СКУЛЬПТОР САДРЫЙ АХУН
Татар художниклары турында сүз кузгатканда ирексездән, революциягә кадәр татар халкында сынлы сәнгать нинди дәрәҗәдә тора иде соң дигән сорау туа. Сынлы сәнгать татар халкы өчен яңа нәрсә. Чөнки ислам дине җанлы образлар ясауны бик нык тыя иде. Бөек Октябрь Социалистик Революциясенә кадәр графика сызым өлкәсендә татарлар арасыннан берничә график художник үсеп чыкса да, сынлы сәнгатьнең скульптура һәм рәсем сәнгате тармагында алар бөтенләй юк иде.
Революциягә кадәр татар скульпторына иҗат эше белән шөгыльләнергә бертөрле дә мөмкинлек булмады. Шунлыктан, сынлы сәнгатьнең бу төре белән нык кызыксынган һәм шуңа омтылган Мирзаҗан Байкеевның Ленинградтагы «Эрмитаж» музеенда формага салучы, реставратор булудан уза алмавы очраклы бер хәл түгел. Ул заманда Питерда яшәүче кире фикерле мөселманнар аны скульптор булганы өчен мыскыллап «тәре ясаучы Мирзаҗан» дигән кушамат такканнар.
Фанатик динчеләр каршында рәсем ясау — коръәнгә, шәригатькә буйсынмау, икенче төрле әйткәндә, мөселман динен хурлау булып санала иде. Әнә шундый шартларда, шундый тынчу һавада үзлегеннән үсеп чыккан скульптор Мирзаҗан Байкеев, талант чаткылары һәм көчле теләге булуга карамастан, художник булып җитешә алмады. Садрый Салах улы Ахун татарлар арасында профессиональ скульпторлардан беренче һәм хәзергә әле бердәнбер карлыгач булып тора. Садрый Ахунны совет чынбарлыгы үстерде. Ул Ленинград Художество Академиясенең җимеше. Садрый Ахун 1903 нче елда Свердловск шәһәрендә туа. Ул үзенең беренче тапкыр рәсем белән кызыксынуы турында: «Рәсем һәм сын ясауга мин бала вакытымда ук керештем. Башта орнаментлар ясый башладым» ди.
Художник үзенең иҗат эшен 1919 нчы елда башлап җибәрә. Ул бу елларда Кызыл Армия частьларында һәм клубларында хезмәт итә. 1923 нче елда ВКП(б) ның Свердловск Шәһәр Комитеты аны Урал Художество Институтына укырга җибәрә. Соңыннан бу институт техникум итеп үзгәртелеп корыла. Башта ул техникумда кыйммәтле һәм ярым кыйммәтле таш токымнарыннан зиннәт нәрсәләре ясау мастерскоенда өйрәнә, соңыннан агачтан кисеп, аннан соң мәрмәрдән уеп эшләү мастерскоена күчә. Садрый Ахун техникумны таштан уеп эшләү буенча техник-художник исеме алып 1927 нче елда тәмамлап чыга. Техникумда ул профессор Синийский җитәкчелегендә укый. Художник үзенең беренче иҗат уңышы итеп кыйммәтле ташны уеп эшләгән хезмәтләрен саный. Бу эшләр техникум тарафыннан 1925 нче елда Парижда үткәрелгән бөтен дөнья күргәзмәсенә куелалар һәм техникум ул эшләр өчен зур алтын медаль белән бүләкләнә. Аның «Тәрбиячесез баланың бюсте» дигән беренче станкалы әсәре дә шушы ук чорга керә.
Бу әсәрдә художник тамашачыларда, тормышның бу күренешенә каршы протест хисе уятырлык дөрес һәм ышандырырлык образ бирә алган. Бу бюст — образны бирү җәһәтеннән художникның уңышлы эшләреннән берсе. Художник ир баланың, беренче карашка тыныч йөзендә, тирән эчке кичерешләрен тотып ала белгән. 1927 нче елда Ахун Художество Академиясенең скультура факультетына укырга керә. Ул беренче елларда скульптор Бахта укый. Соңыннан атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Александр Торентевич Матвеев классына күчә. Рәсем ясауга ул Петров-Водкин, Савинов, Савинекий, Машков һәм халык художнигы, Сталин премиясе лауреаты Манизердан өйрәнә.
