Шигърият
ШИГЫРЬЛӘР
Н. МОНАСИПОВ
АШКЫНУ
Көчле сугыш булды шәһәр өчен,
Һич туктаусыз туплар шартлады;
Изге сәгать! Шәһәр безнең кулда!
Авыр туплар шартлый еракта,
Һәрберебез, биреп барлык көчен,
Ватан өчен алга атладык.
Шәһәр халкы, чыгып безнең юлга,
Котлый безне чын-чын йөрәктән.
Һәм омтылдык биек башкаларга
Кичле кургаш уты яудырып;
Менә, менә, басым... Дошман кача
Үтек солдатларын калдырып.
Ялкыннары белән төнне ярып.
Сугыш үтеп китә еракка,
Туган авылларга, шәһәрләргә,
Алга, халык интеккән якка!
Хәрәкәттәге Ариля.
1944
ГИЗ ЭЛЬ-ГАБИД ☆
МИН ЕРАКТАН КИЛДЕМ
Иркәм, үтәп синең кушканны,
Тар-мар итеп явыз дошманны,
Мин ерактан килдем, ерактан,
Каш җыерган кырыс Төньяктан.