Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗӘҢГӘР ИРТӘ

Нурулла, туктады да, артына борылып карады. Куып килүчеләр күренми иде. Куе урман, гүя, анда һичбер җан әсәре булмаган шикелле, тып-тын, хәтта артык тын иде. Нурулла бер кулы белән ак халатының башлыгын артка этәрде һәм кинәт якында гына кемнеңдер шаулап гыжлавын ишеткән кебек булды, һәм ул, куркыныч барын сизгән болан шикелле, сагайды, куллары үзләреннән-үзләре күкрәгенә асып куйган автоматына үрелделәр, болай да ялтырап торган кара күзләре, җил өргән утлы күмер кебек, очкынландылар.

Тирән тынлык эчендә берничә секунд вакыт үтте. Бары шуннан сон гына Нурулла бу гыжлау — үзенен тын алуы икәнен аңлады.

Иреннәрен нык кысып, сулышын туктату белән гыжлау да тынды. Аның каравы урман тынлыгы тагын да тирәнәйгән, серлеләнгән кебек булды.

«Уф, котылдым бугай, эздән яздырдым кабахәтләрне» — дип иркен сулап куйды. Миңа кадәр боргычлап куелган корыч пружина шикелле чиксез киеренкелектә торган буыннары, кинәт йомшарып, изрәп киттеләр. Шабыр тиргә баткан Нурулланың ялан – башыннан самовардан чыккан шикелле бу күтәрелде. Юеш кара чәчләре маңгаена ябыштылар. Бүреге юк иде — ул кайдадыр ботакларга эләгеп калган иде ахырысы.

Ак халатының бер чабуы ертылып төшкән һәм юл буе сөйрәлеп килгән. Егет тирә-ягына борчылулы караш ташлады да, гүя мондамы дигән шикелле, тирбәлеп торган күкрәгенә уң кулын куйды. Пакетның үзендә булуы, тун астында аның таиыш кыштырдавы егетнең күңелен күтәрде. Шушы минутта бу сургучлы пакет Нурулла өчен иң кадерле, иң мөкатьдәс бер әйбер иде. Бит ул аның өчен җаның кызганмый сугышты һәм, әгәр кирәк булса, тагын да сугышачак иде. Бер уйласаң, сугыш еллары эчендә шушындый сургучлы пакетларны Нурулла күпме ташыды. Алар өчен күпме борчылды, күпме көч түкте...

Бүген төнлә дә Нуруллага һәм кызылармеец Ардашевка шушындый сургучлы пакетларның берсен сул флангта торучы икенче батальонга илтү өчен дип тапшырдылар. Пакетның эчтәлеге егетләргә мәгълүм түгел иде, тик полк штабы начальнигы аны биргән чакта: «күз карасы кебек саклагыз» диде. Бу сүзләрне әйткән чагында начштабның тавышыннан, бигрәк тә күз карашыннан пакетның никадәр мөһим икәнен егетләр сүзсез дә төшенделәр. Икенче батальонга кадәр унбиш километрлар булса да, Нурулла белән Ардашев кебек оста чаңгычыларга әзер чаңгы эзе буенча бу араны үтү әллә ни кыен түгел иде.

«Бер сәгатьтән анда булырбыз» диделәр алар һәм, автоматларын муеннарына асып, юлга да чыктылар. Ардашев алдап барды, Нурулла аның артыннан калмады. Төп булса да кар һәм ай яктысында чаңгы эзләре ачык, күренәләр иде. Бигрәк тә аланнарда, киң сазлыкларда алар зәңгәрсу тасмалар шикелле ялтырап, ераккаракка сузылалар иде. Бара-бара чаңгычылар бер тауга килеп җиттеләр. Түбәндә очлы чыршылар беләа уралган түгәрәк, күл җәелеп ята иде. Өзек-өзек болытлар тулган айны әле каплап, әле аннан күчеп торганлыктан, күл өсте әле яктыра, әле карасуланып кала иде.

— Калышма, дускай! — диде Ардашев кысылган бер тавыш белән. Ә үзе, алга иелгәннән-иелә төшеп, чаңгы таякларын һавада чайкый-чайкый түбәнгә очып китте.

— Нурулла булсын да, калышсын имеш! Сабан туйларында да сер биргәнем юк иде минем, — диде егет күңеленнән һәм, иптәшенең артыннан бераз карап торганпап соң, үзе дә түбәнгә очты. Тауның яртысы текә булуга карамастан, чаңгы эзләре югалмаган, ахырысы йөрүчеләр алай күп булмаганнардыр.

Нурулла, кош шикелле, түбәнгә очты да очты, битенә җил ыргылып бәрелде, колак төпләрендә һава сызгырды. Аңа шундый рәхәт, шундый яхшы иде, әгәр яраса, шул очып барган көенчә бөтен тавышы белән кычкырып җырлап та җибәргән булыр иде. Күлне үткәч, чаңгычылар яңадан урманга керделәр. Ай нурында коенып утырган ап-ак урман әкрен генә гөжли һәм үзе гаҗәеп матур иде. Алдан сузылып киткән чаңгы эзләре бара-бара тирән чокырга килеп терәлделәр, берникадәр вакыт аның кырыеннан сузылып, кыйгачлатып чокыр төбенә төштеләр һәм яңадан югары күтәрелделәр. Чокыр аръягында ботаклары җиргә кадәр салынган чыршылар бетеп, төз һәм озын сынлы наратлар башланды. Шул наратлар арасыннан барганда Ардашев кинәт туктады.

Нуруш, әнә тегендә нәрсәдер селкенде бугай, күрдеңме?—дип сорады шыпырт кыпа.

— Агач күләгәләре ул. Әнә кара, ай нишләтә аларны, — диде Нурулла. Чыннан да, болытлар ара-тирә айны бөтенләй каплап киткәнлектән, агачларның күләгәләре җанлы булып хәрәкәтләнәләр иде.

Шулай да Нурулланың бу җавабы зур тәҗрибәле Ардашевны тынычландырмады. Күләгәләр каралар, ә аның күзенә чалынган нәрсә ак иде; әйтерсең, кемдер ак таяк белән селтәнеп кара нарат күләгәсенә бәрде һәм үзе кинәт юк булды. Ардашев белән Нурулла аркаларына аскан автоматларын саклык белән генә кулларына алдылар. Ни булмас дисең, алгы чик бит! Бераз тыңлап торганнан соң, ул-бу ишетелмәгәч, егетләр яңадан юлларын дәвам иттерделәр.

Тын урманда чаңгыларның җинелчә чыжлавыннан башка һичнәрсә ишетелмәде. Менә элемтәчеләр шикле булып күренгән урынны да үттеләр. Бернәрсә дә юк. Ахырысы Ардашевның үткер күзләре бу юлы бераз ялгыштылар бугай. Инде күңелләре тәмам тынычлана башлаган вакытта гына, карга күмелгән куаклар арасыннан тавыш-тынсыз дүрт кеше күтәрелеп, егетләргә каршы килә башладылар. Алар, безнекеләр кебек үк, ак халатлардан булсалар да, секундның ниндидер кечкенә бер өлешендә Ардашев, күпне күргән солдатларда гына була торган сизенү белән, бу билгесез кешеләрнең засадада ятучы немецлар икәнен, мөгаен, «тел» алырга исәпләре булганлыктан, атмыйча боларныц артыннан йөгерүләрен төшенде. — Нуруш, ат! — дип кычкырды Ардашев һәм үзе аяк үрә килеш автоматыннан озын бер очередь җибәрде.

Урман эче, челпәрәмә килгән пыяла сыман, яңгырап китте. Немецларның берсе (ә алар чыннан да немецлар иде) ачы кычкырып йөз түбән ауды, икенчесе, колачларын җәеп, автоматын төшерде һәм шулай ук кар өстенә кадалып төште. Шул ук вакытта кайдадыр икенче якта да автомат тавышлары яңгырады. Нурулла тагын өер немецның эшен бетереп, уң ягына борылганда. Ардашев чаңгы эзенә аркылы чалкан авып төшкән иде. Күз ачып йомган арада Нурулла аны юан нарат артына сөйрәде һәм үзе ярсын атышырга тотынды. Бу атыш күпме дәвам иткәндер, үзен чолгап алган немецлардан Нурулла ничек ычкына алгандыр, хәзер ул боларның берсен дә хәтерләми иде. Бәлки, соңыннан, тыныч шартларда.

Нурулла бу бәрелешне бөтен тулылыгы белән күз алдына китерер, наратлар артына яшеренә-яшеренә атышуларын, граната ыргытуын, Ардашевның соңгы минутларын аның: «Нуруш... пакет... Ничек булса... да...» дигән бәйләнешсез сүзләрен, күзләре пыялалануын, кайчандыр дәү чүкечне уйнаткан көчле кулларының соңгы мәртәбә тартышып, карны йомарлап, хәрәкәтсез калуларын— барысын да, барысын да хәтерләр.

Хәзер исә аның мие боларны чагылдырудан гаҗиз иде, чөнки автоматы суынып җитмәгән кебек, дулкынлы кичерешләре дә суынып, тынып житмәгәннәр иде әле.

Нурулла кузгалды, берничә адым атлады һәм кинәт аның тез асларына суккан кебек булдылар, буыннары сыгылды һәм ул, чайкалып, кар өстенә егылды. Берничә минут чамасы һичнәрсә аңламыйча, һичнәрсә тоймыйча, үлек шикелле хәрәкәтсез ятты ул. Аннары, салкынның тәэсиреннән булса кирәк, аның томаланган зиһене әз-әз генә ачыла башлады. Ул бәсләнгән керфекләрен күтәрде һәм гаҗәеп күренеш алдында хәйран калды: кар баскан агачлар котырынып-котырынып бииләр, күк йөзе әллә нинди кызыллы-сарылы куркыныч төскә кергән иде. Нурулла, күзләрен яңадан йомды да, аякларын һәм кулларын хәрәкәтләндермәкче булды. Ләкин гаҗәп: ул аларның барлыгын сизмәде. Шуннан соң ул күтәрелеп карады, күтәрелә алмады, әйтерсең, өстеннән авыр таш бастырып куйганнар. Кычкырырга теләде, ләкин, яман төш вакытындагы шикелле, кычкыра да алмады. Шулай тагын берничә минут чамасы вакыт үтте. Нурулланың аңы яктыра, ачыла төште. Ул тагын күзләрен ачты. Бу вакытта агачлар үзләренең котырынып биюләреннән туктаганнар, күк тә үзенең гади зәңгәр төсенә кергән иде.

Нурулла һушсызлык диңгезеннән әкренләп котыла барса да, хәзергә әле аның зиһенендә һичбер уй юк, күңел берни дә тоймый, мие буш һәм салкын иде.

Менә ул ничектер кузгалды һәм кинәт, электр тогы шикелле, кискен әрнү аның бөтен тәнен дерелдәтеп җибәрде. Моңа кадәр сизелми торган яралар сызлап беленә башладылар. Тагын берничә минуттан Нурулла инде бөтенләй айныды. «Нигә мин тик ятам? Пакет тапшырылмаган бит әле. Немецлар куып җитсәләр.... —дип уйлады ул.

Пакетның дошман кулына эләгү куркынычы егетне хәрәкәтсезлектәп аерды. Ул, бөтен ихтыярын җыеп, юк көчен бар итеп, теше-тырнагы белән дигәндәй күтәрелергә тырышты, ләкин һаман да күтәрелә алмады. Шуннан соң ул, үзенең көчсезлегеннән гарьләнеп, үзен-үзе өзгәләр хәлгә җитеште.

