ТУКАЙ ТУРЫНДА КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР
I
Миңа Габдулла Тукай белән беренче тапкыр хат аша танышырга туры килде. 1907 нче елның апрель 25 ндә «Әлислах» газетасын чыгарырга Казан губернаторы тарафыннан рөхсәт бирелү белән, шул вакыт каләмнәре белән мәгълүм булган язучыларга, «Әлислах»ка язышуларын үтенеп, хат язарга туры килде. 1905-6 нчы елларда Уральскида чыккан «Фикер» газетасы, «Әлгасрел-җәдид» һәм «Уклар» журналлары аркылы Тукай үзенең шигырьләре белән танылган иде инде.
Минем ачык хатка каршы ул, июль ахырларында, бик кыска гына итеп: «Берничә номер газетагыз чыкмыйча торып берни дә әйтә алмыйм, үзем көзгә таба Казанга барып чыгачакмын, шунда сезнең белән сөйләшермен» дип җавап бирде. Менә, шул ук ел Октябрьның 10 ында иртә үк «Әлислах» идарәсендә (Болгар номеры, бүлмә 12) берничә кеше белән сөйләшеп утырганда, ишектән бер кеше килеп керде. Ул өстенә пальтосыман бернәрсә кигән. Башында начар гына кепка, аягында искерәк итек, итек өстеннән чалбарын чыгарган, күгелҗем пыялалы күзлек кигән. Бу кеше, шул көн генә чыккан «Әлислах» ның икенче номерын алып, утыргычка килеп утырды. Берничә минут укып утырды да:
«Бу номер газетаны мин алып чыгам, мин «Болгар»ның 40 нчы номерында торам. Укыгач та төшерермен, Mин Казанда озак торам» дип чыгып китте. Күп вакыт узмады, Закир (официант) килеп: «Сине 40 нчы номерда торучы мөсафир чакыра, «Әлислах»ның беренче номерын алып менүеңне үтенде»,— диде.
Мин, бер подписчик булды дип шатланып, менеп киттем. Мин кергәндә бу кеше янында бер авыл кешеле утыра идe. Өстәлдә самовар кайнап тора.
Миңа тәрәзә янындагы урындыкка утырырга кушты. Тәрәзә төбендә Пушкин, Лермонтов мәҗмугалары һәм мәшһүр төрек шагыйре Габделхак Хамитнең «Дөхтәре һинду» исемле шигырь китабы, берничә «Мулла Насретдин» (көлке журнал) ята иде.
Боларга күзем төшкәч, аның гади кеше түгел икәнен белдем. Шуннан соң мин сораша башладым.
— Сез кайдан? — дигәч, «мин ерактан, Уральскидан» диюенә мин, — алайса сез, Габдулла Тукай буласыз икән, — дидем. Ул, «Әйе» диде.
— Алай булгач, миңа сезнең белән яңадан күрешергә туры килә, — дидем. Дусларча күрештек. Ул чәй янында «Әлислах» турында, газетага каләмнәре белән катнашучылар турында сораша башлады.
Мин, «Хәзергә Фатих * Чын исеме Габдуллаҗан. Паспортында шулай язылган иде. Әмирхан белән икәү генә алып барабыз, язышырга сүз бирүчеләр бар, — дигәч, «Алай булганда мин сезнең өченчегез булам инде» диде. Мин аның бу сүзенә рәхмәт укып, «Әлислах»ның чыгачак өченче номерына берәр нәрсә язуын үтендем. Ул язырга сүз бирде. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев һәм Казан яшьләре турында сораштыра башлады, Галиәсгар Камал, Ф. Әмирхан, Сәгыйть Рәмиевләрне күрәсе килгәнен белдерде, алар белән күрештерүне сорады. Безнең белән чәй эчүче авыл кешесе Тучканны Арчадан Казанга китерүче булып чыкты. Бу абзыйның Тукайны пар атта алып килгәне беленде.
II
Шул көнне кич мин Тукайны Фатихка алып бардым. Фатихта бик озак утырдык, анда бик күп нәрсәләр турында сүзләр булды. Шул утырышуда Тукайдан «Әлислах»ның әдәбият бүлеген алып баруын үтендек. Ул риза булды. Казанда иң беренче язган нәрсәсе — «Тәнкыйть - кирәкле шәйдер» исемле мәкаләсе булды. Бу мәкалә «Әлислах»ның өченче номерында басылып чыкты. Казанда беренче язган шигыре — «Бер манигы тәрәкъкыйга» дигән шигыре булды. Бу Вафа Бәхтияров шигыре «Әлислах»ның бишенче номерында басылып чыкты. Бу вакытта «Пар ат» шпгыре дә язылган иде. Ул аны ни сәбәптәндер бастырмый йөрде. Бу шигыре өстендә байтак вакыт утырды һәм төзәтүләре дә булды.
III
Шулай итеп Тукай тәмам Казан кешесе булып китә. 1906 иче елның ахырларына кадәр «Әлислах»ның әдәбият бүлеген алып бара. Газетаның һәр номерына диярлек шигырьләрен биреп тора. Газета чыгачак кичле аның белән бергә типографиягә бара идек. Ул анда үз шигырьләренең корректурасын карый, минем эшем беткәнче типография конторасының өстәленә яки кәгазьләр өстенә ятып йоклый яки җырлап утыра торган иде. Тукай «Әлислах» та бирелеш үз итеп һәрбер эшкә катнашып ярдәм итә торган иде. Уральскийдан Казанга кайткан шагыйрь тиз арада танылып, зур урын тота башлый. Шигъри теле бөтенләй диярлек үзгәрә. Шигырьләре эчтәлек ягыннан тирәнәя. Күп нәрсәгә карашы үзгәрә. Шигырьләрен халык яратып укый, исеме көннән-көн ныгырак яңгырый башлый. Шагыйрьнең торган саен дус-ише күбәя. Ләкин мондый киң тормышка ияләшмәгән һәм аныц өчен җитәрлек байлыгы булмаган шагыйрь тиз арада мохтаҗлык кичерә башлый.
«Әлислах»та эшләү Тукайны матди яктан тәэмин итә алмый. Шагыйрь үзенең шигырьләрен китапчы, типография хуҗасы Шәрәфләргә бик арзан бәһага сатарга мәҗбүр була. Матди яктан бөтенләй Шәрәфләр тәэсирендә кала, муеныннан бурычка бата. Шәрәфләр, договор төзеп, Тукайның чыккан һәм чыгачак шигырьләрен бастыру хокукын үзләренә алып шагыйрьдән кул куйдыралар. Шагыйрь үзенең Шәрәфләр тозагына эләккәнен бик яхшы аңлый һәм «Алтынга каршы» дигән шигырен шушы турыда яза.
Тукай «Әлислах»ка шигырьләрен сирәк бирә башлый. Шәрәфләр аның яңа язган шигырьләрен бирдермәскә тырышалар. Бары тик «Әлислах»ның «хатын-кыз» бүлеген генә алып бара башлый. Хатын-кыз фамилиясендә булып мәкаләләр яза. Идарәдә хатын-кызлардан килгән хатларның эчтәлеген тирәнәйтү, төзәтү эшен алып бара башлый. Кайбер хатын-кызларның хатларын шигырь калыбына сала.
Шулай итеп, 1909 нчы елның ноябрь ахырларына кадәр бергә эшләдек. Бергә тордык. Күп вакыт ашау-эчү дә бергә була торган иде. Кыш көне «Болгар» номерында, җәй көне хәзерге Лозовский урамы, Батан бакчасы каршында дача алып Фатих Әмирхан, Тукай, мин бергә өчәүләп тора идек.
IV
Шагыйрьнең яратып укыган әсәрләре: русларның мәшһүр язучыларыннан Майков, Кольцов, Плещеев, Андреев, Потапенко, Куприн, Лермонтов, Пушкин һәм Белиискийларның әсәрләре. Пушкин, Лермонтовларның бик күп шигырьләрен яттан белә, күп вакыт бу ике шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укып җибәргәли торган иде. Истанбул-төрек классикларыннан: шагыйрь Зия паша, шагыйрь Габделхак Хамит, шагыйрь Г. Җәүдәт, шагыйрь Т. Фикърәт, Намикъ Камалларны укыган һәм алар белән бик таныш иде. Боларның шигырьләрен бик яратып сөйли иде. Күбесенең шпгырьләрен ятлаган. Намикъ Камалның «Силистра» трагедиясен татарчалаштыру эшен дә алып барды. Азәрбайҗан язучысы М. Ахундовның әсәрләрен укыган иде. Каюм Насыйриның «Фәвакиһел җөласа»сын яратып сөйли иде. Айда булган борынгы Иран һәм борынгы гарәп анекдотларын укып ләззәтләнә, шулардан ямь-тәм таба. Бик урынлы итеп, үз калыбына салып шул анекдотларны сөйләп иптәшләрен көлдерә. Анекдотлары бигрәк хатын-кызлар белән ирләр һәм казыйлар турында була иде. Вакытлы матбугаттан укыганнары: «Тәрҗеман» (Бакча Сарай), «Вакыт» (Оренбург), Истанбул-төрек яшьләре тарафыннан чыгарыла торган «Җөмһүрият» (Париж), «Төрек» (Каһирә) газеталары, «Төрек йөрди» журналы (Истанбул). Сатирик журналлардан: «Мулла Насретдин» (Тбилиси), «Кара күз» (Истанбул). Бу ике сатирик журпалны бер номерын да калдырмый укый иде. Тукайда сатирик көч тууга һәм үсүгә, шомаруга, тирәнәюгә буйке журналның йогынтысы зур булды дип аңларга тиешбез.
V
Тукай хатын-кыз булган җирдән кача торган иде. Кыш, көннәрне, кич саен диярлек, Фатихларга барыла иде. Шагыйрьгә күп ярдәме тигән Фатихның апасы Рабига абыстай Тукайлы сөйләштерергә тырыша иде. 1908 нче елның май ае урталарында булса кирәк, «Әлислах» идарәсенә чит шәһәрдән ике кыз, килеп чыга. Бу кызлар һәр көн диярлек идарәгә йөри башлыйлар. Тукай беләк танышасы, күрәсе килүләрен белдерәләр. Бер көн болар килгәндә Тукайның идарәдәге ширма артында, кроватьта ятып торган вакыты туры килә. Фатих шунда берничә тапкыр өстәл янына чыгып кулак кызлар.
Тукай турында кайбер истәлекләр белән танышырга кирәклекне әйтсә дә, ул чыкмады. Ахырысы түзмәде булырга кпрәк, бик тизлек белән чыгып барганда, Фатих кунак кызларны шагыйрьгә тәкъдим итә. Тукай салкын гына итен кул биреп, бер сүз дәшми, күз дә салмый чыгып китә. Шул чыгу белән Тукай, яңадан идарәгә керми, тәмам күздән югала. Бу яшь кызларның Тукай белән танышырга сорап йөрүләре зур бер вакыйга булып әверелде. Шагыйрьгә илһам учагы булып китте. Шул күрешү, танышу турында ул берничә мәхәббәт шигыре яза (мәсәлән, «Кулың» дигән шигырь).
VI
Тукай белән Фатих Әмирхан бик еш сүзгә килешәләр иде. Фатих Тукайның кайбер гадәтләреннән, бик әче тел белән көлә торган иде. Шул сүзләр өчен Тукайның, берничә көн сөйләшми, дәшми йөргән чаклары да булгалый иде. Күп вакыт боларны татулаштырырга туры килә иде. Сәгыйть Рәмиев белән бик дусларча булды. Сәгыйтьне бик ярата, якын дус итеп таный. Бары тик шигырь тезү техникасы турында килешә алмыйлар иде, шул турыда сүз көрәштерәләр иде. Тукай халык вәзенен яклый. Сәгыйть исә, иркен вәзенне — иркен үлчәүне яклап сөйли торган иде. Галиәсгар абзыйны да якын иптәш итеп таный торган иде. Хөсәен Ямаш, Гафур Колахмәтовны да белә һәм Хөсәен Ямашка ихтирамы зур иде.
