Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛАРДА МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘРӘКӘТЕ ҺӘМ КАЮМ НАСЫЙРИ

Каюм Насыйри— эпоха кешесе, һәм ул үз эпохасының гади кешесе генә дә түгел, бәлки зур эшлеклесе, иҗатчысы. Аның дөрестән дә шундый зат булганлыгын үзе яшәгән тарих яктылыгына куеп карау ярдәмендә генә белергә мөмкин.

Каюм Насыйриның яшәү һәм эшчәнлек гомере (1825-1902 еллар) Россия тарихындагы иң зур борылыш, иц зур алмашынулар чоры буйлап сузыла. Бу чор Россиясенең иҗтимагый, экономик төзелеше, феодализмнан капитализмга күчү этапын тәмамлап, капиталистик үсешнең иң югары стадиясенә — пролетариатның революцион көч булып оешу баскычына күтәрелә. Бу чор Россиясенең җәмәгатьчелек фикере, барлык төр йомыклыклардан арынып, кешелек тарихы буена тупланган прогрессив идеяләрнең сөземтәсе буларак, калкып чыккан Ленин-Сталин тәгълиматы белән кораллану югарылыгына күтәрелә. Бу чорда Россия, феодализмнан капитализмга күчү чорының законлы продукциясе рәвешендә, бөек рус милли культурасы, ул тудырган җәмәгатьчелек фикеренең кояшы астында, дистә, йөзләгән халыкларның үз милли культураларын төзү эшенә аяк баскан бер ил булып әверелә.

Татар халкы — ул, күп милләтле бөек Россиядә туып үскән, үзенең милли культурасын, җәмәгатьчелек фикерен, дөньяга карашын рус культурасы барлыкка клтергән рух белән сугарып төзгән күп халыкларның берсе. Моның шулай икәнлеген озын тарих буенча типчелә килгән реаль фактлар раслыйлар.

 XIX йөзнең соңгы яртысында булып үткән татар мәгърифәтчеләре хәрәкәте үзе генә дә моңа ачык дәлил булып тора; чөнки бу хәрәкәтнең рухы 60 нчы еллар мәгърифәтчеләре дип аталган рус мәгърифәтчеләре эшчәнлегеннән алынган була. Дөресрәге, бу хәрәкәт 60 нчы елларда рус җәмәгатьчелек фикере тудырган алдынгы фикернең татар халкы тормышында чагылышыннан гыйбарәт була. Озын тарихлар буйлап нигезләнгән хакыйкать бу. Татар халкының рус халкы һәм, гомумән, Россиядәге бүтән халыклар белән тел-логать, гадәт-горефләр алмашып яшәве бик күптәннән, бик ерактан бирле дәвам итә; безнең сайрашып тормыш кичерүебез борынгы болгар бабаларыбыздап ук башланган, һәм без моның шулай икәнлеген, материаль тормыш, политик-административ мөнәсәбәтләр тармагы буйлап сузылган фактлардан гына түгел, бәлки идеология, дөньяга караш, иреккә, яктылыкка омтылыш өлкәсендә дә бик ачык күрәбез.

Мәгълүм ки, авыз әдәбияты — фольклор, кирәк кайсы гына халыкныкы булмасын, борынгы кешенең тормышка карашын, хәкимлеген, фәлсәфәсен чагылдырган иң ышанычлы документ. Билгеле, татар халкының да бик борынгы бабалары иҗат иткән фольклоры һәм шуның эченә салынган фәлсәфәсе, тормышка карашы, омтылышы, көрәш тарихы бар.

Алыйк, мәсәлән, «Ике былбыл» дигән әкиятне. Бу әкият болгар чорына карый. Моның идеясе — ислам дине тарафыннан хокуксызландырылган, кешелеге тапталган хатын-кызны азат итү, аның да, ирләр кебек үк, укырга, тормыш көтәргә, иҗтимагый эшләргә катнашырга сәләте бар икәнлеген ачып бирүдән гыйбарәт.

Бу әкият борынгы бабаларыбызның килмешәк ислам фәлсәфәсенә, аның законнарына нинди көчле протест белән чыкканлыгы һәм ул чорда ук инде яктылыкка, прогрессив культурага омтылышның көчле булганлыгы турында сөйли, һәм без моны Россия туфрагында яшәгән борынгы халыкларның барлыгы өчен дә уртак күренеш, уртак рух итеп таныйбыз.

X йөздә Болгар каласына килгән гарәп сәяхәтчесе Ибне Фазлан үзенең язмаларында рус халкының хөр, ачык булуы, хатын-кыз Доцентларындагы хөрлек һәм аларның болгарлар белән бик якын мөнәсәбәттә булулары турында бай мәгълүмат бирә һәм бу мәгълүмат Ике идея юнәлешен раслауга хезмәт итә. Менә шушындый һәм тормыш-көнкүрештәге һәм идея, фәлсәфәдәге уртаклык рус халкы белән татар халкы арасында бик борыннан ук сузылып килгән. Моның шулай икәнлеген татарның әдәби тормышы, сәнгать тарихы да ачык күрсәтеп тора.

Беренчедән, татарның художестволы әдәбияты үзенең башлангыч, туу чорында ук реалистик нигезгә корылган була, ягъни ул үзенең башлангыч чорында ук ниндидер күк арты яки җир асты тормышын кайгырту коралы буларак түгел, бәлки җир өстендә яшәүче кешеләрнең реаль тормышын төзәтү, аларның рәхәт яшәүләрен тәэмин итүне кайгыртучы әдәбият булып млйданга килә. Без моны татар әдәбиятының башлангычы саналган «Болгар кызы алтын чәч», Жпк мәргән», «Зыя-Түләк», «Ике былбыл». Гыйса угылы Әмәт» һ. б. шундый авыз иҗаты әсәрләреннән ачык күрәбез. Бу әсәрләрдә кешелек, намус, тугрылык, рәхәт тормыш, халык ирке, шәхес ирке өчен көрәш мотивлары төп урынны ала.

