Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАНК ГАСКӘРЛӘРЕ ГВАРДИЯ ГЕНЕРАЛ-МАЙОРЫ ИЗМАИЛ ӘХМӘТ УЛЫ НАГАЙБАКОВ

Айың күкрәгендә орденнар гына түгел, яралану билгесе булган тасма да бар. Бүрексез, яланбаш утырганда ул тасманың кирәге дә юк. Аның маңгаенда, уң яктарак, тиресе озынча сузылып, җыерчыкланып тора. Ул — кайчандыр үлем куркынычы белән янаган җитди яра эзе. Бу турыда без, генерал-майор Нагайбаковның үз сөйләвеннән, 1942 нче елның июнь аенда булып үткән сугыш картиналарын кабат күз алдыбызга китереп бастырабыз. Немецлар Воронежга һөҗүм итеп килә. Н-че танк корпусы Большая Верейка елгасы аръягына чыгып, җитди плацдарм яулап ала, һәм дошман һөҗүмен тоткарлап, аның тылына зур куркыныч тудыра башлый. Немецлар бу корпуска каршы сугышта бернинди уңышка ирешә алмыйлар. Шуннан соң, котырынган дошман, бик зур көч туплап, 70—80 лайк белән, безнең корпусны кичүдән өзеп алырга һәм елга аръягындагы плацдармга бикләп юк итәргә тели.

Алар корпус частьларыннан көпчыгыштарак елганы кичеп чыгып, безнең тылыбызга удар ясарга хәзерләнәләр. Елганың бу ягында, күзәтү пункты каршындагы бер батарея һәм танк дошман көчләрен батырларча каршы алалар. Ләкин бу көч кенә җитәрлек булмый, әлбәттә. Корпус командиры елганың аръягында, төп көчләр янында, ә биредә, күзәтү пунктында — корпус штабы начальнигы, ул вакытта әле полковник дәрәҗәсендә булган Нагаибаков. Аңа бик тиз бер карарга килергә һәм корпус көчләрен чолганышта калудан коткарырга кирәк була.

 Бер «КВ» һәм оч «Т—34» танкларыннан торган группа бик тиз оештырыла. Нагайбаков үзе «КВ» танкысына утыра да, тылга чыккан дошманга каршы атака башлый. Дошман танкларына атака ясар өчен, алар биләгән биеклеккә күтәрелергә кирәк иде. Көчләр дә, сугыш шартлары да тигез түгел иде. Ләкин безнең танкистларыбыз, Нагайбаков командалыгында, үзләреннән ун тапкыр көчлерәк булган дошман группасына каршы кыя сугыш башлап җибәрәләр.

Немецларның заслон итеп куелган дүрт танкысы тиз үк сафтан чыгарыла — алар ялкынланып яна башлыйлар. Һәр ике яктан ут өермә булып ява.

«Т—34» танклары бер-бер артлы сафтан чыгалар. Сугыш кырында «КВ» бер ядгызы кала. Немецлар үзләренең бөтен көчләрен аца каршы туплыйлар. Ләкин, күп дошман алдында ялгызы калган бер совет танкысы бирешми.

Танк командиры кече лейтенант Сергеев бу сугышта үзен куркусыз баһадир итеп таныта. Танк йөртүче өлкән механик Ледак кулындагы дәһшәтле машина җанлы кәшәдәй оста хәрәкәт итә.

Орудие командиры старшина Шаталов, радист пулеметчик өлкән сержант Куфтин — дошман өстенә өзлексез үлем уты яудырып торалар. Полковник Нагайбаков танкка юнәлеш бирә, дошманның кайсы танкысына нинди снаряд белән атарга икәнен әйтеп тора. Ничек кенә булмасын, дошман атакасын кире кайтарырга, аларның корпус көчләрен чолгап алуларына ирек бирмәскә кирәк. Куәтле уттан немец танклары бер-бер артлы сафтан чыгалар, ялкынланып яналар. Үз каршында нибары бер генә танкның шул чаклы батырлык күрсәтеп сугышуы дошманны шашындыра. Алар бөтен ут көчләрен шушы танкка каршы юнәлдерәләр.

Танк яра өстенә яра ала, һәм шунда танкның бронясы бер урыннан тишелеп чыга, полковник Нагайбаков каты яралана. Бер генә минутка һушсыз булып егыла ул. Маңгаеннан аккан кан белән бөтен йөзе буялып,ул танылмаслык хәлгә килә. Сергеев белән Шаталов аңа ярдәм итәргә ташланалар.

