Логотип Казан Утлары
Публицистика

НОВЕЛЛА ТУРЫНДА

 I.

КЕРЕШ УРЫНЫНДА

Безнең татар әдәбияты элек-электән хикәяләргә һәм хикәячеләргә бай булып килде. Шигырьдән кала бездә иң нык эшләнгән, тарихы һәм бүгенге торышы иң бай булган жанрларның берсе, һичшиксез, хикәя дип әйтәсе килә. Фатих Халидинең шәрык әкиятләре стилендә эшләнгән «Мең дә бер сәхәр»еннән алып, Нәҗип Думавиның «Тормыш сәхифәләре» аша, Шәриф Камал новеллаларын, Фатих Әмирхан хикәяләрен укып һәм рус хикәячеләренең уңай йогынтысы астында без бүгенге совет хикәясенә килдек. Бөек рус әдәбиятының уңай йогынтысы бигрәк тә әдәбиятта иҗтимагый әһәмиятле темаларны күтәрүдә, сәнгать мастерлыгына өйрәнүдә һәм үз тарлыгыбыздан чыгып, киңрәк, яңарак, перспективасы ягыннан яктырак мотивларга тотынуда безгә, булышлык күрсәтүдән гыйбарәт булды.

Чыннан да, пролетариат һәм пролетар, революция мотивлары безнең әдәбиятыбызга, барыннан да элек, Максим Горький иҗаты тәэсире аркылы килеп керде ич. Яки менә капиталистик тормыш шартларында үзләренең эчке мәгъвп байлыкларын куярга урын тапмаган укымышлылар хәсрәте, хәсрәт аша елмаю, моңаю мотивлары.

Антон Чехов аша безнең Шәриф Камал хикәяләренә күчте. Аннан соң көнбатыш әдәбиятындагы хикәя үрнәкләрен өйрәнүгә без турыдан-туры рус әдәбияты аркылы, рус теленең бөек ярдәме аркасында ирештек. Дөресен әйткәндә, совет хикәясе, әдәбиятның бүтән жанрлары кебек үк, бөтенләй яңа вазыйфа — совет халкының иҗтимагый яңарыш процессын оештырышу вазыйфасын — алып барганлыктан, аның форма, технология, фәлсәфи-художество элементлары да бөтенләй яңадан үзгәреп корыла килә.

Безнең хәзерге әдәбиятыбызның төп иҗат методы булган социалистик реализм методы нигезендә без хикәячедән тормыш вакыйгаларын үсеп торган хәлдә һәм аларның перспективалары белән күреп язуны сорыйбыз, һәм бездә заманыбызның шушы төп таләбен төшенеп эшләүче хикәячеләр дә җитәрлек. Кыскасы, бездә хәзер тупланып киленә торган хикәячелек тәҗрибәсе бар. Бу тәҗрибәне өйрәнмиме, көчле һәм зәгыйфь якларыбызны белмичә торып, безгә алга китү мөмкин түгел. Бу өйрәнүнең икенче бер гаять әһәмиятле ягы тагын шунда — без бу өйрәнү аша әдәбиятка яңа килүче иптәшләребезне яки килергә дәртләнеп тә, үзләрендә дәрман барлыгына ышанып җитмәүче иптәшләрне тәрбиялибез. Ә без үзебезгә алмашка килүче әдәби буынның хәзерлекле булып килүен телибез. Алар, һәр хәлдә, безгә караганда акыллырак һәм талантлырак булып килергә тиешләр, чөнки без ясаган хата борылышларны алар инде әйләнеп узарлар, кабатламаслар.

Ә без, үз чиратыбызда, бездән элек яшәп киткән әдәби буыннар тәҗрибәсеннән, аерып алганда, аларның дөньяга сөйләп калдырган хикәяләре тәҗрибәсеннән өйрәник.

Әнә шуннан чыгып мин биредә новелла дип атала торган кыска хикәянең узган тарихы, аның эволюциясе, аның традицияләре, яның форма аттрибутлары, аңа карашлар һәм аны тудыручылар турында кагылып китүне тиешле табам.

II.

НОВЕЛЛАНЫҢ ТАРИХЫ ҺӘМ ТАРИХ ПРОДУКТЫ БУЛУЫ ТУРЫНДА

Новелланың бишеге — Италия. Ул, яңа жанр буларак, Италиянең яңа оешып килә торган шәһәр буржуасының урта гасырдагы Феодаль тәртипләргә каршы көрәшеп һәм тәнкыйтен оста чагылдыручы үзенчәлекле әдәби агым төсендә дөньяга туа.

Иҗтимагый тормышта һәм көнкүрештә булган яки бөреләнә башлаган нинди дә булса яңа бер хәлне җыйнак һәм кызыклы итеп сурәтләп бирү — новелланың асылы әнә шуңа кайтып кала. Урта гасырның күперенке пафослы дини һәм мистик сюжетларыннан бөтенләй үзгә буларак, новелла сюжеты көнкүрештәге гади хәлләрне, мәхәббәт, әдәп, әхлак темаларын алып чыга.

Менә бу яңалык новелла жанрын тиз арада әдәбиятның иң популяр бер агымына әйләндерә. Тиз арада без аның Франция һәм Испания җирлекләрендә дә чәчәк ата башлавын күрәбез.

Ул үзе белән төрле легендалар да алып килә. Әнә шундыйларның берсе, әйтметшәргә караганда, канчандыр Новелла исемле бер кыз, каты күңелле иренең — Tигрaн патшаның ачуына дучар булгач, үзенең кызыклы хикәяләре белән аның ачуын басып, үлемен көннән-көн арткарак чигерә барган һәм, ниһаять, бөтенләй котылып калган икән, диләр.

