ТУКАЙНЫ САГЫНУ
(1913 нче елны язылып, басылмыйча калган шигырь.)
Нурларында ил бизәнде, җырларыңда рухка җан,
Җырладың төннәр карасын, синдә таптык җанга яд.
Көчләреңне, сөтләреңне эчте этләр төркеме,
Син күрәлми гүргә кердең якты илнең күркене.
Тан туар бер, булмый калмас, син шагыйрь күрәлмәдең,
Җырларыңны чын ирекле елда җырлый алмадың,
Имгәтеп ташлап Казан сине вә «эшче эүләден,
Керләнеп беттең үзең», пак бер Казан табалмадың.
Бик белеп тор, якты нур ачылыр әле, гөл нур сибәр,
Бик белеп тор, бу ачы тирләр вә күз яшьләр кибәр.
Син үсәрсең, ил онытмас эшләреңнең көчләрен,
Бит, белеп үл! Яшьләр аңлар күкрәгеңнең үчләрен.
Ил сине өлкән итеп, ялгыз итеп өзелеп сөяр,
Җырың җырлар яшь буыннар, кабереңә гөлләр сибәр.
Җимерелер бу сәмруг кош, син аны күрәлмәдең
Күрмәсәң дә син аны озак яшәр дип ышанмадың.
Мин күрәлсәм хат язармын җимерелүнең ямьнәрен,
Шул көнемнеп нурлы, көчле, якты ал бәйрәмнәрен.
Ал сәламем, әй Тукай! Киттең күрәлми иркәңе
Көннәрендә төн генә, киттең күрәлми иртәне.
Сагынам сине, әй Тукай, аерылдың илдән иртә син,
Моңлы сазың кулда хәлдә кылны чиртә, чиртә син
Аерылып киттең арадан, түз беразга, көт дидем,
Бөркү ил, пычрак һавасын, түз, беразга йот дидем.
Бу чорыңпың михнәтен бер көн килер бу йорт түләр.
Җирдә дуслыклар туар, анда бетәр бу бөркүләр.
Мә, Тукай, ал, тот кулымны! Дустың әрнеп җыр яза,
Сагынып илнең зур шагыйрен җырлый-җырлый моңлана.