— Юк, мин үзем генә, — ди бик тиз аңына килгән Нагайбаков. — Сез үз эшегездә булыгыз... Дошманны җибәрмәгез... Бөтен экипажны ярсулы ачу биләп ала. Яраланган танк күп саплы котырынган дошман алдында чын корыч баһадирга әверелә.

Немецларның алдагы танклары бер-бер артлы җимерелә. Дошманның төп көчләренә каршы кызу сугыш башлана. Аларның утыз танкысы бер группа булып хәрәкәт итә. «КВ»ның бөтен ут көче, полковник Нагайбаковның кушуы буенча, шул группага каршы туплана. Ледак җимерелгән, яндырылган дошман танкларын саный: әнә биш танк яна, алты, унике танк...

— Дошман танкларының икенче группасы уңъяктан әйләнеп үтәргә тели, — дип белдерә Сергеев. Нагайбаков приказ бирә:

— Дошман танкларының ул группасына флангтан атака ясарга! Немец танклары ялкынга чорналып бербер артлы яна башлыйлар. Тиңдәше булмаган бу тигезсез сугыш өч сәгать буе дәвам итә. Килеп тигән 50 дән артык снарядтан безнең «КВ» танкысы бөтенләй яраланып бетә. Ләкин ул көрәшүдән туктамый. Биеклек өстенә үк менә дә, ярдәмгә килеп җиткән бүтән танклар һәм танкка каршы оборона батареялары белән бергәләп, дошман атакасын туктата...

Шулай итеп, полковник Нагайбаков җитәкчелегендәге бер совет танкысы, аның дүрт кешедән торган экипажы, бу сугышта дошманның 25 танкысын юк итә. Яралану тарихы, түгелгән кан бәясе әнә шундый.

II

1942 нче елны танк корпусы зур тантана белән төгәлләде. Гаять уңышлы сугыш операцияләре үткәрүе һәм Каитемировка шәһәрен алуы өчен аңа «Кантемировка» исеме бирелде һәм гвардия байрагы тапшырылды. Бу вакыйга — штаб начальнигы Нагайбаков булган х нче танк корпусының данлыклы сугыш юлында аеруча зур һәм тарихи урын тота.

Бу операция, стратегик яктан, немецларның Сталинград группировкасын тар-мар итү белән бәйләнгән. Корпус алдына бик җитди бурыч куела: Дон елгасының урта агымы районында дошман фронтын өзәргә һәм корпус торган урыннан 90 километрдагы Кантемировканы алырга.

Салкын декабрь көннәре иде. Дала хуҗасы буран һавада, җир өстендә дулый, морҗаларга кереп сызгыра, тәрәзәләргә кар сылый.

Штаб бүлмәсендә алар икәү утыралар: танк гаскәрләренең данлыклы җитәкчеләреннән берсе, корпусның атаклы командиры генерал-лейтенант Полубояров һәм штаб начальнигы Нагайбаков. Икәү генә бикләнеп бүлмәдә озак утырдылар алар. Ниһаять Полубояров картада соңгы билгеләрне ясады да, җиңел сулап урыныннан торды. Сугышчан бурычны үтәү өчен үткәрелергә тиеш булган операциянең төп идеясе аның башында эшләнеп өлгергән иде инде.

Сталин стратегиясе белән коралланган бу генералдан Нагайбаков күп нәрсәгә өйрәнде. Аның җитәкчелегендәге корпусның штаб начальнигы булу Нагайбаковта зур канәгатьләнү тудыра. Аларның бергә эшләүләре, дуслыклары сугыш утында чыныга. Алар бер-берсен бик тиз аңлыйлар. Бу юлы да шулай булды. Командирның төп идеясен штаб начальнигы аз сүздән үк аңлап алды. Инде конкрет хәрәкәт планы төзәргә кирәк иде.

Нагайбаков үз бүлмәсендә ялгызы кала. Искиткеч зур бу сугыш машинасы башта кәгазьләрдә хәрәкәткә килә. Өстәлгә җәелгән карталар төрле буяу, сызыклар, билгеләр белән бизәлеп бетә. Хәзерлек эшләре, хәрәкәт башлау вакыты һәм юнәлеше, авиация, пехота, артиллерия хәрәкәтләре белән кплештерелү... һәм башкалар, һәм башкалар.