Шулай ук «Декамерон» исеме белән дөньяга танылган мәшһүдә новеллаларның төбендә дә әнә шундыерак бер легенда ята. Имештер чума авыруы вакытында җиде кыз белән өч егет шәһәр артындагы бер виллага качып, чума килеп җиткәнче шунда төрлечә бәйрәм итеп, чиратлашып әкиятләр сөйләшеп уздырганнар һәм алариьгң көн саен берәр новелладан ун көн буена сөйләнгән бу новеллалар тезмәсе соңыннан «Декамерон» булып әверелгән. Гарәпләрдәге «Мең дә бер кичә»дә һәм шуңа охшатып язылган «Мең дә бер сәхәр» новеллалары да төбендә шул ук тамырларга барып тоташалар. Менә шуннан чыгып инде новелланың үзенә башка характерлы үзенчәлеге турында хәзер үк бер нәтиҗә ясарга була. Кызыклы һәм оста эшләнгән сюжет — новеллапың күркәмлеген тәэмин итүче төп шартларның берсе.

Үзегез уйлап карагыз, тиран патшаларның ачуын басарлык яки чума афәтен оныттырып тора алырлык кодрәте бар икән, ул хикәя, барыннан да элек, гаять бай фантазия белән язылган мавыктыргыч сәнгать булырга тиешле. Әлбәттә, бу нәрсә бөтен заманнар һәм халыклар әчеп уртак һәм бер дә үзгәрми торган бер канун түгел. Иҗтимагый көрәшләрнең үзенә бер чагылышы һәм аерым художникның иҗат фантазиясе продукты буларак, новелла андый «мәңгелек кануннарга» ябышып кала алмаган. Яңа заманнар һәм яңа халыклар новеллага да яңа оттепоклар, үзләренең иҗтимагый мөнәсәбәтләреннән туган яңа карашларын кушканнар. Новелланың табигате үзгәргән, яңа халыклар аңа үзләренең фәлсәфи һәм технологик үзгәртмәләрен керткәннәр.

Мәсәлән, Мопассанның безгә бик таныш булган һәм татарчага тәрҗемә ителгән «Мадмуазель фифи» дигән хикәясен алып карагыз. Оккупант буларак, Франция җиренә басып кереп, анда иксез-чиксез хәрабәлекләр ясап йөрүче пруссак офицерны кадап үтерү белән генә чикләнеп калмыйча, Рахиль дигән хатын иртәгесен, офицерпы күмү мәрасимы вакытында, иң шатлыклы һәм иң тантаналы тавышлар чыгарып чиркәү кага башлый. Ә бит Рахиль исемле бу хатын бары тик Франциянең гади бер фахишәсе генә. Мопассан ерткыч немец-оккупантларына булгап нәфрәтенең һәм туган иленә булган мәхәббәтенең апогеясенә җитеп, гади бер француз хатыныннан әнә ниләр эшләттерә. Биредә «кызыклы сюжет»тан да бигрәк, художникның шигъри-фәлсәфи һәм иҗтимагый политик тенденциясе ярылып ятканлыгы ачык түгелмени? Яисә аңа карап хикәянең кызыклыгы кимиме? Һич юк. Киресенчә, художникның гуманистик тенденциясе хикәягә үзенә бер ныклык бирә һәм шуның аркылы без Франция халкының шул чагындагы гомуми талпынышы нидән гыйбарәт булганлыкны чамалап беләбез.

Гете үзенең бер новелласында ерткыч хайваннар абзарыннан качып чыккан бер арысланның, тупас көчкә буйсынмыйча күп кенә йөргәннең соңында, ахырда килеп кечкенә кызның флейта тавышына буйсынганлыгын хикәя кылач. Һәм соңыннан үзенең замандашына язган бер хатында ул үзенең бу хикәясенә салган тенденциясен үзе үк ачыктан-ачык әйтеп бирә. «Бу новелланың бурычы — кыргый көчне ничек итеп мәхәббәт һәм яхшылык белеп җиңеп булганлыкны күрсәтүдән гыйбарәт булды һәм арыслан белән кыз бала сурәтендә гәүдәләнгән бу асыл бурыч мине әлеге эшкә этәрде ди.

Мин бу өзекне Гетенең фикерен уртаклашып, кыргый ерткычны флейта тавышы белән дә җиңеп була дигән фәлсәфәне үткәрү өчен китермим. Кыргый ерткычлы бары тик туплар һәм минометлар ярдәме беләп генә җиңеп булганны бүгенге немецлар ачык күрсәтте инде. Мин моны бары тик новелланың тарихи шартларга һәм иҗтимагый тенденцияләргә карата үзгәреп килүен исбат итәр өчен генә китердем. Беренче очыракта язучы, хикәянең форма бизәкләреннән дә бигрәк, үзенең гражданлык тойгыларын һәм оккупантларга карата нәфрәтен чагылдыруны куйса, икенчесендә инде. Уяну чорының төп лозунгларыннан берсе булган гуманистлык идеясен үткәрү хикәянең хәл иткеч факторы булып ята. Әдәбиятның бөтен жанрлары һәм, тулаем алганда, әдәбият үзе тарихи шартлар продукты булганы кебек, новелла да шул шартлардан аерым карала алмый. Аны тик формалистлар гына, бөтен нәрсәдән аерып алып, һавасыз бушлыкта тотып карый алалар. Әгәр сүз шул турыда чыккан икән, әдәбият теориясендәге формалистлык мәктәбе кешеләренең бу турыдагы фикерләрен белеп китү зарар итмәс.

