Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИЛКЕНҮ

(«Намус» исемле повестьтан өзек)

Нәфисә, каенесен көймәгә утыртып колхозга озатты да, бүгенге эшләре шуның белән матур гына почмаклануына күңеле булып, тынычлана төште. Ул, бераз иркенләбрәк йөреп кайту уе белән, Идел буеннан уза торган әйләнеч сукмакка борылды. Кояш, биек ярлар өстендәге тәбәнәк урманчыкка саргылт нурын җәеп, баер якка авышкан иде.

Биткә Иделнең йомшак сулышы бәрелә, уңъякта сирәк куаклар арасыннан сыек кына булып зәңгәр-су төтен күтәрелә. Ул буйда көйләп-көйләп чалгы яныклар, үләннәр шиелдагапы пшетелә, әрәмәлектә утлап йөргән атларның кыңгыраулары чыңгылдый иде. Менә өске яктан зур соры пароход килеп чыкты. Ул су өстенә сузылган алтын багананы җимертеп узды да, икенче яктагы пристань каршына җитәрәк, сузып-сузып кычкыртып җибәрде. Тыныч елларда киң дәрьяның уртасыннан аккоштай түшен киереп юргадaн уза торган бу Идел пазлысы, хәзер табигатьнең иң ямьсез төсенә буялуына ачуы чыккандай, пристаньга туктап җитәр-җитмәс ак дулкыннарны шаулатып борылды да ашыгып китеп тә барды.

Бу яктан ул ачык күренми иде. Шулай да Нәфисә аның нигәдер ачу саклаган кебек Идел өстенә шапылдатып суга-суга түбән якка төшеп китүен күздән югалганчы карап торды.

Моннан бер ел элек Газизне дә нәкъ шушындый бер җәйге кичне, шул ук пристаньда озатып калганнар иде. Ул чагында соңгы күрешү булыр дип кем уйлаган соң? Менә ничә айлар инде, Газизне үлгән диләр. Штабыннан язу җибәрделәр, иптәшләреннән дә хат килде. Бөтен авыл хәзер аны үлгәнгә исәпли, хәтта Газизнең үз ата-анасына хәтле, үзләре дә сизмәстән, улларының үлүенә ияләнеп киләләр иде.

Бу үлемгә ышанмаган, ышанасы килмәгән бер Нәфисә генә калды. Газизнең үлемен аның акылы сыйдырмый, аның немец кулыннан үтүенә күңеле ышанмый иде. Газиз аның күңеленә ялкын булып, көче ташып торган дәртле егет булып утырып калган. «Иделгә диңгез пароходлары керә башлаганчы бу тирәләрне гөл бакчасы итик» дип, ялкынланып йөрде.

«Безнең турыдан пароходта узучылар алма-чия белән бергә бу тирәнең хуш исен дә төяп китсеннәр. Безнең иген кырлары, диде, безнең мал-туар белән йорт-җирлар күзеңне ала алмыйча борыла-борыла карап узарлык булсын»... Газиз шулай ди торган иде, бөтен хиялланганы шул иде. «Шундый кешеләр дә немец кулында корбан булыр микәнни?»

Йонлач битле җирән немец күз алдына килүгә, Нәфисәнең тәне тетри, ярсу хисси әйтеп бирергә сүзенең көче җитми, ул үзендә миһербансыз бер ут ялкынлануын тоя иде. Андый көннәрдә берәү дә эштә аның белән тиңләшүне өмет итә алмый, берәү дә сүз көрәштерми иде. Яшь киленнең күз яше кибеп җитәр-җитмәс, килен-күнчек арасында өндәү китте.

— Шушы буең-сының, шушы чибәрлегең белән яшь башыңнан тол калып иза чикмәссең, — диделәр. — Яшьтән сөйгән үз танышың егет башы белән шулай өзелеп тора икән, сүзен кире какма, хәзер алдыйлар бик исәпле, язык булыр, — диделәр. Нәфисә андыйларның бер сүз белән авызларын каплады. — Татарга тылмач кирәкми, нишлисен мин үзем дә беләм, — диде. Көнен-төнен басуда уздырды, үзенең биш кызы, ике иптәш хатыны белән Яурышкандагы бодай җирси әле кат-кат сөреп, әле кыйгач тырмалап, сулар сибеп, башын әйләндереп бетерде. Бодайның кыяклары көрәйгән саек аның күңеле күтәрелә бара, ул аларның талгын җилдә башларын ия-ия куанышып шаулашуларында Газизнең шушы кырлар буйлап узган чакта: Без кабызган утлар сүнмәс алар... дип җырлавы исенә төшә иде. Бөтен күңелен эшкә биреп.

Газиз турында тирән итеп уйламаска тырышты. «Исәндер ул, — ди иде, — менә хаты килер, менә ничек тә булса бер хәбәре ишетелер. Газиз хәтле Газиз булсын да, ничек шулай топ-томалга үлеп калсын ул?»

Менә ул Идел күге төсле аксыл-зәңгәр алъяпкычының күкрәге өстеннән сузылып төшкән озын толым очын бер сүтеп, бер үрә-үрә уйланып сукмактан килә. Хәзер Идел буйларына нидер җитми, бу тирәләр ятим калгандыр төсле. Әллә нәрсә генә күңелдәгечә түгел, нидер юксындыра, борчып тора кебек. Нәфисә, элекке тынычлыгын кайтарасы килеп, кояш әле яңа гына күздән югалган кызыл-саргылт тау башларына, алсулана төшкән су өстенә, чабылган болыннарга озак-озак карап барды.

Хәзер монда күзне тынычландырып, борчулы күңелне юатырдай матурлык юк иде. Әле иртә белән юнә кояш нурына каршы нәфис чәчәкләрен тибрәлдереп, куанышып утырган яшь үләннәр аяк астында аунап ята, болын өсте күңелсез шәрәләнеп калган, болар барысы да шыксыз көзнең якынлашуын хәтерләтеп, йөрәккә бер моң сала иде. Анда беренче мәртәбә шик туды. «Бәлки ул күптән үлгәндер инде, минем китүемнең кирәге дә калмагандыр. Ул чагында болан саргаюымнан аңа ни файда?..

Нигә оныта алмыйм, нигә шулай һаман юксынам соң мин? Белеп көтәмме мин, әллә бу минем җүләрлегем генәме

Коңгырт чәчен бер сүтеп, бер үрә-үрә, исенә төшкән беренче җырны акрын гына җырлап үтте:

Идел таулары ай биек,

Йөри арыслан киек.

Су сипмәгән гөлләр кебек

Йөримен янып көеп.

Аланбаиглар печәнлеге белән ике арага килеп җиткәндә нидер кыштырдаган шикелле булды. Нәфисә күтәрелеп карады. Сукмак өстендә иңенә сөлгесен салып яр буена төшеп барган Зиннәт күренде. Нәфисә сөенеп китте. Аның кем беләп булса да сөйләшәсе, әлеге авыр тойгылардай арынасы килә иде. Зиннәтнең аңа үпкәсе бетмәвен һәм күптән бирле кимсенеп йөрүен ул белә иде. Хәзер ул аны сизмәмешкә салынды.

— Иртәләгән син, иптәш бригадир, — диде, — егетләр бригадиры булгач, кешенең эшләре рәхәт. Безнең хатын-кыз халкы ары-бире караганчы, селтәп кенә ташлыйлар. Зиннәт бригадасы Нәфисәнекеләрдән бүген дә артка калган иде. Хатын-кызлар эшен бетергәндә аның буйдан-буйга чабып төшәсе ике покослык чабылмаган болыны бар иде әле.

