Логотип Казан Утлары
Хикәя

АШЫГЫЧ НӘТИҖӘ

Поезд килергә әле шактый вакыт бар иде. Наратлык буена салынган кечкенә aрада вокзал җанлы гына кайный, шәһәргә бәрәңге алып баручылар белән шыгырым тулы. Сәлим шул чуар киенгән халык арасына кереп кысылды. Ул, касса каршысына килеп, поезд килү вакытларын күрсәткән кечкенә тактадагы язуны укыган булды, стеналардагы искергән плакатларның тонык рәсемнәренә карап торды да, үзенә эш тапмаган кешесымап, тышка чыгып китте.  

Менә ул платформа буйлап, күңелле минутларның якынлашуыннан шатланып, акрын гына атлый. Бүген ул соңгы ун көн эчендә беренче кат һавага чыкты. Салкын һава аның башын әйләндерә төсле, ул чайкалып китте,  ләкин йөрүдән туктамады. Һава салкын икән, төньяктан исә торган әче генә җиле дә бар, алар Сәлимгә сизелә башладылар. Шулай да ул яңадан вокзалга кереп тормады, поезд килер дә, күрми калыр төсле тоела иде аңа.

Кәримәне күрү өчен генә шушында килергә ул никадәр ашкынды. Врач аңар чыкмаска да киңәш биргән иде:

— Бик салкын, бераз ятыгыз әле, — диде ул аңа. Ә ул бүген һавага чыкмый калырга ярамаганлыгып белдерде, юкса, кем белә, бәлки аның өчен дөнья җимерелүе ихтимал...

Врач рөхсәт итте. Хәзер ул Кәримәне көтә, түземсезлек белән көтә. Әйтерсең, Кәримә белән бөтен тормыш, саулык һәм күңеллелек ияреп килә.

Еракта, туып үскән җирдән, туенган төбәктән читтә йөргәндә, дус-ишләрнең, туганнарның йөзләрен төшендә күрсәң дә күңелле була.

Кәримә шундый якын кешеләрнең берсе, ә аны күрү — Сәлим өчен бүген түгәрәкләнгән бәхет булачак. Кәримә, аңа рухи дус та, киңәшче дә, аның эчен пошырган мәсьәләләрне хәл итүче иң кадерле кеше дә. Сәлимгә операция ясарга киңәш бирәләр, нишләргә, врачлар сүзен тыңларгамы? Әйе, Кәримә үз кеше, ул Мостафага нинди киңәш бирсә, Сәлимгә дә шуны бирер! Аның өстенә, Кәримә Сәлимнең вак-төяк әйберләре белән тегендә барырга, монда керергә булган иде, алар да хәл ителгән булса... Ярым карга баткан куаклык арасыннан, нарат урманы буйлап килгән дачный поездның борыны күренде һәм авыр гына сулыш алган тавышы ишетелә башлады. Ул пошкырган саен Сәлимнең йөрәге дә кызуырак типте, күзләре, вагоннарны тишеп, эчкә керергә хәзер иделәр.

Менә паровоз Сәлим белән тигезләнде, узып та китте. Сәлим тиз-тиз вагон ишекләрендәге кешеләрне күзәтеп чыкты. Шулар арасында, уртача буйлы, килешле сынлы, чпбәр ханымның каракүл мантосы чагылырга тиеш иде. Бөркелеп-бөркелеп вагоннардан чыккан халык арасында каракүл манто кигән чибәр ханым күренмәде. Сәлим ашкынып халыкның куерак җиренә йөгерде. Кәримә анда да юк иде. Инде вагоннардан да төшеп беттеләр, әмма ханым юк та, юк иде.

— Тукта, нәрсә булды соң бу? Ул миңа шушы поездны әйтте ич. Сәлим кинәт уңайсызлык сизде. Кемдер аны алдады һәм моны барча халык, белә төсле тоелды. Нәкъ шул вакытта платформа аша узыц барган күн тужуркалы бер кеше Сәлимнең күзенә карады һәм бу караш Сәлимне мыскыллый шикелле булды. Сәлим, үзенең уңайсызлыгын яшерү өчен, һич нәрсәгә исе китмәгән кыяфәт белән, арлы-бирле йөренде дә, сөт сатучы хатыннар янына килде, бәрәңге кәлҗемәләренең бәяләрен сорашырга кереште.

— Ник килмәде Кәримә? Бу сорау Сәлим башында төрлечә әйләнде һәм ул аңа чын җавабын табарга тырыша иде. Әллә алар шушы ун ел эчендә дус яшәмәделәрме? Әллә аларда бер-берсенә ихтирам, хөрмәт юк идеме? Һич алай түгел. Киресенчә, сугыш еллары аларны шул чаклы якынайтты, шул чаклы берләштерде, алар бер туган кеби яшәделәр.

