Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӨРГЕНДӘ

Толковый кушаматлы Семен карт белән исемен берәү дә белмәгән яшь бер татар яр буендагы учак янында утыралар, калган өч каекчы өйгә кереп киткән иде.

Семен, чандыр гәүдәле, тешләре коелган алтмыш яшьлек карт булса да, аның иң башлары киң һәм ул карап торуга таза күренә иде әле. Ул үзе исерек һәм инде күптән үк кереп йокларга яткап булыр иде дә, аның кесәсендә полуштоф бар һәм ул: өйгә керсәм, егетләр аракы сорамагайлары, дип курка.

Татар, авыру белән җөдәп, үзенең сәләмә киеменә теренеп утырган килеш, Сембер губернасындагы тормышының әйбәтлеге һәм үзенең өйдә акыллы, чибәр хатыны калуы турында сөйли. Аңа күп булса егерме биш яшьтер, шуннан артык булмас, ә хәзер ул шундый авыру, кайгысыннан чырае шундый агарып калган иде ки, учак, яктысында бөтенләй малай төсле генә булып күренә иде.

— Монда оҗмах түгел, билгеле, — дп Толковый, — үзең күрәсең: бөтен тирә-якта су, шәрә ярлар һәм балчыктан бүтән бер нәрсә дә юк...

Пасха бәйрәме үткәнгә ни гомер инде, ә суның бозы һаман да агып бетми әле, бүген иртә белән тагын кар яуды.

Татар:

— Начар, начар, — дип, куркынган кыяфәт белән як-ягына каранып куйды. Ун адымнар чамасы читтәнрәк салкын кара, елга ага, ул, балчыгы уелып беткән ярга сугыла-сугыла, мыгырданып каядыр ерак диңгезгә барырга ашыга. Нәкъ яр читендә каекчылар «Карабас» дип атап йөртә торган зур бер баржа кара җанын күренеп тора. Аргыяк читтә, еракта, бер сүнеп, бер кабынып елан төсле үрмәләгән утлар күренә: анда былтыргы үләнне яндыралар. Ә ул ут еланнары артында тагын караңгылык. Кечкенә бозларның баржага килеп бәрелүләре ишетелә, һава юеш, салкын...

Татар күккә карады. Йолдызлар биредә дә, аның үз җирендәге төсле, күбәүләр, тирә-юнь шундый ук караңгы, ләкин нидер җитми. Өйдә, Сембер губернасында йолдызлар да андый түгел, күк тә андый түгел.

— Начар, начар, — дип кабатлап куйды ул. Толковый аңа:

— Ияләнерсең әле!—диде, көлеп куйды. — Син яшь әле, иренеңдә ана сөте дә кипмәгән һәм син дөньяда үзеңнән дә бәхетсез кеше юк дип беләсең, ләкин шундый вакыт килер, син үзен үк, бар кешегә дә шундый тормыш бир, ходаем, диярсең. Менә миңа кара син. Бер атнадан монда ташу бетәр дә паром куярбыз, сез барыгыз да Себер буйлап дөнья гизәргә китәрсез, ә мин биредә калып, ике яр арасында йөри башлармын. Мин шул ал егерме ике ел йөрим инде. Көн-төн йөрим. Чуртан белән ельма су астында, мин су өстендә. Һәм аллага шөкер! Миңа берни дә кирәкми. Бар кешегә дә шундый тормыш бир, ходаем! Татар, учакка чыбык өстәп, утка якынрак ятты да:

— Минем әти чирле кеше. Ул үлгәч, әни белән хатыным монда киләчәк. Вәгъдә иттеләр, — диде.

