Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЧЛЕ ХУДОЖНИК

Алексей Толстой — гали рус җанлы язучы һәм күн кырлы талант иде. Озак еллар дәвам иткән иҗат гомерендә кайнап торган хезмәт һәм югары таләпчәнлек нигезендә ул үзенең миллионлаган укучыларында үзенә, чынлап та, көчле һәм хаклы мәхәббәт тойгысы тәрбияләде. Балалар әкияте, тарихи роман яки хәрби очерк — аның оста кулында болар барсы да тормыш чаткысы бөркеп торган краскаларын таптылар һәм, хәтта, кул белән капшап булырдай формалары, чын художниклык көче белән укучыны хәйранга калдырдылар. Үзенең Ватан сугышы көннәрендә язылган публицистик мәкаләләре белән Толстой, туган, илен өзелеп сөюче һәм фашизмны бөтен йөрәге белән каһәрләүче бу язучы, үзенең ярсу трибун икәнлеген күрсәтте һәм аның дәртле тавышына фронтларда сугышып йөрүче солдатлар, тылда торып җиңү өчен эшләүче хезмәт ияләре бик нык колак салдылар. Туган илнең куркыныч астында калган көйләрендә, немец күзен акайтып Москвага ыргылганда, Толстой, ачуы кабарган Росспяпең тугрылыклы улы буларак, халыкның көченә тулы ышаныч белән яшәде һәм совет кешеләре алдында рус халкының тарихи шөһрәтен, бабаларыбызның әйтеп калдырган васыятләрен тергезде, «Бермә-бер көчлерәк!» дип чакырып сөрән салды. Толстой мәкаләләренең хәтта исемнәре генә дә чакыру авазы булып яңгырадылар: «Батырлык өчен, дан өчен!», «Ныклык», «Фидакарьлек», «Җиңүгә булган иман», «Ачуы кабарган Россия», «Җимерелмәс крепость», «Совет ватаны өчен!» 1941 нче елның 27 иче июнендә язылган «Без нәрсәне саклыйбыз» дигән мәкаләсендә ул үзенең совет ватанына булган мәхәббәтен садә һәм йөрәкне дулкынландыручы җан авазы белән түбәндәгечә итеп әйтеп бирде: «...Туган илем минем, җирем минем, Ватаным минем, табигатьтә сиңа булган мәхәббәттән дә кайнарырак, тирәнрәк һәм изгерәк тойгының булуы мөмкин дә түгел». Икенче бер мәкаләсендә ул илһамланган дәртлелек белән совет кешесе турында, «совет кешесенең һәм, беренче башлап, рус кешесенең, Ирек бальзамын бер мәртәбә туйганчы эчкән бу кешенең, дөньяда герман империализмы сытып үтергән кешеләрдән башка әле матур кояш астында яшп торган югары гаделлек җире булганын белүче кешенең һәм бу югары гаделлекнең Сталин конституциясендә алтын хәрефләр белән язылган булуын белүче һәм совет иле — әтиләребез һәм бабаларыбыз иле һәм балаларыбызга, балаларыбызның балаларына бәхет өчен тугап ил барлыгын белүче кешенең психологиясе» турында язды.

Авыр көннәрдә әйтелгән бу мәхәббәт һәм иман сүзләре халыкның җылы хатирәсендә югалмыйча сакланырлар. Толстой рус әдәбиятының иң яхшы традицияләрен дәвам иттерүче һәм рус теленең сафлытып көнләшә-көнләшә саклаучы булды. Совет язучыларынын яшь буыны, Толстойның мәрхәмәт нуры астында тәрбияләнгән бу буын, аңа бик нык бурычлы булып кала. Сугыш көннәрендә Толстой-художник, публицистик мәкаләләр белән генә чикләнмичә, монументаль әсәрләр өстендә — «Беренче Петр» дигән романы һәм «Иван Грозный» дигән драматик повеете өстендә дә армый-талмый эшләде.

Без барыбыз да аның тормыш сөюче һәм үзенчәлекле рус таланты бөркелеп торган бу кешенең, безнең белән янәшә торып иҗат итүен сизүдән килә торган рәхәтлекне тоеп яшәдек, апың иҗатын мәхәббәт беләп күзәтеп бардык һәм аның исемен эзләп калын журналларның битләрен йотылып-йотылып актардык...

Әнә шунлыктан безгә килгән бу югалтуның ачысы тагын да көчлерәк һәм авыррак.

Толстой сугышның беренче көннәрендә үк болай дип язган иде: «Өченче империянең» армияләрен җимереп бетерергә, барлык фашистик нәҗесләрне, аларның канлы варварлык мәкерләре белән берлектә, җир йөзеннән себереп түгәргә, безнең туган илебезгә тынычлык, иминлек, мәңгелек ирек, муллык, кешелек дөньясы тудырган тәрәккыять баскычы буенча югарыдан-югарыга күтәрелү мөмкинлеген бирергә — менә шул гали һәм асыл бурычны без, руслар, һәм безнең Союзыбызның барлык тугандаш халыклары үтәп чыгарга тиешбез!» һәм, чынлап та, аның менә инде тиздән ирешеләчәк соңгы җиңү көннәренә чаклы тора алмавын белгәч, күңелне кешелек моңсулыгы чорнап ала..