Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘЙЗУЛЛА ТУИШЕВ

Татар халкының ургылып чыккай күкрәк моңнары кич кырып су буйларында, кара мунча эчләрендә акрьш гына яңгырый пде. Артта калган ерак елларның хәсрәт билгесе булып туган озып көйләр, Агыйдел суы кебек, моң гына агалар иде. Шулай, тормыш төбспә ташланганнар, үзләренең авыр минутларын җиңеләйтү өчен, кеше күзеннән ераграк урыннарга юнәлгәннәр. Чөнки бу вакытта җырлау, нинди дә булса уен коралында уйнау шәригать һәм коръән законы белән нык тыелган иде. Ишек-тәрәзәләре томаланган аулак өйләргә җыйналган яшь-җилкенчәкләр генә канлы яшькә манчылган моңнарын кубыз тавышына кушып түктеләр...

Ә шуннан соң инде тууы белән кара мунчалар эченә эләккән гармонь, акрынлап, татар өйләренең сәке асларында, мичбашларында күренә башлады. Татар халкы гармонь аша күңелендәге серен, зарын сөйләп бирде. Гармонь татар халкының йөрәгенә дәрт салды, озын юлларны кыскартты, авыр көннәрне җиңеләйтте. Гармонь, революциягә кадәрге дәвернең авыр кануннары белән бөтенләй исәпләшмичә, руханилар каршылыгына һәм буржуазиянең кимсетүләренә бирелмичә, хезмәт иясе халыкларының, бигрәк тә татар авылының бердәнбер юанычына, чын халыкчыл уен коралына әйләнде. Күн авырлыкларны башыннан кичергән гармонь үзе белән бергә үзенең көчле ихтыярлы художнигын да барлыкка китерде. Шулай булгач сүзне гармоньның үзе турында түгел, ә шул гармонь белән бергәләп, ярты гасырдай артык халыкка изге хезмәт күрсәткән гармоньиар «инженеры» Фәйзулла ага Туишев турында алып барыйк. Карусельләрдә, балаганнарда, ярминкәләрдә уйнап йөргән гармоньчы малай үзенең иҗат ТАССРның халык артисты Фәйзулла Туишев юлында бик күп авырлыклар кичереп үсә. Гармонь уйнавы аркасында аңа уку да эләкми кала. Хәтта гармонь өчен ул ата-анасының рәхим-шәфкатеннән мәхрүм ителә, кече яшьтән үк йорттан куып чыгарыла. Руханилар аны каргыйлар, мәчет картлары ләгънәт укыйлар, аристократия кимсетә, хурлый. Фәйзулла аганың «консерватория»се — ярминкә, «профессоры» — карусель, торган йорты — урам була. Ләкин аңардагы иҗат кыюлыгы, иҗат батырлыгы татар сәнгатенең бөреләнүенә тоткарлык ясаучы киртәләрне җимерә килде. Әнә шул тырыш хезмәт аркасында бу гармоньчы малайның якты өметләре тормышка ашты. Ул виртуоз дәрәҗәсенә, музыкаль осталыкның югары баскычына күтәрелде. Әйе, Фәйзулла ага чын мәгънәсендә гармоньчы. Ихтимал, бу сүз бүгенге укучыларга бик гади һәм кечкенә булып тоелыр. Халык арасында хәзер меңләгән, ун меңләгән гармоньчылар бар, гармонь хәзер кулдан төшми торган халыкчыл уен коралына әйләнде. Ләкин моннан ярты гасыр элек гармонь күтәреп халык алдына чыгу зур гына прогрессив адым иде. Һәм бу изге эш, безнең күз алдыбызда елдан-ел чәчәк ата барып, опера һәм балет сәнгатьләре өчен туфрак хәзерли башлау булып төште. Эш, әлбәттә, опера сәнгатен тудыруда башлап йөрүче яки беренче язылган операның авторы булуда гына түгел. Татар опера һәм балет театрының пәрдәсе ачылуы өчен, бүгенге көндә «Алтын чәч» кебек операның, «Шүрәле» кебек балетның шул театрда бара алуы өчен озак еллар дәвамында хәзерләнеп килгән тарихи зәмив булырга — бу яңа гөлләрнең ахырда үсен чыгулары өчен кемнәрдер каты туфракны казып йомшартырга, беренче түтәлләрне ясый башларга тиешләр иде. Халык яңа бер бакчаның туа башлавын күрергә, кызыксынырга, ниһаять, бу бакчада моңарчы булмаган ниндидер нәфис гөлләрнең үсен чыгачагын сизеп, көтеп торырга тиеш иде. Ул гына да түгел, халык арасыннан шул төзелеп яткан бакчага кулыннан килгән эше белән булышучылар чыгарга, гөлчелек һәвәскәрләре табылырга, — ахырда беренче башлап, бер үзе көрәген күгәрен килгән карт бакчачы янында күп саплы бакчачылар коллективы туарга һәм шулар тарафыннан бу бакча гөлчәчәкләр белән бизәлеп, нурландырып җибәрелергә тиеш иде. Әгәр безнең музыка культурабызның хәзерге хәлен әнә шундый бакчага охшатсак, Фәйзулла аганы шул бакча җиренә беренче башлап килүче һәм 50 ел буена кулыннан көрәген төшермичә эшләүче иң карт, иң мөхтәрәм бакчачы дип атарга безнең әлбәттә тулы хакыбыз бар.

