Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ

23 февраль 1945 ел № 5

Москва шәһәре Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызыл Флотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар! Бүген боз Кызыл Армия яшәүдең 27 еллыгын бәйрәм итәбез. Ватаныбызны чит җир илбасарларының һөҗүменнән саклау өчен бөек Ленин тарафыннан төзелгән һәм большевиклар партиясе тарафыннан тәрбияләнгән Кызыл Армия үзенең данлыклы үсеш юлын үтте. Ул үзепец тарихи бурычын намус белән аклады һәм хаклы рәвештә совет халкының сөекле баласы булып санала.

Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армия яшь совет дәүләтен күп санлы дошманнардан саклап калды. Немецлар һөҗүменә каршы Ватан сугышының бөек бәрелешләрендә Кызыл Армия Советлар Союзы халыкларын немец-фашист коллыгыннан коткарды, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калды һәм Европа халыкларына немецлар изүен алып ташларга ярдәм итте. Без хәзер Кызыл Армиянең 27 еллыгын дошман өстеннән яңа тарихи җиңүләр шартларында каршылыйбыз. Кызыл Армия туган җиребезне гитлерчы шакшылардан азат итеп кенә калмады, бәлки дошманны немецлар тарафыннан безнең илебезгә юлбасарларча һөҗүм башланган чикләрнең аръягына күп йөзләрчә километрларга алып ташлады, сугышны Германия территориясенә күчерде һәм хәзер союзникларыбыз армияләре белән бергәләшеп немец фашистлары армиясен тар-мар итү эшен уңышлы төгәлләп килә. Быел январь аенда Кызыл Армия дошманга Балтикадан алып Карпатка кадәр бөтен Фронтта тиңдәше булмаган көчле удар ясады. Ул немецларның берничә еллар буена төзелеп килгән 1.200 километр озынлыктагы куәтле оборонасын ватты, һөҗүм барышында Кызыл Армия тиз һәм оста хәрәкәтләр белән дошманны көнбатышка еракка алып ташлады.

Совет гаскәрләре, каты сугышлар белән, Көнчыгыш Пруссия чикләреннән Висланың түбәнгә агымына кадәр — 270 километр, Варшавадан көньякта Висладагы плацдармнан Одер елгасының түбәнге агымына кадәр — 570 километр, Сапдомир плацдармыннан немец Силезиясенә эчкәрегә — 480 километр алга киттеләр.

Безнең кышкы һөҗүмебезнең уңышлары барыннан да элек шуңа китерде ки, алар немецларның Көнбатышта Бельгияне һәм Эльзасны басып алуны максат итеп куйган кышкы һөҗүмен өзделәр һәм безнең союзникларыбыз армияләренә үз чиратларында немецларга каршы һөҗүмгә күчәргә һәм шуның белән үзләренең Көнбатыштагы һөҗүм операцияләрен Кызыл Армиянең Көнчыгыштагы һөҗүм операцияләре белән берләштерергә мөмкинлек бирделәр. 1945 нче елның январь — февралендә һөҗүмнең 40 көне эчендә безнең гаскәрләр немецларны 300 шәһәрдән кудылар, танклар, самолетлар, кораллар һәм сугыш припаслары җитештерүче йөзгә якын хәрби заводны кулга төшерделәр, 2.400 дән артык тимер юл станциясен алдылар. 15.000 километрдан артык озынлыкта тимер юллар челтәрен алдылар. Шушы кыска гына вакыт эчендә Германиянең 350.000 нән артык солдат һәм офицеры плен алынды һәм кимендә 800.000 кешесе үтерелде.

Шул ук чор эчендә Кызыл Армия немецларның 3.000 ләп самолетын, 4.500 дән артык танкысын һәм самоход орудиесен һәм кимендә 12.000 орудиесен юк итте һәм кулга төшерде. Нәтиҗәдә Кызыл Армия бөтенләе белән Польшаны һәм Чехословакия территориясенең шактый өлешен азат итте, Будапештны алды һәм Германиянең Европадагы актык союзнигы булган Венгрияне сугыштап чыгарды, Көнчыгыш Пруссиянең һәм немец Силезиясенең күп өлешен алды һәм үзенә Бранденбургка, Берлин тирәләренә юл ачты. Гитлерчылар Германия җирендә йөз елдан артык инде бер генә дошман солдаты да булганы юк һәм немец армиясе бары тик чит җирләрдә генә сугышты һәм сугышачак дип масайганнар иде. Хәзер немецларның бу шапырынуларына чик куелды.

Безнең кышкы һөҗүмебез Кызыл Армиянең торган саен катлаулырак һәм кыенрак бурычларны хәл кылу өчен яңадан-яңа көчләр табуын күрсәтте. Хәзер аның данлыклы сугышчылары дошманны хәзерге заман сугыш фәненең барлык кагыйдәләре буенча тар-мар итәргә һәм юк итәргә өйрәнделәр.; Үзләренең бөек азатлык бурычын аңлау белән рухланган безнең сугышчылар геройлык һәм фидакарьлек могҗизалары күрсәтәләр, сугышта батырлыкны һәм кыюлыкны үз коралларының көченнән һәм куәтеннән тулысынча файдалану белән оста итеп бергә бәйлиләр. Кызыл Армия генераллары һәм офицерлары куәтле техниканың тупланган ударларын оста һәм омтылышлы маневр белән мастерларча бергә бәйлиләр. Сугышның дүртенче елында Кызыл Армия кайчан гына булганга караганда да ныграк һәм көчлерәк булып әверелде, аның сугыш техникасы тагын да яхшырды, ә хәрби осталыгы күп тапкырлар күтәрелде. Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар! Хәзер немецларны тәмам җиңү якын инде. Ләкин җиңү беркайчан да үзе килми, — ул авыр сугышлар һәм тырыш хезмәт белән табыла. Һәлакәткә хөкем ителгән дошман рәхимсез үч алынудан котылып калу өчен сугышка актык көчләрен ташлый, ярсуланып каршылык күрсәтә. Ул көрәшнең иң актык чиктәге һәм иң кабахәт чараларына ябыша һәм ябышыр.

Шуңа күрә дә истә тотарга кирәк, безнең җиңүебез никадәр якып булса, безнең уяулыгыбыз шул кадәр югары булырга тиеш, дошманга безнең ударларыбыз шул кадәр көчлерәк булырга тиеш.

Совет Хөкүмәте һәм безнең данлыклы большевиклар Партиясе исеменнән сезне сәламлим һәм Кызыл Армиянең 27 еллыгы белән котлыйм! Үткән ел эчендә Совет дәүләтенең кораллы көчләре ирешкән бөек җиңүләрне истә калдыру өчен,

ПРИКАЗ БИРӘМ:

Бүген, 23 нче февральдә, Кызыл Армиянең 27 еллыгы көнендә, 20 сәгатьтә, Москвада, Ленинградта, Киевта, Минскида, Петрозаводскида, Таллинда, Ригада, Вилыпоста, Кишиневта, Тбилисида, Сталинградта, Севастопольдә, Одессада, Львовта артиллериядән егерме залп белән салют бирергә. Яшәсен җиңүчән Кызыл Армиябез! Яшәсен җиңүчән Хәрби Диңгез Флотыбыз! Яшәсен безнең куәтле Совет Ватаны! Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан!

Үлем немец илбасарларга!

Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы