МИНЗӘЛӘ ЕГЕТЕ
Минзәләдән көпчыгыш якка таба, тигез басу буйлата барасың. Җиде-сигез километр үткәч тә күз алдында кинәт, бер дә көтмәстән, сокландыргыч матур бер манзара ачыла: син тау өстендә торасың, алда, түбәндә, күз күреме ераклыкка сузылып, ямь-яшел болын җәелеп ята.
Бу тауның аерылмас юлдашыдай, аңа кагыла-сыена барып, матур Ык суы ага. Ә сул яктарак, якында гына, хуш исле, ямьле нарат урманы башланып китә. Нәкъ шушында, текә тау белән Ык елгасы арасына кысылып, куе урманга ышыкланып, Тау асты байлары исемле авыл урнашкан. Авылның исеме җисеменә бик нык бәйләнгән. Табигатькә дә, игенгә, мал-туарга да, җиләк-җимешкә дә, балыкка, кош-кортка да, урман-болынга да, бик яхшы кешеләргә дә бай авыл ул. Аны шулай яңа, бай, мул тормышлы юлга колхоз төзелеше алып керде. Анда «Яңа юл» исемле колхоз гөрләп яши, Тау асты байлары авылын бөтен тирә-якка данлы итә, аны районның түренә мендереп бастыра.
Салих Гата улы Гатин әнә шул авылда туа, Ык суында коенып, анда балык тотып, урманда һәм колхоз бакчасында мул булып җитешә торган тәмле җиләк-җимеш ашап, авыл мәктәбендә укып, колхоз кырларында басуларда эшләп, туган илнең гаҗәп матурлыгына, киңлегенә сокланып үсә. Тормыш юлында да шушыннан торып ул, намуслы хезмәт аркылы, матурлыкка, киңлеккә омтыла. Mоңa Минзәлә аркылы юл салына. 1934 нче елдан ул Минзәлә МТС ында эшли башлый. Башта тракторчы, соңра шофер булып эшли. Аның исемен һәрвакыт мактап кына телгә алалар.
1937 нче елда 22 яшьлек Салихны Кызыл Армиягә озаталар. Шуннан башлап Ватан, үзенең бу тугрылыклы улына гаять җаваплы бурычлар йөкләп, аны илнең киң кочагында бер кырыйдан икенче кырыйга тирбәтә. Аның Ватан сугышында үткән юлын санау — география дәресен уку белән бер ул. Анда нинди генә шәһәрләр, өлкәләр, республикалар телгә алынмый! Ләкин Салих Гатин гади сәяхәтче түгел. Ул — сугышчы, тупчы, командир. Ул үткән юл, ул булган өлкәләр, шәһәрләр, авыллар, елгалар, урманнар, кырлар бер сүз белән генә атала: фронт.
ДОШМАННЫҢ ҺӨҖҮМЕ ШУЛАЙ ТУКТАТЫЛДЫ
Яр буйлата сузылган бердәнбер тар юл. Гади юл түгел ул. Бу юл — ут һәм кан юлы, җиңү яки җиңелү юлы, яшәү яки үлем юлы. Гатиннар орудиесе шул юлга урнашкан. Дошман шул юл буйлата һөҗүм итеп килә, ярсулы атакалар ясый. Сулда, арттарак — җансыз булып калган шәһәр авыр сулын, уңда — кызыл канга буялган елга тынычсызланып ага. Бөтен тирә-як — мәетләр белән тулган сазлык диңгезе. Урталыкта — Ватан язмышын хәл итүче күп юлларның берсе. Туплар, 50-60 метрга ук килеп җитә торган дошман пехотасына туры наводка белән атып, туктаусыз гөрселдиләр. Көпшәләр ут булып кыза. Бөтен һава үлем уты белән сугарылган. Чигенергә юл юк. Бу мөмкин түгел. Җитәр инде. Хәзер бер генә адым чигенү дә — җинаять. Чигенүгә шушында чик куярга. Изге чик. Моны кешеләр генә түгел, туплар да, гол ташлары да аңлыйлар төсле. Бу позицияләргә дошман бер-бер артлы туктаусыз дулкын булып ыргыла. Аның ыжгырып өстеңә килүе башта куркыныч була, ләкин кыя ярга — совет кешеләре киченә килеп бәрелә дә, авыр сыкранып, кирегә ташлана. Бу хәрәкәте исә зәгыйфьләнгән һәм хурлыклы була аның. Юл дошман үләксәләре белән капланын кала.
