АЛАР ӨЧӘҮ ИДЕ
ГАФИ
АЛАР ӨЧӘҮ ИДЕ
Ибрай Гази — сирәк язучы хикәячеләрнең берсе. Хәзер ул икенче сыйфатка — кыска итеп яза белү сыйфатына ия булып килә. Бөтенләй үк булмаса да, һәр хәлдә шул юнәлештә тора. Аның соңгы вакытта чыккан кечерәк кенә хикәяләр китабы — аның сирәк язуын да, кыскалыгын да күрсәтеп тора. Бездә кем кыска язмый, дип әйтерләр. Ләкин кыскалык белән кыскалыкның арасында аерма була. Фикер, уй, фантазия кыскалыгы бар һәм алариың төгәллекләре өстенә килгән кыскалык бар. Бу соңгысы хикәяче өчен иң зарур сыйфатларның берсе һәм Ибрай Гази иптәш әнә шул кыскалыкка ия булып килә.
Җыентыкка барлыгы җиде хикәя кергән һәм бу җиде — Ибрайның сугыш, чорындагы иҗат физиономиясен билгеләргә тиеш (Биредә сүз аның фронт газетасында басылган вак-вак парчалары турында бармый, әлбәттә).
Бәлки, без белмәгән сигезенчесе бардыр, ләкин, ничек кенә борма, юкарак шул. Китапка кергән хикәяләрнең бер ишесе 1942 нче елда, ягыш язучының тылда торып Фронт турында хыялланган көннәрендә, икенчеләре, хыял чынга әверелгәч, ягъни язучы үзе фронтка барып чыккач язылганнар. Боларның беренчеләрендә таркаулык, абстракт аң, абстракт төшенчәләр үзләрен бик нык сиздерсәләр, икенче төркемдәгеләрдә инде конкретлык, вакыйгаларның һәм хисләрнең җыйнаклыгы сизелерлек дәрәҗәдә көчәя һәм хикәяләрнең ышандыру көче дә бик нык арта. Мәсәлән, «Якташ» дигән парчаны алып хикәя дип әйтерлек әллә ни юк.
Фронт алды шәһәрләренең бер фронтовикны, үзенең якташын очрата. Аның геройлык хикәясе әллә нинди шаккатыргыч маҗаралардан тормый, андый хикәяләрне сугыш елларында бик күп ишетергә, бик күп укырга туры килә. Сүз — Г. Разин редакторлыгы астында, шушы елның башында Татгосиздатта басылып чыккан «Алар өчәү иде» китабы турында бара. Ләкин ул хикәя җанлы кеше авызыннан, җанлы тавыш белән шул чаклы җанлы итеп сөйләнә ки, аңа ышанмый калу мөмкин түгел.
«... Бик шәп. Без, ул биеклекне уйда калдырып, икенче биеклеккә таба киттек. Без дигәнем — мин дә тагын берәү шунда. Аның хакында соңыннан. Тәк. Уң флангтагы биеклеккә төкереп тә бирмичә, барабыз да барабыз, кинәт, исән торасыңмы... теге биеклектән безнең өскә күпме кнрәк! Ну, яттык (әйтергә онытканмын — мин пулеметчик). Ятуын яттык, ә үзем атмыйм әле.
Бервакыт ни күрим, — тегеннән, әлеге биеклектән, берәм-берәм бер унлап фриц. Икенче номерның күзләре шар булды. Ул да түгел, сул флангтан да... унлап булыр — фрицлар. Тиз генә пулеметка сыендык.
«Җай кисәгем! Син генә коткарсаң коткарырсың безне!»
