Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАСЫЙРИ ҺӘМ АНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕ

Соңгы вакытларда Казанда «Каюм Насыйри» дигән исем белән 3 китап чыкты. Икесе — Насыйриның тормышы һәм эшчәнлегн турындa М. Гайнуллин тарафыннан язылып. Ш. Рамазанов (татарча) һәм В. Горохов (русча) редакциясеедә чыккан очерклар. Бик әһәмиятле булсалар да, аларны хәзергә читтә калдырып, Насыйри әсәрләреннән кайбер үрнәкләрне эченә алган өченче җыентыкка тукталабыз. Бу җыентык бүгенге көн сорауларына ни дәрәҗәдә җавап бирә?

 Насыйри юбилее уңае белән, табпгый буларак, көчәйгән кызыксынуны бу җыентык канәгатьләндерә аламы? Аның уңышлы һәм уңышсыз яклары нәрсәдә?

 Билгеле, сугыш вакытындагы авырлыкларга карамастан, кечкенә генә итеп булса да беренче тапкыр Насыйриның сайланма җыентыгын чыгару үзе генә дә зур казаныш. Татар буржуазиясе, галим Шиһап Мәрҗанига һәм (бик үк тулы булмаса да) Тукайга карата җыентыклар чыгарган булса да, Насыйри өчен андый җыентык бирүне кирәксенмәде.

Моннан 20 ел элек. К. Насыйриның тууына 100 ел тулу уңае белән, аның басылмаган әсәрләреннән бер китап кына чыгарылды да шуның белән чикләнделәр. Алай гына да түгел, Насыйрины хөрмәтләү асылда аны буржуа галиме дип игълан итүгә кайтып калды, һәм моның сәбәбе ачык: буржуазия кабул итмәгән Насыйрины совет тиресе бөркәнгән һәм ул чакта әле көчле булган буржуаз милләтчеләр дә, шулай ук кабул итмәделәр, һәм менә хәзер, совет иле халыклары бөтен хөнья хезмәт ияләренең һәм үзләренең уртак Ватанын, революция ватанын һәм үзләренең милли дәүләтчелеген, милли культурасын саклау сугышында соңгы бөек җинүгә якынлашкан бер чакта, татар милли культурасының беренче бөек вәкиленең беренче җыентыгы чыгу, бөтен кимчелекләренә карамастан, зур шатлыклы күренеш.

Каюм Насыйриның, иң зур хезмәте — татар халкын элекке дини схоластикадай азат итеп, яңа заман культурасына тоташтыру, ислам көнчыгышыннан алдынгы көнбатышка, беренче нәүбәттә, Россиягә таба бору, дини хөрафәтләр урынына халыкны төгәл фәннәр белән коралландыру, кыскасы — татарның яңа, милли культурасына эз салу булды, халкын чын күңелдән сөйгән Насыйри бу артталыкның һәлакәт икәнен яхшы аңлый иде. Артта калган милләтләрнең культурага кушылулары ике төрле юл белән барырга мөмкин.

Азмы-күпме ирекле рәвештә яки кысылу тәэсире астында ассимиляцияләнү, милли үзенчәлекләрне югалтып, югары культуралы милләт тарафыннан йотылу (империализм колонияләренең күпчелегендә бу шулай барды) яки алдынгы культура вәкиле булган милләтнең ярдәме белән үз милли культурасын югары баскычка күтәрү, аны аякка бастыру. Татар халкының бәхетенә күрә, бөек рус халкы белән күп гасырлардан бирле килә торган дуслык, Каюм Насыйриның гаять өлкән хезмәте һәм, барыннан да бигрәк, Октябрь Социалистик революциясе аркасында аның культура үсешенә шушы икенче юл насыйп булды. Каюм Насыйриның ярты гасырга якын дәвам иткән хезмәте безнең культура тарихыбызда кискен борылыш чоры булды. Ләкин яңа үсеш юлына бөтен иске киемне ташлап, ялан аяк килеш керү файдалы булмас иде. Бохара ишәгеннән рус поездына күчеп утыруның бөтен зарурлыгын тирән итеп аңлаганы хәлдә, Насыйри иске багажны бөтенләй ташларга теләмәде, бәлки аның эченнән иң кыйммәтле әйберләрне сайлап, туплап алырга тырышты. Бу бердәнбер дөрес юл иде.

«Үзеннән элекке белемне инкарь итүче белемнең булуы мөмкин түгел» (М. Горький), һәм Насыйри иске көнчыгыш культурасының һәм татар халык иҗатының иң матур энҗеләрен җыя килде. Борынгы көнчыгыш культурасының шундый энҗеләреннән берсе һәм бу җыентыкта күләме ягыннан иң зур әсәр — Әбугалисина хикәясе.

