Логотип Казан Утлары
Публицистика

Күпер

Сержант Зариф Кәлимуллин сонгы вакытларда сугышчы Зиннәт турында күбрәк уйлана торган булып китте. Аңардан канәгатьләнми башлады ул. Әллә ничек шунда.

Зиннәт күпләрдән аерылмый да төсле. Дисциплина ягы начар түгел. Бирелгән приказларны сүзсез үти. Тотып алып бәйләнерлек урыны да юк кебек анын. Ләкин сизгер сержант бик күпне күрергә гадәтләнеп киткән. Сизгер һәм таләпчән сержант. Зиннәтне күптән инде яхшы белгәнгә, аның белән бергә бик күп һәм авыр сугышлар үткәнгә, аңардан күпне көтә. Менә шул көтелгән күп нәрсәнең һаман да булмыйча калуы ук инде аны уйландырырга җитә кала.

Ни өчен карт солдат Зиннәт сугышта күпчелектән аерылып торырлык батырлык, кыюлык күрсәтергә омтылмый? Ни өчен кайчакларда атакага да соңгарак калып күтәрелә һәм иң алдынгылар рәтендә булмый кала ул? Күбрәк немецны үтерү турында түгел, ә бары тик үзе турында гына, гел үз җанын саклап калу турында гына уйлый түгелме соң ул? Калимуллин менә шушындый Зиннәтне ничек дип атарга да белмәде. Аңа ярардай күп исемнәр эзләп карады ул. Ләкин, барлык фикере, барлык эзләнүләре бердәнбер шул нәфрәтле, җирәнгеч сүзгә әйләнеп кайта иде: «Куркак».

Ул, шушы исеннән башканы таба алмагач, тынычсызланып уйга калды. Зиннәтне бу исем калыбына аркылыга-буйга салып, кат-кат үлчәде: туры киләме?

Килә дә, килми дә.

— Зиннәт куркак! — дип кычкырып әйтеп кара әле син, — бу сүзгә Зиннәтнең үзе генә түгел, взводындагы, ротасындагы барлык иптәшләре дә ачуланырлар, я, сине җүләргә сапап, шаркылдап көләрләр. Җанлы кеше үзенең рухи тормышында бер урыпда гына катып тормый. Күзәтүчән булсаң, аның теге яки бу юнәлештә үсә бару чорында бик кызык хәлләрне күрергә мөмкин. Аңарда, кайчандыр бөтен көче белән тышка бәрелеп чыгачак сыйфат, әле һич тә сизелмәслек бәп-бәләкәй булып, күпләр өчен бөтенләй яшереп төстә, әле яңа гына туып килә. Күренмәслек булып яшеренгән орлык бөртеге төсле. Хәтта ул кешенең үзе дә аны рәтләп күрә, сизә алмый һәм аңа тиешенчә бәя бирерлек хәлдә булмый. Ул орлык шытып, үсә башлармы? Әллә, шартларына карап, шытуга чаклы ук череп юкка чыгармы? Җайлы кешегә килгәндә бу процесс та үзеннән-үзе бармый. Аңа читтән торып турыдан-туры йогынты ясарга мөмкин.

Ул орлыкның әйбәтлеген алдан сизеп шыттырырга, кадерләп үстерергә, яки әшәкелеген сизеп, чертеп юк итәргә мөмкин. Кәлимуллин әшәке орлык күрде Зиннәттә. Бердән — аның Зиннәттә кайдап, ни өчен килеп чыгуы сәбәбен белергә һәм, икенчедән— аңа шытып чыгарга, үсәргә ирек бирмәү чараларын күрергә теләде ул.

Ике тәүлек буе өзлексез барган каты сугышлардан соң алар ялга чыктылар. Вакыт инде көз булып, еш-еш кына вак, салкын яңгырлар яугалап тора иде. Якында гына зур бер авыл булса да, аңа тукталуны кирәк дип тапмадылар. Анда дошман артиллериясенә мишень булу куркынычы бар иде. Полк урман кырыена урнашты. Алдагы позицияне күздәп югалтмыйча, урман кырыендагы яшь нарат агачлары арасына плащ-палаткалар корып, саклык белән генә ут ягу өчен тирәп чокырлар казып, җиңелчә лагерь оештырдылар һәм анда бик яхшы ял иттеләр: туйганча йокладылар, ашыгыч рәвештә җиңелчә генә мунча төзеп коендылар, кырындылар, ата-акаларьша, туган-кардәшләрепә, сөйгән кызларына җылы хатлар яздылар...

Җир эченә тирән казылып ясалгап учак алдында Зиннәт ялгызы моңаеп утыра. Үз алдына, әкрен генә төрле көйгә мыгырдап ала ул, ләкин барып чыкмый: берсен башлый, икенчесенә күчә, аннан өченчесенә... Аның янына сержант Кәлимуллин килеп утырды. Берничә минут вакыт берсе дә бер сүз дә дәшмәделәр. Кәлимуллин учакта пыскып янган юеш кисәүләрне төзәткәләде, алар, урыннарыннан кузгатылгач, ялкынланыбрак яна башладылар.

Күтәрелеп Зиннәткә карады. Шушы минутта сөйләтәсе килде. Ләкин Зиннәт ни турындадыр һаман уйлана. Телсез булып калган төсле, үзенең эчке дөньясына чумган. Гадәттә мондый минутларда солдатка сүз кушу уңайсыз була.

Уйлыйсын уйлап бетерсен ул, төрле хыял диңгезендә яки кинәт килеп баскан осткыч сагыш дәрьясында туйганчы йөзсен ул, чөнки шуннан соң ул үзе үк бер ярга килеп чыга да, кинәт җанланып китә, һәм яңа көч, яңа дәрт белән дөрләп яна башлый. Бәлки Зиннәт белән дә шулай булыр?

Менә-менә күтәрелер дә сөйли башлар, эчендә селәүчән кебек хәрәкәткә килә башлаган тынгысыз әшәке орлыклы тышка чыгарып ыргытыр?

Ләкин болай булырга ошамый. Бу кисәү үзеннәп-үзе дөрләп янып китмәс төсле. Аны урыныннан җөч белән кузгатырга, нык кына болгатырга, читтән торып каты йогынты ясаргa кирәк. Кәлимуллин, кисәүләрне бутаган таягын янып торган учакка ыргытты да, Зиннәтнең янына ук барып утырды. Нәрсә дип башларга соң? Ул авызың ачып беренче сүзне әйтергә дә өлгермәде — бер дә көтмәгәндә Зиннәт үзе сүз башлап җибәрде.

— Иптәш сержант, — диде ул үзгәрешсез топык тавыш белән, — миңа сез нәрсәдер әйтергә телисез шикелле. Кәлимуллин тыштан бернинди дә хәрәкәтсез. Зиннәткә сиздермичә генә кинәт сагаеп, үзенең бөтен барлыгын кулга җыйнап, умарлан алды. Менә-менә хәзер хәлиткеч кискен бер адым ясалыр төсле булып тоелды аңа. Зиннәткә борылып карамады да ул.

Аның авыз ачып беренче сүзләрен әйтүе белән үк үзенә текәлеп карап җавап көтүен дә сизмәмешкә салынды. Барыннан да бигрәк, аңа Зиннәтнең дәртсез тонык тавышы ошамады. Юк, бу килеш башлану уңышлы түгел, — ул ничектер башка төрлерәк булыр дип уйлаган иде.

