Логотип Казан Утлары
Поэма

ТЫН ДИҢГЕЗ ЯРЛАРЫНДА

КЕРЕШ

Ерак-ерак көнчыгышның

Тыныч, аяз бер төне.

Тын диңгез ягасындагы

Аэродромнарның бере.

 Экипажым хәзерләнә —

Очарга вакыт җитә.

Ай нурларында коенып

Металл очкычым көтә.

Менә техник, бидон белән,

Май алып килде аңар.

Салыр. Воронкасын алып,

Тулды микән, дип карар.

Эшен тәмамлар да, аннан

Минем каршыма килеп

Рапорт бирер: — «Эшем тәмам:

Очкычым хәзер» диеп.

«Добро!» диеп, кабинама

Мин утырырмын менеп,

Әдәп саклап, түргә мулла

Менеп утырган кебек.

Канатларым, канатларым,

Сез күтәрегез мине,

Фронтташларым янына

Сез үткәрегез мине!

Очкан саен Тын диңгезнең

Тыныч яры буенда,

Илемнең сугышлы ягы,

Фронтлары уемда.

Шул уемда, бомбаларым

 Полигонга төшсә дә,

Укчы-радист пипелдәвем

Колагым ишетсә дә,

Ни булса да, һәммәсе дә

Дошман өстендә кебек,

Салкын чеметсә, мин зенит

Уты эчендә кебек —

Снаряд китеге тәнне

Чеметә төсле минем:

Шуны сизәм.

Шулай очам,

Һәм шуны тели илем.

Мондый тиз мин чабата да

Киенә алмый идем;

Бу рульләргә ничек җитез

Күнеккән куллар минем.

Чебен тоткандагы төсле

Минем кул хәрәкәтем,

Тудыра экипажым да

Телефон бәйләнешен.

Колакларда «мин хәзер!» дип

Рапортлар яңрап китә,

Моторлар эшли башлыйлар,

Канатлар калтырап китә.

Төн. Көнбатышы ягында

Ярып илебез күген

Очкан берәү белән күңелем

Бергәләп оча бүген.

Белоруссия өсләрендә

Очучы тыныч, тигез

Сулап бара, әйтерсеңлә,

Сукага барган үгез

Мөгезенә кунадыр да

Чебен күңелем минем

 Уйлый:

 «Әгәр җир бирсәләр,

Мин дә сукалар идем...»

Алар бомба ташлаганда

Дошман гаскәрләренә

Бу буразналар сызылды

Минем дәфтәрләремә.

I

Дошман вокзалы өстендә

Яктырткыч бомба ташлап

Безнең төнге очучылар

Задание үти башлап

Эшелоннар шартлау белән

«Пөхтә эшләнде» ди-ди

Штурман әнә шатлыгыннан

Кабинасында бии.

Вагон ватыклары катыш

Сыйракларын күтәреп

Күккә очкан фрицларны

Бер-беренә күрсәтеп

Урыннар да тамызалар

Бомбаны нәләт белән,

Шатлыкларын бүлешәләр

 Фотоаппарат белән;

Тизерәк штабка илтеп

Күрсәтергә бу эшне,

«Менә ничек тәэмин иттек

Пехотага уңышны!»

Укчы — радист та өлешсез

Калмасын өчен, урап,

Түбәнәеп, пулеметтан

Тагын вагырак турап,

Прожекторларын да ватып

Бурычны тәмамлагач,

Бер нуля да, бер тамчы да

Артык бензин калмагач —

 Эш көне тәмам. Бөтенләй

Башка вакыттагыча,

Укчы-радист гармонь уйный

Башкалар җырлап оча:

«И дусларым, күрәсезме,

Җир шары бит түгәрәк,

Түгәрәкләп эшебезне

Кайтыйк әле бергәләп!»

«Немец талый: — сөйгән яры

Чуклы ефәк шәл сорый,

Немец шартлый: — сөйгән яры

Чуклар н тешләп елый...»

