Логотип Казан Утлары
Очерк

ХӘНҖӘР

Хәнҗәр матур, әгәр кыныннан Гадел хөкем өчен алынса... Куркыныч хәрабәләре артта калды. Дәһшәтле туплар гөрләве Норвегиянең томанлы диңгез буйларына күчте. Таң белән алда тын фнорд күренде. Аның өстендә ак сөт кебек ак томан салмак кына тирбәнеп йөзә иде.

— Нинди тын җирләр! Ичмасам кош тавышы да ишетелми, — диде Тахау Дәүләтшин фнордның тирән тынлыгына гаҗәпләнеп. Ләкин берничә минут үтүгә тыл фнордлар, түбәләре кар белән капланган таш-таулар кинәт иңрәп, яңгырап киттеләр. Офыкны ялкын белән аралашкан кара кучкыл төтеннәр каплады. Таулар артыннан яңа гына күтәрелә башлаган кояш, кояш тотылгандагы шикелле, төтен эчендә калып, нурсызланды, караңгыланды. Бу, немецларның ныгытылган районын безнең йөзләрчә тупларыбызпыц һәм гвардияче минометларыбызның тупка тотуы иде. Тауларда бер генә снаряд ярылганда да ничәмәичә яңгыраш хасыйль була, ә инде меңнәрчә снарядлар, миналар ярылганда бу яңгыраш тоташ бер үкерүгә, гүләүгә әверелә, гүя таулар ишеләләр, җир җимерелә шикелле тоела иде.

Тын фиорд чайкалды, дулкынланды. Аның өстендә снарядлар ярылуыннан йөзләрчә су баганалары өермә булып, һавага күтәрелделәр. Бераздан артиллерия үзенең утын эчкәрерәк күчерде. Роталар хәлиткеч бәрелешкә — атакага омтылдылар.

Өлкән лейтенант Поздрачев, үзенең ура кычкыра-кычкыра барган сугышчылары артыннан йөгерде. Салкын җил аның бозланып каткан шинель чабуларын артка каерды, сулышын буды. Кинәт өлкән лейтенант сөрлегеп киткәндәй булды, чайкала-чайкала бер-ике адым атлады һәм көрәп мүк батон тапланган таш өстенә егылды. Кызулык катыш ул тагын барды, тагын егылды.

Дошман пулясы шунда аны икенче тапкыр яралады. Поздрачев яңадан күтәрелә алмады...

Ул үзенең иреннәре кибә баруын, хәле бетүен сизде. Аның кайнар каны Норвегиянең салкын ташлары өстенә акты.

— Бар да бетте... Эх, нинди үкенеч, җиңү көнен үз күзем батән күрә алмадым, — дигән уйлар офицерның соңгы уйлары булды, шуннан соң аның күз аллары караңгыланды, үзе ниндидер тирән һәм караңгы упкынга төшеп барган шикатле булды. Арттан килүче сугышчылар сөекле командирның егылуып күрделәр.

Бер минут кичекмичә, кызылармеец Иванов ташлардан ташларга яшеренә-яшеренә аңа ярдәмгә ашыкты. Менә зур соры таш, Иванов аны әйләнеп үтте һәм алга карады. Поздрачев ачык җирдә, кечкенә калкулык өстендә егылган Иванов корсагы өстенә ятты һәм шуышып кптте. Калкулыкка җитим дигәндә ул кинәт туктады һәм хәрәкәтсез калды.

— Эх, үтерделәр! — дип кычкырып җибәрде белорусь егете кече сержант Очкин. Ул бөтен гәүдәсе белән алга омтылган килеш берничә секунд кузгалмый торды, аннары Иванов эзеннән китте. Очкин бик тиз арада Иванов янына барып җитте һәм аның авырайган гәүдәсен саклык белән ышыккарак өстерәп, башын күтәрде. Пуля нәкъ маңгайга тигән иде.

— Снайпер пулясы! — дип уйлады Очкин һәм аның тәне чемердәп китте. Шул чакта таудан искән җил ерактагы ату, ура тавышлары балән бергә, өлкән лейтенантның әкрен генә ыңгырашуын да алып килде. Сугыш кырындагы бу зәгыйфь тавыш, әгәр дә Очкин яралы командир турында уйламаган булса, бәлки, тишетелмәгән дә булыр иде. Очкин исә ишетте һәм үзенә ялаган куркынычны онытып, алга шуышып китте. Ләкин максадына ирешә алмады. Дошман пулясы аның да гомерен кисте.

Шуннан соң, ташлар арасына яшеренгән немец снайперы, бәлки, яңадан бирегә берәү дә килмәс, берәүнең дә бу эшкә йөрәге җитмәс, дип уйлагандыр. Ләкин саф вөҗданлы совет сугышчылары үзләренең командирларын бәләдә ташлап калдыра торган вак җаннар түгел.