Зиннәт: «Бу майлы күз, егетләр дигән булып, мөгаен шуңа төрттереп әйтә инде» дип Нәфисәгә күз кырыен төшереп алды. Юк, Нәфисәнең уенда нидер бүтән нәрсә бар иде. Аның тавышы шаян булса да, йөзе нигәдер борчулы. моңсу кебек күренде.

 — Яман инде безнең егетләр. Әйтерең бармы! — диде, — унысын бер итек кунычына тыгып китәрлек.

— Вак-төяк булса да әле ичмасам ир заты. Әнә бездә аидыйлар да юк бит әле. — Сезнең ишеләргә шул кирәк, булганнарының кадерен белмисез, —диде. Зиннәт хәзер бу тәкәббер хатынның ягымлылыгын юри күрмәмешкә салынып, китеп бармакчы иде. Ул арада нидер булды, ул сүзендә тора алмады. Китмәкче булып бер генә атлауга, каршындагы коңгырт күзләр белән озын керфекләрнең ташып торган ягымлы моңы аны ихтыярсыз туктатты. Нигәдер Нәфисә дә китәргә ашыкмый, бөтенләй кирәкмәгәнгә кинәт кенә монда туктап калуына үзе дә уңайсызлана, китмәкче дә була, шулай да кузгалырга аягы тартмый, нидер аны үз ихтыярыннан тыш җибәрми тора иде.

Юк, Зиннәт сүзендә тора алмады. Ни әйтәсен үзе дә уйлап җиткермәстәп, ул сөйләнә дә башлаган иде инде. Егетнең йомшак тавышы Нәфисәнең сагышлы жанына ягымлы дәрт өргәндәй, ул аны әллә кайчаннан бирле бик зарыгып көткәндәй тоелды Аңа әллә кайлардан, яшь чагындагы керсез күңелле гамьсез сабыйлык дөньясыннан килгән өндәү булып, җанга чиксез рәхәт бирә һәм шул рәхәте белән азаплый торган ягымлы сүзләр ишетелә башлады:

— Эх, Нәфисә... Ни генә әйтим соң сиңа? Йөрәгемне ярып күрсәтимме әллә?.. Менә нинди бит син... Нигә болай соң сиң, ә? Әле һаман көтәсеңмени?.. Юк бит инде ул, юк... Нигә сиңа яшь чагыңны әрәм итәргә?.. Син миңа бер генә сүз әйт. Бары бер генә... Көт диген, көтәм, алты ай, бер ел... Өч ел көтәм... Тик миңа бер генә сүз әйт...

Гвардии егет, бу сәер хатынның хөкемен көтеп, күтәрелеп карады, һәм берьюлы кабынып киткән куанычыннан үзен-үзе чак кына тыеп өлгерде. Аңа Нәфисәнең азырак кысыла төшкән коңгырт күзләреннән исертә торган сихерле нурлар сибелә кебек, озын керфекләреннән саркыган назлылык белән дәртле балкый кебек күренде.

Менә бер генә атлыйсы. Бары кулын гына сузасы, бары бер генә сүз әйтәсе... Аннан сон... ... Нәфисәнен нигәдер башы әйләнеп китте. Күнеленнән: Харап булам, бетәм бит'» диде һ-и... соңгы көчен җыеп, башын калкытты.

Тик шунда, сүз әйтергә көче җитмичә, баскан урынында катып калды. Әле генә үзенә өндәп балкып торган мәхәббәт ялкыны сүнгән иде инде. Хәзер бөтенләй башка кеше иде. Хәзер аның уйлары бүтәнгә күчкән, күзләре башканы күрәләр. Ул, Зиннәткә яны беләнрәк борылган килеш, ддерелдәгән куллары белән куак яфракларын өзгәли, иреннәре моннан бер генә сулыш элек булып узган йомшаклыгына — юләрлеген тыя алмыйча мәлҗерәп төшүенә әрнеп, ачы елмая, хәзер каршында басып торган Зиннәт аңа бары иптәш кенә, бары гади бер егет, печәнчеләр бригадиры гына иде.