Алар җырлый. Күтәрелә

Аста шартлау телләре,

Шуңар күтәренке хәзер

 Аларның күңелләре.

Аркаларына ягылган

Янгыннар кызыллыгы,

Сул погоннарда чагылган

Тимер казык йолдызы.

Көнләшәм карап аларга —

Кошларның асыллары!

Кайчан шулай ауга йөрер

Тын диңгез лачыннары!

Тынмы, давыллымы? — шунда

Күрсәтербез әле без —

Остряковлар, Сафоновлар,

Брипколар үскән диңгез!

Тыя диңгездә таң чагыла.

Без дә очабыз һаман.

Түбән карыйм - үз җирем бит! —

Полигонны кызганам;

Бомбалаганда ул безгә

Күренә фашист кебек,

Йөридер ул, фашист ролен

Уйнаган артист кебек.

Тагын мавыгып китәм һәм

Мишеньнәр фашист миңа,

Гүя чын фашистлар белән

Сугышу паен миңа!

Гүя мин дә хәрәкәтче,

Аерма шунда гына,

Сулда түгел, Тимер казык

Уң погонымда яна.

«Өр, таң җиле, фашистларга

Өр әле, яндыр әле;

Өрмәгән җиргә утыртмас

Безне ул таң җилләре» —

Үз эшемне җырлый-җырлый

Башкарып ару гына,

Сугышчылар төсле мин дә

Кайтам аэродромыма.

Аларпы котлаулар көтә,

Аларны көтә орден;

Мин дә кесәмнән югары

Бер тишек тишеп куйдым;

Сугыштан соң, кайчан тылга

Геройлар кайтып тулыр,

Һич булмаса бер медальсез

Йөрүе җайсыз булыр:

Борып заманда орденга*

Таңга калган шикеллс

Аяк атлатмаслар күреп

Миндәй таза кешене —

Уйлый, үземнән башкалар

Сизмәсен моны, дип ул.

Маңгаена бинт урады

Ул сыңар кулы белән,

Тагын айный төште читтән

Һава ыргуы белән,

Дәвам иттермәкче иде

Үзгәрешсез очуын,

Шунда гына бер моторның

Күрде сафтан чыгуын.

Зенитчылар, өреп калган

Эт туе төсле, алар

Ут селәгәйләрен бөркеп

Аталар да аталар.

Гармоньны ташлады радист,

Аның кабяласынлап

Морзе елый — пи-пи, пи-пи —

Адашкан чебисыман:

«Пи-пи, пи-пи, — заданиене

Үтәп кайтып киләбез,

Пи-пи, пи-пи, — чигебезгә

Якынлашып киләбез,

Зенит тубы сул моторны

Сафтан чыгарды, пи-пи,

Без исән, тик очучыбыз

Канга чыланды, пи-пи...

Тәненнән суырып ташлап

Снаряд китекләрен,

Алып кайта экипажны

Җыеп соңгы көчләрен.

Үз туган җиребез белән

Якынлаша арабыз,

Тик җитәрбез микән? пи-пи,

Түбәнәя барабыз...»

III

Алар оча — омтылышып,

Сагынып туган җирне —

«Егылсак та туган җиргә

Җитеп егылсак иде...»

Туган җир! Ни ул? Укучым,

Шуны беләсеңме син?

Мин белгән җир өсләрендә

Атлап киләсеңме син?

Шушы җир сөйдереп үзен

Синнән үптермәдеме?

Үпкән чакта чаткы чыгып

Ирнең көйдермәдеме? —

«Юк» дисәң язып та тормыйм, —

Аңламассың барыбер,

«Үптем» дисең? Сизгәнсең ич —

Язу һич кирәк түгел...

«Бер орденсыз, бер билгесез

Ничек котылган?» диеп.

Арттан ияреп йөрерләр

Балалар мине күреп...

Ул чакны уйлар вакытмы,

Тукта, син, шайтан нәфес.

Йөкне тартыш, лирик чигенеп

Чыгымчылаган нәфес.

