Шигърият
Поэзия
СУГЫШТАН СОҢ
Яра эзе битләрендә.
Дан ордены күкрәгендә
Балкып тора кояш нурында,
Һәм сөйли ул кыю бөркетнең —
Киң күкрәкле җитез егетнең
Ничек сугышканы турында.
ТАУ БӨРКЕТЕ ИКӘН УЛ...
«Көтәрмен — тыныч йөр!» — дип,
Юри генә вәгъдә биргән ул;
Сөйгән идем былбыл дип,
Ләкин тау бөркете икән ул.
Мактанырга теләми ул,
Гайрәтләнеп сөйләми ул
Ун фашистны ничек җиңгәнен,
Күзен текәп учак утына,
Салмак кына сөйләп утыра
Бүген көннең җиләс икәнен,
Сагышыма түзмичә,
Сөйгәнемә кайттым кунакка,
Ә ул миле көтмичә,
Үзе теләп киткән фронтка.