Сәлим! Икенче поезд килгәнче вокзал тирәсендә йөреп уздырды һәм шул өч сәгать вакыт эчендә узган көйләрнең күренешләрен күз алдыннан кичереп, борчулы Фикерләренә җавап эзләде. Менә алар Мостафа бел әп дуслаштылар. Ул вакытта әле,икесе дә студент иделәр. Бергә укыдылар, бергә яшәделәр. Институтны тәмамлагач, икесе ике якка ташланды, байтак еллар күрешеп булмады. Соңыннан ничектер тормыш аларны бергә китереп купты. Алар икесе дә бер үк заводта эшли башладылар. Шунда ук Семья белән да аралашынды. Хәлимә белән Кәримә, ирләре аша, бер-берсе белән дус булып киттеләр. Ә бит чын дуслыкның нигезе һәрвакыт хатыннарда. Хатының теләмәсә, алтын кебек дусыңны да өеңә кертеп булмый. Хәлимә белән Кәримә, киресенчә, Мостафаның дуслыгын беркетү өчен генә яратылган изге җаннар кебек иделәр. Бергәләп дачага чыгулармы кирәк, курортка барулармы кирәк — берсе дә калмады. Ниһаять, дәһшәтле сугыш башланды. Аның беренче көннәрендә үк Мостафаны армиягә алдылар. Бу вакытта ул бик мөһим бер яңалык өстендә эшли, уйлана иде. Аның чертежлары төгәлләнми калды, кыю фикерләре аерым сызыкларда, төрле кисәкләрдә, проектларда чәчелгән килеш югалырга яки Мостафаның сугыштан исән-сау кайтуын көтеп ятырга тиеш иде.

— Сиңа ышанам, Сәлим, сиңа тапшырам! — диде Мостафа армиягә киткәндә һәм үзенең серен ачып китте.

 Тәбәнәк буйлы, таза гәүдәле, җитез хәрәкәтле Мостафа, чандыр чырайлы Сәлим каршына килеп басты. Аның һәрвакыт көләч күзләре бүген кайгы нурлары сибә шикелле иде. Ул нәрсәдер әйтергә теләде, тик әйтеп бетермәде:

— Онытма!..—диде дә, башын иеп, аска карады. Сәлим аны аңлады. Ул Мостафаның семьясын да онытмаска, дигән фикерне күңеленә беркетте.

Алар, чамадан тыш хисләнүдән сакланып, саубуллашканда үбешмәделәр. Мостафа армиягә китте. Сәлим Мостафаның идеяләре белән канатланып эшли башлады. Ул дусының чын фикерләре производство өчен көтелмәгән яңалык булачагын аңлады һәм ул шулай кабул ителде дә. Яшь инженер Мостафаның уйлап табуын күккә күтәреп алдылар, семьясына премияләр бирделәр. Сәлимгә рәхмәтләр яуды. Ике дус арасында эчкерсез саф хисләр белән тулы хатлар фронт белән тыл арасында туктаусыз йөреп торды. Алар үзләре дә дуслык мөнәсәбәтенең көчәюен сизәләр, дулкынланалар, алдагы иҗат эшенә талпыналар иде. Торган саен рухны сафландыра торган бу дуслык өзлексез дәвам итәр төсле иде, тик көтмәгәндә кайгы хәбәре килде. Мостафа фронтта корбм булды. Бу авыр кайгы Сәлимнең йөрәгендә мәңге басылмаслык сызлау уятты. Бу Кәримәнең газаплапулары! Күз яшьләрен күмгәч тагын да көчәя иде шикелле. Сәлим үзендә дусын, иптәшен тынычландыра алырлык көч тапмауга тагын борчыла, яңадан пошына иде.

 Озакламый аның үзен дә армиягә алдылар. Армиядә ул Кәримәнең әтиләре янына, Москвага кайтып китүе турында хат алды. Сәлим армиядән яраланып кайтты. Тынгысыз инженер буларак, ул өйдә утыра алмадй, заводка килде. Тик уң як калак сөңге астында калган бомба кыйпылчыгы яңадан аңа комачаулый башлады. Аны дәвалану өчен ярым санаторный, ярым госпиталь тибындагы дәвалану йортына җибәрделәр. Ул Москва аша госпитальга юнәлде.

Москвада Кәримә аны җылы каршы алды. Бу күрешү өчен алар икесе дә шатландылар, әмма шатлык үзенең канатын җәеп җибәрә алмады. Мостафанын шәүләсе арада яши һәм аның саф йөрәге сулкылдап тибә, борынгы дусларның очрашуларына аерым моңсулык, ямансулык бөрки кебек иде.