Чыннан да, хәзерге композиторларыбызның кайсысы, музыкант һәм җырчыларыбыздаи кемнәр генә үзләренең шушы сәнгать көчләре булып китүләрендә Фәйзулла аганы аз гына булса да «гаепле» итеп санамас, аңарга татар сәнгатенең карт атасы итен карамас!

Фәйзулла ага Туишев гармоньда зур башкару осталыгына ия булган кеше. Аның уен осталыгында үз халкының тойгыларын тирән аңлап, йөрәк белән хис итеп уйнаудан килеп чыккан көчле иҗат матурлыгы бар. Ул, татар халкының моң-зарын, шатлыгын, батырлыгын, дуслык-туганлыгы идеясенә бирелгәнлеген үзенең гармоньнары аша сөйләп бирә. Татар халык музыкасындагы фикерләрнең байлыгын, тойгыларның кайнарлыгын тамашачыга җиткерә белә. Фәйзулла ага уйнаган чакта тыңлаучы үзен бөтенләй иркен һәм җиңел тоя. Аның уен осталыгы сәнгатьчә самимилекнең бөтен нечкәлекләрен күрсәтә һәм сиздерә белүдә. Ул үзенең уенын бервакытта да ясалма рәвештә катлауландырырга омтылмый, ул татар халкының музыкаль картиналарын һәм күренешләрен реаль буяуларда күрсәтә алды.

Туишев осталыгының төп сере — халык көйләрен, чын, сизгер музыкаль талантка хас булган югары бер дәрәҗәдәге нечкәлек белән җентекләп өйрәнүдән гыйбарәт. Аның кулында гармонь җылын, үткән заманның авыр көннәре турында сөйләп сыкрана, безнең заманның шатлыклары белән куана, бүгенге көн җиңешләре белән горурлана — һәм бар да саф, бар да төгәл үлчәүдә, бар да үзенә генә хас булган колорит белән яңгырый. Гомумән, халык моңнарында булсып, композиторлар тарафыннан язылган әсәрләрдә булсын — барсында да татар халкының мплли темпераменты, ритмы нык эшләнгән. Шуңа күрә дә Фәйзулла аганың уйнавын тамашачылар һәрвакытта тирән кичереш, эчке дулкынлану белән тыңлыйлар, аның уйнау көченең табигый садәлегенә, пластик матурлыгына сокланып бетә алмыйлар. Ул, баяннан башлап — миниатюр (өч клапанлы) гармоньга кадәр, бик күп төрле гармоньнарда уйный, һәм һәркайсыннан тиешле, көй өчен кирәк булган тавыш чыгара алуга оста ирешә.

Фәйзулла ага, виртуоз буларак, уен (октава, аккорд һәм икеле нота) техникасын зур осталык белән үзләштергән гармоньчы. Шуңа күрә дә аның уены, башка гармоньчыларга караганда, садәлеге, ачыклыгы, гадилеге һәм шул ук вакытта трактовкасынын җитдилеге, һәрбер башкарылган көннең нечкә детальләренә кадәр эшләнүе белән нык аерыла. Шуның өчендә Фәйзулла ага тарафыннан башкарылган халык көйләре, композиторлар әсәрләре — иң зур ачыклыкка, художество гадилегенә, нюансировка төгәллегенә ия булалар. Башкарудагы бу техник уңышлар артистның һәртөрле гармонь тавышына, дөресрәге, һәрбер клавиша авазына нык игътибар итеп, тикшереп, җентекләп эшләвеннән килә. Фәйзулла ага Туишев яше ягыннан да, шулай ук сәхнәдә уйный башлавы белән дә татар халкының иң карт артистларыннан берсе.

