ГАЛИ ХУҖИЕВ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Июнь төне Карпат күгендә.
Йолдыз яуган Прут суына.
Өмет яши солдат күңлендә
Чулпан булып якты уяна.
Ул һәркайда: ярдәм кирәксә,
Яралының башы очында,
Һәрбер өйдә, һәрбер йөрәктә,
Һәммәбезнең һәрбер дустында.
Елга ага, кыя ярларын
Кага аның чуер ташлары.
Җәй дә карлы Карпат таулары
Болытларга сузган башларын.
Шул хис белән ташка суксам да,
Сынмый минем булат кылычым,
Ни кичерсәм, кайда булсам да,
Тоям аның йөрәк җылысын.
Һөҗүм кызар тагын бу таңны,
Каплар җирне туплар төтене...
Мин хис итәм: Кремль куранты
Суга берне, суга икене.
Ул һәркайда: бозлы котыпта,
Балтыйкта һәм Идел ярында,
Ул сугышта, Генерал һәм
Ул һәркайда: кырда, заводта,
Академиянең якты залында,
Кайгыртучы кирәк вакытта
Ул баламның бишек янында.
Без һәрвакыт шулай юандык,
Шул уй беләп яттык йокыга һәм
Тормыш булып менә бүген дә
Кече күчә безнең йөрәккә,
Илтә безне шулай һөҗүмдә
Кояш булып кабыныр теләккә.
Ә Сталин һаман йокламый,
Ул йокламый, аның эше күп,
Ул — һәркемнең өмет-хыялын
Якты һәм чын иткән кеше бит.
Ул да бездәй соры
Аягында солдат итеге,
Чыгармасаң
Авыр юлны шинельдән,
аны күңелдән, җиңел үтүе.
Академик, солдат һәм эшче —
Һәркем аны шулай хис итә:
Уен-хисен, кайгы-сөенечен
Бүлешүче якын дус итә.
Шул һәр хис белән кердек без утка,
Шул хис белән кичтек суларны,
Шул хис белән уздык сугышта
Сынаудан авыр сынауны.
Авыр походта солдат янында,
булып керә йортыда, —
шул ук уй белән уяндык.
УЧАК ҖЫЛЫСЫ
Декабрьның бозлы төне.
Күге аяз, йолдызлы...
Көндәгечә, без бу төнне
Окопларда уздырдык.
Менә Идел, туган туфрак...
Күңел ничек сүнәр соң —
Ян, ян, чулпан, ян яктырак,
Сөйгән ярым сөйсен —
Якты учак көйри-көйри.
Сызып ахак күмергә.
Уй-хисләргә үрли-үрли,
Ялкын өстәп күңелгә.
Ул да бәлки, сиңа карап,
Дустын сагына торгандыр,
«Ике кулым булса кана?..» —
Җыры шулай тугандыр.
Янды учак төче буе...
Һәркайсыбыз шул чакта
Бөтен илнең җылылыгын
Сизелде шушы учакта.
Һәр кич саен, һәр таң саен
Шаулый булыр каенлык.
Ара ерак булган саен,
Арта икән якынлык.
Көнчыгышта яна офык.
Алтынланып таң ата.
Китә җирдән караңгылык,
Көн туышын аңлата.
Аерылганга кайчан инде,
Өченче кыш, декабрь...
Күпме сулар аккан инде,
Сагынылган ни кадәр!...
Аксыл томан тирә-якта.
Кар диңгезе томанлы.
Таң йолдызы бик еракка
Алып китә уйларны, —
Ян, ян, Чулпан, ян яктырак,
Өметебез булып ян! —
Җиңеп сиңа, туган туфрак,
Без кайтырбыз сугыштан!
Янды учак төне буе...
һәркайсыбыз шул чакта
Бөтен илнең җылылыгын
Сиздек шушы учакта.
1943.
КУЛЪЯУЛЫК
Каз канаты кадәр кулъяулыгы...
Синсез түгел, ялгыз чагымда да
Алган саен аны кулыма.
Син бит мине ялгыз итмәдең;
Уятып син якты хыялымны.
Чөнки син бит, сөеп сагынганга.
Ураласың кереп уема.
Йөрәгемнән минем китмәдең.
Meнә сиңа сагнып сәлам юллыйм.
Сулар кичсәм — судай саклап чыктым,
Яулык болгап язгы кошларга,
Кулъяулыгың суга акмады.
Канатлана төсле үзе уем,
Утка керсәм — уттай саклап уздым,
Яннарыңа теләп очарга.
Ә ул, ә ул мине саклады,—
Өченче ел инде сугышта мин,
Буялды ул алсу каным белән,
Ике шинель киеп туздырдым.
Миләш-миләш булып бизәлде;
Солдат гына күргән тормышта мин
Бәйләсәм мин әгәр бадән,
Өч язымны синсез уздыруым.
Яраларым тизрәк төзәлер.
Без булырбыз алда тагын бергә,
Көтә безне яздай кавышу.
Шушы яулык, дустым, гомерлеккә
Бәйли кебек безнең язмышны.
1944
Эзләвемне, чишмә, белепме,
Туры килдең ничек юлыма? —
Юлым бергә булсын, — диепме,
Кушылдың син шаулап уема.
Менә дустым.
Авыр яралы...
Уең җитмәс, әгәр уйласаң,
Җуйган иде бүген җир аны,
Бер йотым су әгәр булмаса...
Һава яна...
Синең өстеңдә
Рәшә түгел, сугыш төтене.
Корып көя шушы төтендә
Җирнең алма, чия, тополе.
Үтә алсаң кыя ярларны,
Җитсә әгәр көмеш колачың,
Син сугарыр идең аларны.
Син яшәртер идең һәркайсын.
Син агасың... Безнең йөрәктә
Кабатлана көмеш тавышың.
Кем генә соң авыр көрәштә
Бәйләмәгән сиңа язмышын!
Син бит бастың янып сусавын,
Син тормышка кабат уяттың, —
Яшим, — диде җыеп ул аңын,
Син гомерен аның озайттың.
Кем сакламас сине уеңда,
Җирен-суын кем соң онытсын?
Яраланса сугыш кырында,
Һәркем шулай сиңа юлыксын.
Бер йотым су — безнең язмышның
Тормыш булып җиргә килешә.
Бер уч туфрак — безнең тормышның
Аерылгысыз изге өлеше. —
Шулай уйлап, шулай сөенеп,
Баса солдат йөрәк ярсуын,
Шулай янып, шулай сөелеп,
Сөя солдат туган җир-суы
Үтте явып ләйсән карлар,
Алпары җылы яңгыр;
Күкселләнде урман-таулар,
Тургайлар сузды шат җыр.
1944.
ЯЗ
Күрәм хәзер сылуымны
Тик тулган айда гына.
Гөрләвекләр ага гөрләп,
Тутырып ермакларны,
Ача яшел бөреләрен
Канәфер куаклары.
Тиздән Идел күтәрелер,
Ишелеп агар бозлар.
Яздан артык көтә булыр
Ярларын сылу кызлар.
Кошлар кайта төркем-төркем
Агыйдел уйларына.
Дустын суынып карый һәркем
Очар кош юлларына.
Сугыш тынып калган чакта
Юксынып якын якны,
Мин дә карыйм шул ук якка
Сагыну ялкынына
Йөрәгемә биреп тынгы,
Булсам да кара гына,
— Әй, кыр казы, төш яныма,
Полесье күлләренә,
Тат кыстырыйм канатына.
Илтерсең сөйгәнемә.
— Ачам шушы теләк белән
Юлларын очар казның.
Һәм окопта йөрәк белән
Җылысын сизәм язның.
Менә тагын һөҗүм кыза,
Ут камый сугыш кырын;
Штык белән арчып уза
Һәр солдат авыр юлын.
Уйный төсле яшен яшьнәп
Кылычлар яшьнәвендә.
Безнең бәхет, безнең яшәү
Илебез яшәвендә.