Толковый:

— Әниең белән хатының нигә кирәк сиңа? — дип сорады. — Тилелек бу, туган, шәйтан котырта сине, җанына үләт тигере! Ул каһәр сукканны тыңлама син. Аңа ирек бирмә. Ул сиңа хатын турында әйтә икән, син аңа юри ачу итеп — теләмим! — диген, ул сиңа ирек турында әйтә икән, син кирегә бетәш — теләмим, диген. Берни дә югрәкми! Әти дә, әни дә, хатын да, ирек тә, йорты да, җире дә! Берсе дә кирәкми, җаннарына үләт тигере!

Толковый, бутылкадан аракыны чөмереп, сүзен дәвам иттерде:

— Мин тупас гали мужик токымыннан түгелмен, туганкай, ә дьячок улы һәм иректә. Курскида торган чакта, сюртук киеп йөри торган идем, ә хәзер үземне шундый чиккә китереп җиткердем ки, шыр ялангач килеш как җир өстендә йоклый алам, үлән ашый алам һәм бар кешегә дә шундый тормыш бир, ходаем. Миңа берни дә кирәкми, мин берәүдән дә курыкмыни һәм үземчә дөньяда миннән дә бай, миннән дә ирекле кеше юк дип беләм. Россиядән бирегә җибәрелүемнең беренче көнендә үк мин: бер нәрсә дә теләмим, дип кире бетәштем. Шәйтан миңа хатыным турында, туган-тумачаларым турында һәм ирек турында сөйли. Ә мин аңа әйтәм: миңа берни дә кирәкми, дим. Үз сүземне иттем һәм менә, күрәсең, яхшы торам, зарланмыйм. Ә инде кем дә кем шәйтанга юл куеп, авың сүзенә бер генә тапкыр колак салдымы, котылу юк инде аңа! Муеныннан сазга батачаксың һәм шуннан чыга алмаячаксың. Сезнең ише аңгыра мужик түгел, менә дигән нәсел-нәсәпле, укымышлы кешеләр дә һәлак булалар. Моннан унбиш еллар элек бирегә Россиядән бер баринны җибәрделәр. Туганнары белән нәрсәдер бүлешә алмыйча, васыять кәгазендә ниндидер фалын ясаган булган. Князьме, баронмы дип сөйләделәр шунда, бәлки болай чиновннк кына булгандыр. Кем белсен аны! Шулай, килеп төште монда бу барин һәм иң элек үзенә Мухортинда йорт белән җир сатып алды. «Үз кул көчем белән торасым килә, ди, чөнки мин хәзер господин түгел, сөргенгә җибәрелгән кеше» — ди. Алай икән, яхшы эш, мин әйтәм, алла куәт бирсен, дим. Ул чагында тыз-быз килеп йөргән яшь кеше иде әле ул, үзе печән чаба, үзе балык тота һәм, атка атланып, алтмышар чакырым җир йөри торган иде.

Тик бәлә шунда: ул килгән елдан башлап ук Тыринога, почта конторына йөрергә сабышты. Минем паромда шулай «эх, Семен, нишләптер өйдән бик озак акча җибәрмиләр әле!» дип көрсенеп куя торган иде.

Кирәкми, Василий Сергеевич, дим. Акча нигә кирәк? Искене ташлагыз инде сез, аңа бөтенләй булмаган төсле, төштә күргән әйбер төсле карагыз, онытыгыз да, яңа тормыш башлагыз. Шәйтанны тыңламагыз, — дим, — яхшылыкка илтмәс ул, башыгызны элмәккә кертер. Хәзер сез акча телисез, мин әйтәм, бераз вакыт үтү белән, бүтән берәр нәрсә теләрсез, аннан тагын, тагын. Бәхетле буласыгыз килсә, бер нәрсә дә теләмәгез, мин әйтәм. Әйе... Инде сезнең белән безне язмыш шулай рәнҗеткән икән, мин әйтәм, аңардан рәхим-шәфкать сорап аягына егыласы юк. Аны санламаска, аңардан көләргә генә кирәк. Юкса, ул үзе көләр. Шулай дим мин аңа...