VII
Тукай, үзенең тормышындагы кайбер хаталарын искә төшереп, шул хата эшләре өчен үкенә торган иде. Иң зур хаталарыннан берсе итеп: Нижний ярминкәсенә (Г. Камал белән бергә) барып, «Сәйяр» труппасына кушылып, «Двухсветная» гостиницасының залында бөтен илдән җыелган купецлар, сәүдәгәрләр каршына чыгып үзенең шигырьләрен укуын күрсәтә иде. Икенчесе итеп, шул вакыттагы «Кәрвап чәй фирмасы»ның чәйләрен мактап язган шигырен күрсәтә иде. Бу шигыре «Бәянылхак» газетасының берничә нумерында басылып чыкты. Бу шигыре өчен Тукай «Бәянылхак» идарәсе аркылы 25 сум акча да алды.
VIII
Тукай кечерәк буйлы, ябык, сул күзендә беленер-беленмәс кечкенә генә ак тап бар иде. Куллары 13-14 яшьлек кыз балалар кулы кебек кечкенә һәм йомшак иде. Аз сүзле, сүзне бик үлчәп кенә сөйли. Аның сөйләвендә аз сүз — тирән мәгънә аңлана.
Сөйләүгә килгәндә Тукай оста дипломат иде. Уйланучан, уен беркемгә дә белдерми. Ялган сөйләү, алдау гадәте юк, һәр нәрсәне ачыктан-ачык сөйли. Сакланып тору, рия, ике йөзлелек аңарда юк, һәрнәрсәне ерактан күрү, тирәнтен аңлау көче аңарда бик зур иде.
Үзе яраткан кешеләр белән сөйли, сөйләнә, көлә, көлдерә. Яратмаган кешеләре яки бер дә таныш булмаган кешеләр белән сөйләү түгел, якты йөз дә күрсәтми иде. Тукай белән танышып, сөйләшер өчен килгән чит кешеләр аның сүсзесзлегенә, салкын каравына аптырыйлар, күңелсезләнәләр иде.
Тукай белән берәр җиргә барганда яки кайтканда урамда туры килгән, бпгрәк тә Печән базарындагы ит кибетләре алдында ач, хуҗасыз безпризорный мәче яки этләрне күреп, шуларның янына туктап, «нихәл, кәкре косрык, туңгансың, тамагың ач булырга кпрәк, хуҗаң юктыр ахыры, әллә хуҗаң булса да, ашатмый-эчертми, җылы урын хәзерләми булырга кирәк ахыры... Әллә бөтенләй куып чыгардымы?..» дип шулар белән сөйләшә, вакыт уздыра. Шагыйрь өчен болай сөйләнеп тору түбәнчелек дип, тизрәк алып китүне карыйм, болай кылануны килештерми торган идем.
Дөрестән дә үтеп баручылар Тукайның болай сөйләнеп торуына гаҗәпләнгәнсыман булып китәләр иде. Күп вакыт шундый урам мәчеләрен үзенең торган номерына алып кайтып, буфеттан калдык-постык ашларны биреп яки сөт алдырып ашатып җибәрә торган чаклары була торган иде.
IX
Тукай Казанда ике ай чамасы торгач, 7 пче елның ноябрь ахырларында «Сәйяр» труппасы тарафыннан Г. Камалның «Бүләк өчен» комедиясе уйнала. Шуны карар . әчеп ислахчылар Тукайны да алын баралар. Бу уен — Тукайның татар театрын беренче тапкыр күрүе була. Бу уеп шагыйрьгә бпк ошый, ул аны яратып кайта. Шул тәэсир астында Тукай үзенең «Театр» исемендәге шигырен яза. Ул 26 нчы ноябрьда, «Әлислах»ның 8 нче номерында басылып чыга. 1907 нче елның җәендә Рәшит казый Ибраһимов (шул вакытның тәрәкъкыйчы имамнарының берсе. «Әлфәт», «Мир ат» журналларының мөхәррире, җиңелрәк уйлаучы, үзен бик зур итеп танучы бер кеше) Япопиягә сәяхәт итә.