Зиннәт, үзенең бөтен тормышын мәхәббәт нуры белән балкытып, канатландырып җибәргән шушы бәхетле минутны югалтасы килмичә, дулкынылнып, ашыга-ашыга:

Нәфисә...— дип, — син мине өзелеп сөя идең бит, — дип, — ни булды соң сиңа, нишли идең? — дип тагын сөйләргә тотынды, үзе нидер сөйли, күңелендә мең төрле шик туа.

Ялгыштыммы әллә югыйсә? Минем күземә генә шулай күрендеме әллә? ди иде.

Нәфисә аны тын гына, башын бераз игән килеш, сабыр гына тыңлый иде. Кинәт ул аның йөзендә моннан байтак еллар элек, кыз чагында булмаган тыйнак бер нәфислек, күзләрендә үз көченә ышануын күрсәтә торган инсафлы бер көч барлыгын сизде. Ул хәзер дә элекке шикелле үк сөйкемле, ул һаман да шулай ягымлы. Шул ук вакытта анда үзенә шуннан да якын килергә, кимсетерлек сүз әйтергә ирек бирми торган ниндидер яңа бер көч бар иде.

Сугышта уздырган алты ай вакыт эчендә, үзе әйтмешли, җиде тапкыр үлеп, җиде мәртәбә терелгән бу гвардии егет шушы эчке куәте һәм сөрмәле күзләре белән генә коралланган бу сылуны үзенә каратырга көче җитмәвенә хурлана, үзен өзеп ташлыйсы килә һәм аның саен тагын да җилкенә, сабырсызлана гына бара иде.

Инде әйгәсе сүз әйтелеп беткән, бүтән сүзгә урын калмаган, моны алар икесе дә аңлыйлар иде. Зиннәт хәзер инде нинди генә ягымлы сүз белән дә Нәфисә күңелен били алмаячагын яхшы белә, үзе каушый, кимсенә, кабалана, шулай да, туктаса, Нәфисәнең китеп баруыннан куркып, һаман да сөйли иде әле. Ниһаять, ул туктады. Нәфисә, күгелҗем төс белән өртелә башлаган шәфәкъ яктысыннан күзен алын, Зиннәткә карады. Бу карашта баш ияргә теләмәү дә, кемгәдер шелтә дә һәм кискенлек тә бар иде. Шулай да аның тавышы нигәдер ягымлы һәм тыныч ишетелде.

— Зиннәт, — диде, — күңелеңә авыр алма, монысы инде актык сүзем. Егетнең җыерылган кашларына, түземсез уйнап торган борчулы күзләренә җитди ачыклык белән туп-туры карай сөйли башлады.

— Кыз чагында мин сине сөйдем. Сине сагынып йокысыз уздырган озын төннәремнең газабын бары үзем генә беләм. Беләсең килсә, минем өчен дөньяда үзенннән дә кадерле, синнән дә сөйкемле бер кеше дә юк иде...

Инде ул чаклар узган, буласы булган — анысына үкенмим.

Әгәр инде безнең үпкәләшүдә минем гаебем булган икән, син мине кичер, яшьлек хөрмәтенә, безнең бала чаклар истәлеге өчен гафу ит.

Хәзер инде күңел дә элеккечә түгел, сүнгән, сүрелгән.

Былтыр язга таба синең турыда күңелсез хәбәр ишеткәннән соң...

Зиннәт, әрнеп һәм җәберләнеп, аны бүлдерде.

— Юк сүз бит ул, Нәфисә, ялган, дошман сүзе бит ул! Нигә ышандың син аңа? Ничек ышана алдың?

Нәфисә, борчылып, түбән карады. Бераздан озын керфекләре күтәрелеп, «ай-һай, шулаймы икән?» дигәнсыман, озак итеп тагын бер карап алды да, куак яфрагын бөтергәләп, акрын гына тагын сөйләп китте:

Кайдан беләсең, бәлки шулай да булгандыр... Мин бит аны Донбасска барын төпченеп йөри алмыйм. Иптәшләрең шулай сөйләде, ышандырып әйттеләр, ул чагында бит тирә-як телендә шул гына булды...