Күп алар. Зур һәм катлаулы машиналар армиясен хәрәкәткә китереп бу җаваплы бурычны үтәү, аны хәрби-стратегик уңышка китерү өчен бик күп зур һәм кечкенә нәрсәләрне алдан күрергә, алдан ук төгәл итеп билгеләргә кирәк. Сугыш эше сәнгать ул, диләр. Дөрес бу. Киң һәм тирән мәгънәсендә, ифрат катлаулы сәнгать ул. Монда иҗат итәргә кирәк. Ләкин, гомуми төшенчәдәге сәнгать иҗатчысы эшенә караганда бөтенләй башка буларак, монда, хәрби сәнгать эшендәге иҗатчы-начальникның хәрәкәтләре һәм ул ясаган нәтиҗәләр — гаять зур вакыйгалар һәм кыйммәтләр белән, санап, бәя биреп бетерә алмаслык уңыш яки уңышсызлыклар белән, сансыз күп кешеләрнең язмышлары белән, кан һәм үлем белән бәйләнгән. Һәм бу сәнгать эшендә интуициягә таянып кына булмый. Анда һәр ике якның — үзеңнең дә, дошманның да — барлык реаль мөмкинлекләрен, көчләрен, барлык төр шартларны нык һәм төгәл исәпкә алып эш итәргә кирәк.

Кантемировка операциясен үткәрүгә хәзерлектә Нагайбаков берничә иҗат көне һәм төне үткәрде. Ниһаять бөтенесе дә хәзер төсле. Аны, корпус командиры генерал-лейтенант Полубояров белән бергә, тагын бер тапкыр җентекләп тикшерәләр. Полубояров бу планны яхшы дип таба һәм аның нигезендә сугышчан карар кабул итә. Зур имтиханнарның берсе бу. Хәерле сәгатьтә! Катлаулы һәм күп төрле сугыш коралларыннан һәм күп кешеләрдән торган гигант сугыш машинасы, яхшы оештырылган оркестрдан, күренмәс дирижерның тылсымлы таягын селтәве белән, бик төгәл һәм бердәм хәрәкәт башлады. 16 нчы декабрьга каршы төндә корпус, Дон елгасын кичеп, чыгыш позициясенә урлашты. Икенче көнне иртә таңнан ук,артиллерия хәзерлегеннән һәм авпация ударларыннан соң, пехота атакасы башланды. Корпус, дәһшәтле төстә сулыш алып, көтеп тора. Моторлар гүелди, танк йөртүчеләр рульләргә тотынган, броня эченә яшеренгән пулеметчылар, туп паводчпклары прпцельгә текәлгәннәр.

Барысы да хәзер, барысы да ашкынулы, омтылышлы көтүдә. Сигнал гына кирәк. Дошман кызу һәм бизгәкле хәрәкәткә килә. Ул артиллериядән өзлексез ата, һавадан бомбага тота. Артиллерия дуэле, һава сугышлары бара. Сигнал! Менә танклар алга ыргыла һәм алар тоташ тимер ташкын булып, дошман оборонасына бәреп керәләр. Тимер чаны, моторлар гүелдәве хәтта атыш тавышларын да каплап китә. Менә алар оператив киңлеккә килеп чыктылар. Дошманның каршы очраган вак һәм эре көчләрен таптап, изеп туктаусыз алга баралар.