Тарихи шәхес булган мәшһүр галим Ибнесина исеме тирәсендә фантазия белән укмаштырылган гаҗәеп вакыйгаларны Насыйри бер җепкә тезеп, укырга кызыклы бер хикәя 5 итеп бирә. Бу әдәм ышанмаслык гаҗәп могҗизаларны Насыйри көнчыгышта гаять киң таралган җен-пәри һәм сихыр көченә ышанулар белән түгел, бәлки гыйлем көче белән аңлата. Дөрес, бу гыйлем («симия гыйлеме») хәзерге мәгънәсендәге чын фән түгел һәм аның могҗизалары акылга сыймаслык әйберләр. Ләкин, хикәядә әйтелгәнчә, агачны кеше итә алган гыйлемгә авторның тирән ышанычы — бусы тулысымча реаль җирлектә торган таза карашка нигезләнә, һәм ахырда хикәянең каһарманы, андый фантастик могҗизалардан ваз кичен, чын гыйлемгә күчә. Хикәянең төп мотивы — кешенең акылы һәм гыйлеме табигать көчләрен җиңә һәм үзенә буйсындыра алуын һәм бу акыл һәм гыйлем патшаларның һәм малы белән кәйлеләрнең бөтенесенә караганда өстен чыгарга сәләтле булуын раслый. Әгәр кешелек дөньясында шундый таза һәм прогрессив омтылышка нигезләнгән фантастик хыяллар яшәп килмәсә, хәзерге заман фәненең бик күп казанышлары барлыкка килмәгән булыр иде.

 Хикәядә очрый торган хыяллардан берсе — җилләргә хуҗа булу хыялы — үзенең реаль җимешләрен бирмимени? Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк: кеше күзенә күренмәслек хәлгә килү шикелле бер хыялны Насыйри, бик үк төпле булмаса да, гыйльми «нигезгә куярга тырышкан булса («Ихфа гыйлеме»), ә соңрак заманда Г. Уэльс яхшы ук төпле гыйльми нигездә чишеп караган булса («Күзгә күренмәс кеше»), безнең көннәрдә Г. Кутуй, кызганычка каршы, бу хыялны фәнни төссез нигездә — абаганы чәчәк аттыру нигезендә чишәргә тырыша («Совет әдәбияты»ның узган елгы саннарында «Рөстәм маҗаралары» хикәясе).

Моны Насыйрига караганда артка чигенү дип аңларга туры килә. Насыйриның бүтән әсәрләренә дә хас булган демократизм, тираниягә, түрәләрнең башбаштаклыгына тискәре караш биредә дә чагыла.

Мәсәлән, Әбугалисинаныц гыйлеме аркасында аның белән субашчы (полиция башлыгын) танып, дусны дошманнан аерудан гаҗиз калгач, казый иң ансат юл таба: икесен дә асарга хөкем итә, кайсы гаепле, кайсы гаепсез икәне аскач мәгълүм булыр, ди. «Кырык вәзир» хикәясеннән китерелгән өзекләрдә без, Насыйриның башка әсәрләрендәге шикелле үк, хыянәтнең җәзалануын күрәбез. Шуның белән бергә, биредә Насыйри аерым кечкенә хикәяләрне соңгы заманга яраштыру тәҗрибәләре дә ясый. Мәсәлән, 106 биттәге ялганчы хикәясе һәм башкалар, борынгы тарихтан һәм патша сарайларыннан гади көнкүрешкә күчеп, Боккачьо новеллаларын хәтерләтәләр. «Әфсәнаи Гөлрөх вә Камәрҗан» — ике гашыйк турындагы хикәя. Җыентыкта аңардан тик бер өзек кенә бирелә. Көнчыгышта бик киң таралган бу хикәянең иң тулы варианты — «Мең дә бер кичә» дә (Шаһ Роман хикәясе). Бу ике вариантта төп геройлардан берсепеп исеме дә бер төслерәк (Камәрҗан — Камәрезаман), вакыйганың агышы да бер үк. Тик «Мең дә бер кичә» варианты детальләргә бик бай һәм бик күн гүзәл шигырьләр белән бизәлгән.

Насыйри җыентыгында бирелгән варианты андый бизәкләргә саран. Мәсәлән, ике гашыйкның очрашулары вакытында Камәрҗанның Гөлрөхка язган хаты Камәрезаманның Бөдүргә язган хаты шикелле шигырь белән түгел, кыска гына итеп чәчмә белән язылган. Бу нәрсә Насыйриның үз иҗатына мөмкин чаклы күбрәк материал сыйдырырга теләвеннән киләдер. Җыентыкта Насыйри фольклорчы буларак та бераз күренеп китә. Ул җыйган әкиятләрдән бирелгән үрнәкләр татар халык әдәбиятының байлыгын һәм матурлыгын чагылдыралар (Салам торхан, Гөлнәзек әкияте һ. б.).

