Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛАНТЛАР ТАШКЫНЫ

Март кояшы югары күтәрелгән саен, җылы җилләр исә, борылмалы Агыйдел ярларын каплаган тирән карларны кисә: Актанышның тәбәнәк йортлары тезелгән урамнары аша яңа Әлемга бара торган гөл өстендә — тау башында утырган ак, төзек МТС биналарына барып бәрелә ул җил.

Көнчыгыш җилләре яз шатлыгын китерсә, Көнбатыштан килгән җылы хәбәрләр, йөрәкне эретә. Кешеләрдәге бу рух күтәренкелеге, Әгерҗенең тимер юллар белән челтәрләнгән җирләренә — мазутка, паровоз гудокларына чумган деполарга, андагы тимер юлчы яшьләр-кызларның йөрәкләренә барып керә. Кукмара фабрикаларында кайнар киезләрне тәгәрәтүче кызлар да. киез итек калыпларына керсез киезләрне керештергәп вакытта, бу шатлыктан, бу рух көрлегеннән дәрт алалар: йөрәкләрдә бу заманга гына хас дәртле ашкыну кабына. Сугыш вакытының авыр шартларын, безнең ил халкына гына хас булган чыдамлык белән кичергән кешеләр, бу дәртнең, бу ашкынуның аерым ләззәтен беләләр.

Зеленодольск шәһәренең верфьләрендә эшләүче су эшчеләре һөнәр мәктәбендә укучы яшьләр дә, сумала кайнаган әле төтен эчендә йөргәндә дә, калын такталарны идел баржаларына беркеткәндә дә, каннар казан эчләренә кереп аны корымнан тазарткан чакларында да бу дәртнең кызулыгын кирәкләрендә йөрстәләр. Бу дәрт — киң урамлы Әтнә кызларының киң күкрәкле көчле тавышларында да яңгырый.

Бу шатлык — Одниойорт хозяйкаларының шаян җырларында ишетелә: бу — картларны җилкендерә. Шуңа күрә Азнакай районының карты Якупов, үзенең абыстаен җитәкләп, клуб сәхнәсенең балавыз шикелле сары идәненә горурда баса, алар яшьләргә генә хас җиңеллек белән бии алалар. Әгерҗе районының 75 яшьлек Хәсәнев бабай үзенең ефәктәй ак сакалын акка гына сәлперәйтеп, тамырланган нык кулларын бөеренә таянмый, юкка гына түзми, «Киде егыла, инде егыла!», дип торганда. «Юк әле, шаярмагыз, мин әле картаймадым!», дип борылып йон оеклы аякларын юкка гына нык басып әйләнми. Ул безнең картларның картаюның ни икәнлеген белмәгәнлеген күрсәтә, безнең картлардагы ихласны, яшьлек дәртенең ялкынын балкыта. Кызыл Юл районы Сәрдәбаш авылының гөсләче кызлары, бу шатлык җырын иң нечкә кылларда тибрәтеп, йөрәк түрләрен аерым моң белән бизиләр. Әгерҗе районының Җиһангәрәев һәм Метаффаровалар татарча парлап биюнең моңарча күренмәгән алымнарын җанландыралар. Бу аһәңнең, бу моңның иң югары күтәрелеше, Ютаза районының җырчысы һәм баянда уйнаучы Гасимә Ибраһимованың сандугач тавышында аерым бер биеклеккә менә.

Яшьләрнең горур тавышы, бөтен авыл хуҗалыгы эшләренең нечкәлекләренә төшенгән, нәфис сөйләүче Саба районы яшь үсмере Юлматовның декламациясендә ишетелә. Ул, Ф. Хөснинең «Әйтик әле такмак, мул уңышны мактап» диләр шигырен, халыкның бүгенге ихтыяҗлары теләкләренә җиткереп, халыкның эченә, йөрәгенә керә белеп сөйли ала. Мондый үзлек чын халык декломаторларыпа гыпа хас, бу яшь үсмер егет сәхнәдән торып халык белән ничек сөйләшә белергә кирәклекне күрсәтә. Чын күңел белән сөйли-җырлый алу сәнгатькә дөрес караш һәм ихлас белән үти алу, халык иҗатын «җан азыгы» дип таныган көчле кешеләрдә генә, талантларда гына була ала. Мондый талантлар, җан азыгына бай кешеләр безнең иркен илебездә бик күпләр алар. Безнең моң, безнең җыр, безнең нәфис сүз, халык иҗатының таңтанасы рәвешендә мәкърур яңгырый ала. Ул яңгыраш, талантларның демонстрациясенә әйләнә, рухи байлыкның күргәзмәсе урынында тора. Шуңа күрә бенең Советлар Союзының һәрбер республикасындагы, һәрбер өлкәсендәге талантлар, үзенчәнлек көчен күрсәтү өчен, үз башкалаларына омтылалар, бу омтылыш белән дошманның нинди түбән һәм кабахәт икәнлеген раслыйлар. Бөек халыклардагы рух байлыгы өстенлек ала — дөньяда кешеләрчә культуралы яши белүнең үрнәгенә әйләнә, һәм кешелекнең бәхетен, шатлыгын, җан азыгын инкарь итүче немец варварларына карата нәфрәт өстенә нәфрәт өелә. Ирек һәм демократия сөючән халыкларның бүгенге көндә җиңүләре, мәңгелек җиңүчән халык горурлыгын тудыра. Гасырлар буена килгән тугрылык традицияләре чәчәк атып иҗат кечен арттыра. Бу көч талантлар ташкынына әйләнә һәм үзен сөюче халык диңгезенә кушылырга ашкына.