III.

ФОРМАЛИСТЛАР НОВЕЛЛАНЫ ҮТЕРӘЛӘР

Новелланы үтерәләр дип әйтү беркадәр гаҗәбрәк яңгырый. Ләкин, чынлыкта, бу шулай. Формалистлар үзләренең катып калган һәм аерым художникның дөньяга карашы, иҗат технологиясе, кайнар иҗат давылы белән бернинди дә уртаклыгы булмаган штамплары белән киләләр дә, әдәби жанр булган новелла жанрын, тарихи шартлар һәм тарихи таләпләр астында һаман үзгәреп, бер формадан икенче формага үсеп килә торган бу жанрны, мәңге кузгалмый торган «форма казыкларына» бәйләп куймакчы, димәк ки, аны үсүдән һәм үзгәрүдән туктатмакчы булалар.

«Новелла турындагы мәсьәлә — сюжет схемасы турындагы мәсьәлә ул» дип раслый формалист Шкловский.

Шулай ук үз вакытында формалистлык «теорияләре» беләп танылган Эйхенбаум да Шкловскийдан әллә ни аерылмый. Аныңча: «Новелла нинди дә булса каршылыкка, бер-берсенә туры килмәүгә, хатага, контрастка корылган булырга тиеш. Бу гына да аз. Новелла, анекдот төсле үк, үзенең бөтен көчен, каймагын үзенең финалы өчен саклап тотарга тиеш». Менә шуннан инде, имештер, бөтен заманнар өчен уртак булган форма аттрибуты — «неожиданный конец» дигән нәрсә килеп чыга.

Сүз дә юк, бу форма элементлары хикәядә зур роль уйныйлар һәм, гомумән, алар новелла теориясеннән төшеп кала алмыйлар, алар новелланың органик кисәкләре. Әгәр дә шулай икән, димәк, новелланың бу форма үзенчәлекләрен өйрәнергә дә кирәк.

Без әле бу турыда алда сөйләргә тырышырбыз. Ләкин әсәрнең эчтәлегенә карамастан, тарихи шартларны, тарихи сорауларны һәм новелланың әнә шул сораулар астында үзгәрә килүен искә алмыйча, шулай ук аерым хикәяченең поэтик һәм технологик үзенчәлекләрен, аның фәлсәфи һәм эмоциональ табигатен, иҗади темпераментын санга сукмыйча, бөтен чорлар өчен яраклы һәм барлык хикәячеләр өчен уртак шарт булган әнә шундый стандарт штамплар тәкъдим итүне иҗатны үтерү димичә нәрсә дисең.

Марксистик әдәбият теориясе, формалистлык мәктәбе «теорияләре»нең фальшларын ачу белән бергә, новелланың язмышын, барыннан да элек, тарихи продукт птеп карый һәм, шулай буларак:

Беренчедән, повелла үсә, үзгәрә, яңа формаларга керә.

Икенчедән, новелла, үзенең форма үзенчәлекләре белән кысып, аерым художникта-хикәячедә булган үзенчәлекле музыканы сүндерми, киресенчә, һәр художник-хикәяче, иҗат итүче индивидуум буларак, аңа үзенең изге өлешен, үзендә генә саклана торган краскаларып сала.

Өченчедән, новелланың форма ныклыгы һәм үзенчәлеге аның эчтәлек коэффициентын киметә яки кыерсыта алмый, киресенчә, форма һәм эчтәлекнең уңай бердәмлеге новелланың стилен, аның үзенчәлекле табигатен саклап кала.

IV. ФОРМА ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ —БЕЗГӘ ДӘ КИРӘК

Менә шуннан соң, ягъни новелланың, әдәби жанр буларак, тарихи бер продукт икәнлеген һәм аның форма принциплары эчтәлек факторы белән органик бәйләнештә үскәнлеген аныклаганнан соң, без батыр рәвештә бу жанрның кайбер үзенчәлекле форма якларып өйрәнә алабыз. Новелла — башка әдәби жанрлардан как яклары беләп аерыла соң?

Беренчедән һәм барсыннан да элек, повелла тыгыз һәм кызыклы сюжетка корылуы беләп аерыла. Новеллада бер генә деталь дә, бер генә сүз дә артык булмаска тиеш. Новелла — язучыдан, барыннан да элек, әдәби дисциплиналы булуны, кирәкмәгән пафостан саклануны, гомумән, кирәк белән кирәк түгелне аера белүне сорый. Әгәр шулай әйтергә яраса, новелла остасы, барыннан да элек, саран һәм мәрхәмәтсез булырга тиеш. Нинди генә матур сүз булмасын, нинди генә күтәренке пафос яңгырамасын, әгәр дә ул новеллада бирелә торган төп сюжет сызыгы беләп органик бәйләнештә булмаса, ул инде новеллага керә алмый, язучы бу матур җөмләне, яки бу күтәренке пафосны мәрхәмәтсез рәвештә кыркып ташларга тиеш.

Фатих Хөснинең пафосы — эчендә. Аның пафосы — хәрәкәтләр пафосы, вакыйгалар пафосы.

