Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАЛАЛАР ӨЧЕН ХИКӘЯЛӘР

ГАЛИ БЕЛӘН ВӘЛИ

Аларны берсен икенчесеннән аеруы кыен. Икесе дә бер төслерәк. Әнә, алар — карагыз! Штап балаклары ертык. Күлмәк якалары төймәсез. Маңлайларында куык калкып чыккан: сугышканнары әллә кайдан күренеп тора. Борын өсләрендәге сипкелләрен күрегез! Икесенеке дә бер төсле: Егетләр орлыгына ошаганнар. Галие дә ялганчы, Волне дә ялганчы. Аерма тик шунда — кайчагында Вәлие дорес сүз дә кыстыргалап куя. Уеннан — уймак. Алар башта шаярып кына, уен итеп кенә:

— Пожар! Авылга ут капкан!—дип кычкырдылар. Урамга кешеләр йөгереп чыктылар. Карыйлар — бер җирдә дә ут күренми. Таралыштылар. Икенче тапкыр әлеге ике малай:

— Болынны бүреләр баскап, сарыкларны ашыйлар! —дпп кычкырырга тотындылар. Бу юлы да кешеләр җыелды. Күсәкләр күтәреп, болынга чаптылар. Маллар, шырт-шырт өзеп, үлән ашап пәриләр. Ә бүреләрнең эзе дә юк. Халык тагын, зарлана-зарлана, өенә таралды. Авылларында бер хатынның бердәнбер улы бар иде. Гали белән Вәли аның янына йөгереп бардылар да:

— Хәнифә апай! Тиз чап! Улың суга батып үлде!—диделәр. Хәнифә апа куркуыннан катып калды. Тезләре калтырый башлады, төсе агарды. «Ай балам! Вай балам!» дип, җылый-җылый, су буена чапты. Барып җитсә күрә — малае иптәшләре белән чирәм өстендә, ауный-тәгәри, уйнап йөри. Шулай Итеп, Гали белән Вәли бер алдап өйрәнгәч һич тыела алмадылар.

Җәйге көннәрнең берсендә болай булды: Кояш кыздыра. Елга буе бала-чага белән тулган. Су коеналар. Гали белән Вәли дә шунда. Алар су эчендә, сикергәли-сикергәли, су чәчерәтешле уйныйлар. Балалар, суда быкырдашып йөрделәр-йөрделәр дә чыгып, эссе ком өстенә сузылышып яттылар. Гали дә чыкты. Су эчендә Вәли бер үзе калды. Чума-чума уйный, уеныннан һич кенә дә туймый. Чума торгач, тирән җиргә барып чыкты. Басмакчы булган иде, аяклар су төбенә тимәделәр. Кулларны болгап:

 — Бата-а-ам!—дип кычкыра башлады уя. Балалар, Вәли безне юри генә куркыта, дип, урыннарыннан кузгалмадылар. Тик Гали генә иптәшенең алдамаганын аңлады. Сикереп торды. Чалбарын киде дә, авылга йөгерде.

— Вәли бата! Вәли бата!—дип, кычкырырга тотынды ул, урам буйлап чабып. Кешеләр йөгерешеп чыктылар. Галине күрделәр дә,

Ә бу әлеге теге ялганчы икән әле!—дип, аңа ышанмыйча, өйләренә кире кереп киттеләр.

— Юк, юк, абзыкайлар, бабайлар! Бу юлы алдамыйм. Тизрәк барып коткарыгыз Вәлине! — дисә дә, аның сүзләренә колак салучы булмады. Кычкырды-кычкырды да, үзе тагын су буена чапты. Балалар, Вәлинең батуына һаман да ышанмыйча, карап тора бирәләр иде. Малай бата-калка суда әйләнеп йөри. Менә ул соңгы тапкыр чумды. Су өстенә, былт-былт игеп, куыклар чыга башладылар. Гали йөгереп килеп,

Нәрсә карап торасыз! Бата бит, авыл кешеләрен алып килегез, миңа ышанмадылар алар, — диде дә, җылап та җибәрде. Балалар, авылга барып, кешеләрне алып килгәндә, су өстендә куыклар да юк иде инде.

ЯЛГАН СҮЗ ДУСЫҢНАН ЯЗДЫРА

Ак муенлы, озын мыеклы песи.