Димәк, Садрый Ахун художество академиясендә иң яхшы мастерларда укый. Скульптура буенча аның төп укытучысы Матвеев безнең илебездә скульптура мастерларыннан иң остасы санала, һәм билгеле, бу зур художникның мәктәбе аның шәкерте Ахун иҗатына зур йогынты ясый. Моның шулай икәнлеген без Садрый Ахун әсәрләрендә бик ачык күрәбез. Академиядә уку дәверендә ул бик күп әсәрләр иҗат итә. Ләкин, кызганычка каршы, бу әсәрләр сакланмаганнар.
Ул чордагы әсәрләрдән мин түбәндәгеләрне күрсәтеп үтәргә телим. Боларның берсе — эшче Гебаның портрет бюсте. Бу портрет Геба натурасыннан эшләнгән. Бу әсәрдә художник бюстны пластик эшләнеше ягыннан да һәм шулай ук образның характерын бирү ягыннан да уңышлы башкарган. Энергияле, мәһабәт сызыклы бу портретта эчке көчнең куәте ташып тора. Биредә образны аңлау скульптураның форма бөтенлеге белән уңышлы бәйләнә. Бюстның эшләнеше эшченең бөтен фигурасының төзелеше турында тулы аң бирә. Садрый Ахун Художество академиясен 1931 нче елда монументаль скульптура бүлеге буенча художник исеме белән тәмамлап чыга. Академияне бетергәч, ул Татарстанга эшләргә кайта. 1931 нче елның январенда татар халкының күренекле шагыйре Һади Такташ үлә. Художник шагыйрьне исән чакта күрә алмый. Ул бары тик Такташтан маска алырга гына өлгерә. Такташ маскасы уңышлы алынган маскалардан санала. Шулай ук Садрый Ахун кулы белән үз вакытында Галиәсгар Камал, Татарстанның атказанган Фән эшлеклесе Мөхетдин Корбангалиев, орденлы язучы Шәриф Камал, опера театры артисты Ситдыйк Айдаров һәм артист Камал беренчеләрнең дә маскалары алынды.
Бу гаять зур тарихи әһәмиятле эш һәм художникның бу өлкәдәге тырышлыгын аеруча канәгатьләнү белән күрсәтеп үтәргә кирәк. Шагыйрь Һади Такташ үлгәннән соң Ахунда аның бюстын эшләү теләге туа. Һәм менә 1931 нче елда Ахун Һади Такташның портрет-бюсты өстендә эшләүгә керешә. Художник шагыйрьнең портрет-бюстын эшләгәндә поэтик сүзнең зур художнигы булган Такташның җанлы образын бирергә тырышкан. Такташны чын тормышта, үзенең шигырьләрен укыган вакытта күргән һәм тыңлаган кеше, аны яхшы хәтерли. Шагыйрь ул чагында чын иҗади көч белән балкый торган иде. Художник үзенең әсәрен иҗат иткәндә әнә шул образны бирергә омтылган.
Менә бераз артка ташланган башның композициясе. Шагыйрьне яхшы белгән кешеләргә, бу күренеш Такташ образына характерлы булуын яхшы хәтерләтеп тора. Такташ көчле шагыйрь, искиткеч поэтик әсәрләр авторы иде. Мондый шәхеснең образын бирү скульптор өчен катлаулы һәм кыен бурыч. Чөнки шагыйрь бюстын һәм портретын эшләү — осталыкны, күрә белүне башка художество әсәрләренә караганда да күбрәк таләп итә. Художник шагыйрьнең башына һәм йөзенә Такташ образының аеруча характерлы сызыгын салган. Шуның белән бергә, портретның күкрәген биргәндә баш белән күкрәк арасындагы бәйләнеш пластикасының юклыгын, шуның белән бу әгъзаларның гармоник бәйләнеше беркадәр бозылуын да әйтеп үтәргә кирәк.
