаль шәһәрендәге аэродромнан биш «Дуглас» һавага күтәрелә һәм көнчыгышка таба юнәләләр. Аларны, хөрмәтләп, безнең истребительләребез озатып килә.

14 сәгатьтә, Берлиндагы Темпельгоф аэродромына Кызыл Армия командованиесе вәкилләре килә. Аларның башында — армия генералы Соколовский. Шуннан соң, канатларына Америка һәм Англия билгеләре төшерелгән «Дугласлар» һавада күренәләр. Алар бер-бер артлы аэродромга кплеп төшәләр. Самолетлардан союзникларның экспедиция көчләре Верховный командованиесе делегациясенең башлыгы авиация баш маршалы Артур В. Теддер, аның артыннан генерал Карл Спаатс, адмирал Гарольд Бэрроу, Англия һәм Америка армиясенең һәм флотының офицерлары, газеталар хәбәрчеләре һәм кинооператорлар чыга.

Армия генералы Соколовский делегация башлыгы белән исәнләшә һәм аны Берлин гарнизоны начальнигы һәм Берлин шәһәре коменданты генерал-полковник Берзарин белән, генерал-лейтенант Боков белән таныштыра. Америка һәм Англия генераллары һәм офицерлары совет генераллары һәм офицерлары белән бик җылы исәнләшәләр. Йөрәк җылылыгы белән кул кысышулар. Бу — союзникларның һәм җиңүчеләрнең очрашуы. Икенче бер самолеттан гитлер командованиесе чыга. Аларның башында — генерал фельдмаршал Кейтель. Алар һичбер сүз дәшмичә, сүрән чырай белән атлап баралар. Аларның өстендә үз мундирлары. Орденнарын, крестларын да такканнар. Озын буйлы, ябык Кейтель башын борып читкә караштыргалап ала. Анда — сыек томан эчендә — Берлин. Алар үзләрен көтеп торучы машинага таба узалар.

Фельдмаршал Кейтель, В. Гарбатов, М. Мерҗанов машинага утыргач та, шунда ук папкасын ачып, ниндидер документлар укый башлый. Ә аэродромның бетон түшәлгән юллары буйлата, совет сугышчыларының почет каравылы яныннан, җиңүчеләр — Совет, Америка, Англия генераллары һәм офицерлары үтәләр. Союздаш державаларның Флаглары җилферди. Оркестр гимннар уйный. Адымнарын бетонга нык бәреп, церемониаль марш белән совет сугышчылары үтәләр, һәркемнең йөрәге, җаны кояш төсле, якты балкый! Бөтенесе дә бу сәгатьләрнең бөеклеген тулы хис итәләр. Буыннар язмышын билгели торган моментта үзенең катнашуын һәркем аңлый. Союзникларның экспедиция көчләре Верховный командованиесе делегациясенең башлыгы авиация баш маршалы Артур Теддер микрофон алдында речь сөйли:

— Мин Верховный Баш Командующий Эйзенхауэр вәкиле булам. Ул мине алда торган конференциядә эшләргә билгеләп җибәрде. Совет маршалларын һәм генералларын, шулай ук Кызыл Армия гаскәрләрен котлавым белән мин бик шатмын. Аларны Берлинда котлавым — аеруча шатлык. Көнбатыштагы һәм көнчыгыштагы союзниклар, гүзәл хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, гаять зур эш башкардылар. Миңа бик зур хөрмәтле һәм мактаулы бурыч йөкләнгән: Мин Көнбатыштан Көнчыгышка иң җылы сәлам тапшырам.

Почет каравылы начальнигы полковник Лебедев бу сүзләрне каравылда торган сугышчыларга җиткерә һәм:

— Безнең җиңүебез өчен—«Ура!» — дип кычкыра. Җиңүчеләрнең куәтле «ура» тавышлары җиңелгән Берлинда яңгырый. Шуннан соң делегация членнары һәм аэродромда булган барлык рәсми кешеләр Берлин бистәсе булган Карлсхорстка юнәләләр. Анда Германия кораллы көчләренең һичбер сүзсез капитуляцияләре турындагы актка кул куелырга тиеш.

Юл Берлин аша үтә, — җимерелгән, җиңелгән Берлин аша, безнең гаскәрләребез тарафыннан штурм белән алынган Берлин аша үтә. Германиянең башкаласы урамнары буйлата машиналар ташкыны агыла.

Юл чистартылган, ләкин тротуарларда ватык кирпеч һәм чүп-чар өемнәре ята. Хәрабәгә әверелгән биналар, болар — союзникларыбыэ очучыларының һәм совет артиллеристларының эше нәтиҗәсе. Урам тыкырыкларында шәһәр халкы дәшми-тынмый басып тора. Җиңүчеләр машиналарда Берлин буйлап кызу үтеп баралар, алар артыннан, капитуляция китергән, җиңелгән немец генераллары бара. Алар хәзер, Берлин урамнары аша үткәндә, нәрсә турында уйлыйлар? Монда үткәрелгән плац-парадлармы, я булмаса һәлакәтнең соңгы көннәреме исләренә төшә? Алар җил чәчтеләр Һәм хәзер давыд урын алалар. Машиналар безнең сугышчыларыбыз!

Ул — безнең боек җиңүебезгә багышланган корылма. Аның өстендә өч флаг һәм «Кызыл Армиягә дан!» дигән язу җилфердәп тора. Машиналар ташкыны бу арка аша бик тиз үтеп китә. Урамнар, хәрабәләр, кешеләр күзгә чагылып кына калалар. Һәм менә — Карлсхорст. Берлин бистәсе булган бу Карлсхорст бүген безнең күз алдыбызда тарихка керде. Монда — Гитлер Германиясенең кабере, монда — сугышның бетүе. Монда бөтенесе дә тарихныкы. Элек немец хәрби-инженерлык училищесы урнашкан һәм хәзер үзендә капитуляция актына кул куелган менә бу бина да тарихи. Менә бу офицерлар ашханәсе залы да, стенадагы менә бу дүрт флаг та — сугышчан хезмәттәшлек символы булган — Совет, Америка, Англия һәм Франция флаглары да тарихи. Яшкелт-соры сукно җәелгән бү өстәлләр дә, кыска, ләкин тирән дулкынлану һәм мәгънә белән тулган утырышның менә шушы минутлары да — бөтенесе тарихи, һәрбер минутны җентекле рәвештә шык билгелән истә калдырасы килә.

Залга Советлар Союзы маршалы Жуков, Британия авиациясенең баш маршалы Артур В. Теддер, генерал Сдаатс, адмирал Гарольд Дэрроу, генерал Дслатр де Тассииьи Һәм Совет, Америка, Англия һәм Франция делегацияләре керәләр.

Тарихи утырыш башлана. Ул озакка сузылмый, залда да күп кеше булмый, сүз дә аз сөйләнелә. Ләкин бу сүзләр артында — озак елларга сузылган сугышлар ята. Маршал Жуков рус телендә, аңанрдан соң авиация баш маршалы Теддер, һичбер сүзсез капитуляция шартларың кабул итү өчен Германия Верховный Командованиесе вәкилләре килгәнлеген белдерәләр. Маршал Жуков:

— Германия Верховный командованиесе вәкилләрен бирегә чакырыгыз, — ди дежурдагы офицерга. Залга немец генераллары керә. Алдан генерал-фельдмаршал Кейтель бара. Ул, горурлык сакларга тырышкан булып атлый. Үзенең фельдмаршаллык таягын капитуляция күтәрә һәм шунда ук төшереп куя. Ул үзенең Хурлыклы хәлендә дә ыспай булырга тели, ләкин үзенең йөзенә калтырану билгеләре бәреп чыга. Монда, Берлинда, бүген аның соңгы «плац-парады». Аның артыннан генерал-адмирал фон Фридебург һәм генерал-полковник Штумпф керәләр. Алар үзләре өчен бер читтә билгеләнеп куелган өстәл янына утыралар. Алар артында адъютантлары басып тора. Маршал Жуков һәм авиация баш маршалы Теддер:

— Хәзер һичбер сүзсез капитуляция турындагы актка кул кую булачак, — дип белдерәләр. Бу сүзләр немецларга тәрҗемә итеп әйтелә, Кейтель башын ия:

— Әйе, әйе, капитуляция. Аларның, капитуляция актына кул кую өчен, немец верховный командованиесенең вәкаләтләре бармы? Кейтель үзенең вәкаләт документларын бирә. Бу документка, һичбер сүзсез капитуляция актына кул куюга Кейтельпо вәкил итеп билгеләүче гросс-адмирал Дениц кул куйган. Маршал Жуков һәм маршал Теддер:

 — Аларның кулларында капитуляция акты бармы, аның белән танышканнармы, аңа кул куярга ризалармы? — дип сорыйлар. Шулай, бу залда бүген капитуляция турында гына, бары тик тулы, һичбер сүзсез, Һичбер шартсыз капитуляция турында гына сүз бара.

— Әйе, ризабыз, — дип җавап бирә Кейтель. Ул документлар салган папканы ача, күзенә монокль куя, кулына каләм ала да актка кул куярга хәзерләнә. Маршал Жуков аны туктата.

— Немецлар баш командованиесе вәкилләренә мин, — ди әкрен, салмак тавыш белән маршал Жуков, — бирегә, өстәл янына килергә һәм актка биредә кул куярга кушам. Ул фельдмаршалга кай урынга килергә икәнлеген кулы белән күрсәтә. Кейтель урыныннан тора һәм өстәл янына килә. Аның йөзендә кызару галәмәте. Ләкин аның күзләре яшьләнә. Ул өстәл янына, күрсәтелгән урынга утыра да, актка кул куя. Кей тель актының барлык нөсхәләренә дә кул куй. Бу берничә минутка сузыла, һичкем сүз дәшми, бары тик кино-аппаратлар гына чытырдыйлар. Бу залда хәзер дәртсез, салкын; караучы кешеләр юк. Бөтен кешелек дөньясында да, ә инде бигрәк тә Советлар Союзында андый кешеләр юк хәзер. Безнең өстебезгә бит гитлерның сугыш машинасы ташланган иде. Бу фашист ерткычлар безнең шәһәрләребезне яндырдылар, безнең кырларыбызны таптадылар, безнең кешеләребезне үтерделәр, безнең балаларыбызның киләчәген урларга теләделәр. Хәзер бу залда гитлерчылар тез чүктерелде. Җиңүче үз ихтыярын җиңелүчегә тага. Кешелек дөньясы ерткычны коралсызландыра. Фельдмаршал Кейтель капитуляциягә куя куйды. Ул урыныннан тора, күзләрен зал буйлап йөртә. Аның әйтер сүзе юк, ул һичбер нәрсә көтми дә. Ул кинәт елмаюга ошаган бер хәрәкәт ясый, моноклен күзеннән ала һәм немец делегациясе өстәле янына үз урынына барып утыра. Капитуляция туындагы актка шулай ук геперал-адмирал фон Фридебург, генерал-полковник Штумпф кул куялар.

Болар бөтенесе дә тып-тын, һичбер сүзсез эшләнә. Сүзләр кирәкми. Кирәк булган барлык сүзләрне Кызыл Армия һәм союзникларыбызның армияләре җитәрлек әйттеләр. Хәзер инде бу һичбер шартсыз, һичбер сүзсез капитуляция генә. Гитлерчылардан инде бүтән бернәрсә дә таләп ителми. Немец вәкилләре актка сүзсез кул куялар. Шуннан соң актка маршал Жуков һәм авиация баш маршалы; Артур Теддер кул куя. Шулай ук, актка шаһитлар — генерал Спаатс һәм Франция делегациясе вәкиле генерал Делатр де Тассен кул куялар. Немец делегациясе вәкилләре залдап чыгып китә алалар.

Немец генераллары урыннарыннан торалар һәм залдан чыгып китәләр, бу — аларның тарихтан чыгып китүләре. Бу тарихи утырышта булганнарның бөтенесе дә, шатлыклы рәвештә, җиңү белән бер-берсен котлыйлар. Сугыш бетте. Советлар Союзы маршалы Жуков Англия авиациясе маршалы Теддерның, Америка армиясе генералы Спаатсның һәм башка генералларның кулларын кыса. Җиңү! Бүгеп кешелек дөньясы иркеп сулый ала.

Бүген туплар атмый.

Берлин, 9 май