Новеллада коры энтузиазм белән генә алдырып булмый, новеллада осталык белән тыгыз бәйләнешле энтузиазм кирәк. Кыскасы, новеллада язучы «мөһим» белән «мөмкин»не аера белергә тиеш. Новелла «мөмкин»не бик үк яратып бетерми. Бөтен «мөмкин»нәрне сыйдырырга аның корсагы тар. Булырга мөмкин булган деталь — булмаска да мөмкин, ди новелла әйтә. Ә инде «мөһим» — новелланың төп сыйфаты. Бу яктан, мәсәлән, Гариф Галиев иптәшлек хикәяләреннән кайбер гөнаһларны табарга була. Күп вакытта ул үзеннән-үзе яши торган һәм үзеннән-үзе кызыклы булган көнкүреш (быт) детальләре белән кирәгеннән артык мавыгып китеп, хикәянең сюжет пружинасын өзеп җибәрә, яки йомшата.

Мәсәлән, аның әле күптән түгел геннә басылып чыккан хикәяләр җыентыгында «Сәйдә әби» дигән бер хикәясе бар. Биредә автор Сәйдә әбинең әкренләп им-томнардан, сылау-сыйпаулардан аерылып, медицина, фән, врач канаты астына сыена баруын кызыклы гына әдәби чаралар белән сурәтләп килә. Ләкин шул кыска гына хикәядә язучы көнкүреш ваклыклары, тавышларга сәлам бирүләр, мунчада себерке иснәүләр, тамыр суы эчүләр, тиле бәрән орлыгы кыздырып уйнаулар, бурсык мае белән арка сылаулар, мунчадан чыккач, яулыкларын чөеп бәйләп, муеннарына кызыл башлы сөлгеләр салып, чәй эчеп утырулар белән шул кадәр мавыгып китә ки, төп теманың шушы көнкүреш ваклыклары беләп күмелеп кала язганын онытып җибәрә. Хикәянең ахырында Сәйдә әбинең, фельдшер «столовой кашыгы» дигәнгә, «столовой кашыгы» эзләп МТС ашханәсенә барып йөрүе хикәянең тәненә бөтенләй ябышмый торган аерым бер «кызыклы деталь» булып кына кала һәм, шулай буларак, «мин бу хикәянеке түгел!» дип үзеннән-үзе кычкырып тора. Күрәсез, тәҗрибәле һәм танылган иптәшләребез дә стилистик гөнаһларны җибәрми кала алмаганнар. Биредә инде сүз калдырырга мөмкин булган деталь турында гына бармый, ә бәлки алырга мөмкин һәм кирәк булмаган детальне кертеп, хикәяне күмеп җибәрү турында бара. Хәлбуки, новелла — тормыштагы аерым хәлләрнең иң кус, иң тыгыз, иң дәртле җирен эләктереп алырга тиеш. Моннан элек ничек булган һәм моннан соң ничек булачак — новелла ул турыда сөйләми, бу турыда хөкем йөртүне укучыга калдыра ул. Шуңа күрә нинди дә булса бер яшь язучы кечерәк кенә журнал хикәясенә барсын да тыкшындырырга тели икән, бу әйбер һәрвакыт эче зур, сыйраклары нәзек, рахит баланы хәтерләтә.

Кыска хикәягә биографияләр төялмәсен иде. Геройларын иңбашларына бастырып бәхетле һәм үбешүле финалга алып килергә ашыгучы авторлар да кирәкмәгән филантроплык белән шөгыльләнәләр. Геройларыгызга аталарча хәерле юл теләп, өермәле вакыйгалар эченә кертеп жибәргәне?

Егылырлар, борыннары канар, дип хафаланып торырга ярамый, алар өстеннән вак опека кирәк түгел, мәрхәмәтсез булу менә шунда күренеп. Егылсыннар, тагын торсыннар, тагын бөтерелсеннәр, тагын көрәшкә, вакыйгалар давылы эченә ташлансыннар — аларның менә шулай хәрәкәткә килүләреннән җылылык туа, тормыш туа, мәхәббәт туа. Шулай ук менә шундый авыр вакыйгалардай чыгышлый аларның картлыларына барып басарга, күзләрне яшь белән мөлдерәтеп, аларпы каршы алырга, «менә син сәфәреңне болаерак тот!», «ә син менә бу юлдан кит!» дип, иркәләүчәнлек күрсәтеп, геройларлы җитәкләп алып китәргә дә ашыкмаска кирәк. Алар үзләре китсеннәр. Укучы язучының җитәкләүче кулын күрмәсен. Юкса укучының хурланырга, хәтта рәнҗергә хакы бар. «Мин үзем аларның кая барачакларын, кай якка таба үсәчәкләрен белмиммени? Минем авызыма чәйнәп салуның ппгә кирәге бар» ди укучы һәм ул хаклы.

Күз алдыгызга агып торган сулы елганы китерегез. Су кайдандыр ерактан-ерактан башлана. Тын гына ага да ага — бер ни дә булмый. Шулай аккан җирдән кинәт бер тугайда бөтерелеп торган бер чоңгыл ясый, шунда җиткәч су кинәт актарылып кайный башлый, күбекләр хасил була, тирәнәя, куркынычлана, су кешеләргә үзенең стихия көчен күрсәтә, аннан соң тагыи үз юлы белән әкрен генә агып китә. Хикәячене әлеге суның кайдан чыкканы һәм кая коюы кызыктырмый, аны бигрәк суның менә шушы котырып уйнаган чоңгылы кызыктыра. Хикәяче өчен дә шулай, ул, вакыйганың ничек башланып, ничек очланганлыгын бөтен ваклыклары белән сөйләргә тиеш түгел, ул вакыйганың иң нык бөтерелү ноктасын табып, хикәясен шул ноктага корырга тиеш.