— Нәсимәнең дусы ул. Көндез алар бергә-бергә чабышып уйныйлар. Кич булу белән песи, Нәсимәнең юрганы астына керә дә, йомшак кына ите мырлый башлый: мыррр-мыррр... Әйтерсең ул шулай мыраулап дусың йоклата. Ә иртә белән инде, Нәсимә уянмыйча песи урыныннан кузгалып та карамый. Күзләре ачаһ пома, дустының торуын көтә. Бик тату алар. Гел бергә. Тик озыг мыек ауга киткәндә генә аерылашалар. Бер көн шулай Нәсимәнең әнисе баздан сөтләр чыгарды. Өсләрен алып гөбегә салды һәм Нәсимәгә:

— Кызым! Чишмә суы алып кайтыйм әле. Кайткач май язармын. Сине май белән сыйлармын. Гөбегә Озын мыегың тыгыла күрмәсен. Яме! — диде дә, чиләк-көянтәсен алып, суга китте. Әнисе артыннан ишек ябылу белән кылчык кашыкка йөгерде.

— Әз генә кабып карыйм әле. Тәмле микән? — диде ул һәм кашыгы белән гөбедәге каймакка сузылды. Гөбе биек. Чите Нәсимәнең иягенә җитә. Быз үрелеп-үрелеп тә ала алмады. Гөбе янына тобырча китереп куйды. Тобырчага басты. Кашыгы белән гөбегә тыгылган иде, тобырча тәгәрәп китте. Нәсимә егылды. Гөбене дә аударды. Каймак түгелде. Кыз җылый башлады — аягы авыртты. Идәндә күл кебек җәелеп яткан каймакны күреп, җылавыннап туктады.

— Инде әнкәй нишләтер мине? — дип көйли башлады ул. Гөбене тиз генә утыртып куйды да, идәндәге каймакны учы белән җыеп, гөбегә тутыра башлады. Әнисе кайтты. Ул, җыелып яткан сөт өстен күреп,

— Нишләттең, бала актыгы!—дип, кычкырып җибәрде. Нәсимә апасының болай тиз кайтуын көтмәгән иде. Кинәт җылап:

— Мин түгел! Песи түкте! — дип котылды. Апасы, аны-моны уйламыйча, келәттә тычкан аулап йөргән мәчене тотып алып, нык кына пешерде. Әй, кыйнады да соң! Песи шыр-шыр кычкыра, ә Нәсимә, аны кызганып, шыр-шыр җылый. Мәче, кулдан ычкынып, бакчага чабып барганда, Нәсимәгә бары тик кырын күзен генә салды. Нинди зур үпкәле караш иде бу! Менә кояш баегач, басудан әтиләре кайпы.

— Анасы! Бүген безне май белән сыйларсың бит инде, ә? — диде Нәсимәнең әтисе.

— Майны песидән сорагыз! Гөбене аударган, йөзе кара, — диде әнисе ачулы тавыш белән һәм, — өйгә генә кайтсын каран җан. Асып куярмын. Атна буе җыйган сөт өстемне харап итте бит, аягы сыщыры! — диде, мәче киткән якка карап бармак янады, Нәсимә,

— Юк, юк, әнкәй! Асма! Гөбене ул аудармады!—димәкче булган иде дә, батырлыгы җитеп бетми калды. Әнисенең ачуыннан курыкты. Ашап эчкәч бар да яттылар. Нәсимә дә ятты. Тик ул йоклый алмыйча, бик озакка чаклы дусын көтте. Ак муенлы, озын мыеклы песи килмәде, юрган астына кермәде. Ягымлы итеп, мыр-мыр дип, җырламады. Бүген песи бакчада, кычытканнар арасында кунды. Нәсимәнең күзләренә кайнар яшь тыгылды.

Песекәем... Ак муенкаем... Инде моннан соң һич тә, һич тә алай кыйнатмас идем үзеңне, — дип карады ул.