Бу үрнәкләрдә без халыкның тапкырлыгын, уңганлыгын, кара көчләрне җиңеп чыгарга омтылуын күрәбез. Биредә шуны да әйтергә кирәк, татар халкы белән рус халкы арасында дуслык мөнәсәбәтләрен һәм культура бәйләнешләрен ныгыту юлында күп хезмәт иткән Насыйри татарның тормышы һәм халык иҗаты белән рус халкын да таныштырды. Җыентыкта китерелгән өзекләр аның шул хезмәтенең бер өлеше. Насыйриның иң зур әсәре булган «Фәвакиһел җөласа»дән китерелгән кечкенә-кечкенә хикәяләр хәзерге заман укучысына бу бөек язучының ни дәрәҗәдә халыкчыл булуын, демократик карашлар белән сугарылган булуын күрсәтәләр.

Бу әсәрләре белән Насыйри укучыларда хезмәткә мәхәббәт, тугрылык, халыкны изүчеләргә нәфрәт, наданлыкка дошманлык, белем дәрте тәрбияли. «Исереклек хәле» һәм «Җыен бәете» Насыйриның тезмә иҗаты үрнәкләре булып кертелгәннәр. Болар безнең аңлавыбыздагы шигырьләр түгел, бәлки көйле нәсихат характерындагы әсәрләр. Алар, бер яктан, Насыйриның бөтен иҗаты өчен практик максатлар характерлы булуын күрсәтсәләр, икенче яктан, аның яңа әдәбиятның бишекчесе буларак, яңа Форма тудырудан бигрәк, яңа эчтәлеккә күбрәк әһәмият бирүе турында шаһитлык итәләр.

Әдип буларак Насыйриның төп хезмәте — яңа әдәбиятның эчтәлеген халыкка, аның тормышына һәм хезмәтенә якынайту. Үзеннән үзе аңлашыла. Форма мәсьәләсендә ул зур яңалык кертергә өлгерә алмады. Ул биргән яңа эчтәлекне шуңа ярашлы яңа формаларга салу эшен прозада, башлыча. Ф. Әмирхан, Ш. Камаллар, поэзиядә Тукай һәм Такташлар башкардылар. Җыентыкта Насыйриның еллык календарьлары һәм басылмаган кулъязмалары турында кыскача обзор мәкаләләре урнаштырылган.

Татарның вакытлы матбугаты булмаган заманда бу календарьлар шул бушлыкны бераз тутырып килгәннәр. Насыйриның кулъязма мирасына килгәндә, мәкаләдә әйтелгәнчә, бу мирас төпле тикшерүне сорый әле һәм шул чакта гына аны матбугатта чыгарырга да мөмкин булачак.

Китапның ахырында Насыйриның фәнни-популяр әсәрләреннән балалар өчен язылган «Буш вакытыннан өзекләр китерелгән. Болар авторның күп төрле дәреслекләре белән беррәттән, заманында фәнни белемнәрне пропагандалау эшендә зур кыйммәткә ия булсалар, уку өчен әле хәзер дә кызыклы һәм файдалы дип санала алалар.

Җыентыкның зур бер кимчелеге итеп, Насыйри әсәрләренең тулы библиографиясе бирелмәүне күрсәтергә кирәк. Әдәбиятның һәм фәннең бик күп тармакларында бай мирас калдырган бу галим һәм әдипнең әсәрләренең исемнәре белән хәзерге укучыны таныштыру һәм һәрбер әсәре турында кыскача гына булса да обзоддар бирү җыентыкның кыйммәтен күп арттырыр иде. Насыйри шикелле энциклопедист бер галимнең сайланма әсәрләр җыентыгын төзү, гомумән, бик кыен эш.

Диңгездән бер табакка су алсаң, ничаклы гына тырышсаң да, ул диңгез түгел инде. Аның буенча диңгез суының тәмен генә татып белергә мөмкиндер. Ә диңгезнең киңлеге, аның өстендәге һәм астындагы тереклек, андагы агымнар һәм давыллар, аның су асты ташлары (ә Насыйрида алар бар), болары табакка сыймый, боларны белү өчен диңгезнең үзендә йөзәргә кирәк.

Билгеле, Насыйриның тулы әсәрләр җыелмасын бастыру якын киләчәктә генә башкарыла алмас. Ләкин аерым әсәрләрен һәм аерым тармаклар буенча сапланма җыентыкларын чыгару ансатрак, тизрәк тә эшләнер, файдалырак та булыр иде. Насыйриның бик хикмәтле афоризмнары аерым әсәрләрдә, сүз арасында гына әйтеп кителгән. Аларны чүпләп җыярга һәм, таркау хәлендә түгел, системага салып бирергә кирәк. Якын киләчәктә Насыйриның фольклор җыю, тел гыйлеме, терминология, педагогика, тарих, этнография һ. б. тармаклар буенча аерым әсәрләрен һәм түрле әсәрләрендәге аерым өзекләрне җыеп биргәндә, бу гүзәл бер эш булыр иде.