XVI йөз татар шагыйре Мөхәммәтяр исә, алла белән конфликтка керү, аңа каршы көфер угы ату куркыныч түгел, иң куркынычлысы — золым, кешеләрнең бер-берләрен изүләре, хаиннәрнең, хакимнәрнең халыкны, ярлыларны изүләре, дип үз заманасына карата, бик кыю һәм кискен аваз күтәрә. XVII йөз татар шагыйре Мәүлаколын, үз заманасындагы йомыклык, гавам өстеннән хөкем сөргән җәбер-золымга, дин пәрдәсе астына төренеп хезмәт халкын талаучы динчеләр, суфиларга каршы үзенең үткен «хикмәтләрен» язып чыга.

— Гыйба Кияр, үз-үзен суфи белер,

Төшен кәүләр, якларына мисвәк әйләр,

Фәкыйрь мескен, мөэминнәргә зарар кылыр,

Рәхим кылмаз, башын куйса, начар ирде, — дип, суфиларның паразитлыгын шигъри сурәтләргә салып күрсәтә һәм, җәмгыятьне бу төр чирләрдән коткаруның бердәнбер чарасы гыйлем булырга тиеш дигән уй белән,

— Галимнәр — күк йөзендә кояш янлыч,

Шәкертләр, тулып торган айга янлыч, — дип, кешеләрне гыйлем белән коралланырга чакыра. Шул рәвешчә, татар әдәбиятында реалистик мотивлар, гыйлемгә, аң-белемгә, намуслылыкка чакыру мотивлары торган саен киңәя, тирәнәя баралар.

Икенчедән, татар халкының дөньяга карашы, җәмәгатьчелек фикере, культурасы, беренче адымыннан ук, Россия күгендәге якты йолдыз, рус культурасы тудырган җәүһәрләрне үзенең кыйбламасы итеп сайлаган була. Бу хәл XVIII йөздән, Бөек Петр реформасыннан соң, тагын да ачыграк, тагын да тулырак чагыла башлый. Мәсәлән, Утызимәни (XVIII йөз), Бөек Петр реформасының нигез ташы булган ватанчыллык мотивын, Россияниннарга гына хас гуманчылык идеясен җырларга керешә.

— Егет булсаң, егетлек күргән илгә,

Мәхәббәт путасын багла билгә, — дип, чын егетлек, чып кешелек илгә хезмәттә, илгә мәхәббәттә генә табыла ул, дигән идеяне җырлый. Әдип-шагыйрьләрнең иҗат сәләтләре илгә хезмәткә, халык файдасына юнәлдерелгән булырга тиешләр; безгә файдалы гыйлем кирәк һәм халыкка файдасы тимәгән кешеләрне урыннарыннан куарга кирәк; без татарларга рус телен уку, белү, өйрәнү фарыз эш ул, дигән прогрессив карашларны кыю итеп куючы да әнә шул Утызимәни була. Без Утызимәниләрнең бу адымын татар халкы җәмәгатьчелек фикере формалашу тарихындагы зур борылыш, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең бөресе итеп санарга тиешлебез.

XVIII йөзнең соңгы чиреге.

XIX йөзнең беренче яртысында Габделҗәббар Кандалый (1797—1860 еллар) шикелле шагыйрьләр, өлешчәсе турыдан-туры рус уку йортларында укып җитешкән Хальфин, Кукляшев, Фәезханов һ. б. кебек укымышлылар — реформистлар татар культурасын яңа рухта — рус, Европа культурасы рухында төзү эшенең практик чараларын күрергә керешәләр.

Мәсәлән, татарның беренче сатирик шагыйре Кайдалый, үзенең үткен шигырьләре белән, феодализм йомыклыгына уралып яткан мәдрәсәләргә, мулла-шпаннарга тәнкыйть уты ача, җылы һәм матур итеп язылган поэмаларында патриархаль гаилә эскәнҗәсенә кыстырылган татар хатын-кызларының аяныч тормышын сурәтли, бик башлангыч рәвештә генә булса да, хатын-кыз азатлыгы проблемасын күтәрә.

Исхак Хальфин XVIII йөзнең соңгы чирегендә татар теленең грамматикасын, татарча-русча сүзлеген төзи, Казан университеты лекторы Ибраһим Исхак углы Хальфин 1819 елда татар халык эпосларының беренче җыентыгын тцзеп чыгара. 1840-50 еллар арасында Оренбург офицерлар мәктәбендә татар тело укытучысы Куклишев татар авыз әдәбиятының яңа җыентыгын төзеп бастыра һәм тел Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Каюм Насыйригә карата тактын принципиаль мәсьәләләр турында яңа фикерләр кузгата. Мәсәлән, телне югары, урта һәм түбән стильләргә бүлү турында ул, фактта рус әдәби теле тарихында Ломоносов тарафыннан алга сөрелгән принципларны татар әдәби теле практикасында да куллануны тәкъдим итә. Хальфин, Кукляшевларның бу хезмәтләре аерата әһәмиятле, чөнки бер халыкның авыз иҗатын өйрәнү аның культурасын үзе туплаган тормыш тәҗрибәләренә, үз хакимлегенә (мудрыйлыгыиа), үзенең уңай традицияләренә нигезләп үстерергә ярдәм итә. Әйтеп китәргә кирәк, XIX йөзгә күчү белән, татар культурасын, бигрәк тә аның тел байлыгын өйрәнү эшенә рус галимнәре — тюркологлар шактый зур булышлык күрсәтәләр. Мәсәлән, Гиганов, Трояновский һ. б. XIX йөзнең икенче яртысына күчәр алдыннан татар халкы җәмәгатьчелек фикерендәге потенциаль сәләтнең нинди көчкә ирешкәнлеге һәм ул көчнең хәрәкәт юнәлеше Хөсәен Фәезханов эшчәнлегепдә бөтен күләме белән чагыла. Хөсәен Фәезхапов (1821-1866 еллар) үз чорының талантлы һәм рус, Европа культурасын үзләштергән киң колачлы татар укымышлысы була. Халфәсо һәм иң якын сердәшчесе булган Шиһап Мәрҗәпп аның турында түбәндәге мәгълүматны бирә: «Мөселманнарның (татарларның Л. Җ.) зәбуп вә хур һәм сәфин вә Фәкыйрь төшдекләрене белер вә бу җәһәтлә дияр вә көер иде; боңа сәбәп исә һичкем улчан, бәлки үзләренең һөнәр вә сәнгатьтән һәм дә мәгыйшәт иҗтимагый вә тәпазыйге бака фәлсәфәләреннән мәхрүм тордыкларыны вә бу мәхрүмлыкка, мәктәп вә мәдрәсәләрне низамсыз уларак, дәресләренең дә файдасыз схоластикалардан гыйбарәт улганын һәм хәкыйкый гыйлемнәрдән хабәрдар улмадыкларын тугыры уларак белер иде...