Писаревка һәм Талый районнарында дошманның каты каршылык күрсәтүенә очрыйлар. Бу узелларны бастыру өчен, сугыш көне буе дәвам итә. Тылдан тартылган дошман авиациясе һавадан бомба яудыра. Корпус штабы гади бер йортка урнашты. Планга бик тиз төзәтмәләр кертергә, сугышка юнәлеш бирергә, аңа җитәкчелек итәргә кирәк иде. Монда дошман авиациясе бөтен нәрсәне җимереп ташлаган, һавада моторлар өзлексез гүелдәп тора, чыжылдап, сызгырып бомбалар коела. Эш шартлары бик авыр. Өй эчендә хәтта өстәл дә калмаган. Авиация һөҗүме будтан саеп нәүрәпкә яшеренергә кирәк. Ә бу һөҗүмнәр туктаусыз, дулкын булып, кабатланып торалар. Күпне күргән Нагайбаков шушы шартларда да штаб эшен җайлап җибәрә. Гомуми тырышлык уңыш китерде. Дошманның бу групппровкасы тар-мар ителде һәм корпус тагып алга китте. Салкын. Кар. Көчле буран. Юл юк. Ләкин безнең танкистларыбыз бу кыеп шартларның барысын да җиңеп чыгалар. 18 нче декабрьда көне буе һәм төне буе сугыша-сугыша алга барып, чигенүче дошман төркемнәрен тар-мар итә-итә, туктаусыз хәрәкәттә булалар, һәм, ниһаять башта баручы бригада 19 нчы декабрьда иртә белән Кантемировкага бәреп керә. Немецлар, мондый эчкәре тылга совет танклары бәреп керә алыр, дип һич тә уйламаганнар. Тәртипсез паника башлана. Бу хәл Кантемировканы дошманнан бик тиз чистарту мөмкинлеген бирә.

Немецлар — танклар һәм башка хәрби йөкләр төялгән берничә эшелоннарын шул кое ташлап калдыралар. Трофейлар күп була: машиналар, орудиелар, азык-төлек тутырылган бик зур алты склад һ. б.

Дошман моннан көньяк юнәлешендә Ворошиловградка таба, көньяк-көнбатыш юнәлешендә Чертково-Миллеровога таба чигенә. Яңа гына алынган районны үз кулыбызда беркетеп калдыру һәм һөҗүм җәелешен тәэмин итү өчен тагын да алга барырга кирәк иде. Корпуска 110 километр алда, Ворошиловград юнәлешендә булган Волошилога хәрәкәт итәргә приказ бирелә. Тагын җентекле планнар, оператив приказлар төзү башлана... Командование, куелган бурыч нигезендә, бу операцияне аеруча кызу темплар белән үткәрергә карар бирде. Полубояров та, Паганбаков та көн-төн йокламадылар.

Кантемировканы алу операцияләренең уңышлы чыгуы аларны һәм бөтен корпус составын рухландырды, яңа көч бирде. Хәрәкәт планы бик кыска вакыт эчендә хәзерләнде. 21 нче декабрь, 19 сәгагьтә танклар ташкыны тагын кузгалды. Бу операция корпусны яңа дан белән күмде. Ул бер төн эчендә, юлда очраган дошман группаларын изә-сыта барып, 110 километр ара үтте. Дәһшәтле һәм искиткеч матур күренеш иде бу.

Сансыз күп машиналар, бөтен тирә-якны гүләтеп, төн караңгылыгында фаралары яндырылган хәлдә, тимер һәм ут ташкыны булып, үз юлында очраган барлык киртәләрне чәлпәрәмә китереп, алга таба агыла...

Ниһаять, 22 нче декабрьда корпус Волошине шәһәренә бәреп керә. Немецлар әчеп көтелмәгән хәл була бу. Шул чаклы көтелмә- : гәи була ки, танклар шәһәргә килеп кергәндә, аның урамнарында полицейскийлар, берни сизмичә, үз постларында тора бирәләр иде әле. Гарнизон начальнигы квартирасында югары дәрәҗәле офицерлар әчеп иртәнге аш хәзерләп куелган була. Немецлар боларпың барысын да, хәтта кайберләре кительләрен, чалбарларын да ташлап качалар. Шәһәр тормәсе алдында дулкынландырырлык бер вакыйга була. Моны Нагайбаков һичкайчан онытачак түгел. Анда гитлерчылар тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән еч йөз совет гражданы, безнең ялкынлы патриотларыбыз, ябылып тотыла булган. Менә-менә алар тормыш беләп бәхилләшергә тиешләр... Ләкин, изге үч байрагы күтәреп, Кызыл Армия килеп җитә һәм аларны явыз үлем тырнагыннан тартып ала, яңадан бәхетле совет тормышына кайтара. Шатлыклы җылаулар һәм татлы күз яшьләре...

Алар безнең танкистларны кочаклыйлар, үбәләр... Корпусның бик яхшы хәзерләнеп оештырылган бу сугышчан маршлары, бу операцияләре, үзләренең искиткеч кызу темплары, кыюлыклары һәм гаять уңышлы төгәлләнүләре белән, Кызыл Армиянең танк берләшмәләре тарихында иң күренекле урынның берсен ала. Менә шушы көнләп -корпус, юлбашчыбызның рәхмәтен алып, «Кантемпровка» исеме белән исемләнә һәм аңа данлыклы гвардия байрагы тапшырыла. Бердәм көч һәм фидакарьлык белән яулап алынган бу изге байракны Нагайбаков беренчеләрдән булып үбә.

