Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАРГА БҮЛӘК

Татгосиздатныңматур әдәбият секторы, А. Алишның балалар өчен язылган әкиятләрен җыеп, бастырып чыгарды. Авторның рәсемен урнаштырып һәм язучының иҗаты турында кыска гына аңлатма — сүз башы биреп, Хәсән Хәйри иптәш редакторлыгы астында чыгарылган бу китапны безнең балаларыбыз өчен кыйммәтле бүләк дип әйтми мөмкин түгел. Балалар көтепханәсендә сизелгән мохтаҗлыкны һәм шулай ук А. Алишның инде дүрт-биш ел буена басылмавын искә алганда, бу китапның дөньяга чыгуы аеруча шатлыклы бер факт булып тора, һичшиксез, укыла торган һәм файдалы укылу белән укыла торган китап бу, Сугыш алды елларында язылып, шул вакытта ук үзләренең укучыларын тапкан бу әкиятләрдә буйдан-буйга кызыл җеп булып сузылып бара торган бернәрсә — ул да булса язучының табигатькә булган мәхәббәте һәм табигатьне белүе.

 Язучы табигатьне кайсы яктан гына килеп яктыртмасын һәм аны нинди генә сюжет савытларына салып эчермәсен, аның дөньяга, табигатькә айнык карашы һәм, барыннан бигрәк, тормышны сөяргә өйрәтә торган оптимист җаны укучыга әллә кайдан ук сизелеп тора. Һәм иң яхшысы — А. Алиш вакыйгаларны ясалма рәвештә катлауландырмый, киресенчә, гади һәм аңга тиз җитә торган җиңел формада сурәтләп бирә белә. Ләкин бу гадилек фикер һәм хисләрнең юкалыгыннан, фантазиянең ярлылыгыннан килеп чыккан гадилек булмыйча, әнә шул күркәм сыйфатлар янына килгән, нур өстенә нур булып төшкән гадилек.

Фикер һәм эчтәлек ягыннан, А. Алишның әкиятләренә тел-теш тидереп булмый. Алар һәрберсе укучыга нинди дә булса ачык һәм әһәмиятле бер уй-фикер алып киләләр. Бу яктан аның әкиятләре дидактик әсәрләргә якын торалар. Ләкин аларны коры дидактик әсәрләр дип кенә карап булмый, ул әкиятләрдә үгет-нәсихәт үзеннән-үзе түгел, ә бәлки художество чаралары белән бәхетле килешү нигезендә, шулардан табигый рәвештә агып чыгып яши. Бу файдалы үгет-нәсихәтне язучы нинди бизәкләргә төреп бирә соң? Аның әдәби чаралары һәм художниклык көче бигрәк тә кайда? Моның берсе һәм иң әһәмиятлесе, югарыда әйткәнебезчә, А. Алишның табигать җырчысы булуында булса, икенчесе, һпчшиксез, язучының форма осталыгында. Табигать күренешләреннән материал табып, төрле җәнлекләр, бөҗәкләр, йорт хайваннары тормышыннан кызыклы әкият сюжеты төзи алуы һәм аны ясалма каршылыклардан, өстәмә йөкләрдән саф тотып хәл кыла белүе ягыннан, ягъни балалар фантазиясен көчләмичә һәм, икенче яктан, аны примитивлык белән үчекләмичә, нәкъ төгәл туры килә торган итеп материалны оештыра белү ягыннан А. Алиш татар балалар әдәбиятында хәзергә әле тиңе күренмәгән бер мастер булып кала. Икенче яктан, А. Алиш әкиятләре җиңел һәм үзенә хас эчке ритмлы тел белән язылу ягыннан укучыны үзләренә сокландыралар. Ул материалның үзенә хас телеп таба белә, шул ук вакытта бу тел саф әдәби тел булу ягыннан да, шулай ук балалар психологиясенә якын тел булу ягыннан да үрнәк булырлык. Мәсәлән, аның барлык әкиятләре өөчен характерлы булган эчке рифманы күрсәтү өчен, аның «Чуар тавык» дигән хикәясеннән кыска гына бер җөмлә китерик: «Икенче көнне Гата, сазга бата-бата, куып йөрде бака».

Бу җөмлә үзенең җыйнаклыгы белән дә, образлы булуы белән дә, шулай ук балалар аңына бик уңай туры килүе ягыннан да күңелле бер үрнәк була ала. Һәм шул әйбәт сыйфатлар өстенә тагын җөмләнең эчке рифмасы ни тора! Мондый тел аша без баланың тыңлау аппаратларын һәм эчке хисләрен ритмга, җайлы итеп сөйләшүгә һәм җайлы итеп эшли белүгә күнектерәбез. Ә бу үзе генә дә бик зур файда. Зурлар өчен һәм зурлар материалыннан алып язганда мондый эчке рифмалар әлбәттә андый күңелле эффект бирә алмыйлар, киресенчә, язучының фикер, хис агышындагы иркенлек һәм ирекне үзенә бәйләп көчләп торучы бу форма чарасы файда урынына зарар да ясар иде. Ләкин балалар әдәбиятының спецификасын искә алганда, А. Алиш иптәшнең тел бабындагы бу яңа тәҗрибәсен уңышлы тәҗрибә дип карамыйча мөмкин түгел. Ләкин башлангыч тәҗрибә булу үзенекен итә, күп очыракта уңышлы булу белән бергә, без Алиш әкиятләрендә әлеге эчке рифмаларның кайбер вакытта телне бозу хисабына ясалганлыкларын да күрәбез. Мондый чакларда әлеге эчке рифмалар әлбәттә үзләрен аклый алмыйлар һәм әсәрнең билгеле бер кимчелеге булып төшәләр.

Шул ук вакытта кичке авыл табигатенең үзенчәлекле талгын музыкасын гаҗәеп матур дөреслек һәм җыйнаклык белән биргән түбәндәге шигырьләрне укып, Алишның тел байлыгына сокланмый калып булмый: «... Әнә, ничек кызарып бата кояш. Яктылык сүнә, әзәя, караңгылык үзенең канатын җәя... Чебиләр дә черкелдиләр: «йоклыйсыбыз килә, әни, йоклыйсыбыз!» диләр. Чуар тавыкның канат астына тулалар, күзләрен йомалар, татлы йокыга чумалар». Ничаклы оста эләктереп алынган бу! Шул ук вакытта теле ничаклы җиңел, ритмлы тел, һичшиксез, Алиш әкиятләрен уңышлы итә торган факторларның берсе — язучының телебезгә булган хөрмәте, аны белеп, аның үзенчәлекле хосусиятләренә ригая итеп язуы.

Коллективчылык идеясен җырлау («Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»), лыгырдыклыкка, күп сөйләүгә, сер таратуга каршы көрәшкә чакыру («Сертотмас үрдәк»), хезмәт сөю элементларын пропагандалау төсле әһәмиятле һәм актуаль мәсьәләләрне күтәреп, аларны җиңел һәм художестволы формада тасвирлап бирә белүче А. Алиш иптәшнең әкиятләре, һичшиксез, кабат-кабат басылырга һәм өйрәнелергә тиешле әсәрләр.

Безнең әдәбиятыбызның үзенә хас бер якты кыры булып торган бу иҗатның сугыш аркасында өзелеп калуы барыбыз өчен дә, бигрәк тә безнең балаларыбыз өчен, аянычлы хәл, һәрхәлдә, әлеге китап бу талантлы язучыбызның соңгы китабы булмасын иде. Ахырында, бер-ике авыз сүз белән китапның рәсемнәре һәм, гомумән оформлениесе турында кагылып үтик. Моңа чаклы чыккан төрле китаплардан файдаланып алынуга карамастан, әкиятләрнең рәсемнәре уңышлы һәм нәкъ урыннарында бирелгәннәр. Гомумән, зәвык белән эшләнгәнлек әллә кайдан күренеп тора. Балалар өчен күбрәк шундый китаплар чыгарсак икән!