Һәм дә мәдрәсә вә дәресләре ислах әйләмән ичүн буйлә тәртибе мөнасиб күрер иде», «Дәүләттән изеп (рөхсәт)2 алмаклә (алып), Казан шәһәрендә исламнарга махсус бер мәдрәсә тәэсир иделнур (төзелер); һәрбер фән өчен бер мөдәррис (лектор — укытучы) вә һәрбер мөдәррис өчен бер фән тәгъси идәрәк, дәресләр низамә (тәртипкә) куелыныр. Шәкертләрнең әхваис. мәктәпнең идарәсе, әлхасыйль җөмлә кагыйдәләр руссиядә улан низами мәктәпләр, татбыйх иделекәрәк иҗерая куслынур...

Бу мәдрәсәдә грумк исламия диккать илә укылырга кеби, фәлсәфә, мәнтыйк, колам Фәннәре вә 1 Тәназыйгы бәка — яшәү өчен көрәш.

* Җәя эчендәге сүзләр минекеләр. Л. Җ. буныңла бәрабәр русча һәм укулыпур» — диер иде, вә бу тугрыда һәм бөек кемсәләрә мәшурәтләр идем йөрде исә дә, сүзене аңламадылар, хасидләре (дошманнары) исә гавәмә (халыкка) максадны коллпян хыйлаф (бөтенләй киресенчә) тәнкыйть ителенә (аңлатып, төшендереп) биздермәк юлына керделәр, гүя, ислам зарарына сәгыйт итмәндә улдыгыны (исламга каршы тырышып йөрүен) күрсәттеләр, ничә вә ничә боһтан вә ифтиралар нәшер иттеләр (тараттылар).

Минем фикеремә күрә: әгәр дә буйлә бер мәдрәсә дәүләт мәсәрире илә ачылыначак ул ур исә, әлбәттә гомуми хикәя вә фәлсәфә Россия мисалында (рус телендә), дәүләт тарафыннан игълан ителгән рус мөгаллимнәре тарафыннан тәдрпс ил сиеп ур...» («Асар» 11 җилд. 436—437 бит. 1908 ел). Күренә ки, 16-17 йөзләрдә үк, ягъни Москва дәүләте канаты астына кергәннән сон ук башлапган татар җәмәгатьчелек фикере, акырынлап, ләкин эзлекле үсә килеп, XIX йөзнең беренче яртысында үз алдына нинди зур культура таләпләре куя алырлык дәрәҗәгә үсеп җиткән була. Без татарларга да рус мәктәпләре низамына (тәртибенә) салынган югары мәктәп ачарга һәм андагы фәннәрнең күбесен рус профессорларыннан укыттырырга кирәк дигән идеяне үткән йөзнең 50-60 елларында күтәреп чыгуны кемнән көтәргә мөмкин. Әлбәттә, рус культурасының көчен һәм киләчәген аңлаган кеше генә ул чорда мондый бөек, фикерне әйтә алган. Хөсәен Фәезхановның, шәхес буларак, формалашу юлы да бу турыда зур дәлил була ала.

Бу кеше Шиһап Мәрҗәни мәдрәсәсендә укып һәм шул ук вакытта «Казан шәһәрендәге тюркологларга катнашып йөргәнлегеннән һәм аларга һәрвакыт катиплык (секретарьлык) иткәнлегеннән, кайбер әсәрләре алар исеменнән чыгарылган дип уйлаучылар да бар. Боларның кайберләреннән димләүләре аркасында, 1853 елда Петербург шәһәренә барып, Университетның көнчыгыш телләре бүлегенә гарәпчә, төркичә телләр укытучысы булып керә («Асар» икенче җилд. 435 бит).

Тагын шунда ук Фәезхапов тарих фәненә бик бирелгән кеше була һәм, бу өлкәне рус чыганаклары буенча өйрәнү өчен, рус телеп бик тырышып өйрәнә, аны тулысынча үзләштерә дигән әһәмиятле мәгълүмат та теркәлгән. Менә шушы факторларның реаль җимеше буларак, бер татар мәдрәсәсеннән калкып чыккан! Фәезханов 45 еллык гомере эчендә татар халкы культурасын рус, Европа культурасы юлына салып җибәрүе өчен өр-яңа фикерләр кузгаткан һәм фән дөньясында онытылмаслык хезмәт калдырган.

