Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФАТИХ КӘРИМ

Сугыш кырында, командованиенең сугышчан боерыкларын үтәгәндә, шагыйрь Фатих Кәрим батырларча һәлак булды. Татар совет әдәбияты һәм безнең милли культурабыз өчен, шагыйрьнең меңләгән укучылары өшш гаять зур югалту турында сөйләүче бу хәбәрне татар совет җәмәгатьчелеге тирән кичереш белән каршылады. Фатих Вәли улы Кәримов (Фатих Кәрим) әдәбиятка моннан егерме еллар элек комсомол сафыннан, комсомол һәм яшьләр мотивларын җырлап килде һәм үзенең шатлыклы тавышы, укучы яшьләр тормышын дулкынландыргыч игеп җырлый белүе белән шул чагында ук игътибар казанды.

Аның шигырьләре әдәби журналларда һәм газеталарда еш-еш басыла башладылар, озак та үтмәде, без аның бай эчтәлекле китапларын да күрә башладык. Нечкә күзәтчәнлек, кайнар дәртлелек, эпик пафос өстенә, аның иң асыл гражданлык сыйфатлары: халыкка, Ленин-Сталин партиясенә, революциягә чын күңелдән бирелеп эшләве һәм активлыгы булды.

Шигырьләр язу белән бергә, ул вакытлы матбугатта, әдәби оешмаларда, газета-журнал редакцияләрендә дә актив эш алып барды. Фатих Кәримнең шагыйрьлек талантының аеруча гөрләп чәчәк аткан чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

Ачу давылында күтәрелгән

Хыялымны сездән яшермим,

Тота алсам әгәр кулларыма

Чатырдаган кайнар яшенне, —

Ике котып арасында аны

Кылыч итеп селтәр идем мин,

Көрәш, байрагына күз текәтеп,

Үстердең бит мине, син илем!

дип үзенә хас дәртле ачу белән немец чирүләренә каршы көрәш мәйданына ташланган бу шагыйрь үзен, солдат буларак та, җырчы буларак та, чын мәгънәсендә аклап китте.

Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт аны «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләде. Без, аның укучылары, каләмдәш дуслары, иптәшләре аның рухы һәм якты исеме алдында башларыбызны иябез. Без бөек тарихи җиңү тантанасы алдында торабыз. Син аны күреп өлгермәдең, Фатих. Ләкин син ул көннең киләсенә һаман ышанып килдең һәм ул тантананың инде бик якын икәнлегенә тирән ышаныч белән киттең.

 Без ул көннең көчле яктысында синең садә һәм каһарман образыңны тагын да яхшырак күрәбез һәм дөньяны балкытучы ул нурны кабызышуда синең дә зур өлешең бар, дип, горурланып әйтә алабыз.

Тыныч йокла, шагыйрь!

Синең иҗади хезмәтләрең, синең көрәш җимешләрең кабереңә һәйкәл булыр. Син үзеңнең гүзәл әсәрләрең белән безнең арада, безнең белән бергә барасың!

М. Әмир, К. Нәҗми, Т. Гыйззәт, X. Хәйри, 3. Тинчурин, Г. Разин, Г. Шафиков, Н. Исәнбәт, 3. Солтанов, С. Батыев, С. Сәйдәш, И. Сабитов. Җ. Фәйзи, Ф. Ильская, И. Узбеков, А. Анушкин, Ф. Хөсни, М. Гали, Ә. Айдар, Г. Гобәй, М. Гайнуллин, Г. Халит, Б. Зернит, М. Рахманкулова, Н. Җиһанов, Г. Иделле, Л. Җәләй, Г. Кашшаф, X. Абҗәлилов, Ә. Ерикәй, Ә. Фәйзи, Ә. Камал, Ә. Мәҗит, С. Фәйзуллин, Ф. Махиянов, Г. Рябков, А. Гумер, Ә. Еникеев, X. Уразиков, X. Җәмил, Г. Болгарская, А. Измайлова, Г. Сөләйманова, Ә. Юнус, С. Урайский, Хөсни Кәрим, Хәмзә Кәрим.