Гомердә яшь чыкмаган күзләреннән ике бөртек кайнар яшь чыгып, янаклары буйлап кар өстенә тамдылар. Күп газаплана торгач кына Нурулла аягына басты. Әмма кузгалып китү мөмкин түгел иде. Костыльләргә таянып торган шикелле, чаңгы таякларына таянып, ярсу һәм шашкын караш белән, сузылып киткән чаңгы эзләренә төбәлде. Ә иртә бик матур, бик ачык иде. Ап-ак каен урманы (ул хәзер каенлыкта иде) шул нәфис зәңгәрлек эчендә искиткеч матур бәллүр бакчага ошый; кояш әлегә күренми, тиздән аның тәүге алтын нурлары бәллүр урман эченә сибелерләр дә, каеннарның бәскә төренгән бөдрә ботакларыннан тамып торган ак мәрҗәннәрдә, топазларда чагылып уйный башларлар.

Нурулла тагын егылды һәм үзенең бөтен тәнендә тагын да өметсезрәк зәгыйфьлек сизде. Әйтерсең, аның сөякләрендәге барлык җилекләрен суырып алдылар, әйтерсең, тамырлары буйлап кайнар кан түгел, ә бозлы салкын су ага иде.

Менә шунда инде анын миеннән гомердә беренче тапкыр, сазлык еланы шикелле чирканыч, салкын һәм кара уй үтеп китте: «Үләм!» дип пышылдады ул, «Туңып үләм». Нурулла күп үлемнәр күргән карт солдат иде. Ул тормышны шашып ярата, ә үлеш бөтен җан көче белән күрә алмый иде. Пшцв генә кыен шартларда да ул: «Бу газапларнь күргәнче, ичмасам үтерсеннәр иде» димәде. Әгәр дә бу мәсхәрәле, егет намусы өчен оят сүзләрне бер генә мәртәбә әйткән булса да, ул үз телен үзе кискән булыр иде. Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә. Соңыннан аны һичничек тә кайтарып алып булмый. Шуна күрә, чәчәкләре ачылмый өзелгәп юл шикелле, вакытыннан элек чикмәскә, ә яшәү өчен үлемнең бугазын чәйнәргә, тартышырга, сугышырга кирәк. Нурулла үлем аңа ыжгырып торган чакларында да яшәүдән емет өзмәде, «юк, минем ризыгым бетмәгән әле, мин яшим әле» дип ышанды һәм яшәде. Хәзер, барлык әгъзаларында үлем салкыны акканын тойгач, ул: «Үләм, туңып үләт дип пышылдады. Ләкин аның бу пышылдавында да «Инде мин көчсезләндем, инде җиңелдем, беттем» дип тәкәббер үлем алдында баш ию юк иде.

Нурулла бу секундта үлемнең чиксез якын булуын сизде һәм үзенең бөтен көчен аңа каршы көрәшкә туплады. Урмандагы һәрбер агач, җиһанга тереклек бирә торган кояшның һәрбер нуры, ниһаять, йөрәгенең һәр тибеше «Яшәргә, яшәргә» дип тәкрарлап торган кебек иделәр.

Шуның өстенә Нурулланың күңелен яңа бер ачы тойгы, йөкләнгән бурычның үтәлмәвеннән туган үкенечле тойгы басты. «Ә пакет?.. Ә Ардашевның соңгы карашы, соңгы үтенече: «Тапшыр аны, Пуруш, тапшыр. Ничек кенә булса да» дип әйтүләре!».

Шул уйлардан соң Нурулла, канаты сыйган кош шикелле, яңадан талпына башлады. Яшәү! Алтын сүз, нурлы сүз! Кол булмыйча, азат илдә хөр булып яшәү, иҗат итү, яңаны тудыру! Шуннан да кадерлерәк, шуннан да кыйммәтлерәк нәрсәбез бар соң безнең?! Үлем, явыз үлем.