Без бу урында XIX йөзнең 40 еллары крепостной Россиясе шартларында туып, «үз заманасының иң бөек фикер ияләре дәрәҗәсенә күтәрелгән Герцен» (Ленин) кебек мәгърифәтчеләрнең татар дөньясына булган йогынтысын бер минутка да онытырга ярамаганлыгын әйтергә тиешбез. Димәк, югарыда сөйләнгәннәрнең резюмәсе болай була: XIX йөзнең соңгы яртысына күчәр алдыннан татар халкы җәмәгатьчелек фикеренең омтылыш һәм юнәлеше рус җәмәгатьчелек фикере тудырган прогрессив культураны үзләштерүгә шактый нык җирлек әзерләгән була. XIX йөзнең соңгы яртысына күчкәч, бигрәк тә 80-90 елларда татар мәгърифәтчелек хәрәкәте, һәм эчтәлек һәм күләм ягыннан төгәлләнгән төс ала. Моның шулай булуы табигый да. Беренчедән, югарыда күргәнебезчә, татар җәмәгатьчелек фикеренең, феодализм йомыклыгыннан, көнчыгыш мистикасыннан арыну, «акылга ирек» теләү, башкалар төсле яшәү, кешелек культурасы барган баганалы юлга чыгу теләге үзен сиздерерлек хәлгә килгән булса, икенчедән, бу чорда инде 60 еллар рус мәгърифәтчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәләре Россиядә яшәүче барлык халыклар аңына үзенең көчле яктысын салган була, һәм без татар мәгърифәтчеләре хәрәкәтендә 60 нчы еллар рус мәгърифәтчеләре тарафыннан алга сөрелгән принципларның законлы рәвештә кабатлануын күрәбез. Тарихның чыннан шулай булганлыгын дөрес аңлау өчен, В. П. Ленин тарафыннан рус мәгърифәтчеләре хәрәкәтенә бирелгән характеристикага мөрәҗәгать итәргә тиешбез.

В. И. Ленин үзенең «Без нинди мирастан баш тартабыз» дигән тарихи мәкаләсендә (1897 елны, сөргендә язылган) мәгърифәтчеләр хәрәкәтенең прогрессив күренеш булганлыгын түбәндәге өч момент белән билгели. Беренчедән, «Мәгърифәтче, — ди В. И. Ленин, — бу җәмгыять үсешенә ышана, чөнки аңа хас булган каршылыкларны күрми». Шуңа күрә дә бит мәгърифәтчеләр үзләре, яшәгән җәмгыятьнең тизрәк һәм зуррак үсүе өчен тырышалар. В. И. Ленин мәгърифәтчеләрдәге бу омтытылышка «тарихи оптимизм дип атарга мөмкин» дигән бәяне бирә. Икенчедән, мәгърифәтчеләр, бөтен көчләрен салып, Россияне европалаштыруга омтылалар, андагы культура байлыгын безнең җирлеккә күчерергә тырышалар — Россияне ия алдынгы илгә әйләндерү дәрте белән яналар «Без күрдек ки, — ди Ленин, — мәгърифәтчеләр карашының иң төп үзенчәлекләреннән берсе Россияне европалаштыруга каннар омтылудан гыйбарәт булды». Рус мәгърифәтчеләре хәрәкәтендәге өченче { әһәмиятле якны Владимир Ильич түбәндәге момент белән билгели.

«Мәгърифәтчеләр, — ди ул, — үзләренең әһәмият предметлары итеп, халык эчендәге бер сыйныфны да аерып алмадылар, алар хәтта гомумән халык турында гына да түгел, бәлки гомумән милләт турында сөйләделәр» (Ленин «җыентык» 2 том. 492- 493 бит. 0Г113. 1941 сл.) Мәгърифәтчеләр хәрәкәтенең бу ягында, капиталистик җәмгыятьтә туа, формалаша торган сыйныфларның интересларына 1 тапкыр килгәнгә күрә, В. И. Ленин прогрессив күренеш итеп саный. Соң татар мәгърифәтчеләре эшчәплегепдә әнә шушы югарыда саналган принципиаль — тарихи моментлар чагылалармы һәм кай дәрәҗәдә? Бу сорауның җавабына керешкәнче әһәмиятле бер сорауга, ачыклык биреп үтәсә бар. Татар мәгърифәтчеләре исемлегенә кемнәрне кертә алабыз соң?

Бу хәрәкәтнең үзәк фигурасы, һичшиксез, Каюм Насыйри була, һәм без аның эшчәнлегендә татар мәгърифәтчеләре хәрәкәтенең тулы эчтәлеге гәүдәләнгәнен күрәбез. Әлбәттә, ул ялгыз түгел, аның тирәсендә Габдерахман Ильяси һәм Фатих Халиди кебек реалист язучылар — матур әдәбиятыбызда яңа образлар тудырып, халкыбызны рус культурасыннан азык алырга, аның рухы белән коралланырга чакыручы язучылар торалар.

Татар мәгърифәтчеләре, барыннан да элек, рус мәгърифәтчеләреннән сабак алып, алардагы рух белән тәрбияләнеп, үз халкына, үз милләтенә, үз дәүләтенә армый-талмый хезмәт иткән фидакарьлар булалар. Каюм Насыйриның, «без Россия кешеләре. Безгә Россиядәге белем дә җитәрлек; безгә нигә Гамбургларга барып гыйлем эзләргә» дигән тарихи тезисы татар мәгърифәтчеләренең кыйбласы һәм юл күрсәткеч йолдызы рус культурасы булганлыгын ачык әйтеп тора. Шуның белән бергә, Каюм бабаның бу тезисыннан мәгърифәтчеләргә хас булган яклар, ягъни үзе яшәгән җәмгыять үсешенә ышану, андагы капиталистик каршылыкларны күрмәү һәм мөмкин кадәр тпзрәк рус культурасын татар халкына да күчерү, шул уңай белән,аны . фапатпзм караңгылы[1]гыннан коткару һәм Россия халыклары арасында туганлыкны, бердәмлекне ныгыту идеясе аңкып тора. Татар мәгърифәтчеләре хәрәкәтендә бу моментның шигез ташы булганлыгын онытырга ярамый, чонки кайберәүләр, Идел буе татарлары арасына «җәдитчелек» Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Каюм Насыйри фикерен китерүне кеше Гаспринский булды дип, безнең саф тарихыбызга кара тап ягып маташтылар.

Татар мәгърифәтчеләре дә ул чорда формалашын барган аерым сыйныф интересына түгел, бәлки, тулаем халык, милләт интересына хезмәт итүне үзләренә теләк итеп алалар. Бу хәтта Муса Акъегет Зада әсәрендә дә чагыла. Мәсәлән, ул, милләткә, илгә, ватанга хезмәт итүнең тарихи үрнәге итеп. Бөек Петрны ала да, «Бу падишаһыбыз Петрның милләтен сөючән булуы аркасында, Россиядә яңа тәртипләр, реформалар ясалды, бүгенге көндә сипләп яткан университетлар аның заманында ачылдылар; аның милләте өчен тырышуы сәбәпле, руслар диңгез фәннәрен өйрәпергә керештеләр, сугыш пароходлары ясадылар, механика, техниканы өйрәнергә башладылар.

Бөек Петр милләтеннән башка бернине дә белмәс иде...

Маһитап халкының культура торган патриархаль никах, культуралы дия исемле китабында да яңача гаилә төзү, бигрәк тә кыз балаларны замана рухында, тормышка яраклы кеше итеп тәрбияләү турында үз чорына карата кыю фикерләр әйтелгәнен күрәбез. Татар әдәбияты тарихында кыйммәтле мирас калдырган драматург, хикәяче һәм талантлы фольклорист, Фатих Халиди (1850-1923 еллар) шул ук чорда1 үзенең беренче пьесасы «Рәдде бичара кыз»ны (1888 ел) язып чыга. Ул монда Г. Ильясиның Маһитабына ярым пролетар Мирза кызы Хәлимәне каршы куя, һәм шушы образы ярдәмендә, тормышка лаеклы, культуралы гаилә төзү ирекле никах белән генә төгәлләнми, бәлки аның өчен эшчәнлек, тәрбиялелек, инсафлы Ф. Халиди бу әсәрен Габдерахман Ильясиның «Бичара кыз»ына каршы яза, шунлыктан исемен дә «Рәдде бичара кыз», ягъни, «Бичара кызның каршысы» дип атый.

Ярлы кызы Хәлимәне ул Казан байлары кызларының барлыгыннан да өстен итеп куя һәм Әхтәм бай улы шушы кыз белән гаилә төзүен чын тормышка ирешү итеп саный.

Аныңча чып-чыннан культуралылык хезмәт. уңганлык, эшчәнлек белән беркетелергә тиеш була, һәм аның бу идеясе шуннан берничә еллар соңрак язылган «Саран, надан теллә бай» һәм «Морат Сәлимов» дип аталган әсәрләрендә үзенең бөтен тулылыгы белән гәүдәләнә. Кыскасы. Ф. Халидинең оригиналлыгы шунда ки, ул чып-чыннан культурага ия була алучылар хезмәт ияләре, үз кул көчләре белән көн күрүчеләр, дигән карашны алга сөрүче була, һичшиксез, XIX йөз татар мәгърифәтчеләре арасында күренекле урынны алучыларның берсе Шиһап Мәрҗани була. Ул, беренчедән, реформист буларак, дингә, хорафатларга тазарту ясый, һәм татар халкының рус, Европа культурасын үзләштерүенә ярдәм итә, икенчедән, ул, тулы объективлык белән өйрәнү, Фәнни хезмәт җирлегендә, Идел буе татарлары Насыйри эшчәнлеге әнә шушы ерактан ук сузылып килгән һәм XIX йөзнең соңгы яртысында инде яңа принципларга нигезләнгән мәгърифәтчелек хәрәкәтеннән гыйбарәт. Барыннан да элек, энциклопедист була, ягъни, шушы чорның гар халкы тормышына нинди яңалыклар ту кирәк булса, ул аларның барысына кагыла, киң катлау җәмәгатьчелекнең аның шулар тирәсенә тупларга тырыша.

Без аның «иҗат чемоданында» тарих, археология, этнография. лингвистика, псевдоклассик романнар белән беррәттән, иген игү, аш пешерү турында язылган китапчык һәм кулланмаларның да булуын күрәбез, һәм бу сыйфаты ачы XV-XVI йөзләрдәге Уяну дәвере эшлеклеләре һәм X1X йөзләрдә рус җәмәгатьчелеге тудырган мәгърифәтчеләр белән бик нык бәйлиләр.

Ф. Энгельс, Европадагы Уяну дәвере турында сөйләгәндә, Лютерга (1483-1546) карата болай ди. «Лютер чиркәүнең авгий абзарын тазартып кына калмады, һәм немец теленең абзарын да чистартты...» («Табигать диалектикасы» 87 бит).

Рус милли культурасы, аның тел, әдәбияты формалашу тарихында Ломоносов эшчәнлеге дә нәкъ шундый зур кыйммәткә ия булып тора. Шулай ук Насыйри да, үз халкын, үз милләтен хорафат, мифлардан тазартучы һәм аның телен арчучы, андагы чүп-чарларны телде дип уйлады. Юк, русларның үзәк каласы алынса да, милли рухлары алынмады. Наполеонны Россиядән харап итеп кудылар» дип, татар халкына да шундый культуралылык, шундый рух белән сугарылырга кирәк дигән нәтиҗәне ясый. Габдерахман Ильяси (1856-1895) татар драматургиясендә беренче әсәр саналган «Бичара кыз»ында аркылы, татарга киртә булып ватарга, ирекле дигән мәсьәләләрне күтәрә.

