Поэзия
ВЛАДИМИР ИЛЬИЧ ЛЕНИН
(Поэмадан өзек)
Бер музейгә әгәр елаучы большевикны куйсаң карарга,
Көне буе ачык авызлар карап торыр иде аңарга.
Шулай булмый, моны күрергә мөмкин түгел һич тә гомергә!
Безнең тәнгә паннар кыздырып, йолдыз рәсемен басып көлделәр. Мамонтовлар безне тере көе баш тиңентен җиргә күмделәр.
Паровозның мичләренә тыгып яндырдылар безне японнар.
Авызларга безнең дошманнар исара кургаш эртеп салдылар —
Сүзегездән кире кайтыгыз! дип акырдылар безгә.
Әмма без тимер дулкыннар саф,
саф булып керде биш этажлы
Советлар съезды йортына.
Утрышалар, көлеп карашалар,
хәл ителә төрле вак-төяк.
Ачар вакыт! Тагын ни көтәләр.
Президиум кискән урман төел
Сирәгәеп калды ник кинәт?
Нигә күзләр ложадан да кызыл?
Калининга кара ни булган?
Ул чак тора басып... Бәхетсезлек?
Нинди Яштән күкрәк тыгылган?
Әллә улмы? Юк, юк! Чынмы?
Өскә түшәм төшә козын шикелле.
Янган бугазлардан:
— Яшәсен Коммунизм! — дидек һәммәбез.
Егерме икенче январь коиио шушы корыч,
Башлар иелгәннәр,
Кандилләрдә, сүнә төшеп, утлар селкенде,
Чәчәп куйды кирәксез кыңгырау, үзен җиңеп
Калинин шунда басты.
Әмма яшен яшерәлми, яшь ялтырый сакал очында.
Кан чигәгә бәрә, тамырларга,
Башны изеп, уйлар тузгыйлар.
— Кичә алты сәгать илле минутта иптәш Ленин вафат!
— Йөз еллар күрә алмас хәлне күрде бу ел, бу көя калыр.
Гамьле көн булып, гасырларга хәтта
Тимерләрдән ыңгырашу чыкты сыгылып.
Большевиклар үкереп еладылар.
Нинди, нинди шомлы авырлык!
Үз-үзләреп көчкә сөйрәделәр.
Беләсе иде, җитми сабырлык,
Кайда? Ничек? Нигә яшерәләр!
Урамнарга табут шикелле акты бөтен Большой театр.
Сөйнеч әкәм-төкәм төсле шуыша,
Кайгы котырып чапты, сикерде.
Кояш та юк, боз да күрелми,
Һәммәсен дә газет иләге аша үткән кара кар каплаган.
Эшләп торган эшче йөрәген хәбәр тырнап алды.
Акылдан, әйтерсең лә, үтте аткан ук:
үз өстенә бер стакан яшьне аударган күк булды станок.
Күпне күргән, үлем күзләренә әллә ничә тапкыр караган
мужик хатыннарга арты белән әйләнде, —
тик юкка: күзен йодрык белән сөрткән җире каралган.
Чакма төсле каты кешеләр дә иреннәрен тешли, чак торып, —
картлар төсле жптдп балалар, һәм балалар күк елый карт-коры.
Җил дөньяга йокысызлык өрә, дөнья, бирелеп чиксез ярсуга, ышаналмый Москва бүлмәсендә зур табутта революциянең улы һәм атасы ятуга.
Тәмам, тәмам, тәмам. Кемне генә ышандырыйк!
Менә — пыяла... Ә астында аның...
Аны Паволецкийдән, ул байлардан үзе тартып алган
шәһәр буйлап алып киләләр.
Әйтерсеңлә, урам тоташ яра, әрни, сыкрый.
Кушкан аңарга «Үземнеке» диеп атарга.
Кызыл мәйдан асларында яткан коммунарлар гүя дәшәләр:
— Сөеклебез!
Яшә, бу язмыштан гүзәлерәк язмыш нәрсәгә?
Без йөз тапкыр тагын көрәшеп, тагын гүргә керергә.
Могҗизачы чыгып:
— Сез үлегез, ул терелер шунда, — диюгә,
урам буа кебек ярылыр да ерлап-ерлап
кешеләр үлемгә атылырлар иде...
Ләкин дә могҗиза юк...
аның хакында хыяллану нигә бикәргә...
Күз алдында — Ленин, табут һәм дә бөкерәйгән бик күп җилкәләр... Кешелекнең иң соңына хәтле Кеше иде Ленин.
Алып бар Күтәреп cин аны, кешелекнең каты кайгысына янып бар.
Һәрбер таш монда
Октябрьның тәүге атакалар яңгыравыннан бирле Ленинны белә.
Байракларның барысында чигеп язган
сүзнең һәммәсен ул фикерләр тапкан, ул кушкан.
Монда аны һәр башня ишеткән,
һәм аның артыннан сугышка,
утка ташлапырга бар да әзер,
һәрбер эшче монда аны белә
һәм һәр кайсы үз йөрәге белән
аның юлын әзер түшәргә.
Хәбәр итеп алдап җиңүне,
ул җитәкләде бөек эшләргә,
көрәшләргә, — хәзер пролетарий
Хуҗа, хаким бөтен нәрсәгә.
Ленин исмен монда һәр крестьян
Иманыннан битәр кадерләп
йөрәгенә язган, нигә дисәң,
мазлум бабалары кабердә.
ӘХМӘТ ФӘЙЗИ ТӘРЖЕМӘСЕ