Кәримәнең йөрәк ярасы һаман саф иде. Сәлимне күргәч ул яра тагын көчәйде шикелле. Сәлим белән сөйләшкәндә күзләре яшьләнү йөрәге сулкылдый. Бу еллар аны бик нык үзгәрткәннәр, тирән кичерешләр аның йөзенә чыккан. Кайчандыр алма кебек шат йөзгә хәзер сагыш пәрдәсе корылган, җанлы күзләр хәсрәт сызыклары белән челтәрләнгән, алар игътибарсыз карыйлар. Кәримәнең бөтен торышы, хәрәкәте — ихтыярсыздан, зар, сыкрау аша эшләнә кебек, анда элекке тәвәккәллек, горурлык сизелми иде. Шулай да Сәлим аның саулыгын, тормыш, табигать белән сулап яшәвен да күрде. Ул аны кояш нурының үткенлегеннән сулып бара торган, салкын суга тилмергән, ләкин чиксез шатлык һәм яшәү көчен асрый торган гөл чәчәгенә ошатып алды.

— Әйе, Мостафа кайтсын иде. Кәримәнең йөрәге чәчәк атар иде, баскан эзләрендә ялкын үрләр иде! Сәлим аның тормышы белән кызыксына башлады. Кәримә үзенең ике ел буе җылап утыруын, авыруга сабышуын, хәзер инде үз язмышы беләп килешеп, тыйнак кына яшовоп сурәтләде. Соңыннан ул:

— Безнең өчен кайгырмагыз, Сәлим абзый, без — таза кешеләр, ничек тә яшәрбез. Менә сезне кайгыртырга кирәк, — диде. Сүз Сәлимнең авыруы, Москвадан ары бер станциядә дәваланырга тиешлеге турында.

— Сезнең бит монда беркемегез дә юк, Сәлим абзый, бары мин генә, — диде Кәримә һәм Сәлим янына килеп хәл белеп йөриячәген, Сәлимнең йомышларын хәл итәчәген башлап үзе әйтте.

— Сезнең миннән башка беркемегез дә юк!

Сәлим бу кадәр кайнар ихтирам керүдән бик нык дулкынланган һәм Кәримәнең кешелекле мөнәсәбәтенә нәрсә белән җавап кайтарырга белми аптырый иде.

Ул, кайбер эшләрен Кәримәгә тапшырып, үзе дәваланырга кереп ятты. Менә ул хәзер Москвадан шактый ерак, урман арасында дәвалана. Бүген монда Кәримә килергә тиеш. Ул аны көтә.

 — Әйе, Кәримәдән башка биредә беркемем дә юк! Ул минем туган сеңелем кебек. Сәлим тагын матур уйлар эченә күмелде. Озакламый икенче поезд да килеп җитте, тик Кәримә бу поездда да юк иде.

— Бер-бер хәл булгандыр, — дип уйлады Сәлим,— килми калмас иде. Палатага кайтып кергәч бергә дәваланучы Иптәшләре Сәлимнең йөзенә карадылар һәм:

 — Кмлмәдемени? — диделәр. Башта сүз үз агымы белән барса да, соңыннан Сәлим көтмәгән нәтиҗә чыгарырлык төс ала башлады.

Бер саргылт йөзле авыру:

— Сеңел итеп йөргәнгә килмәгән ул. Хатын-кыз ул шундый йомык товар, син аны үземнеке итәм дисәң генә ачыла, юкса ул товар бикле, — дип йомгак ясады.

Сәлимнең сүзләренә колак салмадылар, ул Кәримәнең намуслы, акыллы хатын булуы турында дистәләрчә дәлилләр китереп караса да:

— Беләбез без хатыннарны, — диделәр. — Хатыннарның намусы турында сүз көрәштерү — балалык ул, — диде саргылт йөзле авыру. — Мин карчык әниемә дә ышанмыйм! Ә син кемнеңдер тол хатынын яклап маташкан буласың! Сине туган итеп карамаган ул, ир итеп караган, синең мәмәйлекне күргәч, кул селтәгән һәм ул синең яныңа килмәс, көтмә!..

Кәримә бер атнадан соң килеп чыкса да, Сәлим өчен таптана булачак иде, тик ул килмәде. Саргылт йөзле авыру аның саен үз сүзенең өстенлеген сиздерергә тырышты. Сәлимнең күңеле кыерсытылды, аңа авыр, газаплы иде! Ул үзен генә түгел, иң якын күргән дусты Мостафаны да бик нык алданган итеп күрде. Кич белән үзе һәм Мостафа өчен җәберсенеп, хисләренең ташуына чыдый алмады, кроватена капланып үкседе, һәм ул Кәримәне үзенең якыннары, туганнары, танышлары исемлегеннән мәңгегә сызып ташлады...

Сәлим нарат урманы эчендә пошынып йөргәндә, Кәримә үлем белән көрәшә иде. Ул Сәлимне Москвадан озаткач та, кинәт салкын тидереп, авырый башлады, бер-ике көннән үпкәләре шеште һәм аны больницага салдылар. Кызулыгы артык күтәрелгән вакытларда ул, маташып:

— Җибәрегез мине, Сәлим абый Мостафадан хат китергән... Ник мине тотасыз!.. Шәфкать итегез!.. — дип сөйләнә һәм манма суга батып, хәлсезләнеп ята бирә иде...