Дусларым дошман өстендә

Хәвефле урын үтә.

Алар күзен чагылдырып

Прожектор нуры көтә.

Тагын көтә көтелмәгән

Сугыш әкәмәтләре;

Алар юлын буып тора

Зенит снарядлары.

Автомат туплар авызыннан

Трассалар бөркелә —

Күкле-яшелле еланнар

Төсле сузылып менә.

II

Дулкындагы көймәсыман

Уңга, сулга кагылып,

Төрле маневрлар белән

Очкан чакта мавыгып

Ниндидер хәл булып алды,

Гадәттәге хәл түгел,

Тыныч тормышта да кайчан

Шундый хәл сизә күңел;

Бала чакта урак урып

Бармак киселгәндә дә;

Кайбер килен шуны сизә

Чүлмәк кителгәндә дә.

Егет — аныц сөйгән яры

Читләргә киткәндә дә,

Шәкерт — хөрмәтле хәлфәсе

Артына типкәндә дә —

Балалыкта кайвакытта

Шундый хис сизә күңел;

Тик очучы хәле хәзер

Андый гына хәл түгел.

Нинди матур иртә иде.

Таң да атты сызылып,

Яктырып та килә иде,

Нәрсә китте бозылып?

Күзен каплый очучының

Маңгаеннан кан чыгып.

Куркынып уянгансыман

Күзләре киң ачылып,

Микрофонга кычкыра ул —

Уйна гармоньны! — ди ул,

Туган җир ул бер төрле дә

Трактатка, мохтаҗ түгел,

Аны белү генә җитми —

Сизәргә тиеш күңел,

Һәм шуны мин ачык күрдем

Илемне гизеп йөреп:

Җиремнең җаны — ирек,

Димәк, ансыз җир — үлек.

Мин әле дә посттан постка

Илемне гизеп йөрим;

Кайда бассам да, җир тере —

Мин шуны сизеп йөрим.

Мин күчендем Европадан

Тын диңгез култыгына,

Күчкән төсле, сөйгәнемнең

Ирененнән — куйнына.

Укучым әйтәдер инде:

«Совет власте өчен

Күп агитациялисең,

Тик мыеклы мин үзем,

Житәр!

Юкса вакыйгаңнан

Читкә китеп барасың,

Аны чигенүләрең өчен

Сылтау итеп барасың.

Минем үз кызым да шундый:

Суга барам, дип китә,

Чишмә янында егете...

Ә атасы су көтә.

Син дә шулай хикәяңне

Укучыңа ау итеп,

Бер очып тарттырып миңа

Тоттырдың да бау итеп,

Инде карап торам шуңар

Чыгарып элгәнеңне,

Йөрәгеңнең сандыгында

Ятучы керләреңне.

Киптерергә тотындың син

Үз хисең чүпрәкләрен,

Экипажны каплый алар,

Аның ни күргәннәрен.

Бетте! Язам! Әнә алар

Чиккә дә җитеп килә,

Һамап түбәнәя барып

Җиргә дә төшеп килә.

Очкычны илтә очучы

Көченең азаклары,

Берни сизмәс дәрәҗәдә

Оешкан аяклары,

Штурманның адашусыз

Ачык күзләре илтә,

Һәм радистның пипелдәгән

Җылы сүзләре илтә,

Энҗе санап тезгән төсле

Бер бөртегенә кадәр

Чакырымнарны тезделәр

Илебез чигенә кадәр.

Әнә каршыларга безнең

Истребительләр менеп

Юл күрсәтеп, куллар изәп

Бергә кайта гөр килеп.

Очучыбыз түбән карый —

Өзлексез урман бу гел,

Бу тик егылырлык урын,

Утырырлык урын түгел,

Якынлаша бие -биек

Агачларның очлары,

Сизелә канатка тиеп.

Иелү — кыштырдавы...