Зиннәт, җавапсыз калгач, чак кына аптырый төште.

— Тыңлыйм сезне, — диде Кәлимуллин бераздан, бик гади тавыш белән. Зиннәтнең инде каушый башлавын сизеп алса да, аңа белдермәскә тырышты. — Шул... — дип дәвам иттерергә мәҗбүр булды Зиннәт. Шулай да ул, беренче әйтелгән сүзләрнең Кәлимуллинлы һич кенә дә канәгатьләндермәгәнлеген аңлап алды.

— Шул менә... Тик эч пошып утыру инде. Нигәдер соңгы көннәрдә үземдә ниндидер канәгатьләнмәү сизәм...

Ул, үзен әллә ни зур әйбер әйтеп ташлагандай хис итте, Кәлимуллинга карады. Ләкин ул тып-тыпыч иде. Аның үзен болай тотуына Зиннәт хәтта эчтән генә ачулана да башлады. Шунда ул тавышын күтәребрәк:

— ...Бер дә болай булмый торган иде. Әллә нәрсә шунда... Менә бит хәзер сезнең алдыгызда нинди начар солдат тора...

Шулай диде дә ул, «бөтенесен дә әйттем инде, минем турыда аның уйлап торганнарын менә үзем әйттем дә салдым, хәзер шабаш!» дигән нәтиҗәгә килде. Ләкин бу уенда да ялгышканын ул бик тиз күрде.

— Юк, нишләп алай дип уйлыйсың, — диде ниһаять Кәлимуллин бик гади тавыш белән, һичбер нәрсә булмагандай. Бу шулай булып чыкты ки, Зиннәт хәтта үзенең урынсызга ачыла язуына үкенә дә башлады.

«Әмма җүләр икән мин. Карап торсаң, чыннан да әйтерлек бернәрсә дә юк лабаса... Үз аягым белән үзем бәла эзләп йөрим икән мин... Менә сиңа телеңне тота белмәсәң...» дип эчтән генә үзен-үзе әче итеп тирги дә башлады.

Тагып бераз дәшмичә утырдылар. Бу минутлар Зиннәт өчен бик авыр булды. Хәлне төзәтергә чамалый башлады ул.

— Менә шулай, солдат белән начальник булып түгел, просто дуслар булып сөйләшәсе ишлә бит кайчакта,— диде ул тавышын үзгәртебрәк. Ләкин аның урыны-урыны белән калтыравыклы булып, ят булып чыгуы, тыңлаучыга түгел, үзенә дә нык сизелерлек иде. Шуннан соң, эчтән генә кулын селтәп алып, бер киткәч китә бирсен инде, дин ул тагын шундый сорау бирде: Әйтегез әле, ә менә сез миннән канәгатьме? Кәлимуллин моңа туры җавап бирүне кирәк дип тапмады. Дөресрәге, мондый сорауга шушы минутта аның нигезле җавабы хәзерләнмәгән иде.

— Сыерны мөгезеннән үк тотып алдым, дисең алайса, — диде ул. — Юк, иптәш сержант, иптәш Кәлимуллин. Зариф дус, сез туры сорауга туры җавап бирегез инде...

— Бирәм, бирәм, кыек сорауга да туры җавап бирергә өйрәнгән мин, дускай, — дип башлап киткән иде Кәлимуллин, ләкин, шулай да аның өзеп әйтәсе килми иде әле. Учакта ут кимеп, караңгылана башлады. Ирексездән тагын утны көйләү белән шөгыльләнергә мәҗбүр булды ул. Читтәрәк яткан чыбык-чабыкларны кызу күмер өстенә ташлады, алар башта бераз пыскып, әче төтен генә чыгарып тордылар, бер-ике минуттан соң гына «гөлт» итеп кабынып киттеләр дә, күнелле җитез ялкыннар ыргып, кызу яна башладылар.

Учак белән маташу Кәлимуллинга бераз уйланырга ирек бирде.

— Туры соравыңа туры җавап шул, дускай, — диде ул. — Мин синнән уртача гына канәгать. Ә инде уртачадан югары яки бич канәгатьләндерү — синең үз кулында.

— Кәкрерәк түгелме! соң бу җавап?

— Түгел. Әгәр сиңа шулап тоелса, аны үзең турайтып кабул ит. «Булмас болай, — дип эчтән генә уфтанып уйланды Зиннәт.

— Кәкере икәнен үзе дә күреп тора, ә сер бирми. Димәк, минем үз сүзләремнән, үз соравымның турылыгы шул чаклы гына...»

 — Ужин ашадыгызмы әле. иптәш сержант? — дип кинәт сорап куйды ул.

— Менә монысы туры сорау, — дип җавап кайтарды Кәлимуллин.

— Ашаганым юк әле. Часовойларны яңа гына карап-барлап кайткан идем.

— Минем дә ашаганым юк. Бик шәп. Хәзер без бу учакта барсын да булдырабыз иптәш сержант. Сез каршы түгелме?

— Әйбәт булыр. Тулы корсак белән йокларга яратам мин. Бигрәк тә ялда. Алар икәүләп аш-чәй хәзерли башладылар. Котелокта су бик тиз кайнап чыкты, капчыклардан берәр банка консерва, икмәк, шикәр, Кашык-кружкалар чыгарылды. Ут алдында җылыда, җир стеналарга сөялеп, әйбәт кенә ашап-эчеп алдылар.

— Минем Хәернисам әзерләгән аштай тәмле булды бу, — дип тирән сулап куйды Зиннәт.

 — Аштан сон җылы кочагы гына юк. Кәлимуллин аңа туры карап сорады:

— Бик сагындырамы?

— Бик, дускай, — диде Зиннәт. Ашап-эчүдән һәм учак җылысыннан ул тирли дә башлаган һәм, үзе дә сизмичә, изүләрен чишеп үк җибәргән иде.

— Сагындыра шул, — дип дәвам итте ул. — Ә аннан да бпгрәк Рөстәм сагындыра. Шундый печтеки, шундый матур, шундый үземә ошаганиде. Ул миннән бер генә айлык булып калган иде бит, ә хәзер инде тәпи-тәпи дә йөри торгандыр. Әх, күрәсе иде үзләрен!

Кәлимуллин аны бер сүзсез, бирелеп тыңлап торды.

— Күрербез, һичшиксез күрербез, — диде ул уйчан тавыш белән.

— Күрербезме икән соң? — дип, Зиннәт үзенең бу мәсьәләдә шикләнгәнлеген яшерә алмады.

«Әһә, менә кайда икән ул Зиннәткә тынычлык бирми торган ләгънәт орлык!» дип Калимуллин чак кына кычкырып әйтеп җибәрмәде. Ләкин үзен-үзе тотып калды. Зиннәткә туры карап сорау бирде ул:

Нигә күрмәскә ди? Бу соравына җавап алып өлгерә алмады— кайдадыр алда туплар, минометлар залпы яңгырап китте.

— Немецлар эше бу, — диде Кәлимуллин бераз тыңлап торгач. — Зерә юкка снарядлар, миналар әрәм итеп аталар шунда. Үз куркуларын бастырмакчылар шуның белән янәсе. Караңгы төннән бик куркалар бит алар. Ә без курыкмыйбыз, шулай бит.

— Нәрсәдән куркырга...