1934 нче елда Садрый Ахун «Динамо» стадионын бизәү өчен кирәк булган монументаль группалар өстендә эшли. Бу группада «Ядро ыргытучы» һәм «Тенниста уйнаучы кыз» фигуралары бирелә. Мәгълүм ки, ачык һавада скульптура беренче карауга бөтен гәүдәсе белән күзгә ташлана. Аны ерактан карыйлар, һәм беренче тәэсир композициянең ничек булуыннан килеп туа. Композиция художникның идеясен, теманың эчтәлеген чишү өлкәсендәге омтылышларын аңларга ярдәм итә. Бу фигураларның композицияләре энергияле һәм җанлы тойгы белән бирелгән. Ядро ыргытучының алга омтылган булуы, аяк һәм кулларының хәрәкәтчәнлеге, гәүдәнең куелышы, аның ядро атарга хәзерләнү моментын яхшы сурәтли. Шулай ук тенниста уйнаучы кыз фигурасы да җайлы эшләнгән: алга таба сузылган куллар, гәүдәнең торышы һәм алга текәлгән караш — барысы да бер нәрсәгә — бирелеп уйнауга буйсындырылган.
Ике фигура да фасадтан аерылып тормыйлар. Алар фасадның гомуми конструкциясенә бәйләнгән хәлдә, стадионны бизәүче монументаль скульптура булып күренәләр. Бу исә фигураларның декоратив әһәмиятен тагын да арттыра. Гомумән алганда һәр ике фигура караучыда шатлыклы тойгы тудыра. 1936 нчы елда Ахун «Социалистик индустрия» күргәзмәсендә үзенең «Уңыш» дигән әсәре белән катнаша. Гипстан эшләнгән бу скульптура колхозчы татар хатынын күрсәтә. Колхозчы хатын кулына бер көлтә тоткан. Аның башында татар хатын-кызларынча яулык бәйләнгән, аның өстеннән, кояш эссесеннән саклану өчен, эшләпә киелгән. Композиция болан төзелгән: уң аякка нык басып торган фигура сул аягын җпңелчә генә алга таба сузган. Уң кулы белән ул көлтәне башаклы ягыннан уратып тоткан. Әсәрнең эчтәлеге аның исеменнән үк аңлашыла.
Бу әсәрдә художник шул бай уңышны тук орлыклы авыр башакларның салынып төшүләре белән — авыр көлтә белән күрсәтә. Әсәрдә көлтә төп урынны тота. Бу скульптура татар хатыны тибын бирү ягыннан да уңышлы эшләнгән дип әйтергә кирәк. Скульпторга зур форматлы фигураларлы кысан һәм тар урында эшләү бик кыен һәм шул ук вакытта тәвәккәллекне сорый торган эш. Мондый шартларда художник бик уңайсыз хәл алдында калуы мөмкин. Садрый Ахун 1936 елда үзенең «Балыкчы» исемле монументаль фигурасын әнә шундый шартларда эшләде. (Бу фигура Киров районындагы фонтанга куелган, фигураның постаменты художник Спиранский тарафыннан эшләнгән).
Фигурага постамент итеп гаять зур бер савыт алына һәм ул бассейн хезмәтен үти. Ул сюжетны форма белән бәйләү өчен дә китерелгән. Аннан соң биек ярда балыкчының биш метрлы зур гәүдәсе басып тора. Ул судан делфин кергән җәтмәне тартып чыгара. Художник биредә үзенең сюжет уйларын символик рәвештә бирә. Ул көчле һәм таза гәүдәле балыкчының ярым ялангач гәүдәсен яр өстендә басып торган итеп эшләгән. Балыкчының алга таба чыгын торган көчле күкрәге гәүдәсенең авыр басып торуын күрсәтә; гәүдәнең өске өлеше түбәнге өлешенә караганда авыррак. Тамашачының күзләре ирексездән бер кисәктән икенчесенә күчә, шулай итеп фигураны берьюлы бөтен килеш күрү эффекты кими төшә. Садрый Ахун 1939 нчы елда бөек француз язучысы Ромэн Ролланның нортрст-бюстын иҗат итте. Бу әсәренә карата ул сүз художнигы Ромэн Ролланнан гаять әһәмиятле хат алды. Ромэн Роллан художникның эшенә югары бәя биреп менә ничек дип язды: «Кадерле Садрый Ахун! Минем бюстым Сезнең тарафтан бик уңышлы эшләнгән. Ул көчле һәм энергияле. Йөз сызыкларымда мин үземнең геройларымны сизәм». Ромэн Роллан хатын дәвам итеп: «Сезнең тарафтан эшләнгән бюст совет скульптурасының гаҗәп матур әсәре һәм скульптураның гүзәл үрнәге булып тора. Мин ышанам, Сез псмегезие сәнгатьтә атаклы итәрсез.» ди. Ромэп Роллан портретта художникның идея-фикерләренең талантлы гәүдәләнүен күрә һәм Ахунның киләчәктә атаклы художник булып үсәчәгенә ышаныч белдерә.
