Логотип Казан Утлары
Хикәя

АПРЕЛЬ

 Яз һәрвакыт чак-чак кына тилемсә була. Апрель кояшы күңелләрне канатландыручан, ә канат ни өчен? Барыннан да элек, очар өчен, ә аннан соң бәбкәләрне төреп, җылытып йоклатыр өчен. Кинәт артык югарыга, кошлар янына ук күтәрелдек без, ә безгә, күп дигәндә дә, өй түбәсенә генә менәргә кирәк иде.

Барсында да апрель гаепле, гөрләвекләрен уйнатып килде дә, балалар атасын, ак чәчле кешене кошка әйләндереп куйды. Ә кош үзе генә җырлап калмый, башкаларның да җырын тыңлый. Ә тыңлар өчен җыр күп бездә — бигрәк тә быел. Бер дә булмаса, әнә, бистә кызы Зөһрәне тыңлыйк, ул безнең күз алдыбызда, апрель кояшының чекрәйгән нурлары астында, оялмыйча, авызын күтәреп җырлый-җырлый, өй түбәсендә керләр элеп йөри. Алда торган бөек бәйрәмнәр өчен дип ап-ак итеп юылган тәрәзә пәрдәләре, челтәрле мендәр тышлары элек, бер тын, кояш нурларының күплегеннән аптырап калган кебек, асылынып торалар да, аннары җай гына җилфердәргә тотыналар. Аларга кушылып Зөһрә кызның җыры да җилферди.

... Йөрисең үзең еракта, мәхәббәтең йөрәктә.

 Өй түбәсе еөзәгеп-сөзәк тә, шулай да егылып төшеп башыңны ярыйм дисәц, мөмкин була торган эш. Тик Зөһрә, болай үзе бик җиңел һәм менә-менә җил белән очып китәрдәй булып күренсә лә, егылырга ашыкмый. Ник дисәң, әгәр егылса, аның җырланып бетмәгән җыры, эшләнеп бетмәгән эше, эленеп бетмәгән керләре калачак.

Ә бәйрәм — борын төбендә. Хәтәр аяк астында йөри, дигәннәр, хәтәр аяк астында гына түгел, өй түбәсендә дә йөри икән, кинәт шунда бик көчле бер нур, әллә кайдан гына аунап килде дә, Зөһрәнең күзләренә сукты — кайдадыр берсе көзге уйната иде булса кирәк. Зөһрәнең күзләре чагылып калды, җыры өзелде, эше шулай ук. Ул, күзләрен яшерергә тырышып, әлеге шук куллы кешене эзләргә кереште. Тик, үч иткән шикелле, көзге шул минутта ук уйнаудан туктады, кызый «куркыттым» дип уйлады ахырысы, җырын тагын сузып җибәрде. Тегесе дә үчекте кызыйга, бусының җил-жил эшли башлавы булды, нур көлтәсе тагын да көчлерәк итеп китереп бәрмәсенме. Ахырсы чын-чынлап шаярталар кызый белән.

Зөһрә бу шук кешенең кем икәнен эзлән өй түбәсендә аптырап тора бирсен, әйдәгез, без берсе куйнына икенчесе тыкшыядырылып салынган тәртипсез бистә өйләрендә кунак булып йөрик.

Телибез икән, менә Җамал апа өе. Өч тәрәзәле. Тәрәзәләре кояшка караган. Өстәрәк чыпчыклар чырылдап утыралар. Җылы. Рәхәт. Тәрәзә төбендә песи мыраулап утыра. Гөлләр.

— Менә бу Лимон гөле кышын бөтенләй коры сабакка калган иде, әйтмәгәнем булсын, терелеп килә, — дип мактанып сөйли ул, ниндидер йомыш белән кереп озак кына тукталып калган күрше хатынга. Үзе шулай сөйләнә, үзе гөлләре белән мәш килә: төпләрен йомшата, байкаларын алыштыра, берсеннән ботак сындырып алып икенче савытка утырта. Ә аның улы, унөч-ундүрт яшьлек Марат, ни өчендер һаман өйдә, тәрәзә янында кайнаша.

