Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАНКИСТ ШАХМАНОВ

Ләгънәт ителгән Пруссия җирен тетрәтеп, дәһшәтле совет танкысы һаман алга барды. Ул капылтым гына уңга борылды да, флангтан читләтеп үтеп, немецларның тылына — шоссе юлы янына чыкты.

Танк шоссе юлы буйлап, нц югары тизлек белән, дошман явы өстенә ыргылды.

— Шахманов, сүз сиңа бирелә, — диде командир. Гвардия сержанты Асадулла Шахманов ашыга-ашыга тубын кора башлады. Аның колак төбендә командирның таныш тавышы кабатланды:

— Туры төзәп, ут ачарга! Асадулла Шахманов дошман колоннасы өстенә үзенең тубыннан ялкын бөркеде. Оста тупчының төз атылган снарядлары немецларга котылгысыз һәлакәт алып очтылар. Йөк машиналарын һәм олауларны ялкын сарып алды. Гитлерчыларның үлек гәүдәләре, туфрак һәм төтен белән аралашып, һавага күтәрелделәр. Исән калган немецлар, тирә-якка тузылышып, кача башладылар.

— Алга, егетләр, алга! — дпп команда бирде гвардия кече лейтенанты машина йөртүче гвардия сержанты Лаптев танкны борырга да өлгермәде, каен урманы култыгында немецларның «Фердинанд»ы күренде. Алар безнең  танк өстенә тәртипсез рәвештә ут ачтылар. Танкның тәгәрмәчләренә снаряд тиеп, ул каты зарарланды. Танк командиры Миннишин җәрәхәтләнде. Ул, ачынып сызлануын җиңеп, бөтен көчепә кычкырды:

— Ут ачарга, ут! Радист Игумнов командирны кочаклап алды һәм аның җәрәхәтеп бәйләргә кереште. Сүз тагын тупчы Шахмановка бирелде. Ул, үзенең тубын ашыкмыйча төзәп, немец «фердинанд»лары өстенә бер-бер артлы снарядлар җибәрә башлады. Шахманов 5 снаряд белән дошманның үз йөрешле 2 орудиесен сафтан чыгарды, ә өченчесе борылып качарга тотынды. Гвардеецлар экипажы бу юлы да җиңеп чыкты. Ләкин шул ук вакытта экипаж картына яңа куркыныч килеп басты. Бер төркем немец автоматчылары яшеренә-поса танкка таба үрмәли иде. Гитлерчыларның безнең танкны яндырырга, экипажны һәлак итәргә теләүләре танк эчендәге һәрбер сугышчыга ачык идек.

Экипаж котылгысыз һәлакәт каршында калды: танк урыныннан кузгала алмый, командир яраланган, танк эчендә бер генә снаряд та юк. Батыр йөрәкле комсомолец Асадулла Шахманов командирга мөрәҗәгать итте:

— Рөхсәт итегез, мин хәзер танктан чыгып, дошман автоматчылары белән эшне бетерәм, — диде ул ярсып.

— Үтерерләр бит, дустым Асадулла...

 — Әгәр мине үтерсәләр, сез исән калырсыз, иптәшләр исән калырлар, — диде Асадулла һәм, командирныц җавабын да көтмичә, кулына автомат тотып, аскы люкны ачты...

Ул, танктан чыгу беләп, корыч тәгәрмәчләр артына яшеренде һәм гитлерчыларның якынаюын көтте. Немец автаматчылары танкка якынайганнан-якынайдылар.

Асадулла аларны аермачык күрә иде инде. Менә алар танктан нибары 5—6 метр чамасы гына калдылар... Асадулла Шахманов, автоматын тагын да җайлабрак тотты да, озын очередь белән ут ачты һәм алдан шуышып килгән немецларның барысын да диярлек кырып салды. Ләкин дошман автоматчылары аз түгел иде. Алар ялгыз батыр өстенә һәр яклап ата башладылар. Асадулла, үзенә генә хас булган җитез хәрәкәтләр белән, һаман саен позициясен алыштырып, танкның әле бер ягына, әле икенче ягына яшеренеп, автоматтан кыска-кыска очередьлар бирде һәм гитлерчыларны бер туктаусыз юк итте.

...Менә ерактан безнең танкларның килүе күренде. Алар дошман чолганышында калган ялгыз танкка ярдәмгә ашыгалар иде. Немец автоматчылары, безнең танкларның тавышын ишетү белән, үз-үзләрен белешмичә, кире кача башладылар.

Экипажның тормышы коткарылды, танк исәп калды. Ә танкист Асадулла Шахманов бер ялгызы 20 гә якын гитлерчыны түшәп салды,  ярдәмгә килеп өлгергән совет автоматчылары кулына тапшырды.

Хәрәкәттәге Армия