1938—39 нчы елларда Ахун Казандагы Горький, музее өчен «Давыл хәбәрчесе» дигән символик әсәр иҗат итте. Бу — гипстан ясалган бер метр биеклектәге скульптура. Художник «Давыл хәбәрчесе»ндә бөек рус язучысының, революция өчен көрәшүме һәм революция давылы турында хәбәр бирүче образын гәүдәләндерергә тырышкан. Уйланылган композиция Горький образын дөрес бирә. Бу композициядә фигураны оста урнаштыра белү портретның көчен тагын да арттыра. Гәүдәнең динамик хәрәкәттә булуы художникның уйларын һәм тойгыларын шактый тулы итеп ачып салырга ярдәм иткән. «Давыл хәбәрчесе» образы тамашачылы дулкынландыра һәм эстетик канәгатьләнү тудыра. Көнчыгыш халыкларының тормышы һәм тарихи вакыйгалары белән кызыксыну художникта шул темага композицияләр өстендә эшләү фикерен тудыра. Шундый әсәрләрдән «Арыслан үтерүче Хосров», «Далада җыр». «Мәҗнүн кыр кәҗәләре арасында» һәм «Лачын белән ау»ны күрсәтергә мөмкин. Бу әсәрләрнең кайберләрең Бакуның Низами исемендәге музее үзенә ала.
Мисал өчен оригиналлары хәзер авторда саклана торган ике композициягә тукталып китик. «Мәҗнүн кыр кәҗәләре арасында» дигән композиция темасы Әзербәйҗан язучысы Низаминың «Ләйлә һәм Мәҗнүн» поэмасыннан алынган. Художник үзенең бу композициясендә акылдан язган Мәҗнүннең далада кыргый җәплекләр, кыр кәҗәләре арасында йөрү моментын алган. Форма ягыннан борынгы юнанча (антично) бирелгән бөдрә чәчле ярым ялангач яшь төрек монда| кыр кәҗәләре белән бергә бирелә. Поэманың герое — Мәҗнүн образында скульптор аның табигатькә, терлекләргә булган мәхәббәтен оста гәүдәләндерә алган. Кыргый тормыш һәм кайгы-сагышта яшәү аркасында ябыгып калган гәүдәдә, художник Мәҗнүннең авыр кичерешен тирән һәм тамашачыга җигәрлек итеп бирә алган. Низаминың бу поэмасы белән таныш булган кешеләр, әсәргә карау белән, Мәҗнүн образын бик ачык итеп күз алларына китерәләр, һичшиксез, художникның бу әсәре тирән эстетик канәгатьләнү тудыра һәм укучының әдәби тәэсирен тулыландыруга бик зур ярдәм итә. «Лачын белән ау» дигән композициядә художник татар халкы тарихыннан яшь бер аучыны күрсәтә. Бу скульптура балавыздан эшләнгән. Художник биредә композициянең сюжетын кызыклы эшләгән. Аучының кулында ук белән җәя. Аның сул кулы күкрәккә кадәр күтәрелеп терсәктән бөгелгән. Шул ук кулы өстендә аучының очарга хәзерләнгән лачыны кыра. Аучы төз ату өчен әзерләнеп еракка карый. Өс һәм баш киемнәре художник тарафыннан тарихи дөреслеккә туры китереп бирелгән.