ФАТИХ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ ИКӘҮ БЕРГӘ

Очрашырбыз, утта сыналган дус,

Байракларга текәп күзләрне,

Икәү бергә тыңлап торырбыз без

Юлбашчының мактау сүзләрен.

 Вокзал буфетыннан чыктык икәү,

Гүя, безне котлап таң атты;

 Бераз кызмачарак булгангамы,

Коштай җилпи күңел канатын.

Ялкыннарын бөркеп, гөрләп торган

Паровозга барып сөялдек;

Кочаклашып, кысып үбештек тә,

Кызыл вагоннарга төялдек.

Аерылабыз, утта сыналган дус,

Мин төньякка китәм. Көньякка

Син китәсең. Бу китүләр безнең

Очрашуны сузмас озакка.

Ишеттереп җиңү җырыбызны

Җир йөзендә булган һәр илгә,

Яралардан кан тамганын тоймый,

Барып кергән чакта Берлинга,

 

КЕМНЕ КЫЗГАНЫЙМ?

Балаларым, бәлки, ятим калыр,

Хакын даулап сугышам халкымның;

Мин талаучы түгел, — үч алучы,

Шашып дөрлә, нәфрәт ялкыным.

 

СВЯЗНОЙ АЙ АҢЛАДЫ, СИЗДЕ БОЛЫТЛАР

Төтен разведкага барган мәлне

 «Ник карыйсың миңа ялтырап,

Мин куаклар белән сөйләштем;

Керче, зинһар, болыт артына!»

Калкулардан шуып үткән чакта

Мин үпкәләп айга өндәштем:

Якты җирдән аймы аңлады,

Болытлармы, белмим, сизделәр;

Тынычлап тын алдым, күк болытлар

Айны каплап алга йөзделәр.

Көнчыгыш Пруссия

Горурлыгым җуеп тез чүкмичә

Мең мәкерле сугыш серенә,

Мин беренче тапкыр аяк бастым

Чокылып беткән немец җиренә.

Безнең аналарның каргышлары

Яуган монда бомба, туп булып;

Каргалган ил кара сөрем булган,

Үзе утка төшкән ут иле.

Бу каһәрле, кара эчле халык

Шундый дошман икән ул безгә,

Агу салган, миңа корган хәтта

Өстәлендә калган ипигә.

Аналар бар монда, сабыйлар, дип

Йөрәк белән ничек сызланыйм;

Бөек Гете, Гейне хакына, дип

Мин бу җирдә кемне кызганыйм?..

Көн суык, түзә алмыйча

Агачлар шартлый,

Бу суыкта урман буйлап

Бер егет атлый.

Шыгырдап торгап ак карга

Канын тамызып,

 Башы яраланган егет

Бара ялгызы.

Бара егет, аяклары

Алҗып талса да;

Көн суыкка куана ул,

 Каны тамса да.

Фрицларның телеп утка

Тигертербсз, ди,

Бу суыкта ялап аяк

Йөгертербез, ди.

Яттым исә күкрәгемә ябам

Шинелемнең йомшак итәген;

Дошманнарны куа барган чакта

Итәкләрем канат итәмен.

Комбат бойрыгьгн ротага

Илтеп тапшыра;

Килә шул чак шинельле кыз

Аның каршына;

Каушатмый шинельле кызны

Туплар тавышы,

Күкрәгенә салып бәйли

Егетнең башын.

Бер минут иркәләнә дә

Кыз күкрәгендә,

Тагын китә егет ут эчендә

Көн үткәрергә.

Көне үтә урманнарда,

Тау арасында,

Үлеш булып үкерешкән

Туплар астында.

 

ШИНЕЛЕМ

Сугыш утларында көеп беткән

Бу кадерле соры шинелем, —

Авыр елда, туган улы итеп

Биргән бүләге ул илемне.