Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР УЧ ТУФРАК

Налагала бөркү һәм караңгы иде. Тимофеев дежурныйны борчымаска тырышып, саклык белән генә койкадан торды. Ул озын буйлы иде, ишектән чыкканда аңа иелергә туры килде, шул чакта яраларының авыртуы яңадаң кузгалып китте. Тимофеев палатадан тышка, ишек төбенә чыкты. Тышта яктырып килә иде инде. Анда-санда үсеп утыргап каен агачлары арасыннан ул кырпы, ерак офыктагы урманны, камышлы елганы күрде. Бу урыннар барсы да аңа таныш иделәр. ...

Ул чакта алар бөтен бер батальоннан нибары алты кеше: батальон командиры капитан Алияров, старшина Тимофеев, ягъни ул үзе, һәм тагын дүрт сугышчы гына калганнар иде. Менә бу урманнар һәм сазлыклар иле аша үтеп, үзебезнекеләр ягына, немец аягы тимәгән урыннарга чыгуларына тиздән өч ел тула инде.

Бөтен бер батальоннан исән калган ул алты сугышчы, ул чакта үз частьларының байрагын немецлардан менә шушы урманнар аша яшереп алып чыкканнар иде, менә хәзер Кызыл Армия ул урманнар аша немецларны көнбатышка куа. Хәтерләп кенә өлгер, хатирәләрнең исәбе-хисабы да юк. Авыр снарядларның шартлавы, иртәнге тынлыкны ярып, бөтен тирә-якка яңгырый. Көнбатышта, моннан алты-җиде километр чамасы урында, немецлар биек ярларга ябышып, ничек булса да озаккарак калырга маташалар. Шундый вакытта старшина Тимофеев икенче эшелонда, санбатта калсын имеш!.. Әле җитмәсә бөтенләй тылга җибәреп куюлары да мөмкин. Кичә, перевязка вакытында, хирург, аның ярасын караганнан соң, кашларын җыерды да: «Иртәгә карарбыз — шуннан соң хәл кылыныр» диде. Тимофеев ачуыннан хәтта калтыранып китте. Әлегә монда, санбатта чакта ул үзен поденная аерылмаган, Воронеждан алып Березинага кадәр гвардия байрагы астында данлыклы юл үткән иптәшләре яныннан китмәгән кебек хис итә. Ә тыл госпиталенә китсәң — аннан инде сәламәтләнгәннән соң да башка частька җибәрәчәкләр, анда яңа кешеләр, яңа начальниклар булачак.

Менә шуларның барысы өчен дә ниндидер каһәр тошкәп кыйнылчыклар сәбәп булсын имеш. Дөресен генә әйткәндә, ул бит үзен яхшы хис итә, аңа тагын шушында бер-ике көн ял итәргә бирсеннәр иде дә, аннан соң... аннан соң ул үзе белер иде кая китәргә! Кинәт Тимофеевның уйлары икенче юнәлешкә борылып кпттеләр: менә күперне чыгарга да, юлдан бер километр читтәрәк Карповичи авылы утыра. Моннан өч ел элек, әлеге урманнар эченә китеп немецлар күзннән югалу алдыннан, алар бу Карповичи авылында ике көн, ике төн үткәргәннәр иде. Нәкъ шушында, Карповичи авылында, бер крестьян йортында полкның иң сөекле кешесе сугышларда дүрт тапкыр яраланган батыр сугышчы, батальон командиры капитан Әхмәт Алияров үлгән иде. Кара тутлы, ялтырап торган ак тешле, киң җилкәле, нечкә билле, һәрвакыт шат күңелле ул егет, сугыш арысланы, дус, иптәш һәм начальник — капитан Алияров Тимофеевның күз алдында менә бүгенгедәй җанлы булып басың тора. «Әгәр исән булса, ул инде тагын да зуррак начальник булган булыр иде» — дип уйланды Тимофеев. — «Бер дә шпкләнмичә әйтергә мөмкин: Советлар Союзы Герое будгад булыр иде». Һәм Тимофеев үз командирын батальонның иң авыр көннәре белән бергә бәйләп күз алдына кптереп бастырды.

Ул көнне батальон дошман танкларына каршы каты сугышлар алып барган иде. Калган өч дистә сугышчы, ниһаять, немец танкларын туктаттылар һәм дивизиягә тәртипле рәвештә чигенергә мөмкинлек ачылды. Байтак югалтуларны күргән иде, ләкин шул көнге сугышта капитан Алияровның үлүе — аның өчен иң авыр югалту булды.