Менә безнең якташыбыз Балыклы Сукай авылы егете медицина хезмәтләре старшинасы Тахау Дәүләтшин өстендәге шинелен салып ташлады да, бил каешын ныграк кысты. Аннары матурлап, сырлап эшләнгән үткер хәнҗәрен кыныннан суырып, авызына капты, ике кулы белән бүреген басты һәм немец снайперына каршы йөгереп китте.

Күрә торып үлемгә каршы барганда Тахау нәрсә турында уйлады икән?

Ул үзе бу турыда бик гади итеп.

— Мин әллә нинди матур, югары уйлар уйламадым. Командирымны ут астыннан алып чыгарга, аның гомерен саклап калырга теләдем. Бөтен уем шул булды. Иванов та, Очкин да шул турыда уйлаганнардыр, — диде. «Мин... матур һәм югары уйлар уйламадым» диде сугышчы киң күңеллелек белән. Ләкин чынын да анын бу уйлары балаларының балалары сокланырлык, мәңге онытылмаслык гүзәл, саф, мөкатдәс уйлар иде. Бу уйлары белән ул үзенең намуслы сугышчы, пак җанлы, газиз Ватанын чиксез яратучы батыр ир икәнен күрсәтте. Шул гүзәл сыйфатларның билгесе буларак, аның киң күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены һәм «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале балкып торалар.

Тахау һаман алга шуышты. Көн томанлы, салкын иде. Ташлар пыяладай юка боз белән капланганнар. Кырыйлары пычактай үткерләр. Тахау аларга кулларын, тезләрен җәрәхәтләп бетерде. Шуыша-үрмәли торгач, Тахау Фиорд янына ук килеп җитте. Монда ул аякка басты һәм яр буйлап йөгерергә тотынды. Аннары яңадан тауга үрмәләде. Әледән әле Тахау туктап тыңлап торды. Немец снайперы кайдадыр шунда, якында гына булырга тиеш. Ләкин ул үзенен барлыгын һичнәрсә белән сиздерми иде. Аның каравы Тахау да үзенең саклыгын көчәйтте. Ул күләгәсыман тавыш-тынсыз барырга тырышты. Шулай итмәскә мөмкин дә түгел иде. Ул узалдында нинди хәйләкәр, мәкерле һәм үткен дошман торганын аңлый иде. Мондый дошманны алдавы җиңел эш түгел.

Бер генә ялгыш хәрәкәт тә, кечкенә генә саксызлык та гомер бәясе торачак. Тахау тагын шуышты, тагып тыңлады.

— Китмәдеме, каһәр суккыры, — дигән шикле уй Дәүләтшинның миен яндырып үтте. Ләкин ул шунда ук бу уеннан кайтты.

— Юк, немецның башына кундырмаганда, бу урыныннан кузгалмый, — диде.

Бөтен уйлары, тойгылары немец снайперын юк итүгә юнәлдерелгәнгә, Тахау Дәүләтшин минаның ачы сызгырып килүен ишетми калды. Mинa аның янында ук ярылды һәм кайнар кыйнылчык егетнең аягына килеп кадалды. Тахауның күзләреннән утлар чәчрәп китте, кычкырып җибәрмәс өчен авызындагы хәнҗәр корычын өзәрлек итеп, тешләре кысты.

Бер зур таш артына шуышып, Тахау үзенең ярасын бәйләде. Аннары яңадан алга, немец снайперын эзләргә шуышты.

Исәп буенча хәзер Тахау немецның тылында булырга тиеш иде. Ул туктады һәм ташның күләгәле ягыннан башын чак кына сузып, тирә-ягын күзәтергә тотынды. Берничә минутлар күзәткәч, үзеннән: бары егерме адымда гына ташны чокып ясаган ячейкага яткан немецны күреп алды.

— Менә син кабахәт кайда, — диде егет эченннән һәм ачу белән өстәде, — кара гүрең дә шунда булсын, — диде. Тахау тагын ун-унбшп адымнар чамасы алга шуышты һәм немецтан биш адымда таш артына посып туктады. Авызындагы хәнҗәрен кулына алды һәм аның үткерлеген сынаган шикелле хәнҗәр йөзеннән тәмәкедән саргаеп беткән баш бармагын йөгертеп үтте. Хәнҗәр кыл кисәрлек үткен иде. Менә немец үзенең мылтык көпшәсен әкрен генә икенче якка таба бора башлады. Мөгаен, ул алда нәрсәдер күреп алды. Тахау бу секундның һөҗүм итәр өчен иң уңай секунд икәнен төшенде. Хәзер немецның бөтен зиһене мушкага тупланган, тушың өчен ул бүтән бернәрсәгә дә әһәмият бирмәячәк. Бер секунд, әйе бер секунд эчендә барысы да хәл ителергә тиеш. Кичегергә ярамый, әгәр дә немец чакмага басарга өлгерсә тагын бер совет сугышчысының гомере киселүе мөмкин. Тахау арыслан кебек урыныннан сикерде дә, бөтен көче белән селтәнеп, хәнҗәрен сабына кадәр немецның аркасына батырды...

Хәзер командирның гомерен коткару өчен юл ачык иде инде.

Хәрәкәттәге Армия