ТАРЫ БУТКАСЫ

Борын-борын заманда, кәҗә-сакал команда, төлке хапия, бүре падишаһ, үрдәк үрәтник булган чагында яшәгән, ди, бер кыз белән бер карчык. Өйләре морҗасыз, ашлары калҗасыз, ишек аллары капкасыз, арбалары тәртәсез, атлары җөгәнсез. Карчык — ялкау, кызы — аңкау. Яз җиткәч карчык белән кыз чыкканнар, ди, басуга. Җирләрен ыңгыраша-ыңгыраша сукалаганнар. Җылаша-талаша тары сипкәннәр. Эшләре беткәч, өйләренә кайтып киткәннәр. Карчык сузылып яткан, ди, сәкегә. Кыз утырган тәрәзә төбенә. Берсе — әҗәл көтеп, берсе — кияү көтеп утыралар да утыралар икән. Менә тарылары тишелеп чыга. Аларны тырмаларга кирәк.

— Балам!—ди, карчык кызга.

— Тарыбызны чүп басып китмәсен. Бар, тырмалап кеайт. Җир йомшак булса, тары тиз үсә, — ди.

— Мин быел кияүгә чыгасы кеше. Миңа тары боткасы кирәкмәс. Кирәк булса, чыгарсың да, тырмалап кайтырсың,—дип җавап бирә кыз.

— Син кияүгә китәсе, мин үләсе. Миңа да бутканың кирәге юк, — дп карчык. Асыл халкы үзләренең тарыларын тырмалап кайталар. Карчык сәкедә әҗәлем көтеп утыра. Кыз тәрәзә төбендә кияү килүен көтеп утыра. Басуда Тарылар үсәләр дә үсәләр. Карыш буе булалар. Кешеләр тары утарга керешәләр.

~ Иркәм! ди карчык кызына. — Күршеләр утауга чыктылар... Бар, син дә басуга бар. —  Кияүгә китәсе кеше. Тары утап вакыт уздырасым юк. Бутка ашыйсың килсә, бар да ута.

И, аллакаем! Карт башым белән тары утап йөримме соң! Мин үләсе кеше быел, — ди карчык. Менә басудагы Тарылар өлгереп тә җитәләр. Шаулап утыралар. Сабаклары — камыштай, башлары — тукмак-тукмак. Тарылары куйган: чыпчык күзедәй чәчрәп торалар. Ә карчык белән кызның тарысы җеп аяклы, җиңел башлы. Чүп арасыннан күренмиләр дә, ди. Авыл халкы, урак алып, уракка чыга.

— Күгәрченем!—ди карчык кызына.— Бар, тарыбызны урып кайт, башын җил коеп бетермәсен.

— Койса Кояр. Мин быел ул бутканы ашамам. Мин кияүгә китәсе кеше. Кирәк икән — бар да ур.

— Бу дөньяда ризыгым өзелгән. Үләсе карчыкка урак күтәреп йөрисе дә юк. Бармыйм!—ди карчык.

Кешеләр тарыларын урып алалар. Алып Кайтыкп сугалар. Ярманы ярдыралар. Хәзер бар да майлы бутка ашап утыра.

Карчык утыра әҗәл көтеп. Кыз утыра кияү көтеп.

Көз дә җитә. Күбәләк-күбәләк карлар ява башлый, аяк астында пар шыгырт-шыгырт итә. Көткән Әҗәл һаман да килми. Кияү дә озаклады. Ә ашыйсы килә. Нишләргә?

Карчык, ыңгыраша-ыңгыраша, сәкедән тора. Кыз, уфылдый-уфылдый, тәрәзә төбеннән төшә.

— Әй, син! — дп карчык кызга — Кайчымы ал! Соранырга чыгабыз. Болар, капчыкларын кияләр дә, соранырга чыгып китәләр. Тәрәзә кага-кага, Кеше күзенә тилмереп карый-карый, тавышларын калтыратып:

— Алла хакы өчен ачтан үтермәгез безне. Бер сынык кына булса да ипи бирсәгезче, — диләр алар. Күршеләре, көлә-көлә, җавап кайтаралар;

— Без эшләгәндә кайда идегез? Буткаларыгыз басуда калды. Ашыйсыгыз килсә, барып урырсыз, — диләр.

Карчык белән кыз, көрәк алалар да, бсуга китәләр. Ашыйсылары килә бит, нишләсеннәр соң! Тарыларын көрт баскан. Алар бер кырыйдан карны көри башлыйлар. Көриләр-көриләр дә, ял итәләр. Торалар да, тагын көриләр. Кич була. Төнен дә эшлиләр. Таң ата. Көн буе казыйлар. Тагын кич була. Шулай итеп, кыш буе көриләр. Әле һаман көриләр дә көриләр, ди.