Татарлар арасында, япон халкы һәм аларның патшалары ислам динен яраталар икән, ислам динен өйрәнер өчен, төрле мөселман илләреннән дип галимнәрен чакыртканнар икән, Р. Ибраһимов япон халкын ислам диненә кертер өчен киткән икән, шул мөселман галимнәре белән аңлашкач та, иң элек япон патшасы микадо ислам динен кабул итәчәк, аның артыннан бөтен япон халкы ислам динен кабул итеп, япон иле бер мөселман иле булып әвереләчәк, дип шау киләләр. Мәҗлесләрдә һәм Печән базарында зур бер мәсьәлә булып китә.
Тукай шул җүләрлекләрне күрә дә үзенең «Японияне мөселман итәчәк голама нәрәдә?» дигән шигырен яза. Казанның әллә ничә мәртәбә бөлгән, Мәскәүнең зур байларын алдап яңадан баеп киткән мәшһүр Сәйдәшевләр (аталы, уллы) искелекле яклаучылар, татар арасында булган һәр аналыкка каршы торучылар, бигрәк тә шәкертләр хәрәкәтенә аяк чалучы, шәкертләр хәрәкәтен басарга тырышып йөрүчеләрнең башлыклары иделәр. Шул Сәйдәшевләр тарафыннан чыгарыла торган «Бәянелхак» газетасының хәлен сурәтләп, «Бер газетаның идарәсе хәленнән» дигән шигырен яза.
Шигырь «Әлислахның 12 нче номерында басылып чыга. Шуннан соң Сәйдәшев идарәне судка тартырга йөрде. Ләкин эше барып чыкмады. Шул ук «Бәянелхак» (Тукай «Бәянелшан» дип атый иде) газетасының секретаре, шул вакытның көчләнеп язучы, шагыйрь булырга йөрүчеләренең берсе, яшьләр арасында яхшы танцевать итүе беләп атказанган Рәкыйпов (Урал ягыннан килгән) турында Тукай үзенең «Улмы? Ул...» шигырен яза. Казанның ип зур йорт хуҗаларыннан һәм зур сәүдәгәрләреннән булган Гыйльметдин хаҗи Ибраһимов үз өендәге яшь бер асырау кызын көчли, хәрап итә. Асырау кызны шул эштән соң куып чыгара. Бу вакыйганы Тукай ишетеп, үзенең яраткан «Зиләйлүк» көенә салып, «Эштән чыгарылган татар кызына» дигән шигырен язды.
Казанның камчылы ишаны Фатих Әмирханнарга каршы гына тора иде. Фатих Әмирханга барганда Тукай, берничә тапкыр, камчылы ишанның мәчеттән чыгып килгәнен күрде. Моннан башка тагын 7 нче елның ахырында, җомга көйгә каршы кич белән, Фатихларда булдык. Фатихта, бора утыргач, кайтырга чыктык. Без чыкканда, капка төбендә байтак җигүле атлар тора иде. Башта бу хәлне күргәч, бер «туй» мәҗлесе булырга кирәк дип уйланды. Сораштыргач, камчылы ишанның мөритләре белән гыйбадәт мәҗлесе икәнен белдек. Без дә кереп карарга булдык.
Без кергәндә, өйнең залында мөритләр идәнгә түгәрәкләнеп утырганнар. Түгәрәк уртасында зур чалма кигән камчылы ишан утыра. Шау килеп «Яһу, яһу... яһу...» дип кычкырып тавышлап утыралар иде.
Шул кычкырып утыручылар арасыннан берничәсе сикереп торып, шул түгәрәк эчендә җикереп, кычкырып йөри башладылар. Бу күренеш Тукайны шомландырды булырга кирәк: «Әйдә, чыгабыз» диде, без чыгып киттек.
Миңлебай — Камчылы ишан турында ике шигырь язды. Тукайның камчылы ишан турындагы икенче шигыре:
Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган
Кибән чалма, кибәк башта ишан булган имеш, хайван.
Бүген — яңа иҗтимагый төзелеш заманында, шагыйрьнең безгә калдырган әдәби мирасын халык, үзенең мәгънәви байлыгы итеп, хөрмәтлән йөрткәндә, яшьләй вафат булган ул бөек затны аеруча бер юксыну белән искә алабыз.