Чехов үз заманында моны бик ачык итеп әйтеп калдырган: «Күпкә тыгылма, шомарту белән дә күн маташма, тупас һәм батыр бул!» дип язган ул үзенең туганына. Моннан бернәрсә ачык — Чехов, штампка яраклаштырып шомартып азапланудан бигрәк, яңа фикер әйтүне, иҗади батырлыкны, төгәллекне алга сөрә. Оста сюжетка корылган булу, түгәрәкләнгәнлек, җыйнаклык ягыннан новелла драмага якын тора. Хәтта мин, болар кан кардәшләре, аларның туу, үсү чишелү законнары да бер дип әйтер идем.

Оста эшләнгән драма әсәрендә дә сүзнең әйтелгәненнән әйтелмәгәне күб- f рәк була. Шулай ук новеллада да сүздән бигрәк интонация, ишарәләү, ымлау көче әһәмиятлерәк.

«Совет әдәбияты» журналының узган елгы 4 нче санында Ибрай Газиның «Алар өчәү иде» дигән хикәясе, ә шул ук елның 5 нче санында «Әхмәт бабай» дигән очергы басылып чыкты. Боларның беренчесе, башына «хикәя» дип куелуга да карамастан, хикәя рамкасына сыймаслык күп сүзле, артык җәенке, өстәмә материалларга артык юмарт булуы белән, ә икенчесе, «Әхмәт бабай» дигәне, башына «хикәя» дип куелмауга да карамастан, хикәядән, бпгрәк тә новелладан сорала торган бөтен якларга оста җавап бирүе белән характерлы. «Әхмәт бабай»да, беренчедән, кыскалык, җыйнаклык, түгәрәкләнгәнлек булса, икенчедән, безнең хикәяләребездә бик сирәк очырый торган бер күркәм сыйфат — ымлау көче, сүз асты Дөньясы яши. Мичче Әхмәт бабай немец комендантына мич чыгарып та, чыгарган миче комендантка ошамый, җилдә үкереп тора торган була һәм шуның өчен карт сугылырга тиеш булып чыга.

— «Бәлки гафу үтенергә телидер? Ялынып сораса, мин аны кичерермен... — ди комендант, елмайган булып.

Әхмәт бабай, тәрҗемәченең сүзләрен тыңлап бетерә дә, бер сүзсез скамьяга сузылып ята. Немец, бер урында бераз таптанып торгач, кул изәп, бүлмәдән чыгып китә...

Скамьядап күтәрелгәндә картның ябык аркасы буйлап кап ага, тез сөякләре дер-дер калтырый. Ул, таянып, күтәрелә. Дәшми генә киенә һәм ишеккә таба бара башлый. Чыгып китәр алдыннан артына борыла.

— Комендант әфәндегә әйтегез, миче тагып үкерә башласа, чакыртсын: таныш кеше итеп, мин аңарга бу юлы биш камчыга да төзәтеп бирермен,— ди һәм, ишекне каты ябып, чыгып китә.

Күрәсез, ник кенә бер артык сүз булсын. Әхмәт бабайның бер сүзсез скамьяга барып ятуы, немец комендантының кул изәп чыгып китүе, картның скамьяга таянып күтәрелүе, арка буйлап аккан кан, картның бер сүзсез киенеп, ишеккә бара башлавы, барып җиткәч, инде чыгып китә дигәндә генә, кире борылып әйтелгән үтергеч репликасы — болар анда булган коры ачуны шул кадәр оста бирәләр, ә үзләрендә нинди җыйнаклык, саранлык!

Сүзгә саранлык, мәгънәгә юмартлык менә нинди була ул! Ымлау көче, ишарә белән аңлату, сүз асты дөньясы — новелланың эчке җанын тәшкил итә торган бу асыл сыйфатлар, кызганычка каршы, безнең хикәяләребезгә җитеп бетми, ә аларны безнең барыбызда да — яшебездә дә, картыбызда да — булдырырга кирәк.

Новелланың форма үзенчәлекләреннән тагын берсе — аның һич тә көтелмәгән бер обстановкада, вакыйгаларның көтелмәгән бер әйләнеш ясап, көтелмәгән бер төстә бетеп куюларында.

 Бу яктан классик үрнәк итеп Америкалы язучы О. Генрины күрсәтергә була. Менә инде сез аның коерыгьш тота алмыйсыз. Ул кешеләрне һәм вакыйгаларны өермәләндереп алып килә дә, укучының фикере бер юнәлештә тупланып җиткән чагында гына, бөтенләй икенче яктан чишеп тә куя. Бик күп формалист теоретикларның башын әйләндергән һәм алар тарафыннан новелланың төп законы итеп күрсәтелгән «көтелмәгән рәвештә тәмамлану»ны күрсәтер өчен О. Генриның бер хикәясен кыскача гына китереп үтик: «Проба» дигән бу хикәясен О. Генри эшеннән соң бик канәгать бер кыяфәт белән өенә кайтып баручы журнал редакторыннан башлый.

Редакторның фамилиясе Уэстбрук дигән яңгыраулы фамилияләрдән һәм, өстәвенә, журналының апрель тиражы айның беренче атнасында ук таралып беткән була — ничек канәгать булмасын соң Уэстбрук әфәнде!

Шулай кәефле генә төс белән паркларның берсе аша үтеп барганда, кайчандыр яшел булып та, хәзер инде төсе уңган скамьяларның берсендә утыручы сәләмә киемле бер салам торхан, Уэстбрук әфәндене туктатып, күрешергә дип кулын суза.