III

Нагайбаков белән күп сөйләштек без. Ул мине үз биографиясе, үзенең сугышчан юлы белән генә түгел, ә табигый буларак, корпус үткән, аның сугышчылары үткән барлык юллар белән дә таныштырды. Шулай ук ата- бабалары, хатын һәм балалары турында да сөйләргә туры килде аңа. Аның ике улы бар. Берсе — Руслан, хәзер Москвада 7 нче класста укый. Икенчесе яшьрәк. Казаннан иптәше Кира ханымнан әле генә килгән хат эчендә фоторәсем. Анда аякүрә баскан, үткен күзле, җитди чырайлы бер малай төшерелгән. Бу — Нагайбаковның икенче улы. Рәсем артында әнкәсенең кулы белән шушы сүзләр язылган: «Әткәй, менә мин ничек зур булып үстем инде. Миңа хәзер дүрт яшь тулды. Улың Игорь».

— Мөгаен болары да әтиләре төсле, сугышчы булырлар, — дип уйлап куям эчтән генә. Чөнки алар бөтен нәселләре белән хәрби кешеләр бит. Сугыш давылы барыбызның да күз алдында. Нагайбаковлар бик күп давыллар аша үткән баһадир нәсел ул. Башта бер-бер артлы чагыштырма образлар туа. ...

Куәтле давыл. Урман шаулый, ажгыра. Ул, җанлангандай булып, давыл белән көрәшә. Үз юлында бик күп киртәләрне чүп итеп очырган давыл аның. беләп котырынып, шашынып сугыша, аның өстенә бер-бер артлы дәһшәтле дулкын булып ташлана.

Мәһабәт карт имән агачлары бирешмиләр. Алар давыл җаена башта аз гына сыгыла төшәләр дә, шунда ук горур тураеп, тирән сулыш алалар, үзләренең ботаклары, яфраклары беләп давылдан каһкаһалап көләләр. Давыл хурлыкка төшеп чигенә, сыкранып улый. Нагайбаковны һәм аларның нәселен мин ничектер әнә шулай озак яшәгән, күпне күргән, көчле давыллар аша үтеп чыныккан, тирән тамырлы, калып, нык имән агачына ошатам. Буыннан буынга сугышчан нәсел алар. Ватанның турылыклы уллары, нык таянычлары алар. Измаил Әхмәт улы Нагайбаковның туган ил дошманнарына, чит илбасарларга каршы көрәше бу бөек Ватан сугышында беренче тапкыр гына түгел.

Гражданнар сугышы. Измаил Нагайбаков көрәшнең алгы сафларында. Октябрь революциясенең беренче көннәрендә үк ул — артиллерия батареясының революцион сугышчылар тарафыннан сайланып куелган ышанычлы командиры. 1918 нче елда Петроградта яшь совет республикасын саклауда сугышчан постта. Анда ул Петроград сводный красногвардейский полкның взвод командиры. Шуннан соң Төньяк Кавказда, Серго Орджопикидзе белән бергә, мәгълүм Владикавказ эпопеясында актив катнаша. Орджоникидзе инициативасы белән, Кавказдагы барлык милләт вәкилләреннән төзелгән атлы интернациональ отряд штабы начальнигының урынбасары ул. Серго белән ул таулар арасында авыр сугышларда катнаша. Ә 1920 нче елларда Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшә. Нагайбаков Кызыл Армия ветераны. Ул аның оештырылуының беренче көннәреннән бпрле күн төрле команда хезмәтләрен үги взвод командиры, батарея командиры, аерым отряд штабы начальнигының урынбасары, аерым артдивизион командиры, Фрунзе исемендәге Хәрби Академия укучысы һәм соңра анын укытучысы, аерым артбригада штабы начальнигы, артиллерия училищесының штаб начальнигы.

УКЧЫ ПОЛК КОМАНДИРЫ, УКЧЫ ДИВИЗИЯ штабы начальнигы һәм башкалар. Сугыш алдыннан безнең Казанда танк училищесы начальнигы урынбасары булган полковник Нагайбаков, хәзер Ватан сугышы уты эчендә аерым танк корпусы штабы начальнигы хезмәтләрен үтәгәндә, 1944 нче елның август аенда, танк, гаскәрләре генерал-майоры исемен ала. Ватаныбызны немец-фашист кабахәтләрдән тулысынча арчу сугышларында катнашканнан соң, күрше, тугандаш халыкларлы азат итү кебек изге бурыч белән, Польша һәм Чех-Словакия җирләренә килеп чыга. Карпат таулары! Рус коралына онытылмаслык дан китергән таныш урыннар алар. Нагайбаков бу урыннарда беренче тапкыр гына түгел. Чех-Словакия чикләрен үтеп, мәһабәт Карпат таулары алдына килеп басу белән ул 1916 нчы елны хәтерләде. Ул чагында Измаил Нагайбаков мәшһүр рус генералы патриот Брусилов армиясендә. 26 нчы атлы артиллерия батареясында кече офицер — подпоручик иде.

Тарихка атаклы булып кергән «Брусилов прорывы». Петербург артучилищесы курсын 1915 нче елда гына тәмамлап чыккан яшь офицер ашкынып алга омтыла. Ул елларда да нәкъ менә шушы урыннарга бәреп керделәр алар һәм рус коралының данлы Карпат биеклекләренә күтәрделәр... Тамыр шулай тирәнәя барып, элекке буыннарга, рус халкының элекке батырлык, патриотлык традицияләренә килеп тоташа. Измаил Нагайбаковның әткәсе Әхмәт Нагайбаков Урта Азия операцияләренә һәм Рус-Япон сугышына катнаша. Ул юнкерлар училищесын бетереп офицер булып чыга. Штабс-капитан исемен ала һәм рота командиры булып хезмәт итә.

Нагайбаков дворяннар нәселеннән түгел иде. Шуңар күрә хәрби карьерасында соңгы чик булган бу штабс-капитанлыкка да ул үзенең батыр, куркусыз сугышчы булуы аркасында гына ирешә. Ләкин ул Ватан язмышы турылыклы, сәләтле уллар кулына күчәр көн килүенә, илдә гадел тормыш урнашачагына нык ышанып яши. Шундый якты өметләр белән ул улы Измаилны да хәрби юлда тәрбияли. Элекке рус армиясенең штабс-капитаны гына булып калган Нагайбаков, Кызыл Армия генералының әткәсе булу бәхетенә дә ирешә.

Измаилның бабасы Гәрәй Нагайбаков 1812 нче елда илебезне Наполеон явыннан коткару сугышларына катыша. Бу сугышларда ул, бөек рус халкы белән бергә, үз Ватанына, үз халкына лаеклы рәвештә, зур батырлыклар күрсәтә. Берничә Георгиевский крест ала.

IV

Ватан сугышы фронтлрында Нагайбаковның үткән юлы — корпусның үткән юлы ул. Чөнки штаб начальнигының хезмәтләрен, хәрәкәтен корпус хәрәкәтләреннән һич тә аерып алып булмый. Ә бу корпусның сугышчан хәрәкәтләре, апың үткән юлы — җиңү һәм дап юлы ул. География картасын алын карагыз. Воронеж, Кантемировка, Волошине, Чертково, Старобельск, Краматорск, Красноармейск, Курск, Грапворон, Ахтырка, Киев, Малин, Чеповичм, Володарск-Волыеск, Любар, Шепстовка, Ямполь, Збарж, Тарпополь, Броды. Золочев, Львов, Ярослав, Жешув, Лембина, Хмельник, Кросно, Карпат таулары... Ләкин болар гади географик пунктлар гына түгел. Картадагы бу исемнәрнең һәрберсе, үтелгән бу юлның һәрбер метры — бөек Ватан сугышы тарихының алтын сәхифәләре алар. Бу исемнәрле без Совет Информбюросы белдерүләрендә азмы укыдык, бу исемнәрне атап Москва күге салютлар яктылыгы белән азмы бизәлде!

