Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ — ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЯЗЫ

ГАБДУЛЛА ТУКАИ — ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЯЗЫ

Казан артында Кушлавыч дигән бер авыл бар. Гадәти татар авылларыннан бер ягы белән дә ул чаклы аерылып тормаган бу авылдан татар әдәбиятының даһи җырчысы, Үзенең туган җире турында ачык һәм садә иттереп:

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем,

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем дип җырлый алган шагыйрь, татар халкының омтылышларын һәм көрәшен, әкиятләрен һәм бишек җырларын мәңгеләштереп калдырган оста каләм иясе — художник, трибун, шагыйрь һәм кечерәк кенә гәүдәсе белән зур легендага әйләнеп, күңелләребездә, хатирәләребездә йөри торган тарихи кеше килеп чыгар, дип ул туудан элек әйткән булсалар, кешеләр, ихтимал, ышанмаган да булырлар иде.

Ә бу, бәхеткә каршы, чынлап та шулай булды.

1886 нчы елның 27 нче апрелендә, Кушлавыч авылында, Гариф мулла гаиләсендә ул — безнең сөекле Габдуллабыз, ул — безнең тел ачкычыбыз, ул — татар әдәбиятының язы туды.

Без аның шигырьләрен генә түгел, үзен дә бик яхшы беләбез. Яшьләй ата-анасыннан ятим калган Габдулла, чит-ят кулларда йөреп, кеше типкесе астында калып, аягына кешедән калган итек, башына кешедән калган кәләпүш киеп, мең бәләләр астында тормышка бәреп чыкты. Һәм изге мөсафирның кесәсеннән төшеп калган мәк орлыгы, таш араларыннан тишелеп чыгып, мең бәлаләр астында үсен, ахырда бер көнне үзенең янгын күзле чәчәге белән дөньяны шак катырганы кебек, Габдулла Тукай да, ятимлекләр, кимсетүләр аша үтеп килеп, ахырында татар дөньясына үзенең тылсымлы чәчәкләрен җәеп җибәрде һәм нәселенә, хас юмартлык белән әйтте:

— Менә ул — мин!

— Килегез, карагыз!

— Күрегез, сөенегез!

— Сөенегез һәм үзегез дә минем кебек чәчәкләр белән киенегез, — диде. Әйе, ул ташлар арасыннан дөньяга бәреп чыкты. Чөнки аның күңелендә халкына дигән якты нур бар иде. Ул чыкты да, үзенә чаклы ярым татар, ярым төрек шивәсендә, ярым Мысыр, ярым Бохара мәкаме белән жырлаучы шагыйрьләргә карап әйтте:

— Юк, дусларым, минем халкымның җыр теле бу түгел. Әгәр теләсәгез, колак салыгыз, менә хәзер мин сезгә нәкъ үз халкымның телендә саз чалып күрсәтәм, — диде. Һәм ул ятсынулардан, үчекләүләрдән курыкмыйча, беренче карлыгачлардан берсе булып, нәкъ татар телендә, нәкъ эшче-крестьян телендә, нәкъ халык телендә җыр башлап җибәрде.

Шуның белән бергә, бу телнең саф шпгъриятьле тел икәнлеген, мактауга һәм хөрмәткә лаек тел икәнлеген белдереп, аңа карата:

Әй, туган тел, әй, матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы дип мәдхия җырлады.

Әйе, ул ташлар арасыннан дөньяга бәреп чыкты. Чөнки аның халкына әйтәсе сүзе:

Бу тормыш кем белән туктар талаштан?

Сугыш син һич тә армас-туктамастан, дип халкын көрәшкә чакырасы бар иде.

Әйе, ул ташлар арасыннан дөньяга бәреп чыкты. Чөнки аның пар атка утырып, пыр туздырып, авылдан Казанга киләсе һәм татар халкының мәгърифәте, культурасы тупланган бу зур шәһәрдә каннан, дусны дошманнан, акны карадан аерасы һәм галибәнә аткан таңны — революция таңын җырлыйсы бар иде.

Дөрес, Тукай бу иҗтимагый тапны күрә алмады, ләкин аның киләчәктә ниндидер бөек үзгәреш булырга тиешлекне сизенгәнлеген һәм бу ярым йомык сизенүдән туган талгын музыканы без аның күп кенә шигырьләрендә аерым-ачык ишетеп торабыз.

Тукай апрельдә туды, апрельдә үлде. Менә ничә еллар инде, аның гәүдәсе салкын җир кочагында ята. Ләкин беренче рус революциясеннән соң, шуның дулкыны белән кузгалып киткән бу даһи җырчының язып калдырган шигырьләре татар халкының милли хәзинәсендә кыйммәтле сәхифәләрнең берсе!

Бу якты сәхифәгә тап төшермичә, аны саклау, аны кадерләп бастыру, шагыйрьнең фәлсәфи һәм поэтик хосусиятләрен өйрәнеп, аның мирасын чын гыйльми нигезгә бастыру һәм татар милли әдәбиятының бу зур факторын, аның барлык үзенчәлекле чагылышлары һәм кристалдан җемелдәүче кырлары белән, СССР халыкларының гомуми культура хәзинәсенә кертү — безнең, аерым алганда, Татарстан тел һәм әдәбият институтының, язучылар җәмгыятенең бүгенге мөһим бурычларыннан берсе булып торырга тиеш.

Бу, бигрәз тә, Тукайның алда торган 60 еллыгы уңае белән эшләнергә тиешле. Аны тудырган һәм аны бездән алып киткән, мәкерле апрель! Гөрләвекләрең белән шашынып, шаркылдап көлмә.

Юк, без аны җиргә бирмәдек һәм бирмәбез. Салкын җир кочагы өчен ул артык, зур һәм артык мәрхәмәтле иде, аның чын урыны — легендаларда, көтепханәләрдә һәм халыкның җылы күңелендә.