Редактор элек гаҗәпләнү катыш аптырап кала, ләкин соңыннан әлеге сәләмә киемле кешенең Шеклфорд Доу исемле язучы икәнлеген һәм кайчандыр аның белән үзе генә түгел, хәтта хатыны да бик дус булганлыгын белеп ала. Ике арада дусларча сүз, бәхәс китә. Язучы редактор әфәнделәрнең купшы телле әйбер көткәннәрен, ә үзенең, художник буларак, тормыштан аерылырга теләмәгәнлеген һәм шул үз сүзлелеге аркасында менә болай урам даһилары арасында калганлыгын аңлата.

Ниһаять, ул әлеге редактордан «Җанның пошынуы» дигән соңгы хикәясенең язмышы турында сораша. Барсы да әйбәт, хәтта художникларча эшләнгән, ди редактор, ләкин хикәянең соңы белән генә килешә алмыйм, артык чи, коры фотографиядән генә гыйбарәт, ди. Язучы үзенекен яклый, рухи күтәрелеш яки берәр житди кичереш вакытларында кешеләр шулай ук кешеләр булып калалар, аларның сөйләшүләре дә шулай ук була, аерма булса тик шунда гына - андый минутларда кешеләр гадәттәгедән чуалчыгырак сөйлиләр, ди. Ә редактор үз фикерен яклап, эчке кичерешләрне югары, күтәренке пафос белән бирергә кирәк, юкса коры һәм төссез фотография килеп чыга, дип бара.

Ахырында болар, уртак фикергә килә алмагач, проба ясамакчы булалар. Редактор әфәнденең ярты сәгатьләп буш вакыты була, язучы, шуннан файдаланып, редакторны үзенең өенә алып кайтып китә.

Язучының исәбенчә, аның хатыны Луиза ханым өйдә булмаска тиешле һәм ул әйләнеп кайтышка язучы үзенең бәхет эзләп каядыр еракка китүе турында аңа записка әзерләп куймакчы һәм үзе, редактор әфәнде белән, бер читтән хатынының кичерешләрен күзәтеп тормакчы була. Аның уенча, Луиза аны бик яратканлыктан, язучының аны ташлап китүе Луиза ханым өчен бик зур удар булып төшәргә тиеш.

Квартирага кайтып керүгә алар үзләре өстәлдән бер конверт табып алалар. Ачып укыйлар, икесе дә шак катып калалар. Луиза ханым үзенең, күчмә опера труппасына ияреп, әллә кая, читкә китүе һәм үзе белән редактор Уэстбрукның хатынын да, ягъни үзенең элекке дусын да ияртүен язып калдырган була.

Һич тә көтелмәгәндә хатынсыз калган язучы, аптыраудан шашу дәрәҗәсенә җитеп һәм, үзенең әдәби теориясенә каршы буларак, күтәренке пафос белән карганырга керешә. Ә теориядә күтәренке пафосны яклаучы редактор, нәрсә дип әйтергә белмичә:

« — Сөйләп карагыз, Шек, шайтан белсен, нинди хат бу? Чынлап та, кая басып торырга белмәссең, әйе бит, Шек? Нинди җенлелек, әйе бит. Шек, ә?» —дип авыз эченнән бер туктаусыз мыгырданып кала.

Менә сезгә кызыклы сюжетка корылган һәм көтелмәгән бер хәл белән очлана торган новелла үрнәге. Әлбәттә кызык. Ләкин мондый композиция бөтен хикәячеләр һәм барлык заманнар өчен дә закон дип кую хикәячеләрнең иҗат сәләтләрен, аларның фантазия канатларын бәйләп кую булыр иде. Бусы — бердән. Икенчедән, мондый композиция күп вакытта укучының фикерен бер якка таба туплап килеп тә, соңыннан аны чыгырыннан чыгарып ташлауга хезмәт итүчән була. Мондый тип новелланың тәмамлануы ике җәпле.

Новелланың болай тәмамлануы тигез генә агып килгән сюжет төенен чишеп бетерми генә түгел, киресенчә, үзенең көтелмәгән рәвештә тәмамлануы белән ул аны яңадан башлап җибәрә.

Укучы хикәяне яңабаштан укып чыгарга һәм көтелмәгән рәвештә тәмамлау өчен дип ишерелеп киленгән җеп очларын эзләп табарга тиеш була. Ә гадәттә язучы мондый җеп очларын эчкәрәк яшерә, укучыны икенче бер ялган юнәлештә кыздырып алып барыр өчен икенче элементларны күпертеп күрсәтә. Әнә шуннан инде дөрес булмаган ориентация килеп чыгу хәвефе туа. Бәхеткә каршы, бу тип новеллалар күбесенчә шул О.Генрида һәм формалист тәнкыйтьчеләрдә генә үзләренә уңышлы туфрак таба алдылар. Без моны Сервантесның «Үгет-нәсихәт новеллалары»нда да, Мерпме новеллаларында да, рус хикәячеләреннән Чехов, Короленко хикәяләрендә дә бик сирәк очыратабыз.

Дөресеп әйткәндә, новеллаларны бу яктан ике төп группага бүлеп йөртергә булыр иде. Моның берсе О. Генри новеллалары тибындагы новеллалар.

Болар — үткен сюжетка корылып, бөтен форма бизәкләре җитештерелеп, әлеге дә баягы «көтелмәгән финал» белән тәмамлана торган новеллалар. Бу тип новеллалар, күбесенчә, юмор, сатира материалына корылгап булалар. Төбендә ул художникның хыял иткән һәм сурәтләгән художество материалы белән чынбарлык арасындагы фаҗигале контрасттан килеп туа. Аның көтелмәгән рәвештә я фаҗига, я көлке беләп очлануы да әнә шуның белән аклана. Мондый новеллаларны без Мопассанда да, Чеховта да, сирәк кенә булса да, безнең татар хикәячеләрендә дә (Ш. Камалның «Сәмруг кош», «Депутат» дигән хикәяләре, Ф. Әмирханның «Хәзрәт үгетләргә килде», «Сәмигулла абзый» һәм башка хикәяләре) очыратабыз.

