ЛЕНИН ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР
- ЛЕНИН ҺӘМ МИЧ ЧЫГАРУЧЫ
Бер вакыт урманда йөргәндә Ленин ниндер бер ир кешенең агач кисеп торуын күрә. Бу кеше Николай Бендерин дигән бер кеше булып, ул зур гына сакалы, олы яше һәм беренче карашка тупас кына күренгән табигате белән үзенә игътибарны җәлеп итә һәм, шуның өстенә, ул кеше профессиясе ягыннан мич чыгаручы була. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, ул барсын да эшли ала. Аның арбасы ватылган булган да, ул хәзер, шул арбаны төзәтү өчен, урманга агач кпсеп алырга дин килгән икән. Әлеге кеше, кызын эшләгән җиремнән, кемнеңдер кинәт ишетә. Борылып карага, аның янында Ленин басып тора. Ә Бендерин бу кешенең Ленин булуын белми, һәм ана бернинди җавап та кайтармыйча. эшләвен дә дәвам итә. Бары тик ачуланып иңбашын гына сикерткәләп куя: исәнен исән дә, только минем эшемә комачауламагыз, ди янәсе.
Ленин аңа:
— Агачны сез ни өчен кисәсез? Бу бит җәмәгать урманы. Биредә агач кисәргә ярамый, — ди. Ә Бендерин тупас кына итеп җавап бирә:
— Кисәсем килде дә, менә кисәм. Миңа «арбамны төзәтергә кирәк түгелмени?
Ленин мона бер җавап та бирми һәм үз юлы белән китеп бара. Берникадәр вакытлар узганнан сон. Ленин әлеге миччене тагын да очрата. Бу юлы инде Ленинның кырда йөргән вакыты була.
Ул йөри-йөри арган да, үләнгә ял итәргә утырган була. Кинәт шунда әллә кайдан гына әлеге мичче Бендерин килеп чыга да, тупас кына итеп Ленинга кычкыра:
— Ни өчен сез биредә печән таптыйсыз? Печәннең бәясен белмисезмени? Рәхим итеп, хәзер үк печәннән торыгыз. Ленин тора да, аны-моны әйтмичә, еда таба атлый. Ә Ленин белән бергә аның сенлесе дә була. Сенлесе мичче Бендеринга:
— Ни өчен сез болай тупас кыланасыз. Ул бит Ленин. Халык Комиссарлары Совет председателе, — дпп тәибиһ ясый. Бендерин куркуга төшә һәм, бер сүз дә әйтмичә, өенә йөгерә. Кайта да, хатынына болай ди:
— Бәла килергә тора әле, Катерина. Мин ике тапкыр инде, бер кешене очраттым һәм аның кем икәнлеген белмичә, утын авыз булып сөйләштем, ә ул бер кеше дигәне — Ленин. Халык Комиссарлары Советы председателе икән. Хәзер миңа нәрсә булыр инде, күз алдыма да китерә алмыйм. Менә тагын берникадәр вакытлар үтә,— бәлки ай, ә бәлки ике айдыр, — кыш дип Ленинга мич чыгаручы кирәк була. Әгәр мич төтенли башласа, аны каратырга кирәк бит инде. Ә бөтен тирә-як авылларда бердәнбер мичче — әлеге дә баягы шул Бендерин дигән мичче була.
Бер вакытны бу Бендеринга ике хәрби кеше килә һәм алар аннан:
— Мич чыгаручы Бендерин сез буласызмы? — дип сорыйлар. Бендеринның кәефе бозыла һәм ул:
— Әйе, мин, — дип, теләр-теләмәс кенә җавап бирә.
— Алай булса — киенегез. Ленин йортына барырбыз,— ди хәрби кешеләр.
Бу сүзләрне ишеткәч, Бендерин куркып кала. Аның кәефе тагын да ныграк бозыла. Ул үзе киенә, үзенең куллары калтырый һәм үзе хатынына:
— Ярый, хушыгыз, Катерина Максимовна. Бәлки без инде башкача һичбер вакытта да күрешә алмабыз. Мөгаен, Ленин минем бөтен тупаслыкларны исенә тошергәндер. Әйе, исенә төшергәндер дә, мине төрмәгә утыртырга кушкандыр, — ди.
Менә мич чыгаручы — Горкида. Хәрби кешеләр аны Ленинның бүлмәсенә алып керәләр. Креслодан торып, Ленин аны каршы алырга килә. Үзе сөйләнә:
— Ә иске таныш! Мине ничек куркыткан идең! Хәтерлим, хәтерлим. Шулай ук урманда агач кисүең дә исемдә.
Бендерин, бу сүзләрне ишеткәч, бөтенләй шүрли кала. Үзе Ленин янында басып тора, үзе кулындагы бүреген угалый, үзе мыгырдана:
— Гафу итегез мине, карт тилене. Ленин, көлемсерәп, аның җилкәсенә дусларча кулын сала:
— Әйдә, узган эшкә салават, диген. Мин ул турыла оныттым да инде. Ә печән таптауга килсәк, анысында инде, чынлап та, сез хаклы идегез. Болында, чабылачак үләнне таптавым — шәп эш түгел иде, аңлыйм. Ну, ярый, эш анда түгел. Миндә сезгә кечкенә генә бер йомыш чыгып тора әле, кадерле Бендерин иптәш, сез булдыра алырсызмы икән? Мич бик төтенли башлады. Артык төтенләмәсен өчеп, аны бераз өшкергәләп аласы иде. Сез моны булдыра алырсыз бит?
Бендсрин, бу ягымлы сүзләрне ишетеп, шатлыгыннан бөтенләй телдән кала. Бары тик башын гына чайкап тора: һи, булдырмыйбызмы соң, ди янәсе, һәм куллары белән күрсәтә: имеш, аңа кирпечләр белән балчык кына китереп өлгертсеннәр. Миччегә балчык һәм кирпечләр китерәләр, һәм ул эшкә керешә.
Озак та үтми, мич менә дигән булып үз урынына басын та куя. Владимир Ильич мичче янына яңадан килә һәм мич чыгаручы Бсндеринга рәхмәтләр укый. Коры рәхмәт кенә дә түгел, тиешле акчасын да бирә әлбәттә һәм, җитмәсә тагын, чәйгә дә утырта. Менә Ленин белән мич чыгаручы Бендерин өстәл янына утырып, сөйләшә-сөиләшә, печенье белән чәй эчәргә тотыналар.
Чәй эчкәннән соң, мичче Бендерин, Ленин белән саубуллашып, сөенә-сөенә өенә кайтып китә.
Өенә кайтып бусагадан атлау белән, сөйләнергә керешә ул:
— Исәнмесез, Катерина Максимовна. Мин сезнең белән күрешә алмабыз инде дип уйлаган идем, ләкин киресенчә булды. Ленин — ул шундый әйбәт кеше икән, хәтта аның турында сөйләргә минем телем дә җитми, — ди.
УМАРТА КОРТЛАРЫ
Ленин Москва янында, Горкида торганда, умартачылык эше белән бик кызыксына һәм шундагы бер умартачыны еш кына үзенә чакыртып, аның белән озаклап-озаклап сөйләшеп утыра торган була. Менә бер вакыт бу умартачы Ленинга бик кирәк булып чыга.
Ленин, умартачыны чакырту өчен, аның артыннан кеше җибәрергә уйлый. Ләкин умартачының кайда торганлыгын белүче бердәнбер кеше, үч иткән кебек, ул көнне Москвага киткән була. Ә башка кешеләр умартачының кайда торганын белмиләр. Кайдадыр, шушында гына тора булса кирәк, диләр, ләкин кайда торганлыгын аерып әйтеп бирүче яки белүче кеше табылмый.
Шуннан соң Ленин, беркемгә бер сүз әйтмичә, өйдән чыгып китә. Кыр буйлап китә дә китә һәм үзе як-ягына карана.
Күрә: тирә-якта Тукранбаш чәчәкләре. Ә чәчәкләрнең берсеннән икенчесенә күчеп бик күп умарта кортлары очып йөриләр. Шуннан соң Ленин, туктап, умарта кортларының кая таба очып китүләрен күзәтеп тора, һәм аларның, чәчәкләрдән-чәчәкләргә күчеп йөри торгач, ахырында ниндер бакчага таба очып китүләрен күрә. Аларның бу очу юнәлешләре буенча, бакчага таба карап, шулай ук Ленин да толып дәвам итә.
Менә ул бакчага килеп керә. Бакча эчендә утырган кечкенә йорт янына килә. Ишек шакый. Бу кечкенә өй, чынлап та, әлеге умартасының өе булып чыга. Умартачы Ленинны күрен, бик гаҗәпләнә.
— Исәнмесез, Владимир Ильич. Сез мине ничек таба алдыгыз? Минем кайда торганымны белүче бик аз иде ләбаса. Бирегә, умарталыкка кем алып килде? — дип шунда ук сүзгә керешеп китә.
Ленин көлеп җибәрә һәм:
— Миңа юлны сезнең умарта кортларыгыз күрсәтте, — дип гади генә итеп җавап кайтара.
Умартачы Ленинның бу җавабыннан соң, тагып да гаҗәпләнә төшә:
— Владимир Ильич, сез бөек кеше һәм бөек даһи. Сез һәр эштә нинди дә булса мөһим бер якны таба аласыз, — ди Ленин аңа. — Тормышта һәрбер хәлне күзәтә белергә генә кирәк, — ди.
Шуннан соң Ленин һәм умартачы, дусларча кара-каршы утырып, умартачылык кәсебе турында сөйләшә башлыйлар.
Алар бу турыда ике сәгать буепа сөйләшәләр. Аннан соц Ленин, саубуллаша да, килгән юлы буйлап өенә кайтып китә.
ПАРИКМАХЕРСКИЙДА
Григории Иванов дигән бер эшче, Кремль складына кораллар — винтовкалар, кылычлар, штыклар, револьверлар — һәртөрле сугыш кирәк-яраклары тапшыру йомышы белән, Питердан Москвага, Кремльгә килә, һәм ул, «тукта, ничек кенә булса да иптәш Ленинны күреп булмасмы?» дигән ният белән, Кремль буйлап йөри башлый. Ләкин ул Ленинны беркайда да очрата алмый һәм, кәефе бозылган хәлдә Кремльдәге парикмахерскийга керә. «Өйгә матурланып кайтырга кирәк инде бер дә булмаса» дип уйлый ул. Гадәттәгечә, парикмахерскийда чират бик зур була. Әлеге эшче, үзенә чират алып, көтеп утыра башлый...
Ул үзе утыра, ә үзе, Ленинны беркайда күрә алмыйча китәргә туры киләчәген уйлап, борчылып бетә алмый. Кинәт шунда ишек ачылып китә. Димәк, тагын бер кеше өстәлде дигән сүз. Бу, әле килеп керүче кеше —Владимир Ильич Ленин — Халык Комиссарлары Советы председателе үзе була. Шул вакытта парикмахерскийдагыларның барсы да, аяк өсте торып, Владимир Ильич белән:
— Исәнмесез, иптәш Ленин? — дип хөрмәт күрсәтеп исәнләшәләр. Эшче Григорий Иванов та исәпләшә һәм, шатлыгыннан елмаеп, иптәш Ленинга текәлебрәк карый, бу очрашу турында кайткач иптәшләренә сөйләү өчен, аны яхшырак күреп, хәтеренә сеңдереп калырга тели. Ленин аларның барсы белән дә исәпләшә һәм:
— Я, кем актык?—дип сорый. Ленинның болай соравына барсы да гаҗәпләнәләр. Алар барсы да «Ленинга чират көттереп тору ару түгел, ул бит хөкүмәт башлыгы, аңа һәрбер минут кадерле» дип күңелләреннән уйлап куялар, һәм төрле яктан Ленинга тәкъдимнәр ява башлый:
— Владимир Ильич, кемнең актык булуын сорап тормагыз. Хәзер менә кресло бушый, шул урынга утыруыгызны сорыйбыз, — диләр.
Ленин аларга: — Рәхмәт сезгә, иптәшләр. Ләкин алай ярамый. Чиратны һәм тәртипне сакларга кирәк. Законнарны без үзебез төзибез һәм аларны тормышның барлык вак эшләрендә дә үтәргә тиешбез, — дип җавап кайтара. һәм урындыкка утыра да, кесәсеннән газета чыгарып, укый башлый. Шул вакыт эшче Григорий Иванов, урындыгыннан кузгалып, Ленинның алдына килеп туктый һәм, бик нык дулкынланган хәлдә, сүз башлый:
— Хәзер менә минем чират килеп җитте. Ләкин сезне чират көттерүгә караганда мин биш ел буена кырынмый йөрергә риза. Әгәр дә сез, иптәш Ленин, тәртип бозарга тсләмәсәгез, ул вакытта инде минем үз чиратымны сезгә бирергә, хакым бар дип уйлыйм, — ди ул Парпкмахерскийдагылар бер авыздан:
— Дөрес, дөрес әйтте, — дип эшчене яклыйлар.
Шулай ук мастерлар үзләре дә:
— Владимир Ильич, сезгә бу эшче иптәш тәкъдим иткәнчә эшләргә туры килер, — дип Ленинга креслодан урын күрсәтергә ашыгалар.
Шуннан соң Ленин елмаеп куя. Аның эшчене кимсетәсе, мастерларны һәм шундагы кешеләрне борчыйсы килмәвен барсы да күрәләр. Ленин газетаны кесәсенә тыга һәм: «Рәхмәт, алай булгач», — дип креслога утыра. Парикмахерның саклык белән һәм җайлап кына аны кыруын шунда булган бөтен кеше хөрмәт белән күзәтеп утыра һәм барсы да иптәш Ленинга карап уйланалар: «Бөек кеше үзе. Ә үзе нинди садә». Менә мастер эшен тәмам итә. Ленин, парикмахерскийдан чыгышлый тагын бер кат барсына да мөрәҗәгать итеп:
— Хушыгыз, иптәшләр. Рәхмәт сезгә, дип кабатлый.