1942 нче елны Казанда «Бөек Ватан сугышы» күргәзмәсе ачылды. Художник бу күргәзмәгә үзенең яңа композициясе «Дошманга ләгънәт!» исемле әсәрен куйды. Ахун бу әсәрне канэчкеч фашистларның күп санлы ерткычлыкларын күрсәтү теләгеннән чыгып эшләгән. Бу композиция немецлар тарафыннан ерткычларча үтерелгән яшь кыз белән баланың фаҗигасын ачып сала. Әсәрдә, төп фигура булып, кулларын югарыга таба күтәреп башын артка ташлаган хатын алына. Аның йөзе, югары күтәрелгән куллары һәм нык кысылган йодырыклары дошманга карата ачу, нәфрәт һәм ләгънәт хисен гәүдәләндерәләр. Кул һәм гәүдә хәрәкәтләре бу композициядә тирән тойгы калдырырлык итеп эшләнгәннәр. Хатын янында үтерелгән бер кыз һәм икенче бер баланын гәүдәләре ята. Алap артында утырган иp кеше куллары белән башын тоткан. Аның бу хлддә торышы тирән кайгы кичерүен күрсәтә. Гомумән алганда бу композиция дулкынландыра һәм художникның иҗади үсешендә, шулай ук пластика осталыгын үзләштерүдә зур уңышларга ирешүен күрсәтә. Соңгы елларда Садрый Ахун күн кенә портрет-бюстлар эшләде. Шулардан Советлар Союзы Герое партизан Ижукин, РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Нәҗип Җиһанов һәм художникның хатыны портретлары турыпда аеруча әйтеп узарга кирәк.
Портретта кешене үзенә ошатып бирү кыен бурычлардан санала. Чөнки монда сүз конкрет шәхес турында, аерым кеше һәм аныц характерлы үзенчәлекләре турында бара. Советлар Союзы Герое партизан Ижукин портретында натураның яхшы өйрәнелгән булуы күренә. Бөек Ватан сугышында геройларча көрәшүченең гайрәтле йөзе художник тарафыннан тирән симпатия белән бирелгән. Скульптор бу портретта илебезнең иң яхшы улларыннан берсенең образын дөрес һәм җанлы итеп бирергә тырышкан.
Талантлы татар композиторы, татар операсы музыкасын тудыручыларның алдынгысы Нәҗип Җиһапов образы художник өчен зур кызыксыну тудыра: торган образ. Ахун бу эшкә зур теләк белән кереште. Җиһановның портрет-бюсты ак мәрмәрдән эшләнгән. Каты материал өстендә эшләү художниктан аеруча зур осталык сорый һәм Ахун бу бурычны уңышлы итеп җиңеп чыга алган диясе килә. Портрет кыю һәм оста башкарылган. Җиһанов портретына художник үзенен иҗади эшләрен салган. Ул композиторның эчке дөньясына үтеп керергә тырышкан. Бераз югары күтәрелгән башы, җыерыла төшкән каш арасы, ияк. һәм авыз тирәсендәге, шулай ук муеннардагы сырлар композиторның җитди уйлау моментын чагылдыралар.
Соңгы елларда Садрый Ахун, башлыча дип әйтерлек, станкалы әсәрләр өстендә, аеруча алганда, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Талих Сәйдәшев, орденлы язучы мәрхүм Шәриф Камал портретлары һәм «Җиңү» исемле композиция өстендә эшли. Ахун — талантлы һәм дәртле художник. Без аның әсәрләрендә иҗат эшенә каннар мәхәббәтен, сәнгатьне ялкынланып сөюен күрәбез һәм моңа шатланабыз. Аның иҗат алымы зур һәм күп төрле. Аның таланты туктаусыз үсә һәм алга бара. Сәнгать өлкәсендәге менә шул зур һәм катлаулы иҗади эше өчен узган елда Садрый Ахун иптәшкә Татарстан хөкүмәте тарафыннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән хөрмәтле исем бирелде. Художникта кцләчәктә үзенең иҗатын тагын да үстерү, чәчәк аттыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ул киләчәктә безнең зур илебезнең иң алдынгы художниклары сафында булачак дип әйтергә безнең тулы хакыбыз бар.