Шигърият
БЕРЕНЧЕ ЯҢГЫР
Таңнан бирле бүгеп яңгыр ява,
Бер туктый да, тагын сибәли;
Күренеп китә кояш, елмая да,
Соры болыт тагын үрмәли.
Хәле киткән карның: челтәрләнеп,
Иләк кебек булып тишелә;
Кар астына төшкән яңгыр суы,
Баскан саен бата, ишелә.
Тиздән эреп бетәр соңгы карлар,
Елгаларга агып китәрләр,
Җылы якка киткән сайрар кошлар
Кире әйләнеп кайтып җитәрләр.
Җир яшәрер: аны үлән каплар,
Кыр җанланыр — колхоз кырлары;
Кайтып җитәр тиздән җиңүчеләр —
Халыкларның батыр уллары...
Илдә безнең быел бөек бәйрәм —
Муллык, шатлык, җиңү бәйрәме.
Алда күберәк безнең бу тормышның,
Җәй көнедәй, җылы ямьләре...
Май, 1945.