Л. Жәләй яңа сыйфатлы әдәби телгә — киң демократиянең җанлы сөйләмендәге байлыкка корылган әдәби телгә нигез салучы, аны Фәнни эшкәртүнең төп юнәлешләрен сызып бирүче була. «Татар телендә дә шигырь, хикәя һәм Фәнни әсәрләр язып була. Аның да үзенә күрә байлыгы бар, тик, ул моңарчы эшләнми яткан — катып калган. Бүтән халыклар телләре өстендә эшлиләр, безгә дә телебез өстендә эшләргә кирәк» дигән тарихи тезис беренче тапкыр Каюм Насыйри таравыннан куела. Аның бу тезисы, беренчедән, тарихи чынбарлыклы, чөнки бер халыкка культура кертү, аны фән-техника белән коралландыру өчен, иң төп чараларның берсе — тел, әдәбиятта беркетелгән, фәнни нигезгә корылган тел.

Феодализм чоры татар әдәби теле киң катлауга аңлаешсыз, фәнни нигезгә салынмаган, яңа культураны халыкка тиз арада һәм тулы итеп үзләштерергә сәләтсез, кырык корамадан торган, Россиядә тупланган культура, фән яңалыкларын тиз арада татар халкына да күчерергә ашкынган һәм аның да үз милли культурасын баетырга тырышкан мәгърифәтчелек хәрәкәте беренче чиратта әдәби телне әнә шушы корамалыктан коткарырга тиешле була һәм бу эш, чынлап та, әдәби тел тирәсенә сырган борынгылык традициясен саклау, гарәп-фарсы телләренә ихтирам күзе белән карау тенденцияләрен вата, җимерә, татар теле ул «урам теле, фәнни, фәлсәфи уйларга лаеклы тел түгел» дигән карашларның барлыгын да себереп ташлый.

Икенчедән, татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең бу принципы Идел буе татарларына әдәби тел итеп «Тәрҗеман» телен тагарга маташучы «пантуркистлар» мәкерен юкка чыгара; без үз культурабызны, рус халкы барлыкка китергән культура калыбына салып, үз телебездә дә төзи алабыз дигән тарихи хакыйкатьне ачып сала. Габдулла Тукайның 1906 елны «Фикер» газетасында басылган «Тәрҗеманның татарларга мөнәсәбәте» дигән кискен мәкаләсе әнә шушы тарихи чынбарлыкны тулысынча ачып бирә: «Минемчә, — ди ул анда, — «Тәрҗеман»ның без татарларга галәкасы (бәйләнеше) бөтенләй юктыр: чөнки әүвәлән аның теле безнең телебезгә бөтенләй кире бер Кырым теледер.

Икенче, ул, хәзерге хөррият диңгезе ташкан вакытта, һаман черносотенный мәсләк тотып, һәммә бюрократларның, хатта ишан вә муллаларның хәер-хаһыдыр» «Тәрҗеманның» карагруһлык идеяләре ташучы икәнлеген татар мәгърифәтчеләре үз вакытында тирәнтен төшенәләр һәм аның «кире бер Кырым теленә» дә, үзенә дә каршы көрәштеләр.

IV

Кыскасы, «Тәрҗеман» газетасының Идел буе татарлары ара сыта бер мәлне аз-маз укылгалануы аккүмәч булмаганда, ипи ашаган төсле» (Г. Тукай).

IV Муса Акегет-Задә һәм Заһир Бигневның тел мәсьәләсендә ялгыш юл белән китүләрен истән чыгармыйбыз. Биредә сүз татар мәгърифәтчеләре хәрәкәтенең тел мәсьәләсендә алга сөргән тон принципы турында бара.

К. Насыйри бу романын «Әфсанәи Гөлрөх зә Камәрҗан» дип атый, вакытлы бер күренеш кенә булып, һичбер төрле йогынты ясый алмастан, җилли килгән, җилгә китә дигәндәй, тарих арасыннан төшеп кала. Соң татар мәгърифәтчеләренең, аерата Каюм Насыйриның тел өлкәсендә эшләүләре нидән гыйбарәт була?

Иң элек шуны әйтергә кирәк: мәгърифәтчеләр татар теленең үз эченә генә бикләнмиләр, киресенчә, алар татар халкына ике тел, ягъни татар һәм рус телләрен яхшы белү кирәклеген калку итеп куялар.

 XVIII йөз татар шагыйре Утызимәни күгәргән теләкне киңәйтеп реаль тормышка ашыралар, һәм аларның мондый принципны алга сөрүләре безнең тарихыбызга бик зур хезмәт итә — рус культурасын тизрәк һәм тулырак үзләштерүгә киң мөмкинлек ача. Бу принцип Каюм Насыйри эшчәнлегендә үзенең бөтен тулылыгы беләп чагыла. Ул, татарча-русча грамматика төзи. Бу грамматика русларга татар телен, татарларга рус телен өйрәнү, үзләштерүдә зур ярдәм иткән бердәнбер кулланма була. Билгеле, аның бу хезмәте, практик кулланма булуы белән бергә, бөтен бер фәнни концепция, Насыйриның грамматик системасы, дип аталырлык кыйммәткә ия булып тора. Насыйри «Татарча-русча сүзлек», төзи.

П. П. Масловский — шушы чорный рус галимнәреннән берсе — Ильминскийга язган хатында, «Хезмәт сөюче Насыйриның татар эпографиясе турында язганнары тулырак һәм дөресрәкләр. Аларны бастырып чыгарырга кирәк иде. Шулай ук аның татарча-русча сүзлеген дә бастырырга кирәк» ди 4 (Извес. Общества археолог, истории и этнографии при им. Каз. университете. Том XXIII. вып. 1. стр. 97).