Фронтны алга үткәреп,

Урман тынып килгәндә,

Тыныч урман өсләренә

Кояш чыгып килгәндә,

Юаш, юаш җил кузгалып

Үлән калтыраганда,

Калтыраган үләннәрдә

Чыклар ялтыраганда

Бер сандугач җирдә ята,

Кем каерган канатын?

Кем сындырган мескенчекнең

Оялаган агачын? —

Металл канатларын эретеп

Ерак түгел аңардан

Дөрләп яна күктән атып

Төшерелгән мопоплан.

Нигә бер кеше дә чыкмый?

Бәрелеп үлгәннәр микән?

Үлеп яналармы, әллә

Янып үләрләр микән?

Совинформбюро хәбәрен

Тыңларбызмы аннары:

«Безнең бер экипажыбыз

Базага кайталмады...»

Мин күп дусларымны күмдем

Һәм тагын киттем торып,

Таш кырпына итекләрдән

Кабер балчыгын кырып.

Гомер юлым буйлап киттем.

Аларның үлемнәре

Мине яңадан тудырыр

Төсле үк күренмәде.

Тик һәр шундый вакыйгадан

Бер тамчы өчтәй тамып,

Нәрсә белән? — Әйтә алмыйм.

Тулды ниндидер савыт, Татты!

Ташкындай таралып

Җанымны басып ята

Үчме? Нәфрәтме? Сөюме? —

Теләсәң ни дип ата. Тулды.

Ташып. Ә күзләрнең

Бер тамчы яшьләре юк.

Савыт ташый, һәм дошманга

Мәрхәмәт әсәре юк.

Өч ел үтеп бер генә яшь

Күзләремне чылатты —

Бары көнбатыш Фронты

Сагындырып елатты.

Кем үлсә дә ул Фронтта.

Белмәсәм дә мин атын,

Аң ирешмәс ерак иптәш

Капшап сизәрлек якын.

Мин еладым. Бу сер иде.

Сер булганы яхшы иде,

Тик көнбатыш җиле исте

Һәм серемне фаш итте.

Мин шунын белән юанам,

Тик ышанам мин шуңар —

Илебезнең дүрт ягыннан

Җиңү кояшы чыгар.

Һәм ялкынга барыннан да

Очучы якын хәзер. Барды.

Башта кыймый торды —

Очучының бар җире

Канлы. Сыңар кул белән дә

Калмаган тотар җире,

Һушы китеп йоклаган ул

Капчык күтәргәнсыман

Ипләп алып якасыннан

Аны кабинасыннан

Егыла-тора куаклар

Төбенә илтеп салып,

Аның каннарын кулыннан

Чирәмгә сөртеп алып,

Штурманны да урыныннан

Өстерәп чыгып килә;

Анысы да һуштай язган

Күзләре ачык көйгә...

Аннан соң барып «АФА»сын

Алды кабинасыннан,

Кыямәттәге мизанга

Изгелек куйгансыман

Саклап читкә куйды илтеп

Туктады көчен җуеп.

Кояш чыгар. Тик бу дуслар

Ул көнне күрмәс инде,

Таңгы йолдызлар шикелле

Күзләре сүнәр инде.

Талпынды. Шлемып салды,

Торды күзләрен уып.

Бер-береп чагылдыра күк:

Чәчкәле яшел алан

Һәм чәченә чал сибелгән

Еллар үтәр. Бу аланның

Кара янган уртасын

Бу экинал: тарихының

Соңгы юлы ноктасын

Каплап үсәр кызыл гөлләр

Җилләрдә дулкынланып.

Хәтерләтеп бу янгынны

Торырлар ялкынланып...

Унсигез яшьлек малай.

Кузгалды ул — су сорыйлар

Тегеләр аңга килеп

Һәм аларны — балаларны

Көйләп калдырган кебек,

Куак астына яткырып

Суга дип бара иде,

Туктады кинәт, каранды.

«Гармопым яиа...» диде.

Чү... Күтәрде авыр башын,

Күтәрелде берәве —

Укчы-радист! Чынмы, әллә

Күземә күренәме? Исән!