«Менә бит, хәзерге шатлыклы көннәргә кадәр яши алмады, яши алмады...» дип эчтән ачынып, берничә тапкыр кабатлап куйды ул. Капитан Алияровның гәүдәсен төнлә ничек күтәреп алып баруларын һәм, геройның гәүдәсе кайда ятканлыкны һичбер кеше белмәсен, бу мөкатдәс каберне немецлар мәсхәрәләмәсен өчен, аны ничек урман эчендә яшерә-яшерә күмеп азаплануларын, барысын да-барысын да хәтерләде, һәм, командирны күмгәннән соң, биш солдат бергәләп, «Килер бер вакыт, без синең изге каберең өстенә һәйкәл салырбыз, капитан!» дигәннәр иде. Тимофеевның уйлары шушы урында бүленде — чөнки аяк тавышлары ишетелә башлады. Борылып караса, аның алдында медицина хезмәтләре майоры, медсанбат начальнигы басып тора иде. Ничек итеп ул Тимофеев янына килеп чыкты соң әле?

— Бу ниткән прогулка тагын? — диде медсанбат начальнигы, ачулы тавыш белән.

Ләкин шунда ук, яралының йөзендә ниндидер үзенә бер төрле эчке уяну билгеләре күреп, йомшаграк тавыш белән дәвам итте:

— Нишләп сез болай вакытсыз чыгып йөрисез? Табигать белән кәефләнәсез?

— Үткәннәр искә төшә, иптәш майор, — диде Тимофеев. Ничектер үзеннән үзе сүз җае килеп торды: ул моннан өч ел элек булганнарның бөтенесен дә медсанбат начальнигына сөйләп бирде һәм, начальник бик дикъкать белән тыңлаганлыктан, сүзгә сүз ияртеп, Алияров хезмәт иткән частька аның әткәсеннән — Ахты авылыннан хат килүе турында да әйтте. Аның әткәсе, Кызыл Армия һөҗүм итеп алга, көнбатышка барганлыгын белгәч тә, улының кабере өстеннән бер уч туфрак алып, үзенә җибәрүләрен үтенгән. — Һәм ул шулай дип яза: «Ул бер Уч туфракны мин Әхмәт улым туган һәм үскән җиргә куярмын да, ул урынга алма агачы утыртырмын. Алма агачы үсеп җиткәч һәм алма өлгергәч, сезне, улымның сугышчан иптәшләрен, үземә кунакка чакырырмын...»

— Бик гүзәл бу, — диде медсанбат начальнигы, уйга калып, — шигъриятле һәм матур итеп уйланылган. Бу бер уч туфрак аның әткәсе өчен бөек юаныч булачак. Тимофеев санбат начальнигыннан үзен берничә сәгатькә Карловичи авылына, дөресрәге, авыл артындагы урманга, дусты һәм капитанының кабере янына җибәрүен үтенде.

— Монысы инде сезнең ярагызның ничек торуына, безнең хирургка бәйләнгән. Ул җибәрсә, мин каршы түгел, — диде начальник. Шушы сөйләшүнең икенче көнендә, старшина Тимофеев, җай гына атлап, Карповичи авылына таба юл тотты. Юл буенча күзәтеп барды ул: киселгән, кырылган җиләк-җимеш агачлары, яндырылган өйләр, корымлы морҗалар... Ләкин монда да, хәрабалар арасында да, өч ел буе немецлар ерткычлык иткән урыннарда да тормыш инде яңадан кабына башлаган иде. Кешеләр еллар буе яшеренеп яткан куа урманнардан чыгалар һәм үзләренең туздырылган ояларына кайталар иде. Яңа гына салынган бәләкәй мич алдында бер хатын нәрсәдер пешереп маташа, мичтә чатыр-чотыр килеп коры ботаклар яна, читтәрәк утын ярган тавышлар ишетелә. Шунда, мич янында ук, нарат чыбыкларыннан ясалган шалаш тирәсендә балалар уйнап йөриләр.

Хәрби частьлар биреп торган атларда крестьяннар урманнан үзләренең вак-төяк өй әйберләрен ташыйлар иде. Тимофеев боларга карап уйга калды, немецлардан урманнарга качып киткән һәм хәзер инде үзләренең күмергә, көлгә әйләндерелгән туган авылларына яңадан кайтып, тормышны яңа баштан корып җибәрергә тырышучы бу кешеләрнең дәртле көчләренә һәм тырышлыкларына сокланып бетә алмыйча карап торды ул. Тимофеев, авыл яныннан үтеп, кырга килеп чыкты. Сылу арышлар дулкынланып үсеп торалар. Алар арасында күкбаш һәм кызыл мәк чәчәкләре күренгәли иде. Арырак, күгелҗем стена булып, урман җемелдәп тора. Көзге кичләрнең берсендә алар капитан Алияровның гәүдәсен, шинельгә салып, менә шушы сукмаклар һәм межалар буйлап алып барганнар иде инде. Җил сызгыра, караңгылыкта агачлар шаулап тора иде ул чакта. Һәм урман аларны үзенең күңелсез кочагына төреп алган иде.

