АНЫҢ МӘХӘББӘТЕ ҺӘМ НӘФРӘТЕ МӘҢГЕ ЯШӘР
Авыр сугыш елларының илһамлы һәм бәхетле соңы күкрәп килгәндә, шагыйрьнең үлеменә ышанасы килми. Сугышның беренче көннәреннән алып, аның иң авыр һәм фаҗигале, утлы һәм үлемле дөньясын батыр рядовой разведчик һәм нечкә тойгылы, тирән уйлы җырчы булып кичә алган Фатих Кәрим иптәшнең, Берлин капкаларын җимереп кереп, җиңү таптанасын тагын да бөек дәрт һәм пафос белән җырлап исән кайтуын теләгән иде йөрәк.
Башта разведчик, аннан соң сапер булган бу солдат җырчының ничә еллар буенча үлем белән шаярып йөрүенә, мәхәббәт һәм нәфрәт хисләре белән өзлексез илһамланып торуына искиткеч сөенгән иде күңел.
Ул, ирек җырчысы Байрон шикелле, халыклар азатлыгын һәм миллионнарның, бүгенге һәм киләчәк буынның тыныч, кансыз, күз яшьсез яшәвен тәэмин итү өчен булган бу изге көрәштә батырларча корбан булды. Ләкин үлем китергән үкенеч һәм кайгы үтәр, әмма шагыйрьнең горурлыгы һәм безнең аның белән мактануыбыз мәңге яшәр.
Аның Ватаныбызга булган изге мәхәббәте һәм кабахәт фашизмга булган ялкынлы нәфрәте яшәүне, азатлыкны һәм бәхетне саклауга чакыручы шагыйрь образын һич тә югалтмас. Без һаман да шагыйрь белән бергә:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла;
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була... диярбез.
Г. ХАЛИТ
ӘХМӘТ ФӘЙЗИ ☆
АЧ ТӘРӘЗӘҢ...
Ач тәрәзәң язгы күкрәүләргә
Яңгыр тамсын, гөлләр чылансын.
Мин кайтырмын язгы күкрәү белән,
Ә син сагынып каршы чыгарсың.
Язгы күкрәү үтәр тәрәзәннән,
Мин кайталмам бәлки...
Шулай да
Яшь аркылы, бәгърем, елмаерсың
Һәм юрарсың моны уңайга.
Бәлки ерак Карпат итәгендә
Мин егылырмын сулышым киселеп,
Тик барыбер кайтыр каты яуда
Дан казанган минем исемем.
Минем исемем кайтыр синең янга
Җиңү көне белән бер көнне
Кабынып сүнгән ерак яшеннән соң,
Соңлап килгән күкрәү, шикелле.