Күренә ки, аның хезмәтләре ул вакытта ук белгечләр каршында зур бәя алганнар. К. Насыйри татар теле фәнни грамматикасына нигез салучы була диләр белгечләребез. Бу, — билгеле, хакыйкать. Дөрес, Насыйри төзегән грамматика (ул «Әнмүзәҗ» дип атаган. 1895 ел.) тәртип буенча беренче түгел, хәтта алардан нәкъ йөз ел алда татар теленең грамматикалары төзелә башлый һәм аларның саны да байтак була. 1895 елларга Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Каюм Насыйри 43 килеп кергәндә Насыйри грамматикасының тарихи әһәмияте шунда ки, ул, беренчедән, турыдан-туры татарларның үзләре әчеп төзелгән, икенчедән, авторның үзе тарафыннан дөрес саналган методология (логик-формаль принципка) нигезләнгән, өченчедән, шушы чорның татар теленә, мәсәлән, аның орфографиясенә кертелергә тиешле яңалык, үзгәрешләрнең фәнни дәлилләрен үз эченә алган була. Татар теле фонетик төзелешендәге үзенчәлекләр, һәм гарәп әлифбасының аларны дөрес тәгъбир итә алмавы мәсьәләсен, беренче башлап, Каюм Насыйри әнә шушы «Әнмүзаҗен дә кузгата. Насыйри «Ләһҗә-и-татария» исемендә, татар теленең аңлатмасы сүзлеген төзи. Әйтергә кирәк, аның бу хезмәте хәтта бүген дә бердәнбер килеш яши бирә, чөнки безнең әле татар теленең яңа аңлатмалы сүзлеген төзи алганыбыз юк.

Болар өстенә, Насыйри тагын «Кавагыйде китабәт», ягъни язу стильләренә караган кагыйдәләрне өйрәтә торган кулланма бер китап төзеп калдыра. Кыскасы, K. Насыйри татар теленең грамматик төзелеше, орфография һәм орфоэпик кануннарына карата шактый зур принципиаль мәсьәләләрле күтәрә, гадәт сөйләү теле белән әдәби тел арасында булырга мөмкин аермаларны ачык бирә һәм әдәби сөйләмне киң катлау тарафыннан үзләштерүнең методик юлларын күрсәтә. Әле, К. Насыйри коры теоретик, тел төзелешенә караган принципларны санап күрсәтүче генә дә түгел, бәлки, югарыда әйткәнебезчә, мәгърифәтчеләргә хас рәвештә, әдәби телне киң демократия, татар массасының үз сөйләү теленә нигезләү эшен практик тормышка уздыручы да була. Ул, мәсәлән, фәнни терминнарны халыкның үз тел чараларыннан алып ясауда бик уңышлы үрнәкләр калдыра.

Димәк, Каюм Насыйри татар теле белеме тарихында үзәк фигура, нигез салучы, бигрәк тә орфография, орфоэпия, терминология һәм лексикология тармаклары «буенча яңа баштан тудыручы булып тора. Билгеле, үз халкының культурасын баету, җәмәгатьчелек фикерен үстерү, киңәйтү теләге белән коралланган мәгърифәтче художестволы әдәбиятны читләтеп үтә алмый, чөнки сәнгать — ул, бик көчле тәрбия коралы. Шунлыктан, Насыйриның әдиплек тармагындагы эшчәнлеген ниндидер очраклы, вакыт уздыру, эш төрләндерү өчен мавыгу уңаенда чагылып киткән күренеш кенә итеп санарга һич тә туры килми, киресенчә, аның бу өлкәдәге иҗат принципы ул чор татар халкы аңын каплап торган хорафәт, дин йомыклыгына каршы көрәш булу белән бергә, фәнгә, реаль белемгә корылган тормышны үзләштерү идеясе белән дә сугарылган. Мәсәлән, аның компеляция юлы белән язылган «Әбугалисина»сы, дидактик стильгә салынган «Буш вакыт»ы, һәм «Кырык бакча» кебек әсәрләре әнә шушы идеяне чагылдыралар. Шулай, Насыйриның әдәби иҗат колачы да шактый киң, ләкин без бу урында, аның аркау һәм буен җентекләүгә, керешмәстән, татар әдәби тормышы тарихында күрелеп үткән һәм әле бүген дә яшәмәктә булган күп кенә жанрлар үзләренең гомерләрен Насыйри өстәленнән башлаганлыкларын гына күрсәтеп китәбез. Мәсәлән, татар әдәбиятында дидактик жанрны куллану Насыйридан башлана. Аның «Буш вакытта», «Кырык бакча» дип аталган әсәрләре шушы жанрга керәләр. Шунсы характерлы: рус әдәбияты тарихында дидактик жанрның беренче үрнәген бирүче Ломоносов була. Гомумән бу жанрны алга сөрү мәгърифәтчеләргә хас, чөнки бу төр әсәрләрдә, художество чаралары аркылы, киң катлау халыкка. Фән, техника турында белем бирү уңайрак. Насыйриның «Буш вакытта»сы нәкъ менә шушы максат белән язылган дидактик, әдәбият үрнәге булып тора. Татар әдәбияты тарихының «бик борынгы чорында ук новелла жанры кулланганлыгы безгә мәгълүм. Насыйри бу жанрны активлаштыручы, аңа тагын да киңрәк хокук бирүче һәм тагын да күбрәк дидактик бурыч йөкләтүче була, ягъни соңгы вакытта киң кулланылыш алган һәм үзенең төзелеш алымнары ягыннан үскән татар новеллистикасының тарихы беренче башлап аңар барып тоташа. Татарда хыялый романнар язу кайчаннан һәм кемнәрдән башлана дигән сорауны бирүчеләр дә беренче җавапны Насыйри «иҗат бүлмәсеннән» барын табачак. Аның «Гөлрөх вә Камәрҗан»ы, Ф. Халидинең «Мең дә бер сәхар»ы, Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәте» — менә шулар безнең әдәби тормыш тарихыбыз бакчасын бизиләр.