Хәзер менә кызу төш вакыты, чебеннәр мыж килә, кырдагы чәчәкләрдән башлы әйләндергеч хуш ис аңкып тора. Тимофеев капитан Алияровның каберен эзләп таба алачагына нык ышана, чөнки аланда үсеп торган аерым-аерым агачларны һәм урман читендәге чокырдан агып торган чишмәне яхшы хәтерли иде. Ул хәтта агач кайрыларына билгеләр дә ясап калдырган иде. Беренче билге урман кырыендагы карт имән агачына ясалган иде, ул моны бик тиз тапты. Шуннан көньяк-көнчыгышка таба борылды. Бераз баргач та аланлыкк килеп чыкты һәм Алияровның каберен күрде. Әнә, герой каберенең баш очында өч агач, сакчылар төсле, басып тора. Тирә-якта куе булып чикләвек куагы үскән. Ләкин кабер тирәсендә куаклар да, абага да күренми, әйтерсең лә, кемдер бу урында чүп үләннәренә абагаларга үсәргә ирек бирмәгән. Тимофеев кабер алдына килеп тезләнеп утырды, кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарды, җир өстен аз гына тырнап, кулын эчкәрәк, дымлырак туфракка батырды да, бер уч кабер туфрагы алды. Бу туфракны ул кулъяулыгына салып, аны төенләп бәйләде.

«Менә, картның да теләге үтәлде, — дип канәгатьләнү белән уйлап куйды ул, — сугышчан иптәшне искә төшереп, апы зират кылу да булды». Шунда кинәт ул күкбаш чәчәкләреннән үреп ясалган һәм ииде хәзер корып калган бер венокны күрде. Бу чәчәкләр бәйләме капитан Алияровның кабере өстендә ята иде. Кем эше икән соң бу? Күкбаш чәчәкләреннән үрелгән бу бәйләмне герой кабере өстенә кем китереп куйды икән соң? Капитанны күмүче биш кеше төрле фронтларга таралып беткәннәр. Аларның икесе хәзер инде бөтенләй дөньяда да юк. Тимофеевны да бу урманга, дустының каберенә бары тик очраклы хәл генә китереп чыгарды бит. Ярты сәгатьтән соң инде ул арыш кыры буйлата әкрен генә атлап һәм әлеге корып калган чәчәкләр бәйләме турында үзенә-үзе «Бу венокгы кем үргән?», «Бу билгесез дус — кем булыр?» дигән сорауларны бирә-бирә, Карповичи авылына таба юнәлде. Кинәт яңгырап киткән үткен, матур бер тавыш, хатын-кыз тавышы аның игътибарын үзенә тартты. Сандугач, сөйгән яр һәм аерылышу турындагы җырларның өзек-өзек сүзләрен ишетеп калды Тимофеев...

Менә ул җырчы кыз, межа янына килеп чыкты да, тукталып калды. Кояштан күзләрен кулы белән каплап, үзе каршына килүче кешегә карады ул. Хәерле көннәр, — диде Тимофеев.

— Хәерле көннәр, — дип җавап кайтарды кыз. һәм ул Тимофеевның муенына, башына чорналган ак бинтларга ничектер ямансулап карагандай булды.

— Үзегез яралы, ә үзегез шушындый кызу көндә ачык һавада йөрисез, кызу сугуы мөмкин бит үзегезне, — дип сүз башлады кыз. Тимофеев, җавап биреп тормыйча, кызның кулларына карады: бу яшь кыз үзенең чибәр кулларына яңа гына өзелгән күкбаш чәчәкләреннән ясалган венок тоткан иде. — Карагыз әле, — диде Тимофеев, — әгәр сезгә кызганыч булмаса, бу венокны, истәлек итеп, миңа бирә алмассызмы?

— Алыгыз, — диде кыз, — мин икенчесен үрермен. Алар икесе дә тынып калдылар. Тимофеев, ни дип әйтергә дә белмичә, бу чәчәкләр бәйләменә карап торды.

— Бу венокны кем өчен ясадыгыз сез? — дип сорады ул ниһаять, — берәр дустыгызгамы, әллә үзегез өченме? Ягез, утырып җибәрик бер дә булмаса, менә агач төбенә, күләгәгә. Мин бераз арыдым, терелеп җитеп булмый менә, тиз ардыра. Алар агач төбенә утырдылар. Тимофеев кинәт, коры гына итеп:

Ә сез немецлар вакытында кайда идегез? — дип сорап куйды.