Ләкин безнең татар хикәячеләрендә, мондый аерым бер төрне генә фетнәләндереп, бөтенесен әлеге «көтелмәгән финал»га корбан итү кебек нәрсәне мин үзем белмим, булса да, алар аерым эзләнүләр генәдер.

Бездә элек-электән новелланың икенче төре — лирик новелла чәчәк атып килде. Бу тип новеллада, форма үткенлегеннән бигрәк, художникның эчке доньясы, аның лирикасы, аның үзенчәлекле шигърияте чагыла һәм мондый новеллалар укучыда билгеле бер настроение уяту хезмәтен башкаралар, шунлыктан, аларны гадәттә настроение хикәяләре дип атап йөртәләр. Бездә новелланың әнә шул төре көчлерәк булды һәм хәзер дә шулай.

Татар Новелла турында хикәячеләре, үткен сюжет белән мавыгудан бигрәк, вакыйгаларның эчке драмасына яки эчке лирикасына әһәмият биреп килделәр.

Сез Фатих Әмирхан, Шәриф Камал новеллаларын алып карагыз. Болар, күбесенчә, лирик новеллалар. Аларда безне, нык эшләнгән сюжет сызыгыннан бигрәк, геройларның эчке музыкалары, лирик дөньялары әсир итә. Күп очракта болар, О. Генриның бөтенләй киресе буларак, күбесенчә эчке настроение, моң хикәяләре булып җырланалар. Бу яктан алар, О. Генридан бигрәк, Чеховка, М. Горькийга якыннар. Татар совет хикәячеләре, татар хикәясендәге йә шул традицияле яхшы үзләштереп, эчке лиризмны тышкы вакыйгалар белән бергә бәйләү юнәлешендә тагын да үстерделәр. Безнең хикәяләрдә эчке лирика белән тышкы вакыйгалар бергә үрелеп үсәләр, һәр хәлдә, без шул тенденциядә торабыз һәм бу нәрсә бүгенге көннең тирән эчтәлекле куе вакыйгаларын чагылдыру өчен иң дөрес бер юнәлеш булып исәпләнергә тиеш. Без, Шәриф Камал хикәяләрендәгечә, эчке моңны җырлап язган пассив хикәяләрне дә ялгыш алмыйбыз, шулай ук без коры сюжет артыннан куып, эчке җан җылылыгыннан мәхрүм калган хикәяләрне дә үрнәк итеп алудан ерак торабыз.

Ләкин бу нәрсә, бездә юмористик новеллага азык юк, аны язарга ярамый, дигән бер төстә аңланмасын, аңа азык бар һәм аның учучылары да табылачак. Димәк, юнәлеш белән бергә, без юмористик новеллаларны да тудырырга тиешбез. Аерым-аерым тукталмастан, безнең төп хикәячеләребездән Афзал Шамов, Ибрай Гази, Гариф Галиев, Мирсәй Әмир, Идрис Туктар иптәшләр әнә шул дөрес юнәлештә үсәләр. Соңгы вакытта матур-матур гына хикәяләр биргән яшь иптәшләрдән мин А. Расихны күрелер идем.

А. Расих иптәшнең хикәяләре барсы да тигез түгел әлбәттә, арада корылары да күп, ләкин аның «Язылачак хикәяләр» циклы астында биргән өч-дүрт хикәясе, героик новеллалар буларак, бик зур игътибарга лаеклылар. Настроение хикәясе буларак, И. Газиның «Малай белән эт» хикәясе үзенә бер матур урынны алып тора.

V.

ЙОМГАК УРЫНЫНДА

Новелла — әдәби жанрлар арасында иң борынгыларыннан берсе. Аның әллә ничә йөз еллык тарихы бар. Китап шүрлекләрендә калын-калын хикәя китаплары өелгәннәр. Ә теориясе ягыннан ул иң эшләнмәгән бер жанр дисәк ялгыш булмастыр. Язучыларның үзләренең өзек-өзек фикерләре, төбендә алар бик дөрес һәм кыйммәтле фикерләр булсалар да, моның бөтен бер теориясен тәшкил итә алмыйлар. Булган теорияләр, күбесенчә, аның форма үзенчәлекләрен күпертеп, формализм баткаклыгына өстериләр.

Рус әдәбияты, рус хикәячеләре, бигрәк тә рус классикасы тәҗрибәсе үрнәкләрендә барган һәм бара торган нәтиҗәле өйрәнүне алмаганда, безгә бу мәсьәләдә күбесенчә үз интуиция безгә таянырга туры килә.

Шуны онытмаска кирәк, барысыннан да бигрәк, новелла әдәби жанр ул. Әдәби жанр буларак, новелла үзенең формасында һәм эчтәлегендә үк згәрә килә, тарихи шартларны үзендә чагылдыра һәм үзе дә аларга буйсына.

Әгәр дә новелла, нәкъ формалистлар әйткәнчә, «көтелмәгән рәвештә бетә» торган һәм «шак катыргыч» вакыйгаларга корылган новелла минем чорыма, минем туган илемә, халкыма һәм халкымның эстетик принципларына хезмәт итми икән, әгәр дә новеллада, әйе, нәкъ формалистлар рецепты буенча язылып, «көтелмәгән рәвештә бетә» торган һәм «шак катыргыч» вакыйгага корылган новеллада минем илемнең җылылыгы, минем кырларымда үсә торган солыларның шаулаган тавышлары, минем бабаларым күмелгән каберләрнең моңсулыгы юк икән, андый новелладан безгә нинди файда!