Кыз баланың күңеле нечкә, тәкәббер. Андый хурлыкны ник күтәрә алмадым...

Син ташлады дип ишеткәннән соң, үзем теләп, үз ихтыярым белән, яшьлегемне Газизгә тапшырдым... Ул сүзендә тора белә торган киң күңелле, яхшы кеше булып чыкты. Мин аны сөйдем, үз иттем. Инде аннан соң бүтәнгә күңелем дә тартмый, вөҗданым да җибәрми. Нишлим, ул шундый кеше, мин аны, үлгәннән соң да оныта алмыйм.

Менә аны үлгән диләр, язу җибәрделәр, ә мин ышанмыйм. Үлгән булса да, дошманга арзанга төшмәс ул. Актык канына кадәр сугыша торган кеше. Ничек итеп мин аның күңелен рәнҗетим? Аннары, үзең дә беләсең, безне комсомол алай әйле-шәйле булырга өйрәтмәде.

Зиннәт уңа төшкән яшел пилоткасын гасабиланып башыннан йолкып алды, дерелдәгән бармаклары белән сыпырды, төзәтте дә, тагын киеп куйды, тагын салды.

— Син мине үтерәсең... Җапың юк синең! — диде, — кеше сүзеннән куркасыңмы, шулаймы?..

— Юк... Кешенең миндә ни эше бар?..

Нәфисә аңа туп-туры ачык итеп иптәшләрчә үтенеп карады.

— Зиннәт, Зинһар димен, оныт син мине. Күңелеңнән бөтенләй кырып ташла. Бер кискән икмәк кире ябышмый. Киселде, бетте. Хәзер бит мин башка кеше инде. Синең өчен дөньяда мин юк, үлгән, беткән кеше.

— Аннан соң, ни әйтергә, нишләргә белми ярсый башлаган түземсез егетнең йөзенә кыенсынып бер күз ташлады да, керфекләрен сирпеп көлемсерәп куйды:

 — Искегә тисәң исең китәр, дигәннәр. Менә бит нинди күңелсез булды... — Ул, нидер исенә төшеп, пырхылдап көлеп җибәрде. — Ярый әле ут кабынып яна башламадың! Көннәрнең бик коры чагы, дөрләп ут кабынган булса, синнән башка печән нормагыз кичәге шикелле ярты төнгә калып, тагын әдәм көлкесе булыр идегез.

Зиннәт баскан урынында катып калды. Бу сүзләр аның кабыргасына барып төртелде. Нәфисә аның печәнчеләренең булдыксызлыгыннан күзенә карап көлә иде.

— Мәсьәлә печәнгә терәлмәгән әле! — диде.— Җенем чыкса, бер атналыгын бер көндә чабып ыргытам мин аның.

Ул ачы гына итеп нидер әйтмәкче иде, авызын ачарга өлгергәнче, Нәфисә тагын сөйләнеп китте:

- Шулаймыни ? Алайса, бетерә алсагыз, иртәгә өйгә кайтканда көймә кырыеннан сезгә дә кечтеки генә урып бирми булмас инде...

Нәфисә, гүя өстеннән бик авыр йөк төшкәнсыман, куак яфракларын үрелеп өзә-өзә, җиңел һәм күңелле атлап китеп барды. Бригадир егет аның куаклар арасыннан бер күреп, тагын югалып ерагая барган җиңел, сылу гәүдәсеннән күзен ала алмый, Нәфисә белән яшь чагының бөтен изге истәлеге, киләчәк тормышының бөтен яме ияреп киткән кебек тоела һәм бу минутта ул шушы үзсүзле тәкәббер хатынны тагын да көчлерәк сөя башлавын сизә иде.