Шуннан бер-ике ел чамасы үткәч, бер вакыт мин аны бу якка чыгарам, ә ул кулларын угалап килә.

«Тыринога хатынымны каршы алырга барам әле, ди. Мине кызганып бирегә килде. Хатыным бик әйбәт минем, яхшы күңелле кеше» ди. Ә үзенең куанычы култыгына сыймый.

Бер көн үтүгә хатыны исләп кайта бу. Ханым — яшь, матур. Шляпа кигән, кулына кечкенә генә бала тоткан. Ул багажлар, мин сиңа әйтим. Ә минем Василии Сергеевич аның тирәсендә бөтерелепме-бөтерелә. Карап та, мактап та туя алмый. «Эне, Семён туган, Себердә дә кешеләр яши» дигән була. Мин эчемнән генә уйлыйм: ярый, бик ерак китә алмассың әле, дим.

 Шуннан соң ул, Россиядән акча килмәдеме икән дип белешер өчен, атна саен диярлек Тыринога бара торган булды. Акча моңа бихисап күп кирәк була башлады. «Хатыным минем өчен монда Себердә үзенең яшьлеген, матурлыгын әрәм итә, минем ачы язмышымны уртаклаша, ди. Шуңа күрә, мин төрлечә аның күңелен ачарга телим» ди. Бикәгә күңелле булсын дип, чиновниклар белән һәм җыеп әтрәк-әләм белән йөрешә башлады бу. Ә ул компанияне ашатырга, эчертергә кирәк бит. Өстәвенә тагын фортепьян да, ятырга диван да, дуылдык йонлы эт тә булсын имеш, — тончыккыры!..

Бу инде файдасызга акча туздыру, озын сүзнең кыскасы — азыну. Ә хатыны аның белән озак тормады. Торамы соң? Балчык та су, салкын, ни яшелчәсе, ни фруктасы юк, барысы да чеп-чи наданнар да, исерекләр, үзләрен тота белмиләр, ә ул башкаладан килгән иркә ханым бит...

Эче поша башлады. Билгеле, ире дә, ни әйтсәң дә, барып түгел бит инде, сөргенгә җибәрелгән кеше. Өч ел үткәч, нәкъ Успенье бәйрәме алдыннан, төнлә теге як ярдан кычкыралар бер заман. Паром белән чыксам, ни күзем белән күрим, — тегенең бикәсе. Баштанаяк төрелгән, ә янында — чиновниклардан яшь кенә бер әфәнде. Тройка ат тора...