Менә бу киреле-морлы сөйләүләр, онытып калдырулар, тора торгач әйтеп куела торган «тәк»ләр, «икенче номерның күзләре шар булды»лар һәм соңгы ышаныч птеп пулеметка егылулар кичерелгән обстаповкапыц фаҗигале үзенчәлеген һәм сөйләүченең җайлы кеше булуын зур бер төгәллек белән күз алдына китереп бастыралар. Әйе, бу шул, Казан артыннан я исә Мишә буеннан китеп, фронтларда батырлыклар күрсәтеп йөрүче бш: күп татар егетләренең берсе булырга кирәк, дип куясың. Бөтен сөйләнгәннәре арасыннан егетнең сөйләнмәгән тагын берничә эчке сыйфаты күренеп кала. Ул бер үк вакытта садә һәм хәйләкәр, шуның өстенә тагын, җае туры килсә, мактанырга да күп алмый булса кирәк. Менә бу «гөнаһлы» үзенчәлекләре аны җанландыралар, аның эшләгән батырлыкларына җир көче, хакыйкать көче бирәләр.
Дөресен әйтергә кирәк, вакыйга хикәясе булудан бигрәк, интонация хикәясе булган бу әсәрендә Ибрай Гази иптәш җанлы сөйләм теленең бик матур чагылышларын бирә алган.
«Малай белән эт» хикәясендә инде без настроение хикәясенең уңышлы үрнәген күрәбез. Бер яктан, өйләрендә бала-чагаларын калдырып килгән һәм ипле семья җылылыгына нык кына сусый башлаган солдатлар, икенче яктан, алар арасында «кыңгырау кебек» чыңлап йөрүче малай, анын артыннан күләгәдәй тагылып йөрүче өч аяклы эт, болар карыйк. Монда ди вакыйга да - берсендә автор ташын, татарлыктан, сагыну хисләрен бүлешүдән соң фронтовик егет язучыга үзенең башыннан үткән 84 Гафи арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре, шикәр биреп малайны кулга ияләштерүләр, тревогалы Фронт алды полосасы һәм көннәрдән бер көнне, бомбежка вакытында, бомба кыйпылчыгы эләгеп, малайның һәлак булуы, аны күмү, шуннан соң әлеге өч аяклы этнең, малайны юксынып, боегып йөрүе, ахыры килеп үзенең дә юкка чытуы һәм аның гәүдәсен малайның кабере яныннан табып алу картиналары ниндидер әйтеп биреп булмый торган эчке моң белән матур гына итеп хикәя кылынганнар. Моны укыганнан соң безнең солдатларыбызның үч һәм ярсу белән бергә кушып үзләрендә әнә шундый кешелек моңы, җан җылылыгы асырап йөртә белүләре өчен чын күңелдән шатланасың.
Мондый тип хикәяләргә бер дә батмый торган «үлем дигәнен, үкчәгә баса- баса, арттан ияреп йөри иде» төсле кыланчык җөмләләрне, «малайның матур башы», яки «кая куйдыгыз минем кечкенә дустымны?» төсле кирәгеннән артык төчеләндереп җибәрүләрне искә алмаганда, бу хикәя нәкъ үз рамкасына сыеп беткән һәм нык төгәлләшкән рухи халәтне җырлаучы әсәр булып тора.
Һич урынсызга башына «очерк» дип куелган «Әхмәт бабай» хикәясендә язучы сүз кадере белүнең, җыйнаклыкның матур үрнәген биреп, гади генә вакыйгалар аша, безнең халкыбызда булган эчке горурлыкны, дошманга буйсынмауны ачып сала. Язучы үзе күтәренкерәк дәгъва белән карый торган һәм җыентыкка беренче итеп урнаштырылган «Алар өчәү иде» хикәясенә карата менә моны әйтеп булмый. Эчтәлеге ягыннан бик әһәмиятле героик материалга корылган һәм материалына хас пафосы табылган бу хикәядә без әсәрнең төп лейтмотивы белән бәйләнеше булмаган күп кенә «чигенешләргә», үзеннән-үзе яши торган күп кенә кисәкләргә очырыйбыз. Чынлап та, хикәянең башындагы хат алу турында барган фәлсәфәләр, солдатның «чуке җанлы» булуын исбат итеп азапланулар, кирәкмәгәнгә авылга кайтып китеп, анда малае белән «куянның һәм мәченең өен» эзләп йөрүләр хикәянең асылы булган өч егетнен героикасыннан бик тә ерак торалар һәм алариың хикәягә бәйләнешсезлеге, бары тик солдатның «ике җанлы» булуын күрсәтер өчен генә китерелүе, бары тик «менә, аның да эчке дөньясы бар ич» дип бармак белән төртеп күрсәтү өчен генә тагылуы һәрбер сизгер укучы өчен беленеп тора. Фронт турында тылдан торып язылган хикәяләрдә, реаль чынбарлыкны художник булып сиземләүгә караганда, күбесенчә абстракт төшенчәләр аркылы сиземләргә тырышуны без югарыда бер әйтеп үттек инде. Аның шулай булганлыгын бигрәк тә «Авылдаш» хикәясеннән ачык күрергә була.