Гатин — орудие командиры. Безнең яктан да корбаннар бар. Батарея командиры үтерелә. Ике орудие сафтан чыга. Гатин — калган ике орудиедан торган батареяның командиры. Дошман ярсулы басымын туктатмый, ә ике совет орудиесе ут куәтен һаман арттыра бара, дүрт, сигез, ун орудие хезмәтен үти. Немецлар шашынуның актык чигенә җитсәләр дә, тар юлдагы бу чиктән үтә алмыйлар. Шуннан соң инде дошман бу юл буйлата һичбер кайчан һөҗүм итә алмаслык булып кала. Безнен өчен — һөҗүм, дошман өчен — чигенү юлы булып әверелә ул.
ИКЕНЧЕ ТОРМЫШ...
Авыр һәм хәлиткеч көннәр, тарихи көрәш көннәре иде алар. Жир йөзе мондый тетрәүне күргәне, белгәне юк иде, һаваның болай кызганы, янганы һпчкайчан булмаган. Беренче куәтле ударыннан ук, җирдән һәм һавадан ярсулы һөҗүм башлавыннан ук упышсызлыкка очраган дошман котырынганнан-котыра бара.
Сугыш кырына бер-бер артлы өзлексез ташлап торган көчләрен арттырганнан арттыра бара. Кире кайтарылган дошман атакаларының куәтен һәм салып исәпләп чыгару мөмкин түгел.
Танклар атакасы. Салих Гатин үзенең сугыш голында бик күп танк атакалары күргәне бар, ләкин аның мондый күләмнәрдә була алуын әлегә кадәр башына да китерә алганы юк иде. Мондый басымга кешеләр түзә алырлармы, туплар чыдый алырлармы?
Менә, Гатипнар биләгән бик тар гына участокка дошманның гаять зур танклар төркеме, «тигр»лары килә. Алар ерткыч юлбарыслардай акырып, корыч авызларыннан үлем уты чәчен киләләр. Санадылар: ун, егерме, утыз... алтмыш биш танк! Ә алар артыннан — кырмыскалардай пехота. Орудие командиры үз күзләренә үзе ышанмый. «Бер безгә каршы гына шул чаклы көч ташланамы?». Ләкин һич тә куркытмый ул көч, киресенчә, үз көчеңә ышанычны гына арттыра.
— Димәк, без шуңа торырлык, — ди Гатин үз иптәшләренә. — Бирешмәскә! Тиңдәшсез көрәш башлана. Дошман танклары 400 метрга якынлашкач, туплардан ут ачыла. Беренче атудан ук бер танк юкка чыга. Ләкин басым гаягь көчле. Бер танк урынын биш танк, ун танк алмаштыра. Ара якынайганнан-якыная бара.
Чигенергә? Мондый уй һичберәүнең башына да килми. Япьтәшләр, берәм-берәм яраланып, үлеп, егылалар. Атыштай, шартлаудан колаклар тона, күз аллары караңгылана... Свастикалы коточкыч бер танк, бер генә минутка да атудан туктамаган пушканы таптап, җимереп үтә; аның артыннан икенчеләре, өченчеләре, унынчылары...
Туп янындагы щельгә төшеп өлгергән Гатин әкренлән кенә аңына килә башлый. Ул үзен Җир астында, кабердә кебек хис итә. Аның өстеннән танклар ташкыны агылып үтеп тора, һавада — снарядар, бомбалар, миналар, пулялар яңгыры. Бөтен тирә-як ут, шартлау, кап, үлем белән тулган... Сугышны күзәтү һәм идарә итү пунктындагы югары командование тупчыларның эшләренә яхшы бәя бирә, һәлак булдылар алар. Ләкин Ватан алдымдагы үз бурычларын намус белән үтәп, батырларча корбан булдылар.
Аларның уты дошманның басым куәтен йомшартты, зәгыйфьләндерде. Атакага килгән дошман танкларының бер өлешен кырып, калганнарын эчкәрегә үткәреп җибәрү һәм алар артыннан килүче пехотаны аерып алу бурычы үтәлде.