Тымтык районыннан гармоньчы Булатов Менә Казан — халык иҗат ташкынының бер ермагы. Монда халык талантларының художество сәнгатенә республика смотры бара. 5 нче марттан 15 нче мартка кадәр, Татарстан халык иҗаты йортына меңнәрчә халык вәкилләре агылалар. Алар үз районнарында үткәрелгән смотрлар аша узган, сайланылran талантлар. Мондый смотрлар Татарстанның 40 районында уздырылып 6700 дән артык кешенең катнашы белән үткән. Республика смотрына барлыгы 39 районнан 646 кеше катлашты. Аерым җырчылар, биючеләр, нәфис сүз сөйләүчеләр Һәм гармоньчы, курайчылардан тыш, җыр-бию ансамбльләренә оешкан коллективларның саны гына да 17 иде.

Район смотрларына бару хокукын алу өчси авылларда үткәрелгән смотрларда 35 мең халыкның катнашуы гына да безнең халыкның сәнгать белән яшәвен һәм нинди зур культуралы булуын күрсәтеп тора, бу хәл иптәш Ленинның «Сәнгать халыкныкы, ул үзенең тирән тамырлары белой масса арасында киң җәелергә тиеш!» дигән васыятенең ничек үтәлүен һәм үсүен раслый. Менә Казан — Татарстан республикасының культура үзәге. Меңгә якын халык талантлары, Казан халыклары алдында бик кыю рәвештә чыгыш ясыйлар. Тамашачыларда яңалыкны, табигый талантларны күрергә ашкыну зур. Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры бинасы шыгырым тулы. Шуңа күрә йомгаклау концертын бер генә тапкыр күрсәтү белән канәгатьләнеп булмады, икенче көйдә дә халык шулай күп килде. Беренче номер булып, барлык районнарның җыр ансамбльләреннән оештырылган хор «Сталин турында җыр»ны башкарды. Бөек юлбашчыбыз турында халыкның үз җырларын мондый көчле хор авызыннан ишетү бик көчле тәэсир калдырды.

ТАССР ның атказанган артисткасы 3. Ахметова бу хорны бик яхшы оештырган, ике тавыштан үтәлгән бу җыр бик матур яңгырады. Киң сәхнә-чуп-чуар киемнәрдәге халык белән тулы, алар барысы да, смотрга катнашучылар. Алар арасында ап-ак сакаллы картлар да, яшь үсмер егетләр, кызлар, озын күлмәкләрдән, яулыкларын алдап китереп бәйләгән әбиләр дә бар. Татар камзоллары, рус кызларының сарафаннары, чәмчәле читекләр, төрле төстәге чуклы кәләпүшләр, мариларның тәңкәле чөлкәләре, чулпылар һәм башкалар күзпе әлҗе-мөлҗе китерәләр. Мондый җайлы декорация күңелләрне рәхәтләндерә. Катнашучылар үз нәүбәтләрендә берәм-берәм яки төркемнәре белән алгы планга чыгып баса баралар. Мондый җанлы хәрәкәт чын халык бәйрәме төсен ала. Тамашачы белән үтәүчеләр арасында ниндидер җанга якын; тойгылар сузыла, һәрбер үтәлгән җыр, биюне күңелеңә якын итен каршылыйсың, уңышлардан рәхәтләнеп алкышлап озатасың...

Менә Азнакай телефонисткасы Гәрәева саф һәм көчле тавыш белән «Яңа карурман» көен җырлый. Бу тавышның табигыйлеге, җырның саф халыкча булуы йөрәкнең иң нечкә җирләренә үтен керәләр. Җырчының үзенә генә хас моң нечкәлекләренә таңга каласың. Башкаларга охшатырга тырышмау һәм шул ук вакытта кәйлең дөреслеген саклый белүчәнлек. Һәрбер җырчының җырында күренә. Профессиональ җырчыларыбызның халыктай әйрәнен җитмәгәнлеген менә шунда аңлыйсың. Бу хәл биюләрдә дә, күмәк хәрәкәтләрдә дә, халык гармоньчыларының уйнау ысулларында да күзгә ташлана. Халык нинди бай һәм аның иҗаты нинди күп кырлы!