Бу якка алып чыктым үзләрен. Утырдылар да — элдерттеләр! Бер генә күренеп калдылар. Ә инде таң алдыннан пар атка утырып Василий Сергеевич үзе чабып килеп җитте. «Бер күзлекле әфәнде белән минем хатын үтеп китмәдеме моннан, Семен?!» ди. Үтеп китте, мин әйтәм, даладагы җилне эзлә инде син! Артларыннан куып китте бу, биш тәүлек куып барган. Соңыннан син аны теге якка алып чыккан вакытта, паромга кереп ауды да, башын тактага бәра-бәрә үкереп еларга тотынмасынмы! Шул-шул менә, мин әйтәм, һәм аның «Себердә дә кешеләр яшиләр» дигән сүзләрен исенә төшерәм. Ә ул элеккедән битәр ярсый... Аннан соң аның иреккә чыгасы килә башлады. Хатыны Россиягә киткәч, аны табып сөяркәсе кулыннан тартып алу өчен, аның күңеле дә шунда ашкынырга тотынды. Шуннан соң, мин сиңа әйтим, туганкай, һәр көн диярлек әле почтага, әле шәһәргә түрәләр янына чабарга тотынды бу. Гаебемне кичерегез, өйгә кайтарыгыз дип, бер-бер артлы прошенияләр җибәрде, һәм, телеграммаларга гына ике йөз сумлап акча тоттым, дип сөйләде. Җирен сатты, йортын җидларга залогка салды. Үзе бөтенләй бөкерәйде. Чәче агарды. Йөзе чахоткалы кешенеке төсле саргайды. Үзе синең белән сөйләшә, үзе кых, кых йөткеренә... һәм күзеннән яшь чыга. Прошенияләр белән шулай сигез еллар чамасы йөдәгән иде, ә хәзер менә тагын җан керде үзенә. Күңеле күтәрелде: яңа бер иркәлек уйлап тапты. Кызы үсте, имеш, шуңа карап сокланып туя алмый бу. Ә кызы, дөресен әйтергә кирәк: чибәр генә, кара кашлы, үткер кыз. Ул һәр якшәмбене кызы белән бергә Тыринога чиркәүгә бара. Паромда икесе янәшә басып торалар, кызы көлә, ә тегесе аңардан күзен ала алмый. «Әйе, Семен, ди. Себердә дә кешеләр яшиләр. Себердә дә бәхет бар. Кара әле, нинди кызым бар бит минем! Андый кызны мең чакырымнан эзләп тә таба алмассың» ди. Чыннан да, кызың әйбәт, анысы дөрес, мин әйтәм, ә үзем эчемнән: «Тукта, сабыр ит әле... дим. Кызың яшь кеше, аның каны уйный, яшисе килә, ә мондагы тормыш — тормышмыни ул» дип уйлыйм. Менә бер заман, туганкай, ямансулый башлады бу кызый... корды, кипте, бөтенләй эштән чыгып авыруга сабышты, аяктан егылды.

 Чахотка. Менә сиңа Себер бәхете, үләт алгыры, менә сиңа «Себердә дә кешеләр яши!..» Ул бер туктаусыз докторга чаба башлады. Ике йөз, яисә өч йөз чакырым җирдә берәр доктор, яисә багучы барлыгын ишетте исә, хәзер аның артыннан чаба. Шул докторларга бихисап акча бетерде, ә минемчә, ул акчага аракы алып эчү яхшырак булган булыр иде... Барыбер үләчәк бит. Кызы тәгаен үлә аның, шул... Аннан инде ул бөтенләй һәлак булачак. Сагышыннан я асылынып үләр, я Россиягә качар, билгеле инде. Качар, ә аны тотып алырлар, аннан — суд, каторга, камчыны да татыр...

— Яхшы, яхшы, — диде татар, суыктан бөрешеп. Толковый:

— Нәрсә яхшы?—дип сорады.

— Хатыны, кызы... Каторгага булса булсын, сагыш булса булсын, аның каравы ул хатыны белән кызын күргән... Син әйтәсең, бер нәрсә дә кирәкми, дисең. Ләкин бер нәрсә дә булмау — начар! Хатыны аның белән өч ел торган икән — моны ходай бүләк иткән аңар. Бер нәрсә дә булмау — начар, ә өч ел — яхшы! Ничек син шуны да аңламыйсың? Татар, дер-дер калтыранган хәлдә, аз-маз белгән кадәр рус сүзләрен исенә төшерергә тырышып, тотлыга-тотлыга сөйләргә кереште...

«Чит якта, авырып үләргә һәм тутыккан салкын җиргә күмелергә ходай язмасын, хатыным бер генә көнгә, хәтта бер генә сәгатькә яныма килсә дә, андый бәхет өчен әллә нинди газапларга да риза булыр идем һәм аллага рәхмәт әйтер идем. Бер нәрсә дә булмауга караганда бер көн бәхетле торуың артык», диде. Аннан ул тагын, үзенең өендә шундый чпбәр һәм акыллы хатыны калуы турында сөйләде дә, ике кулдан башын тотып еларга һәм Семенга үзенең гаепсез килеш, яла ягу аркасында газап чигүе турында сөйләргә тотынды. Аның ике энесе белән абзасы бер мужикның атларын алып китеп, картны үтерә язганчы кыйнаган булганнар. Ә җәмәгать, вөҗдан буенча эш итмичә, өч агай-эненең өчесен дә Себергә җибәрергә приговор язган, абзалары, бай кеше булу аркасында, өйдә калганнар.