Димәк, беренче шарт — новелла иҗтимагый әһәмиятле эчтәлекне алып килергә тиеш. Шуның өстенә, новелла сәнгать әсәре. Ул нинди генә «шак катыргыч» материалга корылган булмасын, әгәр дә анда укучыга югары бер рәхәтлек бирә торган асыл сыйфат булмаса, мондый новелла көнбагыш кабыгыннан кай җире белән аерылыр иде сон?! Димәк, икенче шарт — новелла матур булырга тиеш.

Бу нәрсәләр новелланың аерым вак детальләрен һәм аның форма ягыннан булган үзенчәлекләрен юкка чыгармыйлар гына түгел, киресенчә, әнә шул югарыдагы шартлар новелланың форма күркәмлеген дә тәэмин итәләр. Шуңа күрә без монда новелланың аерым үзенчәлекләре турында шулай ук сөйләшеп китәргә тиешбез.

Новелланың теле үзенә бер тел дип әйтер идем мин. Тыгызлык, стиль бөтенлеге белән органик бәйләнешле булу — новелла теленең аерым үзенчәлеге әнә шунда. Новелланың теле үзенең сүзе белән генә түгел, үзенең сүзсезлеге белән дә аерылып торырга тиеш.

Мәсәлән, корылык белән көйгән җәйдә уйналган фаҗигале бер вакыйганы хикәя кылу өчен, аны «кояш үзенең үткен энәләре белән, иртәдән алып кичкә чаклы, көн саен җирне тишеп, чәнчеп тора» дпп купшы һәм күперенке тел белән башлап алып китү шарт түгел, аны бик кыска гына итеп, «бакчалар көеп калганнар» дип тә башлап китеп була.

Мондый кыскалык, беренчедән, вакыйгаларның эчке динамикасын көчәйтсә, икенчедән, укучыны шунда ук сөйләнәчәк хәлләрнең тревогалы атмосферасына алып кереп китә. Ә бакчаларның кояштан һәм яцгырсызлыктап көюләре һәрбер акыллы кешегә ачык ич. Кыскасы, новелла язам дисәң купшы сүзләрдән курык, фикереңне мөмкин чаклы җыйнак һәм төгәл итеп әйтергә тырыш.

Новеллада пейзаж. Новелланың пейзажы үзенә бер пейзаж. Новеллада пейзаж эчтәлек белән, вакыйгаларның динамикасы белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Мәсәлән, мин үземнең «Иптәш» дигән хикәямне түбәндәге пейзаж картинасы белән башлыйм. «Урманнар ягыннан авыл өстенә күксел кич килә. Йолдызлар кинәт кабынып китәләр дә, сүнәләр, аннары тагын кабыналар...».

Минем уйлавымча, болар гади йолдызлар гына түгел. Алар әлеге хикәядә сурәтләнгән авыл активы комсомолец Вафияның күтәрелүе, кулакларның яшергән икмәкләрен алуда күрсәткән активлыгы һәм соңыннан кулаклар тарафыннан үтерелүе, ләкин шуннан соң тагын да күбрәк Вафиннарның калкып килеп чыгулары белән бик нык гармонпяләнә.

Бу нәрсә новелла өчен бик характерлы. Новелланың ахыры. Мин монда «көтелмәгән рәвештә бетү»не яклап та, яманлап та сөйләргә җыйналмыйм. Әгәр җае туры килә икән, әгәр әйтергә теләнгән нәрсәне һәм язучының җанында туган үзенчәлекле музыканы укучыга тулы итеп җиткерүдә бу атрибут файдалы икән, аннан качмаска кирәк. Әгәр шулай түгел икән, аның кирәге юк. Новелланың ахыры, дигәннән, мин монда новеллада каһарманнарның язмышлары ни белән очлануны күздә тотам. Новелла хәрәкәттәге тормышның иң нык уйнап торган бер кисәген алып сурәтли дә, шуның белән кинәт өзелә. Каһарманнарның моннан соң булган тормышлары һәм көрәшләре турында художникның бары тик хәбәр итүе генә була. Бу хәбәр итү, күп вакытта дип әйтерлек, художникның шәхси карашларын, аның лирикасын һәм аның дөньяга карашларын эченә ала. Мин новелла турында булган уйларымны шушының белән бетерәм.

Нәтиҗә урынында шуны әйтергә кирәк, әгәр укучылар миннән нинди дә булса берәр стандарт тасма алмасалар, бу бик яхшы. Күбрәк иҗат итәргә, күбрәк янарга кирәк. Ләкин бу нәрсә корыга янып йөрү дигән сүз түгел. Күбрәк язарга да кирәк. Бөек Ватан сугышы һәм бу «сугыштан безнең халыкларның дөньяны сокландырырлык җиңү белән чыгулары, каһарманлык үрнәкләре, халыклар дуслыгының яңа чыныгулары, бөек рус халкының җитәкчелек роле — менә болар барсы да безнең әдәбиятта, аерым алганда хикәя жанрында, үзләренең чагылышларын көтеп калалар...

Гади итеп кенә түгел, уртача итеп кенә дә түгел, яхшы итеп, дәртле итеп, героик пафосны әдәби чаралар аркылы сеңдереп язарга, Ватан сугышында. күренгән геройлыкларга тиң итеп язарга кирәк.