— Шулай шул. Ә алгы позициядә, атакага барганда бераз шүрли төшәсең син. Шул ягың ошамый миңа. Пиде бераз тынычлана башлаган Зиннәт сержантның бу сүзләреннән тагын да каушый төште.

— Нишләп алай дисез, иптәш сержант? Куркак түгелеп түгел мин. Просто үләсе килми. Кемнең үләсе килә соң? Бу сугышлардан исәп калып, балаларны кайтып күрәсе килә бит. Син үзең дә шәт... Семьяң бармы синең?

Шул арада һавада самолетлар гүелдәве ишетелеп, алар һаман якыная килделәр, һәр икесе колак салып тыңлый башладылар.

— Юк, монысы да куркырлык түгм,— диде Кәлимуллин. — Үзебезнекеләр бу. Тавышларыннан танырга әле һаман өйрәнеп җитмәдеңмни син? Тыңлап кара әле: безнекеләр шул. Разведкадан кайтып киләләр. Бүген — иртәгә яңадан кызу эш башланачак.

— Нинди эш ул? Секрет булмаса әйтеп бир әле.

— Алга баруның нинди секреты булсын, һөҗүм башлана. Елганы кичәргә кирәк.

— Алда беренче полк бар бит...

— Әйе шул. Тагын да дан алар кулында була дигән сүз. Ә без әзергә хәзер булып барырбыз инде шунда. Казанка елгасын бөкере күпер аша чыккандай булыр да калыр. Тик трамвае гына булмас.

Искә төшермә әле, дускай, шуларны. Сагыну ансыз да ярларыннан ташып чыккан...

Зиннәт турында Кәлимуллин моңа чаклы икенче төрлерәк уйлап йөргән икән. Мондый кирәксезгә уйчан, боек кешеләрне ул, тормыш белән аз кызыксыналар, дип, аннан тәм тапмыйлар, хәтта аңардан бизеп беткәннәр, дип карый иде. Ә менә Зиннәт, тышкы кыяфәте һәм үзен тотышы белән шулар роленә керә торган булса да, чынында алай булып чыкмады. Тормышлы артык яратучан булып чыкты түгелме соң әле ул?

Тирән, чуалчык фикерләргә артык бирелеп китүне яратмаучы, ачык акыллы кеше Кәлимуллин хәзер менә бу турыда ничектер элеккегә караганда бүтәнчәрәк уйлана башлады. Аның Казандагы үз гаиләсе, япь-яшь чибәр хатыны Зөлхәбирә, үзеннән сон туган, рәсеменә караганда курчак кебек матур булган кызы Роза искә төште. Ул аларны шулай еш кына хәтерли иде. Ләкин хәзерге рәвешчә түгел. Гадәттә, алар искә килеп төшкәндә Кәлимуллин аеруча тирән шатлык беләп тула, бөтен күңелсезлекәр, авырлыклар югалып китә, шатлыгы, рух күтәренкелеге йөзенә үк чыга һәм алар җитез, кыю хәрәкәтләрдә гәүдәләнә торган иде.

 Ә бу юлы? Ул ачуланган чырай белән Зиннәткә карап алды. Нишләргә соң аның беләп? Ярату, шашыну. Кемдә юк алар? Ике ир, ике ата... бергәләп сөйләшәсе иде менә. Кәлимуллин, күп уйлаганнан соң:

— Менә хәзер бу турыда, хатыннарыбыз, балаларыбыз турында сөйләтәбез инде силен беләп, — дип башлаган гына иде, нәкъ шул минутта связной йөгереп килде дә, аны рота командиры үзе янына ашыгыч чакырганлыгын әйтте.

Юл буе уйланып барды ул. Зөлхәбирә белән Роза аның күз алдына җанлы булып килеп бастылар. Бөтен эчке тойгылары, нечкә хисләре, татлы хыяллары, якты омтылышлары белән ул хәзер алар янында булып, алар белән бөтенләй бергә җушылып китте. Хәтта бара торгач Зиннәтне дә онытып җибәрде. Ә аның турында яңадан хәтерләгәндә инде аңа карата ачулы булмады ул.  

Кәлимуллин тик бернәрсәгә генә үкенде: Зиннәтнең эчендәге әшәке орлыкның кайдан, ничек килеп чыкканлыгын белде ул белүен, ләкин аңа шытып үсеп китәргә ирек бирмәү буенча бер адым да ясый алмады төсле. Бу юлы аның белән бер дә рәтләп сөйләшеп булмады. Ә бит Зиннәт, эт эчәгесе кебек тартып-сузып булса да, үзенең бөтен эчке серләрен ачып сала язган иде һәм Кәлимуллин да аның белән бик җитди итеп, моннан соң ул мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтмаслык итеп сөйләшмәкче иде. Менә, күр син, бер генә дә барып чыкмады бит. Ике йөрәк арасында күпер салына алмыйча калды бу юлы. Ул эш тагып алдагы көннәргә калды. Димәк, Зиннәт турындагы уйлар, аның өчен тынычсызланулар нигезле булган...

II

Билгеләнгән ял вакыты үтеп китмәгән иде әле. Ләкин полкта тынычсызлык артканнан-арта барды. Моның нигезле сәбәбе бар иде. Дошман позицияләренә һөҗүм башланды. Ләкин беренче омтылышлар көтелгән уңышны бирмәделәр. Дошман бик каты каршылык күрсәтте. Безнең гаскәрләребезнең алга бару темплары канәгатьләнерлек булмады.

Дошманны куа барып елганың көнбатыш ягына чыгу һәм анда плацдарм яулап алу бурычы беренче ясалган ударда үтелмичә калды. Безнең частьлар бары тик елга ярларына гына килеп чыктылар һәм бу районда бердәнбер кичү урыны булган күперне, дошманга шартлатырга ирек бирмичә, исән кплеш саклап кала алдылар. Шуннан соң безнекеләр кат-кат атакага ташландылар. Ләкин дошманның уты көчле булды. Атакалар уңьпп бирмәде.

Борчулы хәл шунда иде: дошман үзенең ут нокталарын hаман алмаштырып торды. Күзәтче-разведчпклар тарафыннан беренче тапкыр билгеләнгән ут нокталарына безнең артиллерия көчле ут ача, анда инде исән урын калмаган дип уйланыла. Шуннан соң атака башлана. Ә дошман уты, аеруча җанлы көчләргә каршы пулеметтан атулар, бөтенләй көтелмәгән икенче урыннардан ява башлый һәм безнең көчләргә алга барырга, елганы кичәргә ирек бирми. Бу ут нокталары төгәл билгеләнеп тагы юк ителә, ләкин шуннан соңгы чираттагы атака тагын да дошманның моңа кадәр билгеле булмаган өченче, дүртенче урыннардан ачып җибәргән көчле уты астына кала.

Сержант Зариф Кәлимуллин бу күңелсез хәбәрне беренчеләрдән булып икенче көнне үк ишетте. Чөнки ул соңгы атналарда бары тик шул бер Фикер белен генә, бүген-иртәгә елганың аръягында булу һәм һөҗүмне дәвам иттерү Фикере белән генә яши иде.

Нәкъ шушындый җаваплы сугышлар чорында үз полкларының ялга чыгуы аны шактый күңелсезләндергән дә иде. Шул сәбәпле, елганы башлап кичәргә тиеш булган полкның хәрәкәтләре белән ул гел таныш булып торды. Моның әчеп рәсми юлларны да, рәсми булмаганнарын да файдаланды ул. Һәм, ниһаять, ашыгыч рәвештә үзенә чакырткан рота командиры лейтенант Петров бу турыда аңа тулысынча сөйләп бирде. Мондый хәлдән бик тиз чыгарга, дошманның бу котырынган каршылыгын җимерергә кирәк иде һәм — шартларны нык өйрәнеп өлгергән командование кискен чаралар күрә башлады. Бурычны хәл итә алмаган, югалтулары шактый булган беренче полк артка күчерелде. Аның урынына ялга урнашкан икенче полкны китерделәр. Шулай итеп Кәлимуллиннар, ял срогы тулмастан элек үк, яңадан алгы позициягә, күпер алдына килеп бастылар.

III

Көз вакытындагыга бер дә охшамаганча, алсуланып таң атты. Офыктан, бик зур һәм кып-кызыл булып, кояш та күтәрелә башлады. Бөтен тирә-як тып-тын иде. Әйтерсең лә монда сугышның әсәре дә юк. Алдагы сихерле күперне Кәлимуллин шунда беренче тапкыр күрде. Гади генә бер күпер иде ул. Андый күперләрне Кәлимуллин сугыш башланганнан бирле үтелгән зур юлда, чигенү һәм һөҗүм юлларында, аз күрмәгән.

Казан Кремле янындагы бөкере күпергә төшкән үзе бераз. Шунлыктан, саклык белән генә бруствер өстенә күтәрелеп, күпергә беренче күз ташлау белән, Казандагы ул күпергә бәйләнгән үткәндәге истәлекләр апарта кинәт тулып таша башладылар.

Кәлимуллин, сугышка кадәр Кәҗә бистәсе артындагы заводларның берсендә Фрезеровщик булып эшли иде. Үзе шәһәр үзәгендә торганлыктан, бу күпер атна ул көненә ике тапкыр үтә иде.

Күпләр ул күпернең барлыгын да сизми булганнардыр. Чөнки ике ара трамвайда йөрелә. Ләкин Кәлимуллин өчен ул күпер гомергә онытылмаслык бер истәлек булып калган. Күңелле, ләззәтле истәлек.

Матур яз көннәренең берсе иде. Кар яңа гына эреп беткән. Ә кырлар, болыннар яшел хәтфә белән төренергә дә өлгергәннәр инде, һәр ел саен бер тапкыр бәхетле яшьлек чорын кичерә торган табигать көннән-көн матурлануга таба бара. Кәлимуллин да ул чакта яшь иде әле Хәер, хәзер дә карт түгел әле ул. Аңа нибары утыз яшь кенә. Ләкин ул чакта әле өйләнмәгән яшь егет иде ул.

Зөлхәбирә дә тугызынчы классны гына тәмамлап килә иде. Алар шул язда беренче тапкыр саф мәхәббәт белән исерделәр. Якшәмбе көн иде. Хәтердә мәңгегә сакланып калган ул яз көннәрендә һәр якшәмбе саен алар, ике яшь култыклашып, карт Кремль стеналары буйлата йөрергә гадәтләнеп киткәннәр иде. Ләкин ул якшәмбе бер генә булды. Ул көнне алар, куркынычлы — сәер вакыйгалардан соң, бер-берсенә беренче тапкыр, «Сөям сине!» диделәр.

Зөлхәбирә белән аны мәңгелек дус иткән ул бер көн турындагы онытылмас истәлекләр, бөтен тулылыгы һәм үзенчәлекле матурлыгы белән, Зарифның башында хәзер тагын бер тапкыр бик кыска секундлар эчендә җайланып үтеп киттеләр. Болай булган иде ул. Үзәк музейда картиналар бүлегенә яңа куелган экспонатларны карап чыктылар да, бер сүзсез, үзеннән-үзе аңлашылгандай. Кремльгә таба атладылар. Үзләре кебек үк ял завыкына бирелгән хадык төркеменә ияреп, ак стеналар буйлата сулъякка борылып киттеләр. Күңелләр бәйрәмчә күтәренке иде. Алар тигез сукмаклар буйлата түгел, ә җипиңел булып, һаман югарыга күтәрелә баралар төсле тойдылар үзләрен. Хәтта тышкы чын күренеш тә моны раслый кебек, иде. Чөнки, алар алга атлаган саен, сулъяктагы урам түбәнгә төшә бара, күз алдында ачылган киң манзара да, аңа кушылып, шулай ук түбән төшә бара иде.

Кремльнең аргы башына җиткәч алар чыннан да биек һәм текә тау башында булып чыктылар. Түбәндә бөтен тирә-якка бик матур һәм төрле күренешләр ачыла Аяк астында әле бозлардай әрчелеп җитмәгән Казанка елгасы ага.

Аннан ары яшел болын җәелеп ята. Кремль төбендәге күпердән башланып, болынны нәкъ уртага бүлеп, туп-туры булып сузылган дамба, еракта ничектер үзенчәлекле матур булып күренә торгап вак-вак өйләрдән торган Кози бистәсенә барып терәлә. Уңъякта еракта яшел урман һәм сулъякта — шәһәр йортларының калай түбәләре, алар артында тагын болынның, ә арыракта — Идел һәм аның каршы яктагы текә ярлары...

Стенага сөялеп, бөтен тирә-якка озак карап тордылар алар, һәрвакыт сүзчән булган бу ике яшь кеше ул сәгатьләрне бөтенләй диярлек дәшмичә үткәрделәр. Алар алдында берничә шаян яшүсмер һәм шулдый ук шат күңелле олы яшьтәге берничә кеше үз-үзләрен онытып шаяралар, күтәренке тавыш белән дулкынланып сөйләшәләр, кычкырып көлешәләр, мактарлык тавышлары булмаса да җырлап җибәргән булалар.

Шул арада каяндыр килеп чыккан бер гармоньчы егет, кыңгырауларлы бөтен көчкә чыңлатып, көй артыннан көй сыздыра башлады. Аңа кушылып җырлаучылар да, бию көе уйлаганда тузан туздырып кул чаба-чаба биючеләр дә табылды. Зарифка да, Зөлхәбирәгә дә тынсыз калу ничектер уңайсыз булып китте. Алар, оеп калган урыннарыннан кинәт калгынып киткән төсле, бер-беренә карап тирән сулап елмаештылар да, тирә-юньдәге чиксез күңеллелек эчелә чумып югалдылар.

Зариф, бер дә кирәксезгә ашкына-талпына, башына беренче туры килгән ниндидер истәлекләрне кыска гына итеп сөйләп ташлады. Зөлхәбирәгә алар искиткеч кызык һәм сәер булып тоелдылар.

Икесе дә берьюлы, үз тирәләрендәге шау-шуны каплап китәрдәй итеп, шаркылдап көлештеләр. Зөлхәбирә «Галиябану» көен сузып җибәрде. Аның җырлавы Галия Кайбицкая җырыннан да әйбәтрәк булып тоелды Зарифка. Ул, үзен театр залындагыдай хис итеп, бөтен көчкә кул чапты. Зөлхәбирә дә, аны-моны уйлап тормастан, аңа кушылып үзе дә кул чаба башлады.

Зариф, башыннан кепкасын алып, һавага чөеп җибәpде. Уңышсызрак селтәдеме ул кулы белән, әллә җил гаепле булдымы — җиңел, соры кепка һавада бөтәрләнеп-бөтәрләнеп әйләнде дә, кул җптмәслек тау кырыена ук төшеп, түбәнгә тәгәрәп тә китте. Нәкъ шушы гына җитмәгәндәй, Зариф үзе дә кепка артыннан түбәнгә ташланды.

Кепка бик урынлы сылтау булып чыкты: Зариф үзенең нинди яхшы физкультурник икәнен Зөлхәбирәгә күрсәтергә ашыкты. Күрсәтерлек тә бар иде монда.

Тау бу урында текә кыядай булып тора. Зариф башта аяк үрә сикергәләп төште. Соңра мәтәлчек атылып китте. Югарыдагыларга тагын да кызыграк булсын дип, юри, «Ай, харап булдым, коткарыгыз!» дип кычкыргаланды. Аннары бик тиз тураеп, очып баргап коштан кул-аякларын җәеп, чак кына чүгәләп, шуып барды. Ялт итеп борылып, аяк очларында гына арты белән шуды. Бик кыска вакыт эчендә тагын әллә нинди фигуралар эшләп бетерде һәм, бер гепә тапкыр да егылмый-сөртенми, күз ачып йомганчы аска ук төшен җитте дә, шәм кебек туры итеп аякларына басты. Чак кына читкәрәк тайпылган кепканы, узыл ук киткән иде ул.

Аны каршылап тотып алырга дип башын күтәргән генә иде — искиткеч гаҗәпләпүле куркудан аяк өстендә чак басып кала алды: югарыдан Зөлхәбирә төшеп килә иде...

Зариф үз күзләренә үзе ышанмады. Бу нинди акылсызлык, башсызлык! Әнә ул егылды, бәргәләнеп тәгәри башлады. Ах, имгәнә, хәрап була бит...

Зарифны коточкыч курку биләп алды. Бөтен көчкә алга ташланды ул, ләкин югарыдан төшү ничаклы җиңел булса, кире үрмәләү мөмкин булмаслык авыр булды. Ул чирәмнәргә ябышып менәргә азапланды. Ләкин алар, авырлыкны күтәрә алмыйча, тамырлары белән кубып чыгалар иде. Зарифның җан азабы белән бәргәләнеп маташуларыннан бернәрсә дә барып чыкмады. Ул арада тәгәрәп төшеп җиткән Зөлхәбирә Зарифның каршылап торган кочагына ук килеп тә керде. Бөтен авырлык белән күкрәккә килеп бәрелүдән Зариф чалкан авып китә язды. Зөлхәбирә аяк өстендә басып торырлык хәлдә түгел иде. Ул башын бер-ике чайкады да, хәлсезләнеп, Зарифның кулларына ауды. Йөрәге еш тибә, йөзе агарган иде аның, сулыш алуы торган саен авырая барды. Күзләре йомылды. Бөтен барлыкны тетрәтердәй куркыныч булып китте Зарифка. Ул, үзенә үзе хисап бирмәстән, калтыраган куллары белән аның тузгынан чәчләрен сыйпый, тузанлангaн битләрен, сикергәлән торган күз кабакларын, кызу маңлаен үбә, төпләрен капшый.

«Кай җирең авырта, җаным, имгәнмәдеңме?..» дип пышылдап кабатлый үзе. Юк, имгәнгән урыны күренми төсле...

Ниһаять, яңа гына аңына килгәндәй, Зөлхәбирәне шул басып торган урында ук әкрен генә җиргә утыртты, үзе дә янәшә утырып, Зөлхәбирәнең башын уңайлап үз җилкәсенә куйды да, аны кочаклап тотып торды.

— Зөлхәбирә! Зөлхәбирә!—дип дәште ул куркынган калтыравыклы тавыш белән. Зөлхәбирә, сүзсез генә, күзләрен ачып аңа карады.

Елмаерга теләде ул. Әнә, елмая.

Зариф, шатлыгыннан, аны кысып алып үбәргә тотынды. Шунда Зөлхәбирә әкрен генә һушына килә башлады. Куркыныч төш күреп уянгандай, кинәт калтыранып сикереп торды ул. Бик эшлекле рәвештә киемнәрендәге тузаннарны кага башлады, Зариф, инде оялып, башын түбән иде дә, бераз вакыт җиргә карап торды...

Берничә минуттан сон инде алар алга атлап киттеләр. Зариф, бик саклык һәм тыйнаклык белән генә, Зөлхәбирәне култыклап алды. Бераздан алар күпер өстендә иделәр инде. Урталыкта туктап, яндагы киртәләргә таяндылар. Алар бер-беренә карап алалар да, тирән сулап куялар. Ә сүз юк, һәр икесе үзләрен бер-бере алдында зур гаеплеләрдәй хис иттеләр. Эчтән янып көйделәр алар. Булып үткән хәлне бер-беренә аңлатасы, бер-бере алдында акланасы килде аларның. Ләкин эчтәге тирән кичерешләрне аңлатып бирердәй сүз таба алмадылар.

Зөлхәбирә, башын аска иеп, суга карады. Нәрсә турында уйлый икән ул? — моны Зарифның бик беләсе килде.

— Әнә, — диде Зөлхәбирә бераздан соң, чак ишетелерлек, бик зәгыйфь тавыш белән, — ... өч кисәк боз килә... А

ның тавышы шулай чыкты ки, Зариф, саташамы әллә бу, дип куркынып, башта, сиздермичә генә. Зөлхәбирәнең йөзенә, күзләренә карады. Шуннан соң гына алга, Зөлхәбирәнең моңсулы күзләре юнәлгән су өстенә текәлде. Анда, чыннан да, аерым өч боз кисәге, бер-берсе белән узышкандай, агып килә иделәр. Аларның берсе бик зур һәм, кулдан чабып эшләнгән кебек, тигез дүрт кырлы иде. Икенчесе — аннан кечерәге—«с» хәрефенә ошый төшкән ярым түгәрәк формада һәм өченчесе — туры, озынча иде.

— ... Шуларның берсен юрадым мин, — диде Зөлхәбирә.

— Я, әйтеп кара, дөрескә чыгармы икән.

 Зөлхәбирәнең юравы турында күп уйлап тормады Зариф. Аның телгә килүе, бу авыр минутларны җанландырып җибәрүе шатландырды.

— Әнә, уртадагысы, дүрт кырлысы, — диде ул, һәм, җавап көтеп, Зөлхәбирәнең күзләренә туры карап калды. Ләкин җавап булмады. Зөлхәбирәнең йөзендә бары тик чак кына сизелерлек елмаю сызыклары гына чагылып киттеләр.

— Я, әйт инде, дөресме? Шунысын юраган идеңме?—дип дулкынланып кабат сорады.

Зөлхәбирә, бер сүз дә әйтмичә, «әйе» дигәнне аңлатып, башын гына иеп алды.

Ә нәрсәгә юраган идең?

Тагын да авыр тынлык урнашты. Күпмегә сузылгандыр бу тынлык — әйтүе кыен. Алар һичбер сүзсез, вакыт-вакыт тирән сулап, суга, агып килә торган бозларга байтак карап тордылар.

Зарифның Зөлхәбирәгә бер сорау, бары тик бер генә сорау бирәсе килде. Ләкин моңа батырчылык итмәде ул.

Шулай сүзсез үткән күпмедер вакыттан соң иң элек Зөлхәбирә күтәрелде дә, Зарифка карады. Зариф аның күзләрендә дә шундый ук сорау билгеләре янганын күрде. Зөлхәбирә, күзләрен уңъяктагы Кремль тавына күчереп:

— Кара әле, нинди биек, текә икән ул! — диде дә, баскан урынында чайкала төшеп башын тотты.

— Карауга ук, баш әйләнә...

— Шулай икән шул, — диде Зариф, булып үткән куркыныч хәлне яңадан күз алдына китереп.

Ул тагын да дулкынлана башлады, йөрәк тибеше тагын да ешайды.

Ни өчен син шулай эшләдең? — дип сорады Зариф, тирән эчтән чыккан үкенечле, ялкынлы тавыш белән. — Ни өчен сип шулай эшләдең? — дип шул ук сорауны бирде аңа Зөлхәбирә дә, шундый ук әкрен, тынычсыз тавыш белән.

— Сине бик яратканга, — дпп җавап бирде Зариф, аңлатып бирә алмасын куркынулы дулкынланып.

 Аның белән бер үк вакытта диярлек Зөлхәбирә дә, сорауга җавап итеп, шул ук сүзләрне кабатлады:

— Сине бик яратканга.

Алар гомердә бер генә тапкыр була торган бу сәгадәтьле минутларда, бөтен тирә-якны онытып, дөньяда бары тик Икәү үзләре генә яшәгәндәй, бер-беренең кочакларына атылдылар һәм, үзара йотышырдай булып, көчле үбештеләр...

— Иптәш сержант, башыгызны чак кына түбәп иегез, күреп калулары бар, — диде кемдер берәү астан.

Бу — аның янына килен җиткән сугышчы Зиннәт иде. Зариф аны күрмәде дә, аның сүзләрен ишетмәде дә төсле.

— Менә шушы күпер инде ул... — дип башлаган иде, сүзен әйтеп бетермәде. — Әйе, шул үзе икән, — диде Зиннәт аңа кушылып, — Гади генә күпер икәп үзе.

— ... Менә шул күпер инде безнең яшь тормыш белән бәйләнгән, — дип дәвам итте Зариф. — Һич тә гади күпер түгел ул. Искиткеч матур үткәнебез дә, аннан да матуррак киләчәгебез дә аңа ничек нык бәйләнгән... Ике тормышны бергә тоташтырган сөекле күпер... Күпер.

— Шулай да башыгызны бераз ия төшәргә кирәк, — диде Зиннәт тагын да. Зариф, аны яңа гына ишеткәндәй, бер калгыпып алды да, түбәнгә төшеп, Зиннәт белән янәшәгә, траншея төбенә чүгәләде.

Нәкъ шул секундта аларның баш очыннан бер пуля выжылдап үтте.

Әнә, әйттем бит, — диде Зиннәт, тавышын күтәреберәк. — Снайперлары күреп алды ахры...

Зариф бернәрсәгә дә игътибар итмәде.

— Әйе, — диде ул, Зиннәткә туры карап. — Галәмәт күпер бу. Текә тау кадәр үк куркыныч та түгел үзе. Шулай бит?

Инде бернәрсә дә аңламый башлаган Зиннәт:

— Шулай шул, — дип мыгырданып кына алды. Зариф, сузылып киткән траншея буйлата алга карап:

— Синең беләп дә аңлашырбыз, дускай, — дип аны тынычландырырга тырышты. — Сөйләшербез әле. Бик еракта артта калган күпер турында да, менә бик якындагы бу алдыбыздагысы турында да күп итеп сөйләшәсе килә синең белән. Тик хәзер вакыт кына юк. Бу могъҗизалы күперне дә кичәргә кирәк. Өйгә, җанкашларыбыз, бәбәйләребез янына шулай күперләр аша гына кайтырбыз инде без синең белән. Аңлыйсыңмы? Ничего, аңларсың, безнең ике арада да күпер салыныр әле.

IV

Сугыш кырын караңгы төн пәрдәсе каплаган. Тик вакыт-вакыт һәр ике яктан да һавага чөелә торган кызыл, зәңгәр ракеталар гына тирә-якны яктырткалап алалар.

Сугышчыларның күпчелеге йоклый. Кызу эш алдыннан аларга шулай ял кирәк. Бары тпк часовойлар, алдагы дозорлар, секретлар гына төннәрне йокысыз үткәрәләр. Үз блиндажында рота командиры лейтенант Петров та йокламый. Күпер йоклатмый, алда ничек итеп аңы кичү турында уйлау йоклатмый аны.

Урыныннан күтәрелә дә, йөреп китә ул. Башта тар блиндаж эчендә генә арлы-бирле йөри. Шуннан соң траншеялар буйлап взводларга, отделениеләргә китә. Кәлимуллиннар янына килеп чыкты ул. Землянка эче тын. Часовойдан башкалары һәммәсе дә көнләшерлек тәмле йокыда. Ара- тирә хырылдаган тавышлар да ишетелә. Бәләкәй өстәл өстендә сукыр лампа яна. Тимер мичтәге күмерләр сүнеп баралар инде. Петров килеп керү белән Кәлимуллин башын күтәрде.

Нигә бу вакытта йокламыйча ятасың син?—дип сорады аңардан Петров. — Бу араларда йокы качып тора әле, иптәш лейтенант, — диде Зариф әкрен тавыш белән, йоклаучыларны уятмаска тырышып, — уйланып ята идем. Карт кремльле яшь Казаным турында, ерактагы якыннарым турьшда, усаллыкка, үпкәләүгә ярлы, хисләргә, акылга бай хатыным турьшда, зур булып үсәсе бәләкәй кызым турында уйланып ята идем әле.

— Ә күпер турында? — дип кинәт сорап куйды яшь лейтенант, олы булып күренү өчен үстереп җибәргән мыегына ябышып. Калимуллин аңа таба салмак кына атлап:

— Сорап торасыз тагы, иптәш лейтенант, — диде, шулай ук салмак тавыш белән.

— Ул күпер булмаса бу уйлар да булмас иде миндә. Главные — шул күпер инде...

— Ә, ярый алайса, — диде лейтенант бераз тынычланып.

— Давай ул турыда менә бергә уйлашыйк. Юкса мин гел шул Казаның, якыннарың турында гына уйлыйсыңмы әллә дпп торам. Синең Казаның гына түгел, минем Донбассым да бик еракта калдылар шул инде хәзер. Кәлимуллин тимер печь янына килеп, аңа элек бераз кәгазь һәм коры чыра кисәкләре салды. Бер-ике өрү белән алар, инде сүнә башлаган күмердән гөлт итеп кабынып киттеләр дә, дөрләп яна башладылар. Шуннан соң алар өстенә ташкүмер өеп печүнең авызын япты.

— Әйе шул, иптәш лейтенант, — диде Кәлимуллин, — туган-үскән илләребез хәзер чыннан да бик еракта калдылар. Ә бит алар ерагайган саен якыная баралар үзләре. Күрешү сәгатьләре якыная дим. Аларны бөтенләй якынайту өчен безгә тагын да еракка китәргә кирәк.

Лейтенант Петров, бу хакыйгатьне беренче ишетүе булмаса да, кәефләнеп, җанланып китте.

— Молодец син, Кәлимуллин! — диде ул. — Гомумән сез татарлар әйбәт, батыр халык. Сезнең агай-энеләр безнең Донбасста да күп иде. Татарлар белән эшләве дә, сугышуы да күңелле.

 — Ә менә хәзер шушы бер күпергә төртелеп калдык, имеш, — диде Кәлимуллин. — Әдәм көлкесе бит бу. Оборонага күчмик тагы шунда. Яратмыйм мин шул оборона дигәннәрен. Күперне кичәргә дә, һөҗүмне дәвам итәргә кирәк. Без үзебез һөҗүмне яратабыз. Ә оборона... юк. Тукта әле, нәрсә соң ул оборона? Наступлениене бездә, мәсәлән, һөҗүм дип атыйлар, ә оборона?

Андый сүз дә юк бездә бөтенләй. Сөйләшә торгач үзеннән-үзе кинәт килеп чылкзн бу үткер сүзләр, тапкыр фикерләр Петровка гына түгел. Кәлимуллинның үзенә дә бик ошап киттеләр. Алар шатлык белән елмайдылар.

Һөҗүм тукталмас, әлбәттә,—диде Петров. — Елганы кичәрбез дә алга китәрбез, бәлки туктаусыз Берлинга да барып җитәрбез. Ә менә ничек иттереп югалтуларсыз кичәргә елганы бу күпер аша? Менә мин бернәрсә турын та уйлап йөрим әле. План. Шуны бергәләп тикшерик әле...

Сезнең отделение моны башкара алыр дип уйлыйм. — Менә нәрсә, иптәш лейтенант, — диде Калимуллин аны бүлеп. — Минем башта бер план хәзерләнеп җитте инде. Күпер дигәндә мин бөтенесенә хәзер. Чөнки минем тормышымда ул күпер дигән нәрсә үзенә аерым бер урын тота. Бер буш вакытта сөйләрмен әле. Әлегә вакыт юк бит, күперне кичәргә кирәк. Шунда ул, күперне кичү атакасын башлауга чаклы, дошманның оста яшергән ут нокталарын ничек итеп ачып салырга һәм аларны бастырырга, бу операцияне шулай югалтуларсыз ничек үткәрергә кирәклек турында үз планын һәм тәкъдимен Петровка сөйләп бирде. Аның бу тәкъдименә Петров башта ничек дип бәя бирергә дә белмәде. Шаярып түгел, бәлки бик җитди төстә ясалган бу тәкъдим турында бераз уйлап торды да, соңра каршы төште.

— Юк, — диде ул, — мин сезне җибәрә алмыйм.

Ни өчен?

 — Сезнең үзегезне югалтуы кызганыч.

— Юн сүз сөйлисез, иптәш лейтенант.

Ничек инде юк сүз булсын? Көпә-көндез сез туп-туры атлап барасыз. Шунда сезнең өстегезгә төрле яктан пулеметтай сиптерәләр. Исән калырмын дип уйлыйсызмыни?

— Шикләнмим дә. Чөнки күпер белән минем бөтен тормышым, бәхетле яшәвем бәйләнгән. Ә инде үлә калсам...

— Юк, — дип өзеп куйды Петров.

— Икенче юлын табарбыз. Ә сезнең хатыныгыз, балагыз янына кайтасы бар әле. Кәлимуллин, онытыла язып, кыза башлады:

 — Менә, менә, шуның өчен дә мин үзем барырга телим ич, диде ул дулкынланып.

— Мин һәрвакыт алга барганда гына алар янына тиз кайтып җитә алам. Казан артта түгел, алда ул, иптәш лейтенант. Ә сезгә ярамый да ярамый. Авыр хәлне исегезгә төшергәнем өчен ачуланмагыз.

Макеевкада немецлар сезнең карт әткә һәм әнкәгезне үтереп, бөтен гаиләгезне туздырганнар икән, аның каравы сез үзегез әле өйләнмәгән яшь егет ләбаса. Үз җирләрегезгә кайтып, әйбәтләп өйләнеп, бала-чагалы булып гаилә корасыгыз, минем кебек бәхетле буласыгыз бар әле сезнең. Ә минем өчен борчылмагыз.

Мин бәхетле йолдыз астында туган, шушындый күперләр аша үтеп шатлыклы тормышка ирешкән кеше. Аннары, сугышта тәвәккәллексез булмый инде ул. Кара әле, сев мине куркаклардан санамыйсыздыр бит... Алар тагып-озак сөйләштеләр. Сукыр лампаның яктылыгы бөтенләй тоныкланган, иде инде. Апыц филтәсен бераз күтәреп куйдылар. Землянка эче яктырыбрак китте. Күмере янып бетеп уты сүнгән печь суынып та өлгергән иде. Аны яңадан ягып тормадылар, чөнки көне буе һәм төннең дә күп өлеше эзлексез ягылып торганга хәзер землянка эче хәтта эсселәнеп тә киткәп.

Петровның күзәтүчән күзләре якында гына йоклан яткан бер сугышчының мацлаенда тир бөртекләрен да күреп алдылар. Аргы почмактагы бер сугышчы уянып, торын утырды да, тәмәке тарта башлады. Петров китәргә кузгалды.

— Ярый, иртәгә,—диде ул.

— Юк, бүген, — дпде Кәлимуллин елмаеп. Чөнки таң якынлашып килә иде инде.

V

Бетмәс-төкәнмәс энергияле, барлык эшне бик кызу тотучан рота командиры лейтенант Петров күперне кичү буенча Кәлимуллин ясаган оригиналь тәкъдим турында полк командиры белән сөйләшеп тә өлгергән иде инде. Батыр, кыю Кәлимуллинны якынлап танып яхшы белгән полковник моңа каршы килмәде. Шуннан соңгы вакыйгалар ничектер яшен тизлеге белән үтеп киттеләр. Күперне теге якта саклап торучы бәләкәй группа немецлар, Кәлимуллинның планы буенча, тавыш-тынсыз юк ителделәр. Шуннан соң ул, хатыны Зөлхәбирә һәм кызы Розаның фото-рәсемнәрен күкрәк кесәсенә тыкты да, бернәрсә дә булмагандай, эчке дулкынлануын нык яшерен, тыныч вакытта Казан Кремле янындагы күпер аша чыккандай, бөтен буйга басын, әкрен генә атлап алга китте.

Күпергә кадәр бик әйбәт барды ул. Ләкин, күпер уртасына җиткәч тә, каяндыр алдан пулемет тыкылдый башлады. Аның яныннан дошманның беренче пулялары сызгырып үттеләр. Ул җиргә ятты. Бераздан торып алга китте. Тагын ятты, шуып барды. Тагын торды, тагын алга китте. Күпер артта калды инде. Дошман позицияләреннән әле аппан әле моннан пулемет уты ачыла. Алар тыкылдый башлау белән безнең батареялар көчле ут ачып аларны бастыра торалар. Ә Кәлимуллин, әле башланып, әле тукталып кала торган пулялар яңгыры эчендә, бер ятып, бер торып, алга таба бара да бара.

Пуляларның берсе аның башындагы фуражкасының козырегын ук сындырып алды. Ул, тпз генә җиргә ятып, кызып киткән маңлаеп ак яулык белән сөрткәләде дә, «Ничего, баш псәп калса башка кияргә табылыр иде әле» диде эчтән генә. Аның күзләре алга текәлгән. Анда ул даладай киң арыш кырын күрә.

«Эх, менә кайда икән ул һөҗүм өчен оператив киңлек!» дип уйланып алды. Ә колаклары арттагы тавышларны гына тыңлыйлар. Аннан туплар гөрселди, һәрбер артиллерия залны саен тирә-яктагы пуля яңгыры кимегәннән-кими бара. Күпердән чыгып ул байтак еракка китте инде. Аның күзләре һәм колаклары бартал, саен үткенләнә төштеләр. Дошман миналарына бәрелүдән нык сакланып атлады. Ә колаклар туп тавышларыннан туеп беткәннәр иде инде. Ниһаять, арттан, аның киеренкелек беләп көткән тавышы куәтле яңгырап китте:

— Ура! Рота атакага ташланды. Калимуллин, борылып карамаса да, күрә: аның сугышчылары, бөтен тирә-якны «ура» тавышы беләп тетрәтеп, чабып киләләр. Менә алар күпергә җиттеләр, менә аны кичеп чыктылар. Менә киң кырга җәелеп чабалар, менә алар Кәлимуллинга якынайганнан якыная баралар...

— Җитәрдер ахры, — диде дә ул үз алдына тирән канәгатьләнү белән, каршыдагы чокырга төшеп ятты. Шунда кинәт ул үзендә аңлашылмаслык нык арыганлык сизде. Әйтерсең лә, чамасыз авыр йөк күтәреп, дистәләрчә километр туктаусыз чабып үткән. Зур снаряд ясаган бу чокыр тирән һәм киң иде.

Бөтен буыннарын бушатып, күккә карап, чалкан ятты ул. «Кара әле, тәки исәп калдым бит әй!» дип, үз-үзенә гаҗәпләнеп, тәннәрен капшый башлады. Искиткеч рәхәт булып китте аңа бу минутларда. Күзләрен зур ачып, төпсез югарылыкка карады. Күк нинди матур, киң, мәһабәт. Ул аны бүген гомердә беренче тапкыр күргәндәй булды.

 Әнә анда аерым ак болыт кисәкләре йөзәләр. Кайчандыр Зөлхәбирә белән бергә күпердән күзәтеп торган Казанкадагы бәз кисәкләрен хәтерләттеләр алар.

«Әнә, өч кисәк боз агып килә, юрадым, әйт...».

Ул чакта Зөлхәбирә «Бергә булырбызмы, юкмы» дип юраган булган икән. Мин дүрт кырлысын күрсәткән идем, ул «әйе» дип башын игән иде. Акыллы-хәйләкәр булып чыкты ул Зөлхәбирәкәй: Мине ялгыштырмас өчен, үз теләге эшкә ашсын өчен, ул бозларны аерым-аерым итеп өчесен дә берьюлы булган икән...

Кәлимуллин, күк йөзенә карап, сугыш турында бөтенләй онытып, татлы, ләззәтле уйлар диңгезенә керен чумган, аның йомшак дулкыннары өстенә чалкан ятып чайкала иде. Бу рәхәттән ул тулысынча ләззәтләнеп тә өлгерә алмады, аның янына чокырга бик таныш бер сугышчы килеп төште.

Тукта, кем соң бу? Ул, күзләрен бер ачып, бер йомып, аңа карады.

— Зиннәт! — дип кычкырып җибәрде ул. Зиннәт аңа:

— Әйе, мин бу, иптәш сержант, — дип тыныч кына җавап кайтарды. Кәлимуллин, бик тиз күтәрелеп, артка карады. Атакага ташланып чабып баручы сугышчылар монда килеп җитмәгәннәр иде әле. Димәк, Зиннәт алдан ук, Кәлимуллинның эзенә басып ук килгән,

— Гафу итегез, иптәш сержант, — диде ул, үзенә туры карап гаҗәпләнеп калган Кәлимуллинга.

— Сезгә юнәлдерелгән пуляларның бер өлешен үземә каратып, артыгыздан ук ияреп килдем мин...

— Тукта... ничек алай ул?..

— Кәлимуллин кызу итеп кулы белән маңлаен уа башлады.

— Шулай булды инде, — дип аңлатырга тырышты Зиннәт.

— Минем дә бит сезнеке төсле үк яшь. чибәр, акыллы хатыным бар. Бәлки әле минем Хәернисам сезнең Зөлхәбирәдән дә чибәррәк һәм акыллырактыр, кем белә бит. Минем дә сезнеке кебек үк зур үсәсе бәләкәй улым бар. Ә аларга килгәндә, минем Рөстәм сезнең Розадан зуррак та зуррак инде. Шул менә, минем дә яшисем килә, алар янына тизрәк исән-сау әйләнеп кайтасым килә. Ә күпер алдында тик кенә ятсак, өйгә кайчан кайтыр идек соң сез? Куркак булып, үлеп каласы килмәгәнгә шулай эшләдем инде... Ә инде үлә калсам...

Кәлимуллин, тирән сокланып, Зиннәткә бераз карап торды. Ул үземә бу?

— Кара әле, чыннан да син үзең бит бу, җанкаем!

— Әйе инде, үзем шул, — диде Зиннәт. — Минем дә йокысыз төн иде ул. Гаепкә алмагыз: лейтенант белән сөйләшкәннәрегезнең һәммәсен дә ишетеп яткан идем бит мин... Зиннәт сүзләрен әйтеп бетерүгә алар икесе дә чокыр төбендә яткан килеш кочаклашып ауный-ауный үбештеләр, үбешә-үбешә аунадылар.

— Әф!—дип тәмләп иреннәрен сөртен алды да Зиннәт, өстәп куйды:

—Тиз арада исән-сау кайтып шулай, сиңа — Зөлхәбирәң белән, миңа — Хәернисам белән кочаклашып үбешергә насыйп итсен инде.

— Менә нинди молодец булып чыктың бит син, әй, суккин сын дип әйтимме, — диде Кәлимуллин аның ботына сугып.

— Кара әле, таки икебез дә исәп бит! Моның өчен, кайткач кунакка чакырып, бер литрны куясың инде.

 — Берне түгел, икене дә куям, — диде Зиннәт, авызы колакларына җитәрдәй елмаеп. — Зөлхәбирә белән Розаны да алып килергә онытма, кара.

Әйтеп бетергесез җиңел һәм рәхәт булып китте Кәлимуллинга. Бөтенесеннән тыш ул тагын бернәрсәгә шатланды: аның өстеннән искиткеч зур бер эш төште. Зиннәт белән сөйләшү өчен никадәр көч түгәргә кирәк иде бит. Әллә нинди тирән фәлсәфәләргә дә кереп китәргә җыенган иде ул. Анда буталып бетүдән дә, ничектер көткәнчә барып чыкмасыннан да, үзенең бөтен уйлаганнарын Зиннәткә тиешенчә аңлатып бирә алмасыннан да курка төшә иде.

Әйтеп тә торасы юк, азап эш иде инде бу. Ә менә хәзер боларның берсенең дә һич тә кирәге юк булып калды...

Ничек соң әле бу шулай бик тиз, җиңел һәм бер дә көтмәстән килеп чыкты? дип гаҗәпләнде Кәлимуллин. — Безнең бу күпер дә булды, ура! — дип кычкырып җибәрде ул Зиннәткә карап, һәм чокырдан сикереп чыкты.

— Әйе, әйе, бу күпер дә безнеке булды,— диде дә Зиннәт, шулай ук «ура» кычкырып, Кәлимуллин артыннан ташланды. Бу вакытта сугышчылар байтак алга китеп барганнар иде инде. Үз взводларын куып җитү өчен алар бөтен көчкә чабарга туры килде.

Январь-февраль, 1945 ел