— Ияләнерсең! диде Семен. Татар, сөйләвеннән туктап, яшьле күзләрен утка текәде. Аның йөзе «мин нишләп Сембер губернасында түгел, нишләп биредә, караңгыда, юештә, чит кешеләр янында утырам соң?» дип, үз хәлен әле һаман аңлап җиткерә алмый аптыраган һәм куркынган кыяфәттә иде. Толковый, ут яныпа сузылып ятып нәрсәдәндер көлде дә, авыз эчештән генә жырларга тотынды һәм бераздан тагын сүз башлады.

— Әтисе янында нинди шатлык бар ул кызга? Әтисе аны ярата, аның белән юана — анысы дөрес, ләкин авызына каратып тора торган кеше түгел, кырыс карт, тар холыклы карт. Ә яшь кызларга кырыс булсаң ярамый... аларны иркәләргә кирәк, ихахай да, михахай, хушбуй да помада. Әйе... их, эшләр, эшләр! — Семен, көрсенеп, авыр гына кузгалып урыннап торды.

— Аракы бетте, йокларга вакыт димәк, ә! Киттем, туган... Үзе генә калгач, татар, учакка чыбык өстәп якты да, утка караган хәлдә үзенең туган авылы һәм хатыны турында уйларга тотынды, хатыны бер генә айга, бер генә көнгә булса да килсен иде ичмасам, ә аннан соң теләсә кире кайтып китсен пдо! Бер ай, хәтта бер генә көн — тулап да бер дә булмаудан артыграк. Ләкин әгәр хатыны вәгъдәсендә торып килә-нитә калса, аңа нәрсә ашатырга туры килер? Монда ул канда торыр?

Татар:

— Әгәр ашарга бер-бер нәрсә булмаса, пичек яшисең? — дпп үз-үзенә сорау биреп кунды. Көне-төне ишкәк белән эшләгән өчен хәзер ана тәүлегенә 10 тиен генә түлиләр, дөрес, юлчылар аракыга-мазарга дип тә биргәлиләр, ләкин бөтен табышны бүтәннәр үзара бүлеп алалар да, татарга бер ни дә бирмиләр. Анардан көләләр генә иде. Ә нужа ачыктыра да, туңдыра да, куркыныч та... Хәзер, бөтен тәнең сызланып, дер-дер калтыраганда өнгә кереп йокларга ятасы иде дә бит, анда өскә ябынырга юк, ә суыклыкка килгәндә — яр буендагыга караганда салкынрак. Монда да өскә ябынырга юк-югын, ләкин шулай да һич югы биредә учак ягарга мөмкин... Бер атнадан соң су кайтып беткәч, монда паром куярлар, ул чакта Семеннан башкасының берсенең дә кирәге булмас, һәм татар, авылдан-авылга эш сорап, хәер эстәп йөрергә керешер. Хатыны 17 яшьтә генә, үзе чибәр, иркә үскән, оялчан, — шулай ук аңа да, битен ир-атка күрсәтеп, авылдан-авылга хәер эстәп йөрергә туры килер микәнни?

Юк, бу турыда уйлавы да куркыныч... Яктыра башлаган иде инде, баржа һәм су өстендәге тал куаклары аерым-ачык күренәләр, ә артка әйләнеп карасаң — анда балчыклы текә яр, түбәндә соры салам белән ябылган кечкенә өй, ә югарырак авыл өйләре тезелеп киткән...

