Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТ ЮЛЫНДА

Кичке шәфәкъ түгел, туплар уты

Тетрәп яна күкнең читендә,

Мин барамын шунда, утка карап,

Син киләсең утның эченнән.

Сүзсез генә җылы караш белән

Аңлаштык без, һәм син тукталдың.

Мин үземнең сүнгән тәмәкемә

Синең тәмәкедән ут алдым.

Аерылыштык. Сүзсез очрашуның

Тирән калды җанда дулкыны,

Син, көрәшче, гүя йөрәгемә

Кабызып киттең йөрәк утыңны.