Димәк, янмас әле,

Яшәр һәм тибәр әле

Мең фашистны дөмектергән

Өч коммунист йөрәге!

Туктады, тик артык инде

Аяк атлый алмады,

Көчсезлегенә ачынып,

Күз яшен тыялмады.

Һәм елмайды, дусларыннан

Гафу үтенгәнсыман,

Тик күрмәде дусларын ул,

Күзләрен басты томан.

Егылса да тын, сак кына

Камчы төсле хәрәкәтсез

Асылынган бер кулы

Үзе бөтен хәл-әхвәлне

Карап алды берьюлы —

Сүндерергә маташма да;

Котыра яңгын хәзер,

Һәм йомшак кына егет

Тегеләргә тәэсир итте

Бомба шартлаган кебек.

Икесе дә кузгалдылар

Куаклары астыннан,

Ташкын агышы астында

Кузгалган ташлар сыман.

Штурманны тотал амады

Яралар авырлыгы,

Тик очучы торалмады —

Калмаган торырлыгы.

Штурман бәйләде радистның

Ачылып сынган кулын,

Йөрәгенә йотып аның

Ачыну, сызлануын.

— «Түләрләр!—диде очучы —

Бер тиенен кичермәбез,

Гармоның өчен дә, иптәш,

Әрнүең өчен дә без

Түләтербез!

Тик... штурман,

 Су гына булсын иде,

Без табар идек аларны.

Тик су табылсын иде —

Кайсы точкалардан атып

Безгә тидер гәпләрен

Яхшы күрдем, онытылса да

Гомерлек күргәннәрем,

Бар дөньямны онытсам да

Моны онытасым юк,

Түләтербез! Тик, штурман,

Су кирәк иде, су юк!..»

Штурман аның ярасына

Күчте. Чебенен куа;

Һәм бәйләр өчен тузаннан

Арындырмакчы була,

Тик очучы ашыктыра —

«Бәйлә тузаны белән,

Үз җиребез тузаны ул,

Килешербез аның белән!

Дус санасаң ун минут... юк,

Биш минут эчендә су!

Дуслыгың нәрсә, беләмсең,

Ул — миңа эчәргә су!»

Һәм штурман, эш терәлгәч

Дуслыгы исәбенә,

Төреп китте икесен дә

Парашют ефәгенә.

Инде тагын нәрсә языйм —

Сюжет очланып килә,

«С —2» очып аларга

Врачны алып килә,

Парашют белән һавадан

Медикаментлар төшә,

Сынган кул-аяклар өчен

Жгут, кабыклар төшә,

Агачлар башына эләгә

Врач үзе дә төшеп,

Талпынгалап җиргә баса

Стропаларны кисеп.

Таралышкан термосларын,

Бар җиһазларын җыя,

Яралыларның авызына

Су коя, хәмер коя.

Үләндәге чыкны гына

Киеменә сеңдереп,

Штурман кайта интегеп,

Су табалмыйча йөреп.

Ә яралы очучыбыз

Күңел ачып өлгереп,

Үз сызлануларын басып,

Башкаларны көлдереп

Сөйли, егылыр алдыннан

Уена китерүен,

Егылып өчәвенең дә

Кушылып тетелүен,

Килүчеләр бу итләрне

Җыеп алачакларын,

Һәм чамалап өч табутка

Бүлеп салачакларын,

Аның ияген радистка

Ялган тегәчәкләрен,

Радист табанын аңарга

Ияк итәчәкләрен,

Зирәк врач күп җирләрле

Шулай яраштыруын,

Җирдә калган сыңар күзе

Шуны карап торуын —

Сөйли егылыр алдыннан

Ачык итеп уйлавын

Бер-ике секунд эчендә

Шуларның барын, барын.

Шул ук чакта укчы-радист

Ниләр уйлады икән?

Ни булсын аның уенда

Сөйгән ярыннан бүтән?