Хәзер икенче бурыч — кисеп калдырылган пехотаны үзенә аерым, аңардан бүленеп эчкәрегә үткән танкларны үзенә аерым рәвештә кыру бурычы башланды. Һәм бу да, нәтиҗәдә, шулай ук уңышлы төгәлләнде.
Әнә шулай корбан булганнар исәбенә орудие командиры Салих Гатин да кертелде һәм бу факт, рәсми юллар үтеп, ерак Минзәләгә, «Яңа юл» колхозына, Нурикамал апа һәм Хәят җиңгиләр кулына барып җитте. Ә бу вакытта үлмәс батыр Салих төнлә белән, кирәк урыннарда яшеренә-кача, кирәк урыннарда сугыша-сугыша, үзебезнекеләр янына исән-сау чыгып өлгергән иде инде. Аның үз частена әйләнеп кайтуы үлемнән кайту белән бер булды. Командирлары, иптәшләре, дуслары апы кочаклап үптеләр. Часть исемлегенә ул яңа баштан кертелде. «Үлгән» Салихның шушы көннән алып икенче тормышы башланып китте.
КЫЮЛЫК, ТАПКЫРЛЫК
Ике түгел, ун тормыш булса да, Ватан өчен кызганыч түгел. Ләкин, ун түгел егерме тормышың булса да, аның берсен генә дә юкка, арзанга бирергә ярамый. Кавказ таулары арасында булып үткән бер вакыйгада Гатинның омтылышы уңае белән, батарея командиры Каранов шул турыда уйланып борчылган иде.
Таулар. Аралыкларда тар юллар. Батарея тау итәгенә, югарыда урнашкан. Шунда Сәер бер вакыйга булып ала. Астагы юл буйлата дошманның ике җиңел автомашинасы килеп чыга. Штаб машиналары. Әллә адашканнармы? Машиналар туктый. Аннан офицерлар чыгып, тирә-якка күз йөртәләр, кулларындагы карталарны карап, үзара нәрсәдер сөйләшәләр. Нишләргә? — Туры паводка белән бик тиз ут ачарга кирәк,— диләр.
— Кирәкмәс, — дп Гатин. — Аларны тере килеш кулга төшерергә кирәк. Үзем барам.
— Булдыра алмассың,—ди Каранов. — Булдыра алам, барам,—ди Гатин. — Сезне җибәрмим, юкка әрәм булырсыз, — ди Каранов. — Шикләнмәгез. Барам. Рөхсәт итегез, — дип кабат үтенеп сорый Гатин.
Ул үзенекен итә, рөхсәт алуга ирешә. Үзе белән бергә ике кызылармеецны алып, автоматлар белән коралланып китәләр. Ятын шуыша-шуыша, таш артларына яшеренеп чаба-чаба, бик тиз түбәндәге юлга төшеп җитәләр. Гатин автоматы белән алга китә. Ике сугышчы зур ташлар артына яшеренеп, Гатинның командасын көтеп калалар. Немецлар, кинәт үзләре янында ук диярлек совет сугышчысын күргәч, аны шулай ук тере килеш кулга алырга исәп тотып булса кирәк, пистолетларын күтәреп, «русь, сдавайся!» дип кычкыралар. Гатинның ымлап ясаган командасы буенча, автоматлардан ут ачыла. Немецлар пистолетлардан ата башлыйлар. Һәр ике як өчен хәл кискенләшә. Югарыдан иптәшләре һәм батареячы Карапов, тыннарын да алмыйча, күзәтеп торалар.
«Нәрсә бирер бу тәвәккәллек?» Ләкин, Гатинның кыюлыгына һәм тапкырлыгына ышанып, үзләрен юаталар, һәм ялгышмыйлар. Немецларның машиналарга утырып ычкынырга теләүләре дә, төрле якка таралып качып котылырга омтылулары да барып чыкмый. Пистолеттан атулары, бәхеткә каршы, Гатинны зарарлый алмыйлар. Качып китәргә теләгәннәре автомат пуляларыннан җиргә егылалар. Иң кискен һәм хәлиткеч моментта ике кызылармеец, Гатинның командасы буенча, яшеренгән урыннарыннан чыгып, ура кычкырып, машиналарга ташланалар. Биек һәм текә таулар аралыгында тарлыкта ике сугышчының һәм аларга кушылып Гатинның да «ура» кычкырулары дәһшәтле бер көч белән яңгырап китә. Калтыранган немецлар кулларын күтәрергә мәҗбүр булалар. Гатин дошманның ике штаб автомашинасын, бер солдатын һәм әһәмиятле документлары белән бер штаб офицерын тере килеш китереп тапшыра.
РАЗВЕДКАДА
— Батыр сип, Гатин, — диләр аңа. Ләкин ул монда әйтерлек бернинди дә батырлык күрми. «Дошман үз аягы белән синең яныңа ук килеп чыккан икән, аны тотып алу нинди батырлык булсын?..» Шулай дип уйлый Салих. Н. шәһәре өчен сугышларда аның күрсәткән зур эшләре, артдивизионның идарә взводы командиры булып эшләп, шәһәргә беренче булып керүе, аннан, ут эченнән дошманның алты автомашинасын алып чыгуы, моның өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе— болар барысы да Гатин турында ихтирам белән сөйләрлек батырлыклар. Салих Гатин разведкада да берничә тапкыр була һәм анда тапшырылган хәрби бурычларны уңышлы үтәве өчен 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Дошманның оборона полосасын өзү сугышы. Куәтле артиллерия хәзерлеге алып барыла. Шунда Гатин, сугышчылардан Тайлаков һәм Некрасовларны үзе белән алып, дошман тылына кереп кптә. Шуышып, яшеренеп баралар алар. Ике километр эчкәрегә кереп китәләр. Шуннан торып артиллерия утына дөрес, төз юнәлеш биреп торалар. Бурыч бик яхшы үтәлә. Куе арыш арасына яшеренеп, кайтып баралар. Кипәт алар алдына кораллы дүрт немец килеп чыга. Хәрәкәт шул чаклы бердәм, кызу һәм оста ясала ки, алар немецларның дүртесен дә бик тиз коралсызландыралар һәм «тел» итеп, тере килеш үз частьларына алып кайталар. Менә ул яңадан разведкада. Унике кешедән торган бер разведка төркеме хәзерләнә. Алар арасында Гатин да бар.
Караңгы төн. Разведчиклар өчен иң уңай шарт. Бик саклык белән елганы кичәләр. Дошманның алгы линиясен үткәч, ике землянка күренә. Ләкин аларга туп-туры барырга ярамый. Алар ерактан читләтеп үтәләр. Тылга барып чыгалар да, иң элек телефон чыбыкларын өзәләр. Соңра бик тиз, алдан билгеләнеп куелганча, алтышар кеше булып ике группага бүленәләр һәм операцияне үтәүгә керешәләр. Хәрәкәт, төзелгән план буепча, кызу алып барыла, Тавыш-тынсыз гына часовой үтерелә. Шул ук вакытта сугышчы Каһиров тәрәзәдән граната ыргыта. Башкалары ишектән бәреп керәләр. Землянка эчендә алты Фриц була.
Граната шартлаудан һәм кул сугышларында аларның бишесе үтерелә.
Бер унтер офицер «тел» итеп алына. Бу группада Гатин катнаша һәм ул үзенең яхшы командир гына түгел, ә оста разведчик икәнлеген дә күрсәтеп, кыюлыкта, тапкырлыкта башкаларга үрнәк була. Беренче землянкадан ике «тел» алына, һәр ике группа, һичбер югалтусыз, өч «тел» белән, әйләнеп кайта. Алар елга уртасына килеп җиткәч кенә дошманда паника күтәрелә.
Пулеметлардан ата, һавага ракеталар чөя башлыйлар. Ләкин соң була инде.
АНЫҢ ШӘКЕРТЛӘРЕ
Артиллерия — сугышның алласы» — ди юлбашчыбыз. Гатин кулындагы артиллерия бу бәяне тулысынча аклый. Аның пушкалары төз аталар, дошманны шәфкатьсез кыралар. Ул моны үз сугышчылары ярдәме белән, аларны өйрәтү, тәрбияләү, чыныктыру нәтиҗәсендә ирешә.
Ут взводы командиры Гатин дивизион командиры Худяковтан приказ ала:
— Взвод көче белән, пехота батальонына Н. елгасын кичүне тәэмин итәргә. Елгага, дошман көчләренә Гатин үзе разведка ясый. Пушкаларны кайда һәм ничек урнаштыруны билгели.
Елга киң түгел, аның аркылы саперлар бик тиз күпер сала алалар. Ләкин кичүне оештыру өчен иң уңайлы урында — дошман пулеметлары.
Гатнн анда алты пулемет оясы тапты. Беренче бурыч — аларны юк итү һәм пехота батальонына елганың аръягына чыгу мөмкинлеген бирү. Ике орудие моны башкара ала. Орудие командирлары Демидов һәм Романчукларга бурыч бик җентекләп аңлатыла. Алар, дошманның урыннары бик төгәл күрсәтелгән өчәр пулеметын юк итәргә тиешләр. Пушкалар елга алдындагы бәләкәй урманга нык маскировкаланын урнашалар. Бердәм ут ачыла. Дошман пулеметларын бастыру өчен нибары унбиш минут вакыт кирәк була. Алга юл ачыла.
Пехота батальоны иркенләп елганы кичә һәм аргы ярда плацдарм яулап алып ныгый. Шуннан соң, зур көчләрне күчерү өчен, бер төн эчендә елга аркылы күпер салына һәм аның аркылы гаскәр көнбатышка агыла. Икенче көнне Гатин, үз пушкаларының эш нәтиҗәләрен күрү өчен, дошман пулеметы ояларын барып тикшерә: пулеметлар чәлпәрәмә килеп җимерелгәннәр, һәр пулемет янында өчәр немец үләксәсе аунап ята. Бер генә Фриц та качып котыла алмаган. Үз эшеңнең шундый гүзәл нәтиҗәләр бирүен күрү ничаклы тирән канәгатьләнү, шатлык, горурлык хисләре тудыра. Рәхмәт мәргән Демидов һәм Романчук иптәшләргә! Советлар Союзы Герое, гвардия лейтенанты артиллерист Хардиков белән бөтен часть һәм фронт горурлана. П. Шәһәрен алу сугышларында күрсәткән батырлыклары өчен шундый югары исем бирелә аңа. Хардиков бу вакытта Гатин взводында иде. Алар беренчеләрдән булып шәһәргә барып керделәр. Каты урам сугышлары булды.
Гатин батареяларны бик уңышлы позицияләргә урнаштырды. Немецлар көне-төне контратакалар ясап тордылар. Ләкин безнең көчне җимерә алмадылар. Хардиков орудиесе, Гатин батареялары дошманны мәрхәмәтсез кырдылар. Батыр совет сугышчыларының, мәргән тупчыларыбызпың утына чыдый алмыйча, немецлар, бик күп югалтулардан соң, шәһәрне ташлап качарга мәҗбүр булдылар.
МИНЗӘЛӘГӘ ЮЛ — БЕРЛИН АША
Гатинның, аеруча алганда, 1941 нче ояның 24 июненнән башлап үткән юлының һәрбер адымы сугыш белән, кан һәм үлем белән билгеләнгән. Тупчы командир Гатин матур һәм киң, бай һәм ирекле туган ил өчен барган сугышның бөтен әчесен-төчесен татыган.
Беренче елларның авыр чигенү газабын үткәргән ул, ләкин, бөтен армиябез кебек үк, ул да, дошманны ниһаять тар-мар итүгә ышанычын бер генә минутка да җуймаган, һөҗүм итеп килүче дошманны туктату, соңра аңа каршы гигант һөҗүмгә күчү, илебезне фашистик нәҗестән бөтенләй әрчү, Көнбатыш Европадагы тугандаш халыкларны азат итә башлау кебек бөек бәхет тәмен һәм рухи ләззәтен татыган һәм хәзер дә татый ул. Аның күз карашлары һәм туп көпшәләре Берлинга төбәлгән. Ул анда булыр. «Яңа юл» колхозчылары — әнкәсе Нурикамал, хатыны Хәят һәм Казандагы сеңлесе — 4 нче тегү фабрикасы эшчесе Марзия аңардан алган хатларның берсен Берлиннан алып шатланырлар.
Үлем белән һәрвакыт янәшә йөргән һәм аны җиңә килгән Салих Гатин, үз ватанының, үз халкының бөек исемен, намусын, шөһрәтен югары күтәреп, исән-сау килеш, Берлин аша Минзәләгә, Тау асты Байлары авылына, «Яңа юл» колхозына әйләнеп кайтыр. Аның барлык үткәй юлы, башыннан кичергәннәре моңа бездә тулы һәм нигезле ышаныч тудыра.