Авылда әтәчләр кычкыра иде инде. Соры балчыклы текә яр, баржа, елга, усал чит кешеләр, ачлык, суык, авырулар — чынлап караганда боларның берсе дә юктыр, бәлки? Мөгаен, мин боларның барысын да төштә генә күрәмдер, дип уйлады татар. Ул үзенең йокыга талуын сизә һәм гырлавын ишетә иде... Ул хәзер Сембер губернасында, үз өендә, һәм исемен әйтеп хатынына дәшү беләп тегесе аңа җавап кайтарыр, күрше бүлмәдә әнисе... Ләкин, нинди куркыныч төшләр була дөньяда! Нәрсәгә икән алар? Татар, елмаеп, күзен ачып җибәрде. Нинди елга соң бу? Иделме?

Кар ява иде. Аргы яктан кемнеңдер:

— Иодава-ай! Караба-а-ас! — дип кычкырган тавышы ишетелде. Татар, йокысыннан айнып, теге якка чыгар өчен иптәшләрен уятырга кереп китте. Яр буенда, карлыккан тавыш белән сүгенә-сүгенә һәм суыктан бөрешеп, йокылы-уяулы бер хәлдә ертык толыпларын кия-кия каекчылар күренделәр.

Җилеккә үтәрдәй суыгын бәреп торган су җиле йокыдан соң аларга бик әшәке һәм рәхимсез тоелды бугай. Алар ашыкмый гына Карабас эченә сикереп төштеләр. Татар белән өч каекчы, караңгыда кысла кыскычы төсле булып күренгән киң колаклы озын ишкәкләргә тотылдылар, Семен исә корсагы белән озын руль өстенә канланды. Ә аргы яктан һаман кычкыралар иде әле һәм, каекчылар йоклыйлардыр, я исә авылга кабакка киткәннәрдер, дип уйлап булса кирәк, ике тапкыр револьвердан да аттылар. Толковый, бу дөньяда бер дә ашыгырга кирәкми, аннан барыбер файда чыкмаячак, дигән төсле итеп:

— Ярар, өлгерерсең әле! дип куйды. Шыксыз авыр баржа, ярдан кузгалып, тал куаклары арасыппап йөзеп китте һәм бары тик талларның акрынлап артка кала баруыннан гына баржаның бер урында тик тормыйча инде кузгалып киткәнлеге сизелә иде. Каекчылар, өчесе бердәп ишкәкләрен күтәреп, салмак кына ишәләр. Толковый, корсагы белән руль өстендә яткан килеш, һавада дуга ясап, бер борттан икенче бортка оча. Караңгыда, бу кешеләр, Пух заманындагы озын аяклы ниндидер бер хайван өстенә утырып алганнар да, бастырылган чакта төшкә керә торган суык ямьсез илгә таба китеп баралар төсле күренә иде. Талларны узып, иркен су өстенә чыктылар. Теге яктагылар да инде салмак кына чупылдаган ишкәк тавышын ишетеп: «тизрәк, тизрәк!» дпп кычкыргалап куйдылар. Тагын ун минуттан баржа гөрселдәп пристаньга барып бәрелде.

Һаман ява, һаман ява бу! диде Семен, битендәге карны сөртеп, — Кайдан килә торгандыр, хода белсен. Теге якта төлке эчле кыска туп һәм ак мерлушка бүрек кигән уртача буйлы, чандыр гәүдәле бер карт көтеп тора иде. Ул атлардан бераз читтәрәк, урыннан кузгалмый багып тора, аның чырае — нәрсәнедер исенә төшерергә теләп тә, искә төшерә алмыйча, үзенең хәтеренә ачуланган төсле җитди һәм караңгы иде. Янына Семен килеп, елмаеп бүреген салгач, ул:

— Анастасьевкага ашыгам. Кызымның хәле тагын да начарланып китте, Анастасьевкага яңа доктор килгән дип сөйлиләр, — диде.