Кем син, аның сөйгән кызы,

Кем аның илһамчысы?

Врачтан, миннән уздырып

Йөрәген тыңлаучысы?

Алар изге ялкын белән

Безгә таң аттырганда,

Һәм шуның өчен аларга

Үлем янап торганда

Кайда идең? Нишли идең?

Бәлки заводта синең

Шул ук сугыш хезмәтенә

Багышлангандыр төнең?

Шулай булса, тыныч йокла,

Таңнарың тыпыч булсын.

Күпкә түздең, әзенә түз.

Терелер, кайтыр дустың.

Ул гына булсын уеңда.

Төш күр аның турында.

Уянып китсәң, курыкма —

Мин булырмын куйныңда!

Мин, дигәч тә, үзем түгел.

Минем китабым булыр;

Шулай булса да бу минем

Бәхетле таңым булыр.

Сусау бетте, кан туктады.

Яралар бәйләнделәр.

Сугышчылар гади генә

Авыруга әйләнделәр,

Җиребезнең сакчыларын

Үзе саклый җир хәзер,

Һәр хәрәкәтләрен күзли —

Врач командир хәзер.

Һәм тагын якында гына

Шытырдау ишетелә;

Ярдәм арта. Носилка бар

Тик бер кешелек кенә.

Берәвен алып китәргә

Шушыпар салмакчылар.

Тик «без аерылмыйбыз» дип

Авырулар баш тарттылар.

Ие, алар бер кешедәй

Өчесе бергә иде,

Берсе тән булса, берсе жан

Ә берсе йөрәк иде.

Ашаганда, йөргәндә дә,

Тәмәке төргәндә дә,

Һавадагы төсле бергә

Жирдә йөрегәндә дә

Пәриләр бер сафка тезелеп,

Я бер үк эзгә басып,

Берсе муенын кашый икән —

Бары да куя кашып...

Абынып бергә егылып,

Тордылар бергә һаман,

Бу — эш белән бирелгән сүз

Һәм сүзсез бирелгән ант

Беленмичә яши иде

Гадәткә, канга сеиеп,

 Эчтә яшәп инде тагын

Кан белән чыкты килеп:

«Безнең анатомияне

Врач иптәш, белегез,

Үләчәкбез, аерылсак

Беребездән беребез!»

Тик очучы күндерелде...

Мәрхәмәтсез юл икән.

Яраларга дарулар бар,

Аерылуга юк икән.

Штурман белән радист әйтте:

— Хуш иттек! — Бишне бирдек!

 Үбешергә ирек бирми

Каһәр суккан бу ирлек.

Шундый чаклар була икән —

Телләр бәйләнә икән.

Бәйләнгән телләр ул чакта

Күбрәк әйтәләр икән. —

«Хуш!—диде очучы, — сез дә

Тизерәк терелегез!

Кем терелсә дә, көтәргә

Беребезне беребез!

Дошманыбыз тынычланып,

Дусларыбыз юксынып

Өлгермәсләр, без тагын да

Оча башларбыз чыгып.

Тик ероплан калмады бит,

Ероплан табасы бар;

Кемнең Головатын сыман

Баерак якташы бар?

Кемнең күпме акчасы бар? —

Сатып аласы иде,

Фашист кулын күтәргәнче

Атып каласы иде...»

Кузгалды ул. Башкалар да

Алардан калмадылар:

Көч таптылар яралылар,

 Аяклар атладылар. Олы юлга!

Тагын чыгып

Сафка тезелер өчен,

Ил, җир өчен, халык өчен —

Укучым, синең өчен!

Синең өчен бит минем дә

Каләмем ни язса да,

Күкрәгем чәчәк атса да,

Башым җирдә ятса да, —

Яшәвем дә, үлемем дә

Тик синең өчен генә

Чөнки мин үзем дә яшим,

Тик синең көчең белән.

Синең көчең яңрар әле

Киләсе җырларымда;

Шулай яңрый ватан сугышы

Тын диңгез ярларында.