Фәйзулла ага үзе яратып, бирелеп уйнаган инструментыннан (ягъни гармоньнарыннан) бары ярты гасырга гына яшьрәк. Гармонь, чын мәгънәсендә музыкаль инструмент буларак, Россия туфрагына Фәйзулла ага белән бергәрәк басты. Үткән йөзнең икенче яртысына кадәр гармонь Россиядә кустарьчылык юлы белән генә эшләнә иде. Бүгенге көндә Фәйзулла аганың 50 гә якын гармоне бар. Алар арасында Көнбатыш гармоньнарыннан: диатоник һәм хроматик гармоньнар, инглиз һәм немец концертинолары белән баидоннонар; Россия гармоньнарыннан: рус строендагы Тула гармоныннан башлап Саратов, Касим гармоньнары аша һәртөрле милләт гармоньнарына кадәр бар.

Болардан тыш сольный, рояльный һәм оркестровый гармоньнар саны да шактый зур. Фәйзулла ага ярты гасыр буена үзенең дистәләрчә гармоньнары белән Советлар Союзын аркылыдан-буйлыга гизде. Аның чыгышларын без мул икмәкле колхоз кырларында да, күмер шахталарында да, нефть вышкалары төпләрендә дә, алтын приискаларында да, ачык платформаларда да, эшчеләр клубларында да ишетә алабыз. Казан театрларында да, Москва консерватория залларында да Фәйзулла аганың мәһабәт уены яңгырый. Кирәк икән, Фәйзулла аганың чыгышын эфир дулкыннары буенча да тыңлап була.

Кайда гына булмасын, аның концерты һәрбер милләт тамашачылары тарафыннан зур алкышлар белән каршылана. Чөнки ул үзенең гармоньнарында татар көйләре белән генә чикләнмичә, күп төрле милләтләрнең гүзәл музыкаль теле белән дә сөйләшә ала. Шуңа күрә дә аның концертлары зур соклану белән тыңланыла, уныш казана.

Фәйзулла ага үзенең картлыгына, сәламәтлегенең какшавына карамастан, Ватан сугышы көннәрендә, татар артистларыннан беренче буларак, фронтка барып та концертлар бирде. Багана-багана төтен, туфрак күтәрен снарядлар, миналар шартлаган урыннарда булды. Ул фронт сызыгында йөздән артык чыгыш ясады. Сәхнәдән аны батыр куллар күтәреп алдылар. Болар — Фронттагы татар солдатлары иде. Алар Фәйзулла аганы кат-кат тыңладылар, аны якын итеп, бик күп төрле сораулар белән күмделәр. Аның йөзләгән, меңләгән батыр сугышчылар уртасына чыгып, яшь егетләр сыман башын аз гына артка ташлап, күкрәген киерә төшеп, самими елмаеп, дәртләнеп уйнавы.

Фронт тамашачыларының күз алдына, гүя, тормыш күңеллелекләрен, уңыш бәйрәмнәрен, сөйгән кызларын, газиз ата-аналарын, туган авылларын китереп бастыра. Алар, эчке ләззәтләнүдән рухланып янган күзләрен гармоньчыдан аерып ала алмыйча, йотылып тыңлыйлар. Гармоньчының җитез бармаклары астыннан агып чыккан көмеш мелодияләр аларның колакларында үз батырлыкларына, җиңүләренә тиң шатлыклы һәм тантаналы гимннары булып яңгырыйлар.

Югыйсә алар сугыш кырыннан гармоньчыга җибәргән хатларында «Сезнең уйнавыгыз безнең йөрәкләрне, дошман белән булган сугышта яңадан-яңа батырлыкларга һәм кыюлыкларга рухландырды дип язмаслар иде. Менә госпитальнең тын палатасында черепашка гармоньнарының нәфис тавышлары акрын гына тибрәнеп йөзәләр. Фәйзулла ага уруларның нервларын артык дулкынландырмас өчен шулай акрын уйнарга тырыша.

Аурулар исә күзләрен түшәмгә текәп, икенче бер нурлы һәм ямьле дөньяга китеп, онытылган хәлдә яталар. Менә гармонь гына. Тирән тәэсирләнүдән айный алмаган аурулар, шундый ләззәтле җан азыгы биргән оста гармоньчыга, үзләренең рәхәт һәм ихтирамнарын белдерү өчен сәламәт кулларын бер-берсенә сузып суккалыйлар.

Бу — аларның Фәйзулла ага Туишевны алкышлаулары була. «Милли культурабызның таңы беленгән вакытларда туып, мең мәшакатьләр аркылы иҗат юлын башлаган Фәйзулла ага Туишев 50 еллык ерак араны, бернинди авырлыклар алдында баш имичә, ихтирамга лаек ныклык һәм шәүкәтле хезмәт белән үтеп килде. Хәзер дә ул сүнмәс дәрт белән сөйгән халкына гүзәл хезмәтен дәвам иттерә, шөһрәтнең яңа биеклегенә, халык мәхәббәтенең яна түрләренә таба бара.

Без бу данлы юлның мөмкин кадәр озынрак булуын теләп калабыз.