Ниһаять, борынгы уйгур әдәбиятының «Кодаткы белгече», рус әдәбиятының «Домострой» типындагы, дөресе, шуларга охшаш әдәби жанрны язып калдыручыбыз да әнә шул ук тынгысыз Каюм баба була. Аның «Фаваки- һелҗөласә» дигән калын әсәре — әнә шуның үрнәге.

Безгә нигә күрше күкләрдә яктылык эзләргә, үзебезнең Россия күгендә нурлы кояш, якты ай бар чагында дип, үз иле, үз ватанына бөтен мәхәббәтен салган, үз халкының бәхете өчен янган намуслы мәгърифәтче әлбәттә тынычлана һәм «миннән шунысы да җитәр инде дип, эшчән кулын җиң эченә тыгып куя алмый, киресенчә, ул, бөтен сәләтен туплап, тарих таләп иткән барлык сорауларга җавап бирергә омтыла.

Каюм Насыйри әнә шундый темперамент белән сугарылган кеше була. Фәнни хезмәте тел, әдәбият өлкәләре белән генә чикләнми һәм чикләнә дә алмый, чөнки артта калган татар халкын, мөмкин чаклы тизрәк, рус культурасы казанышлары белән коралландырырга. Россия күгендәге нур белән аның аның шурландырырга кирәк була. Менә шушы тарихи бурычны тирәннән төшенүе аркасында аның эшчәнлеге археология, этнография, тарих, география, математика, фольклористика, публицистика, авыл хуҗалыгы (иген игү, йорт-җир, көнкүреш) хәтта аш пешерү өлкәләренә чаклы җәелә һәм шактый бай фәнни, практик җимешләр бирә. Насыйриның тарихи бөеклеге шунда ки, ул үз халкын әнә шушы югарыда саналган фәннәрнең барлыгы белән дә авызландыручы була һәм аны мәңгеләштергән нәрсә дә шул. Рус, Европа халыкларының культура, җәмәгатьчелек фикере тарихында якты йолдыздай балкыган бөек кешеләр кебек. К. Насыйри да татар халкы тарихының чулпаны булып калачак, әлбәттә.

Без монда Насыйриның хосуси тормышы турында сүз ачып тормыйбыз. Анысын биографлар бәйнә-бәйнә, язарлар. Тик шуны гына әйтик: Насыйри ул — хосуси тормыш җылысы белән түгел, бәлки үзеннән соң булачак якты тарих җылысын сизеп, шуның белән рухланып яшәгән. 77 еллык гомерен шуңа багышлаган зат, һәм ул, хаклы рәвештә, үзенә лаек җылы, рухы теләгән якты тормышны безнең чорда — бөек советлар чынбарлыгында гына тапты да. Югарыда сөйләнгәннәрнең гомуми йомгагы түбәндәге реаль фактлардан тора. Беренчедән, Идел буе татарларының җәмәгатьчелек фикере, дөньяга карашы үзенең башлангыч чорыннан ук рус халкы барлыкка китергән аң, культура казанышлары белән якын бәйләнештә була, һәм бу бәйләнеш, торган саен үсәә барып, XVIII йөзгә җиткәч, татар культурасының төп кыйбласы рус халкы культурасының азык алуга нигезләнгән булырга тиеш, дигән тарихи проблеманы хәл итүгә ирештерә. Шул көннән алып татар җәмәгатьчелек фикере үсешендә мәгърифәтчелек хәрәкәте дип аталырга хаклы булган зур бер тарихи процессның яралгысы башлана, ул процесс XIX йөзнең соңгы яртысында тәмач төгәлләнгән төс ала. Моның иң якты үрнәге Каюм Насыйри эшчәнлегендә  чагыла һәм ул хәрәкәт, нәкъ рус, Европа халыклары тарихында зур урын алган «Уяну чоры» хәрәкәте кебек үк, татар халкының формалашу тарихында да «Мәгърифәтчелек хәрәкәте» була. Икенчедән, бу хәрәкәтнең тарихи әһәмияте шунда ки, монда татар культурасының юнәлеш ноктасы көнчыгыш та, көньяк, көнбатыш та түгел, бәлки рус культурасы булырга тиеш, татарның милли культурасы рус милли культурасы рухында формалашырга тиеш дигән нигез мәсьәлә хәл ителә. Менә шушы мәсьәләне принципиаль һәм практик хәл итү дә бөек зат Габделкаюм Насыйри баш рольне уйный.

Өченчедән, бу хәрәкәт, үз чорына нисбәттән бөей бер борылыш — революцион борылыш буларак, татарның әдәби тормышына критик реализм карашларын тудыра, аның җәмәгатьчелек фикерендә чын фән, кешелек дөньясы алга сөргән прогрессив идеяләргә омтылу хисен уята. Ниһаять, әйдәп баручысы Каюм Насыйри булган бу хәрәкәт татар тарихында демократик, большевистик идеяләрне күтәреп чыккан Тукай, Ямашевларның тууына ныклы җирлек әзерләгән тарихи реаль күренеш булып тора. Кыскасы, Каюм Насыйри, үз эпохасының иң объектив һәм актив кешесе буларак, күп милләтле, бөек Россия дәүләтен төзү, андагы халыклар туганлыгын ныгыту тарихында иң күренекле, бер фигура була. Насыйри Россиягә — чын мәгънәсе белән рус халкына ихтирам белән караучы була. Аның һәм гомумән татар мәгърифәтчеләренең шундый объектив була алулары — бу татар халкындагы самими ватанчыллык билгесе. Моның шулай икәнлеген бөек ватан сугышы күрсәтте. Шунлыктан да бит бөек мәгърифәтчебез Каюм бабаның эшчәнлеген өйрәнү безгә үз тарихыбызның чыныгып танырга ярдәм итә.

1945 ел.