Җитәкчеләре Стрюлькова булган Юдино йорт хозяйкаларының мәзәк җырларны үтәүләренә генә күз салыйк. Каран торырга гади һәм һәркем тарафыннан диярлек җырланып йөрелә торган бу такмакларны алар нинди осталык белән һәм көлке итеп башкаралар!

Стрюльковалар халык җырларының үз калыбын, халык формасын табып, милли колоритта бирәләр. Шуңа күрә аларны сокланып тыңлыйсың. Чыпья районнан килгән, аккордеонда уйнаучы Антоновын алып карыйк. Ул анда джазлар өчен язылган, фокстротка якын булган көйләрне дә, шулай ук, рус халык көйләрен дә бик гади рәвештә башкара. Ләкин көйләрнең яңгырашы ягымлы һәм бик аңлаешлы булып чыгалар. Чөнки, ул кайбер профессионаллар шикелле төрле вариацияләр ясаган булып көйдән читкә чыгып китми, бәлки көйне бозмыйча аның тәмен белеп уйпый. Тычтык районыннан килгән Булатовның гармоньда уйнаулары турында да шул ук сүзләрне әйтергә кирәк. Бондтог районы Мирзакаев, Шөгер районы Мөхәмәтшин, Әгерҗе районы Насыбуллиналарның биюләренә күз төшерсәк, анда да шул хәл, алар үзләреп иркеп тотып, шаблон хәрәкәтләргә иярмичә, чып татарча иттереп бииләр. Хезмәт биюен башкарган. Вәлиуллинаның хәрәкәтләре шул тикле җанлы иде, боларны режиссер фантазиясе белән генә һич тә табып булмас иде. Мондый хәрәкәтләр хезмәткә иң якын торган һәм сәнгатьне сөйгәп кешеләрдә генә туа алган. Алар шул кадәр үскәннәр һәм конкретлашканнар ки, ананың алъяпкыч белән битен сөртен алган вакытында, аның битендәге тир бөртекләрен күргәндәй буласың.

Оригиналь хәрәкәтләр күмәк чыгышларда бигрәк тә ачык гәүдәләнә. Мәсәлән, Мамадыш районыннан килгән 8 рус кызының биюләрендәге хәрәкәтләр, искиткеч төгәл һәм матур эшләгәннәр. Жарун җитәкчелегендәге Зеленодольский хорының җырлары, биюләре сәхнәгә куелышы ягыннан чын мастерларча эшләнгән иде. Бу куелыш художество үзешчәнлегенең никадәр югары үскәнлеген күрсәтеп торган үрнәге иде. Шул ук клубның татар җыр-бию ансамбле бу уңышка ирешә алмаган.

Инценировканың чалгы янау белән башланган өлеше яхшы булса да соңынтын башланып киткән биюләр артык бер төрле һәм бик озынга сузылган булып чыкты. Егетләр-кызлар арасына тилемсә малай кертеп, аны аяк чалып егу шикелле арзанлы трюклар белән халыкны көлдерергә тырышуны да уңышлы адым дип әйтеп булмый. Әтнә җыр-бию ансамбле (җитәкчесе Хәбибуллина), һәм Кызыл юл районы җыр-бию ансамбле (җитәкчесе Ганиева) үзләре төзегән оратория монтажлары белән халыкта уңыш казана алдылар.

Гомумән смотр бик җанлы узды һәм халык иҗатының елдан ел үсүен, нинди уңышларга ирешә баруын күрсәтте. Ләкин шуны әйтеп китәргә кирәк, күмәк чыгышлар шактый күп булса да, аерым пьесалар белән (һич югында берәр пәрдәлек пьесалар белән) чыгышлар булмау, драма түгәрәкләренең аз һәм начар эшләүләрен күрсәткән бер факт булып калды. Икенчедән, сөйләү жанрының да йомшаклыгын әйтеп китәргә кирәк. Халык иҗаты йортының җитәкчеләре бу төр җитешсезлекне бетерүгә көч салырга тиешләр. Жюри комиссиясе дә кайбер номерларны сайлап чыгаруда тпешенчә эш итмәгән. Кайбер биючеләрнең киемнәре биюләренә хас түгел иде. Мәсәлән, русча бию үтәлә, ә үтәүченең башында кәләпүш, өстендә җиңсез казаки яки киресенчә. Әлбәттә, мондый кимчелекләр булды. Ләкин шуңар карамастан бу смотр онытылмаслык эзләр калдырды. Халыктагы иҗат яңалыкларыннан бик күпләрне өйрәнергә кирәклекне тагы бер кат раслады. Бу талантларның тагын да тизрәк үсүләрен оештырырга, аерым күренеклеләрен театр мәктәпләренә җибәрергә кирәк. Безнең сәнгатебез өчен алар иң ышанычлы кадрлар чыганагы булып торалар.