Син батыр егет Нурулланы үзеңнең салкын кочагыңа алчакчы буласыңмы, аны инде азат ителгән газиз Ватаныннан, сугыш кырларында ут һәм тимер белән сыналган дусларыннан, тау башларындагы ак кар кебек пак мәхәббәтеннән аерып алып, ят илнең ят җирендә караңгы упкынга ташламакчы буласыңмы? Юк, булдыра алмассың!

Дөрес, Нурулла дошманнары беләп сугыша-сугыша яраланып канга баткан, чәчләре, керфекләре бозланып беткән, аяклари һәм куллары туңа башлаганнар. Ләкин аның йөрәге тибүдән туктамаган әле, аның йөрәге яшәүгә сусап тибә. Шулай ук җир йөзендә кич түгел, иртә, иртәнең дә зәңгәр ахак төслесе! Нурулла ерак колхозда калган хатыны Тәнзиләне, «Әткәем кайнап кайтыр» дип тилмереп көткән биш яшьлек улы Сәлимле, чал сакаллы әтисе белән карчык әнкәсен, «Абыем!» дип өзелеп хатлар язучы ссңлссе Дилбәрне, гүзәл Ыкны, киң кырларны, матур болыннарны хәтерләде һәм йөрәге яңа бер ашкыну белән тибәргә тотынды.

Нурулла, актык, көчен җыеп, чаңгылары өстенә күкрәге бсләп ятты да, шуыша башлады. Исән аягы һәм катып беткән куллары белән авыр гәүдәсен этәрде. Суда йөзгән чакта дулкыннарны башы белән сөзеп барган шикелле, йомшак карны ялап башы белән ерып барды. Озак шуышты ул. Әмма артына әйләнеп карый алган булса, бары илле-алтмыш адымнар чамасы гына киткәнен күреп, ачынган булыр иде. Ләкин ул артына борылып карамады. Аныңча ул инде бик ерак киткән иде. Аныңча ул батальонга тәмам якынлашкан иде инде. Бер заман ул кыштырдау ишетте. Күңеле бер үк вакытта шатланды да, курыкты да.

Дуслармы, дошманнармы? Ни булса да автоматын алмакчы булды, ләкин куллары аны тыңламадылар. Бары тик элек үк куенына салган «лимонкасын» алып, аның алкасын авызына капты...

Шунда Нурулладан биш-алты адымда урман тавыгы кар өстепнән очынып-йөгереп үтте һәм бик масаюлы караш ташлады. «Кош, муеның канат астыңа килгере, — дип сүгенде Нурулла эченнән, — юлымны аркылы үтмәсәң ярамаган, ләгънәт».

Нурулланың туңа башлаган куллары һәм аяк бармаклары түзә алмаслык булып сызлый башладылар һәм ул тешләрен кысып: «Алмакчы буласыңмы? Юк, алма әле, кабахәт!» — дип үлем белән тартышты һәм үз сүзләнеп, бөтен горур җаны белән үлемгә каршы торып, һаман алга шуышты. Ә колакларында, кремльнең моңлы курантлары шикелле, бер сүз, бер тавыш чыңлады: «Яшәргә, яшәргә». ... Тагып бер сәгатьтән соң безнең патрульләр Нурулланы батальон землянкаларыннан өч йөз метрда ярым һушсыз килеш шуышып азапланган хәлендә таптылар. Пакетны комбатка тапшырганчы ул бирешмәде. Пакетны тапшыргач, кинәт онытылды һәм бары икенче көнне генә санбат чатырында аңына килде. Ул күзләрен ачканда, ак халатлы бик матур бер кыз аның кайнар маңгаена салкынча кулын куйган иде. Хәрәкәттәге армия. Март, 1945 ел.