«Дәресеңне хәзерлә» дигәч, «хәзерләдем» ди. «Урамга чыгып уйна» дигәч, «әй сәнә!» дип кул селти, бер тәрәзәдән кусалар, икенчесенә барып ябыша. Шулай да, төпчи торгач, малайпьщ д сере ачылды, юкка гына тәрәзәләргә сыланып ятмаган, көзге уйнатучы кеше шушы шайтан малай икән. Элек яшереп азапланды, аппари. Апрель көсэсеппән көзге кыйпьтлчыгып тавын алгач, колакларына чаклы кызарды. «Кызарырга иртәрәк түгелме?» дпп әйтмәгез, яз — фәлсәфәне яратмый, яз — эшен белә. — Берәр мутлык уйлап тапкандыр әле. Әтисе дә шулай иде аның, берәр мутлык эшләсә, үзе яшерә, үзе комач кебек булып кызара торган иде, — дип куйды Җамал апа. Сүз әтиләренә күчкәч, ике күрше, күңелләре белән әллә кая, күзләре күрмәгән, колаклары ишетмәгән җиргә китеп, миллионлаган кешеләр арасыннан үзләренең «картларын» эзләп тапкан кебек булдылар. — Кичә безнең фабрикада сөйләделәр, ике-өч яктан кысырыклый башлагач, хәзер инде немец кая керер тишеген тапмый, ди. Мичләрне агарта торырга кирәк, көтмәгәндә генә кайтып кермәсеннәр.

— Узган хатында безнеке, бераз аягым авыртып тора, дип язган иде, шуны әйтәм әле, госпитальга-мазарга кереп торамы, нишләптер хаты юк бу арада.

Айга якын була инде. Күрше хатын Җамал апаның сүзләренә җавап итеп ни әйтергә дә белмәгәч, җавапсыз калдырырга шулай ук яхшысынмагач, авыз эченнән сузып кына:

— Хәзер инде шәт, — дип куйды. Гади генә иттереп әйтелгән бу «хәзер нидә шәт» астында гади халыкның җиңүгә булган нык ышанычы ята һәм бу миллион күңелләргә кереп утырган сөенечле өмет нурын дошманның бернинди тубы да бәреп чыгара алмаячак иде. Алар шулай дөнья хәлләрен, үз хәлләрен сөйләшеп, сүзгә-сүзне ялгап торганда, туң шикелле тәгәрәп, унике-унөч яшьлек бер кыз килеп керде. Бусы әлеге күрше хатыны дигәннең кызы икән, Җәүһәр исемле икән, әнисен чакырырга дип кергән икән, үзе чәчләрен дә рәтлрп җыймаган, үзенең күзләре көзге уйнатучы Маратта. Үзе, әле генә утыртылган гөл ботагы төсле, юка, үзе көлеп торган була. Иреннәре нечкә, тешләре вак кына, маңлае — киреләнгән балалар маңлае, сөзәм дигән кебек тора, ә күзләренә карасаң киреләнгәнгә бер дә ошамый. Мавыгу дип әйтергә куркам, алай әйтергә иртәрәк булыр, ләкин һәр хәлдә, минемчә, кешеләр бары тик беренче уяну вакытларында гына әнә шулай саф керсезлек белән карый алалар. Башта ул, «чык!», «әйдә, әни, чыгыйк» дпп әнкәсенең чабуыннан йолкып торды да, ахырысы Маратның уены белән мавыгып китте булса кирәк, кыяр-кыймас кына алгарак үтте. Элек бер сүз дә дәшмичә, бертын карап торды, аннары кинәт:

— Кара-кара, безнең Зөһрә апаларның өй түбәләренә чаклы барып җитә, — дип кычкырып җибәрде. Марат чакырылмыйча килгән бу кунакны тиңсенмәде булса кирәк, көзге кыйпылчыгын шул минутта ук кесәсенә яшерде. Тәрәзә төбендә мыраулап утырган песине сыпыргалаган булды, соңра китеп әйләнеп килде. Бары тик шуннан соң гыпа кыздан коры гына итеп сорады:

— Сезнең Зөһрә апаңнарның өйләре шулмыни инде? Керләрен өй түбәләренә чыгарып элмәсәләр, бүтән җир беткәндер шул. Малай, көзге кыйпылчыгын кесәсеннән чыгарып, «куян балаларын» әле теге-әле бу якка йөгертеп караса да, бу уен аны иртә беләнге кебек тотып тора алмады, чөнки инде «безнең Зөһрә апа» өй түбәсеннән төшеп киткән, малайның күз алдында керләр җилфердәп торалар иде.

Әнисен тиз генә алып чыкмакчы булып кергән кыз, әнисе чыгып киткәннән соң да калып, Марат янында һаман бөтерелә бирде. Әле тегене, әле моны сорап куйган булды, малай белән уйнап китмәкчө, аның көзге кыйпылчыгын алып, үзе дә уйнатып карамакчы булды, ләкин тегесе аны һаман тиңсенмәде, үзенә яңа бер эш табып, үзенчә тик кайнашты шунда. Ахырысында кыз, һич тә уйламаган җирдән, балаларча беркатлылык белән: — Минем яңа лептам бар. Зөһрә апа бирде, — дип, кыңгырау төсле чыңлап, кычкырып җибәрде. Бу аның иң зур куанычы булса иде кирәк, тик шулай да ул хәтта моның белән дә малайны үзенә карата алмады. Марат һаман үз уены белән мәшгуль иде. Шуннан соң кыз, бер кешегә бер сүз әйтмичә, бар көченә йөгереп өйдән чыгып китте. Күпме вакыт узгандыр — ун минуттырмы, бер сәгаттерме — Марат кәгазь-карандаш алып нидер язып утырганда, әлеге кыз тагын йөгереп керде. Бу юлы инде аның чәче матур гына итеп таралып, кечкенә генә толымнар ясалган һәм толымнарының очында зәңгәр ленталар уйнаклап торалар иде...

Ул керде дә, үзеннән-үзе оялып, ишек төбендә таптанып тора башлады. Шул рәвешчә бераз торганнан соң, кинәт, бер сүзсез ишеккә борылып, чыгып китмәкче булды ул. Бу минутта аның баягы кыюлыгы югалган, бу минутта ул бары тик бөрешә генә белә һәм шул бөрешкән хәлендә, Һава шары кебек, очып китәргә хәзер тора иде. Марат идән тавышына күтәрелеп карады.

Кыз чыгып бара иде инде. Марат шунда, кызны туктатып, аңа кечкенә генә кәгазь кисәге бирде һәм ул кәгазь кисәген хәзер үк йөгертеп Зөһрә апасына илтеп килергә кушты. Кәгазьдә: «Безнең тәрәзә каршысына керләрегезне элмәгез. Мендәр тышлары безнеке дә бар, тәрәзә каршысына илтеп элмибез ич. Әле синең яңа картинаны да күргәнең юктыр. Безнең бер летчик өч-дүрт немец шпионын самолетына утыртып алып кайта. Билет кирәк булса, мин сиңа билетны җир астыннан табып бирә алам» дигән сүзләр язылган иде. Укыгач, Зөһрә көлмәс җиреннән пырхылдап көлеп җибәрде. Һәм ул дөньяга сыймый торган бу малайның нинди малай, кем малае булуы турында сеңлесеннән сораша башлады.

— Шуны да белмисеңмени? Марат ич уң. Безнең янда аларның өйләре, — диде сеңлесе һәм апасының шуны да белмәвенә гаҗәпләнеп, маңлай астыннан озак кына карап торды.

Иртәчәк минем белән уйнаучы кеше шул малай булган алайса, дип куйды Зөһрә. Шулай да Марат ул кичне Зөһрә белән кинога бара алмады. Ник дисәң, Җамал апаның кичке сменага барасы бар иде, Маратны өй сакларга калдырды ул.

Атылып карамады түгел малай, хәйләсен дә тапкан иде, ләкин Җамал апаның канатлары нык булды шул: «Сменадан кала алмыйм, улым, өйне дә үзен генә калдырып булмый. Белмәссең, уйламаганда гына әтиең кайтып килүе бар, юл төшләре кергәләп тора бу арада» диде. Апрель күңелләрне канатландыра канат бит ул очар өчен генә түгел, бәйләүләреңне төреп, җылытып йоклатыр өчен дә.

Әнә ул шук тавышлы апрель, зәңгәр һавасы, челтәрле бозлары белән тәрәзә артында басып, малайны чакырып тора. Өй кыегында сыерчыклар чырылдый, тәрәзәсенә «Иделдә боз ага» дигән язу элеп трамвай чылтырап уза, каршы яктагы ишек алларының берсендә муинына чуклар таккан кәҗә бәрәне сикергәли, тигезле-тигезсез юлдан бик күп шешәләр төяп беренче арба узып бара, яз икәнен белеп шулай тилергән төсле, шешәләр урамны бер итеп үзара җырлашып баралар, кипкәп керләрен җыяр өчен түбәгә Зөһрә менеп баса, һәм ул, кичке кояшның кызгылт чаткылары астында үзе дә җилфердәп уйнаучы ут күбәләгенә әйләпеп калган кыз, кулларын кашлары өстенә куеп, нишләптер көнбатыш ягына таба карап, тынып кала, әйтерсең лә анда соңгы җиңү янгыны кабынып киткәнне тантаналы рәвештә көтеп тора.

Малай, тәрәзә төбендә утырган килеш, бернинди хәрәкәтсез, ничектер тынып, Зөһрәнең матур сынына карап тора, озак шулай утыра, аннары бөтен нәрсәне ташлап чыгып китмәкче булып җилкенеп-җилкепеп куя, ләкин нәкъ шул минутта «келт» итеп әнисенең сүзләре исенә төшә: «Белмәссең, уйламаганда гына әтиең кайтып килүе бар, тешләре кергәләп тора бу арада», һәм кннәт аның күзләренә эчтән, әллә кайдан җылы дым сирпелеп килә — белмим, әтисен сагынудан, белмим — өй түбәсендә керләр җыеп йөрүче «ут күбәләге» өчен?