Логотип Казан Утлары
Публицистика

ССР СОЮЗЫ ХАЛЫК КОМИССАРЛАРЫ СОВЕТЫННАН ҺӘМ ВКП(б) ҮЗӘК КОМИТЕТЫННАН

ССР Союзы Халык Комиссарлары Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты күренекле рус язучысы, зур талантлы сүз художнигы, Ватаныбызның ялкынлы патриоты. СССР Верховный Советы депутаты Алексей Николаевич Толстойның үлүе турында кайгы белән белдерәләр.

ССР Союзы Халык Комиссарлары Советы. ВКП(б) Үзәк Комитеты.

ССР СОЮЗЫ СОВНАРКОМЫНДА ЯЗУЧЫ АЛЕКСЕЙ НИКОЛАЕВИЧ ТОЛСТОЙНЫҢ ИСТӘЛЕГЕН МӘҢГЕЛӘШТЕРҮ ТУРЫНДА ССР Союзы Халык Комиссарлары Советы карар бирде:

1. Москва шәһәрендә язучы Алексей Николаевич Толстойга һәйкәл салырга. 2. Москва шәһәренең А. Н. Толстой яшәгән Спиридоньевская урамындагы 2 нче номерлы йортка мемориаль такта куярга.

3. Москва шәһәрендәге Спиридоньевская урамын Алексей Толстой урамы дип исемләргә.

4. РСФСР ОГИЗында 1945-1946 нчы еллар эчендә А. Н. Толстой әсәрләренең тулы җыелмасын басып чыгаруны тапшырырга.

5. А. Н. Толстой исемендә түбәндәге стипендияләрне урнаштырырга:

а) М. В. Ломоносов исемендәге Москва дәүләт университетында — филология факультеты студентлары өчен һәрберсе 400 сумлык 2 стипендия.

б) СССР Совет язучылары союзы каршындагы институтта — студентлар өчен һәрберсе 400 сумлык 2 стипендия.

МОСКВА, СССР ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА Татарстан Совет Язучылары Алексей Николаевич Толстойның үлү хәбәрен тирән кайгы белән каршы алдылар. Ул үзенең якты талант көчен бөтенләе белән бернәрсәгә — Фашист варварларын тар-мар итүгә һәм безнең җиңүебезне оештыру эшенә багышлады.

Рус классик әдәбиятын совет әдәбияты белән тоташтыручы буыннарның берсе Сулган Алексей Толстойның революцион әдәбият алдындагы гаять зур әһәмияте шунда — ул үзенең иҗатында иҗтимагый алмашынуларны һәм бу алмашыну чорларында туган каршылыкларны, халык көченең җиңеп чыгуын, яңа тип дәүләт тезелеше — совет-төзелеше йөзендә прогресска киң юл ачылуын ышанычлы әдәби чаралар белән тирән итеп чагылдырып бирде. Бу зур рус язучысының, илебезнең данын һәм шәүкәтеп зур талант көче белән җырлаучы бу җырчының тудырган бай образларын без үзебезнең йөрәкләребездә мәңгегә сакларбыз.

Мирсәй Әмир. Г. Кашшаф, Хәсән Хәйри, Кави Нәҗми, Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Разин, Фатих Хөсни, Г. Халит, С. Фәйзуллин, 3. Аппакова, Б. Зернит һәм башкалар.