Һәркайсында корпус жиңүле рәвештә катнашкай бу сугышларның бөтенесен язып чыгу мөмкин түгел. Аларның һәркайсы безнең хәрби куәтебезнең, хәрби осталыгыбызпың шаһитлары булып торалар, һәм аларның һәркайсы турында аерым-аерым китаплар язарга мөмкин булыр иде. Үтелгән бу юлның һәрбер этабы штаб начальнигы гвардия генерал-майоры Нагайбаковта тирән эз калдырган. Алар турында ул дулкынланып сөйли. Картада бармаклар бер почмактан икенче почмакка йөгерәләр, алдында том-том оператив документлар өелеп тора, күх алдына гигант сугыш күренешләре, безнең кешеләребезнең һәм техникабызның тиңдәшсез куәте, хәрби сәнгатебезнең гүзәң тантанасы килеп баса.

Күптән түгел генә әле без Сталинградта. Кавказ тауларында идек. Ә хәзер Польшада, Чех-Словакиядә, Карпат тауларында, Югославиядә, Венгриядә, ниһаять ерткыч дошманның үз оясында — Германия җирләрендә. Кызыл Армия Берлинны штурмлап алды һәм Гитлер Германиясен бөтенләйгә тар-мар итте. Бу тантаналы җиңүләргә безне совет солдатлары, совет офицерлары, совет генераллары, совет маршаллары китереп җиткерде. Гитлер үз армиясе, үз стратегиясе белән азмы масайды, азмы шапырынды? Бу армиянең, бу стратегиянең «көчлелеге» алдында Европаның азмы хөкүмәт җитәкчеләре, «акыл ияләре» башларын өметсез чайкап, кулларын төшерделәр.

Нәтиҗәдә, азмы армияләр башларын, кулларын күтәрделәр; азмы халыклар таянычсыз, яклаучысыз калып, ерткыч авантюрист гитлерчылар алдында тез чүгүгә мәҗбүр ителделәр, фаҗигале үлем упкынына ыргытылдылар. Кешелек дөньясы бәдбәхет фашизм тарафыннан үлемгә хөкем ителгән иде. Һәм менә, үз халкы, үз армиясе алдында, аның белән аерылмаслык булып бергә тоташкан хәлдә, көрәш мәйданы уртасына чын бер кеше килеп басты. Гитлерчылар тарафыннан кирегә, урта гасырларга таба борырга тырышылган тарих тәгәрмәче шул вакыттан алып яңадан үз эзенә төште һәм, элеккечә алга хәрәкәт итә башлады. Бу кеше тәрбиялән үстергән һәм җитәкләнгән халык һәм армия, ун тапкыр арткан көч белән, дошман өстенә ташланып, аны мәрхәмәтсез рәвештә тар-мар итәргә, кешелек дөньясын үлемнән коткарып калу эшенә кереште. Аның зирәк акылы, хәрби осталыгы, стратегик сәнгате кәпәренгән Гитлер стратегиясен чәлпәрәмә китерде һәм, ниһаять, гитлеризмның канлы балтасы астында калып хәлсезләнгән, фашизмның кара сөреме, белән агуланып мәрткә киткән Европа халыклары, бөтен дөнья хезмәт халкы — аңга килеп башын калкытты һәм бу кешенең чиксез куәт, тирән ышаныч белән сугарылган тыныч һәм горур тавышын ишетеп рухланды, үзен кол иткән явыз дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

Ул бөтен кешелек дөньясын фаҗигале үлемнән коткарып калу көрәшендә бердәнбер һәм тиңдәшсез полководец булды. Ул кеше — Сталин. Бөтен дөнья халкына азатлык илтүче Кызыл Армия сугышчысының һәрбер хәрәкәтендә, һәрбер җиңүе нәтиҗәсендә без Сталин кулын, Сталин акылын, Сталин хәрби сәнгатен күрәбез. Үлемгә каршы яшәү көче белән сугарылган совет коралының бүгенге тантанасы — Сталин җитәкчелегенең, Сталин стратегиясенең тантанасы ул. Кызыл Армиянең һәрбер солдаты, һәрбер офицеры, һәрбер генералы хаклы рәвештә үзеп Сталин солдаты, Сталин офицеры, Сталин генералы дип атый. Танк гаскәрләре гвардия генерал-майоры Измаил Әхмәт улы Нагайбаков әнә шундый талантлы бик күп Сталин генералларыннан берсе. Аның күкрәгендә — ике Кызыл байрак ордены, II дәрәҗә Кутузов ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «РЕКА ның XX еллыгы» медале. Бу орденнар һәркайсы гвардия генерал-майоры Нагайбаковның зур сугышчан хезмәтенең билгесе.