Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ИЛ ӨЧЕН

Эскадрон алга ыргылды. Кар сибәләп киткән таш юл өстендә өзлексез тояк тавышлары шыкылдады. Анда — очлаеп чыккан текә түбәле шыксыз йортлар, өсләре соры калай белән ябылган зур-зур каралтылар күренде. Бу — немец авылы иде. Эскадрон командиры, ярсыган атының тезгенен кинәт тартып артка борылды һәм кылычын күтәрде:

 — Алга, дошман өстенә! Тәртипсез чигенеп баручы дошман гаскәре аңын җыярга да өлгермәде, гвардия капитаны Масленников эскадроны авылга бәреп керде. Атлы сугышчылар авылның урам һәм тыкырыкларын кылыч белән айкап, немецларны рәхимсез рәвештә тураклап уздылар, автомат уты белән кырдылар...

Немец авылы инде эскадрон кулында иде. Парторг Хабибрахманов, үзенең сөлек кара атын сикертеп, эскадрон командиры янына килеп туктады. Аның күзләрендә генә түгел, бөтен гәүдәсендә, һәрбер хәрәкәтендә тыелгысыз ашкыну, ярсу сизелеп тора иде.

- Иптәш капитан, алда тагын бер авыл күренә... Сугышчылар алга омтылалар... Сезнең командагызны көтәбез!

Командир җавап кайтармады. Ул, өзәңгегә баскан килеш, сабыр гына тирә-юньне күзәтте. Аннан соң, күкрәгендәге биноклен алып, таш юл буендагы кечкенә бер урманга текәлде.

— Бераз мавыгып киттек шул, иптәш Хабибрахманов, — диде капитан борчулы тавыш белән, — күрәсеңме, бу тирәдә бездән башка берәү дә күренми. Димәк, без башка эскадроннардан аерылып, алгарак узганбыз.

— Без инде аларны көтеп, бер урында таптанып торырга тиешме, иптәш капитан?

— Полк белән хәзер үк элемтә урнаштырырга кирәк.

Капитан Масленников кулын сузып, баягы кечкенә урманны күрсәтте.

— Әнә теге урман — шикле урман ул. Анда дошман засадасы булырга тиеш. Ул хәзер артта калды калуын, шулай да безнең эскадрон өчен иң куркынычлы участок ул. Парторг Хәбибрахманов эскадрон өчен туган куркынычны шунда ук аңлады һәм тапкыр командирның кискен бер карарга килүен көтте. Командир аз гына уйлап торды да.

— Урманны тикшерү өчен, хәзер үк разведка җибәрергә! Я, ничек уйлыйсың, кемне җибәрәбез? — диде. Парторг Хәбибрахманов кинәт дәртләнеп китте: — Үзем барам, иптәш капитан. Рөхсәт итегез, үзем барам!..

Командир аның ялкынлы күзләренә текәләп карады:

— Ләкин, моның бик куркынычлы разведка икәнлеген онытмагыз, иптәш Хәбибрахманов. Әгәр урманда немецлар булса, сезнең һәлак булуыгыз мөмкин.

— Мин һәлак булсам, эскадрон исән калачак, иптәш капитан.

Алар разведкага икәү киттеләр. Старшина Хабибрахманов үзенә иптәшкә кызылармеец Коконовны алды. Разведчиклар атларын чаптырып, бер километр чамасы араны бик тиз үттеләр. Аннан соң, Хәбибрахманов үзенең ярсыган атып тыеп туктатты да, Коконовны үз янына чакырып алды.

— Менә нәрсә, туганкай,—диде,— син миннән ике йөз метр чамасы арттарак бар, ярыймы? Чөнки андый-мондый хәл була калса, безнең икебезгә дә һәлак булырга һич ярамый. Аңлыйсыңмы?

Һәр миңа немецлар белән бәрелешергә туры килсә, син мине көтеп торма, шунда ук кире чап та эскадрой командирына хәбәр ит. Коконовны бу хәл гаҗәпләндерде һәм борчыды. Ул Хәбибрахмановка ялварып:

— Бу ничек була инде, иптәш старшина?.. Янәсе, мин сезне күрәләтә немецлар кулына ташлап китәргә тиеш... Алдан мин үзем барам, рөхсәт итегез... — диде.

Старшина Хәбибрахманов аңа нык тавыш белән кискен итеп дәште:

— Сатулашып торырга вакыт юк. Син хәзер минем турыда яки үз турыңда түгел, ә эскадронның язмышы турында уйларга тиешсең. Менә шул! Приказны үтә! Алар, бер-берсеннән ике йөз метр ара калдырып, бер-бер артлы шикле урманга таба киттеләр. Старшина Хәбибрахманов урманга якынаю белән, агачлар арасыннан саргылт ялкын бөркелде һәм аның колак төбеннән сызгырып пулялар очып үтте. Ул, күз иярмәслек тизлек белән ияреннән атылып төште һәм, автоматын алга сузып, буразна эченә кереп ятты.

Бу вакытта аның зирәк аты да, колакларын шәмрәйтеп, җиргә сыенган иде. Ике арала кызу атыш башланды. Бер якта урман тулы немец, икенче якта коммунист Хәбибрахманов бер үзе иде.

Кызылармеец Коконов кайтып хәбәр итү белән, эскадрон урманга таба томырылды. Гвардияче атлылар дошман засадасы урнашкан шикле урманны шунда ук камап алдылар. Ул арада ярдәмгә тагын бер эскадрон килеп җитте. Урмандагы гитлерчылар юк ителделәр. Урман эчендә аларның 700 дән артык, үләксәсе ятып калды. Тирә-юне кан белән чуарланган, патрон Гильзалары белән түшәлгән буразна янына бөтен эскадрон җыелды. Сугышчылар ялан башларын иеп парторгның хәрәкәтсез яткан баһадир гәүдәсенә карап тынып калдылар. Эскадрон командиры Масленников, сугышчыларга мөрәҗәгать итте:

— Ул үзенең тормышын биреп, безнең бөтен эскадронны дошманның искәртмәс һөҗүменнән коткарып калды... Чөпки ул партия эшчесе иде, чөнки ул бөтен жаны, бөтен барлыгы белән коммунист иде... Үч алыйк, туганнар... Сөекле парторгыбыз Хәбибрахманов өчен, немецлардан тагын да күбрәк, тагын да аяусызрак үч алыйк!—диде.

...Эскадрон тагын алга ташланды. Татар халкының тугрылыклы улы коммунист Хәбибрахманов сугышчыларның күз алдыннан китмәде. Ул һаман да ат өстендә алга бара кебек, сугышчыларны үз артыннан чакыра кебек.