Монда автор немецларга сатылган бер сатлык җанны, аның кабахәт эшләрен күрсәтүне бурыч итеп куйган, ләкин, чынлыкта исә, үзенең әшәке хыянәтчелеге белән безнең халкыбызга күп кенә зыян салган реаль хыянәтченең реаль сурәтеп күрсәтәсе урында, Ибрай Гази иптәш үзенең хыялына әдәбияттан күчеп кергән образпы, ничектер, гомумән, кара кешене һәм үзенең каралыгында билгеле бер чирканыч поэзиягә тя булган типны сурәтләп биргән.
Менә ул «... Урамга чыга да, көннең җылымы-суыкмы булуына карамастан, башын якасы эченә яшереп, каршы очраган кешеләр белән исәпләшмичә, хәтта аларны күрмәгәндәй, үз юлы беләп бара да бара». Моны Чеховның «Футляр эчендәге кеше»сенә ошатып булса булыр, ләкин сугыш чорында күренгән хыянәтче типлары беләп моның уртаклыгы аздыр диясе килә. Чөнки ишетүебезгә һәм белүебезгә караганда, немец оккупациясе вакытындагы хыянәтче старосталар, башларын якалары эченә яшереп, үз юллары беләп йөреп кенә калмадылар, алар безнең халыкка каршы зур корткычлык эшләделәр һәм шул корткычлык хәрәкәтләрендә җитәрлек дәрәҗәдә нахаллык, оятсызлык күрсәттеләр.
Шулай ук авылны су белән икегә бүлеп, суның теге ягына «немецлар гарнизонын» урнаштырып, бу ягында аларның «уң кулы хөкем йөртә иде» дип аерып йөртүне дә уңышлы дип булмый. Шундый абстракт төшенчәләргә ябышып эш итүне без шулай ук «Кышкы кичтә» хикәясендә дә күрәбез. Шунысы характерлы, мондый хикәяләрдә авторның гадәттәге тел осталыгы да сизелерлек дәрәҗәдә йомшый, фикерләр кабатлана, сюжет таркаулыгы китә.
Моннан бер нәтиҗә килеп чыга: материалның танышлыгы, нык үзләшкән, кичерелгән тема Ибрай Гази иптәш өчен (һәм бер аның өчен генә дә түгел) уңышлы тулысы белән тәэмин итә дигән сүз.
Ватан сугышы Фронтларында катнашу иптәшкә күп кенә яңа материаллар биргәндер дип уйласак, киләчәктә аннан тагын да күбрәк һәм эшләнгәнрәк хикәяләр көтәргә безнең хакыбыз бар. Ә бу җыентыкка кергәннәре — чуарлар.
Әйткәнебезчә, алар арасында уңышлылары булганы кебек, уңышсызлары да бар. Хикәяче буларак, иптәшнең елдан-ел чарлана килүе, үзенең телен һәм интонациясен, материалын һәм буяуларын таба килүе — бәхәссез һәм аның иң зур уңышы әнә шунда.