— Урманда яшеренеп сакландым. Нәкъ өч кыш.

— Әллә сез Карповичи авылыннанмы? — дип кинәт шунда икенче сорау бирде ул.

— Сезнең хәзер шул якка барышмы?

— Юк, мин,урманга бара идем. Яралының озак һәм сәер карап торуыннан кыз бик гаҗәпләнде.

— Минем сезгә бер сорау бирәсем килә. Бу венокны сез кем өчен үрдегез? Әйтегезче, әгәр сер булмаса?

— Юк, сер түгел.

 Ул урман ягына карады:

— Анда кызылармеецлар бер командирны күмгәннәр иде. Мин шуның янына барам...

Һәм ул, яралының ничек таңга калып каравына гаҗәпләнеп, сөйләүдән тукталып калды. Ниһаять, Тимофеев аңа:

— Ул кеше сез икән алайса!—диде.

Ә анда командир кабере булганлыкны сез кайдан беләсез соң?

— Алар безнең йортта торганнар иде, шунда, үлүен дә бездә үлде ул. Тимофеев, кыздан күзен ала алмыйча, текәлеп карап торды. Бу яшь кызның нәфис йөзендә, аның якты, зәңгәр күзләрендә ниндидер таныш сызыклар күрә башлаган кебек булды.

— Сезгә ничә яшь соң?

— Ун сигезенчегә китте.

«Димәк, ул чакта аңа унбишенче яшь булган...» дип уйлап куйды Тимофеев. Кинәт аның күз алдына яшь-үсмер бер кыз килеп басты, менә ул Алияровның баш очында утырып тора, ә Алияров, саташмаган минутларда, кыз белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыра торган иде. Бу кызга ул үзенең дә шундый ук яшь сеңелесе булуы турында, аның да шундый ук чибәр, кара тутлы, кара күзле, кара чәчле икәнлеге турында сөйли торган иде.

 — Сезнең исемегез ничек? — дип сүзне тагын ялгап җибәрде Тимофеев.

— Лена.

— Ә сез, Лена, капитанны кайда күмгәнне ничек белдегез соң?

— Сез аны алып киткәч, мин шунда сезнең арттан йөгереп бардым.

Миңа ул бик кызганыч булып тоелды. Бик әйбәт кеше иде шул мескен, ике төн газапланды, сызлануы басылып торган минутларда минем белән чүкердәшеп сөйләшеп утыра торган иде...

— Димәк, күкбаш чәчәкләреннән үрелгән венокны аның каберенә сез куйдыгыз?

— Корыгандыр инде ул. Мин аның өчен икенчене үрермен. Тимофеев, чәчәкләр бәйләмен алып, урыныннан торды:

— Хәзер сез шунда бара идегезме?

— Шунда бара идем.

— Әйдәгез, киттек алайса. Безнең юлларыбыз бергә икән. Ул гөлләр бәйләмен кызга кире бирде һәм алар, бергәләп, урманга таба юл тоттылар. Биш көн үткәннән соң медсанбат, бу урынны калдырып, һөҗүм итеп баручы дивизия артыннан, алга, көнбатышка таба күчеп китте. Китүдән бер көн элек Тимофеевны үз полкына озаттылар. Юлдагы хәрәкәтне тәртипкә салып торучы хәрби кыз, Тимофеевны шул якка таба баручы йөк машинасына утыртып җибәрергә булып, көтеп торырга кушты. Күкбаш чәчәгенә ошаган зәңгәр күзле Лена аны озата килгән иде, алар шунда, тикшерү пунктында шоферның документларын рәтләгәнен бергәләп көтеп тордылар. Шуннан соң Тимофеев, кызны кочаклап аның белән саубуллашты да, машинага сикереп менде.

Аның капчыгы төбендә капитан Алияров кабереннән алынган туфракны төйнәгән кечкенә төенчек саклана иде. Менә машина кузгалып китте. Тимофеев күзләрен артка, тузан эчендә торып калган зыйфа буйлы кызга төшерде. Шуннан соң, барысы да күздән югалгач, борылды да күккә карады. Анда канатларына кызыл йолдыз төшерелгән авыр бомбардировщиклар, дәһшәтле гүелдәп, көнбатышка таба очалар иде. Монда, бу урманнар ягында, Тимофеевның иң мөкатдәс нәрсәләре кала һәм ул күңеленнән нык ышана: монда ул әле өченче тапкыр да әйләнеп кайтачак, күкбаш чәчәгенә охшаган кызны, сугышчан дусты капитан Әхмәт Алияровның истәлеген үзенең якты истәлеге белән берләштергән ул кызны күрү өчен, кайчан булса да, әлбәттә, кайтачак!

Газиз Иделле тәрҗемәсе