Тарантасны баржага сөйрәп керттеләр да, баржа тагын кузгалып китте. Семен аңа «Василий Сергеевич» дип эндәшкән кеше аргы якка чыгып җиткәнчә, үзенең калын иреннәрен кысып, күзен бер ноктага текәгән хәлдә, баскай урыннан кузгалмый барды, һәм ямщиге аңардан аның алдында тәмәке тартырга рөхсәт сорагач та, гүя ишетмәгән төсле бер сүз дә дәшмәде. Семен исә, корсагы белән руль өстенә яткан килеш, аны мыскыл итеп көлгән кыяфәт белән карап барды, һәм:

— Себердә дә кешеләр яшиләр бит... яшиләр! — дип куйды. Толковыйның чырае, шулай булыр дип уйлаган идем аны, нәкъ мин әйткәнчә булып чыкты менә, дип шатланган төсле иде. Ул, төлке туплы кешенең шундый бәхетсез һәм аптыраган хәлдә булуын күреп, бик кәефләнгән иде, күрәсең.

— Хәзер барырга бик пычырак бит, Василий Сергеевич, — диде ул яр читенә чыгып атларны җиккән арада.

— Җир кипкәнче, һич югында бер-ике атна сабыр итәргә кирәк иде. Бөтенләй бармасагыз да ярар иде... Барудан берәр файда чыкса, тагын бер хәл иде. Үзегез беләсез, кешеләр гомер буе, көне-төне чабалар, ләкин бер файдасы да юк бит, чын! Василий Сергеевич, бер сүз дә дәшмәстән, аңа аракылык бирде дә, тарантасына утырып үз юлына китте.

— Менә, доктор артыннан чапты! — диде Семен суыктан бөрешеп.

— Әйе, чын докторны эзлә син, даладан җил артыннан куып җитеп кара! Шәйтан койрыгын тот, җаныңны үләт алгыры! Шундый әкәмәт бу кешеләр, ходаем, үзең ярлыка мине. Татар, Толковый янына килде дә, дер-дер калтыранган хәлдә, аңа нәфрәт белән һәм җирәнеп карап, үзе белер-белмәс рус теленә татар сүзләре катнаштырып сөйләргә тотынды:

 — Ул яхшы... яхшы, ә син — начар! Син начар! Барин яхшы җан. Бик шәп, ә син ерткыч, син начар! Барин тере, ә син үләксә... Ходай кешене тере булсын өчен яраткан, шатлык та, сагыш та, кайгы да булсын дигән, ә син телисең — бер нәрсә дә булмасын дисең, димәк, син тере түгел, таш син, балчык син! Ташка да берни кирәкми, сиңа да берни кирәк түгел... Син таш, һәм алла сине сөйми, ә баринны сөя! Барсы да кычкырын көлделәр, татар, җирәнгән кыяфәт белән йөзеп җыерып, кулын селтәде дә, үзенең сәләмә киеменә төренә-төренә учак янына китте. Каекчылар белән Семен иренен кенә өйгә табан, атладылар.

— Суык! — диде каекчыларның берсе, балчык идәнгә җәелгән салам өстенә сузылып ятып.

— Әйе, җылы түгел! дип икенчесе аның сүзенә кушылды. — Каторга тормышы! Барысы да яттылар. Җил килеп бәрелүгә ишек ачылып китте һәм өйгә кар керә башлады. Берсенең дә торып ишекне ябасы килмәде: суык һәм ирендерә иде.

— Ә миңа яхшы!—диде Семен йокы аралаш. — Бар кешегә дә шундый тормыш бирсен ходай.

— Билгеле, каешланып беткәнсең инде син! Җен дә алмый сине!

Тышта эт улагансыман тавыш ишетелде.

— Нәрсә ул? Кем ул анда? — Теге татар җылый ич...

— Кара син аны... чудак!

Ияләше-р, — диде Семен һәм шунда ук йокыга да китте. Озакламый барысы да йокыга талдылар. Ә ишек һаман шулай ябылмаган килеш калды.

Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемәсе