КАЮМ НАСЫЙРИ—ТӘРБИЯЧЕ
XIX нчы йөздә татарның атаклы галимнәреннән булган Каюм Насыйри балалар өчен язган фәнни популяр әсәрләре, әхлак өйрәтү турындагы әсәрләре, балалар өлешенә тигән — алар файдаланырга мөмкин булган халык иҗаты, дистәләрчә дәреслекләре һәм күп кенә тәрҗемә әсәрләре белән шул чор язучылары арасында иң хөрмәтле урынны тота.
Замандашлары кебек үк, ул да шул вакытның дип мәдрәсәләрендә укыган, шул гореф-гадәтләрдә тәрбияләнеп үскән. Аның да буйлы чапан киеп, мулла булуын көтүчеләр булган. Ләкин Насыйри ул юлдан китмәгән. Тарихның алга баруын ерактан күреп, тирәнтен төшенеп, халыкка хезмәт итүне артыграк санаган. Мәдрәсәне тәмамлап чыгу белән мәгариф юлына — укытучылык эшенә керешкән. 1855 нче елдан башлап гомеренең актык көннәренә кадәр, ярты гасыр буенча, ул шул юлда хезмәт иткән.
Каюм Насыйри үзенең табигате белән балаларны бик ярата. Нинди авыр шартларда да ул алардан читләшми. 1876 нчы елны язып калдырган: «Казан шәһәрендә мөселман балалары урысча укый торгап мәдрәсәнең иптидасы» дигән кулъязма хезмәтендә ул 1871 нче елны Казан шәһәрендә татар балаларын русча укыту өчен, беренче буларак, мәдрәсә ачылу тарихын яза. Бу мәдрәсәнең нигез ташларын Насыйри үзе сала. «Әлбәттә, мөмкин булмаган эш юк, шаять мин моны җаена китерермен» дип чын күңелдән эшкә башлый. Шәһәр буйлап квартира эзләп азаплана. Чөнки балалар укытам, дип әйтүенә каршы ул йорт хуҗаларыннан кире җавап ала. Мокрый урамында тапса да, асты кабак, күрше бүлмәләрдә итекче-кәвешчеләрнең эчеп-исереп әрләшүләре, ишек алды өйдә сыра заводы, арткы өндә «кызлар ханәсе» булу аны борчый. Бу бозык мохитта балаларның әдәпсез сүзләр ишетүләренә аның йөрәге әрни. Аны балалар укытканы өчен полициягә дә чакыралар. Хәтта Казаннан куу турында да сүзләр кузгала. Ләкин Насыйри үз халкына, яшь буынга тугрылыклы булып кала, алган эшен дәвам иттерә. Шул чор язучысы Гали Чокрыйның улы Гарифулланың, безнең заманның танылган телче галиме профессор - Мохетдин Корбангалиев һәм Әхмәт Хөсәеновларның истәлекләренә караганда, Насыйри балалар-үсмерләрнең якын дуслары, сердәшләре булган. Ул аларга йогынты ясый алуы белән бергә, алар тарафыннан үзе дә ихтирам ителгән. «Мин аңа китапларын укуым аркасында туган чын мәхәббәтемне керсез, катлаусыз сөйләдем» ди профессор Корбангалиев. Каюм. Насыйри балалар белән үзенең практик тормышында шаяра, сөйләшә белгән кебек, әсәрләрендә дә аңлаша ала. Ул барлык фәннәр буенча диярлек дәреслекләр, кулланмалар яза. Бу әсәрләрнең тышларында ук, балаларга, дип багышлап куя. («Хисаблык», геометриядән «Истилахәт гыйлем һәндәсә», тарих фәненнән «Тәварихо рус», географиядән «Истиләхат җәгърафия», «Җәгърафия и Кәбир», анатомия һәм сәламәтлекне саклау фәненнән «Мәнафигь әгъза», матур язу кагыйдәләренә карата «Кавагыйдә кптабәт» һәм башкалар).
Ул фәнни әсәрләрендә балаларның сәламәтлеген саклауга нык игътибар итә. «Үләнлек вә чәчәклек» дигән әсәрендә тикшерү барышында балалар сәламәтлегенә практик әһәмиятләре булган чәчәк-үләннәрне күрсәтеп яза. («Эт борыны», «Бүре аягы», «Чия — бакчаныкы» һәм башкалар).
Каюм Насыйри көчле педагог. Аның тәрбия өлкәсендә язганнары бала имезүче апалардан алып, мәктәп-мәдрәсһдә укытучы зур галимнәргә кадәр каратып язылганнар; «Балаларга тәгълим бирмәк» «Могайнеттен» 2 , «Бала тәрбия кылучы хатыннарга нәсихәт» исемле мәкаләләре һәм «Тәрбия» (1891 ел), «Әхлак рисаләсе» (Басыйр. 1881 ел), «Әхлак рисаләсе» (Нәбир, 1890 ел) китаплары шундыйлардан. Каюм Насыйри балаларның сәламәтлеген саклауга нык игътибар бирә. Ул болай дип яза: «Әлбәттә, черек ата-ападан черек бала туса кирәк. Шул җәһәттән ата-ана булган кеше ӘБВӘЛ хифзе сихәт ни нәрсә икәнен яхшы белсеннәр, дөньяга сихәт бала килсен!» ди.
Тәрбия мәсьәләсенең үзенә туктап, аның бер Фән икәнен билгеләп үтә. Бу өлкәдә эшләүче укытучы һәм тәрбиячеләр гыйлем-белемнәрнең күп төрлесен үзләрендә туплаучы, тәрбия фәне белән кызыксынучы, аны яратучы булырга тиешләр: тәрбия фәнендәге барлык нечкәлекләрне аңлап, үзеннән дә яңа юллар, адымнар «тәҗрибә кылып чыгарырга» кулыннан килә торган булсын, ди.
Тәрбия итүне ул киң һәм тулы мәгънәсендә ала: «...Тәрбия дигән сүздән түгелдер ки фәкать ашатып-эчертеп тәнне генә тәрбия кылмак — бәлки тәнне, вә гакылны, вә зиһенне, вә җанны тәрбия кыячактыр», ди. Сәламәт тәндә сәламәт рух һәм, киресенчә, сәламәт рух белән сәламәт тән булуына конкрет туктый. «Рухани ауру булсаң, бәдәндәге сәламәтлектән ни файда?» соравын куя да, боларның бер-берсеннән аерылмас бер бөтен икәнлеген белдереп, һәр икесен сакларга киңәш бирә. Аеруча рух сәламәтлеген саклауның катлаулы юллар белән баруын әйтә. Монда, шиксез, иҗтимагый тәрбиянең роле зурлыгын күрсәтә. Каюм Насыйри тәрбия итүне бер яклы гына итеп — тәрбиячеләр һәм тәрбия йортлары аркылы алып баруны гына куймый, бәлки семья тәрбиясенә дә зур урын бирә. Балаларның ата-ана тавышын ишетә башлаудан алып, укуын тәмам иткәнгә кадәр булган вакыты иң җаваплы вакыт. Шуның өчен ата-аналар балаларның бу вакытлары өчен гаять җаваплылар. Бер яктан нормаль физик үсешләрен күзәтсәләр, икенче яктан әхлаклары формалашуын да нык күзәтергә тиешләр. Теләгән сорауларына юл кую - яшь балалар алдында аларның табигатенә чит эшләрне эшләүгә, ягъни тәмәке тарту, аракы эчү, тәмсез сүзләр белән әрләшүләргә Насыйри бик каршы.
Балаларны тыймау һәм ата-ананың тыйнаксызлыгы аркасында байтак балаларның бозык юлга кереп китүләре мөмкин дип, кисәтүләр ясый. Шушысы характерлы, реалист язучы буларак, К. Насыйри мондый бозык балаларның гадәттә эшсез, кәсепсез йөргән бай малайлары арасыннан күбрәк чыгуын бик дөрес билгели. Аларның шулай булуларына, беренче чиратта, ата-аналарның җаваплы булуларын күрсәтә: «Хасил колам, һәрни булса баланың яманлыгына атасы-анасы күп хосуста сәбәпче булалар» дигән нәтиҗәне ясый. Каюм Насыйри балаларны яшьтән үк тәрбия итү, бигрәк тә әйләнә-тирәдәге яман гадәтләр белән буялмаган вакытларыннан ук игътибарга алу кирәклеген куя: «Чөнки балалар яшь агач кебектер, яшь агач һәрникадәр кәкере булса да төз итмәк асаттыр. Шуның кебек, адәм дәхи кечкенә вә яшь вакытында тәрбияне кабул итмәкче асаи булыр.
Ләкин үсеп җиткәч, хосусан явыз вә яман холыкларга гадәтләнгәннән соң шәйлә яман холыклардан аерым изге юлга күндермәк гаять мөшкид эштер». Ялгыз, шәхси интереслардан гына чыгып бирелгән тәрбиягә К. Насыйри каршы була. Аның фикеренчә, бирелгән тәрбия нәтиҗәсендә балалар һәм үсмерләр үзеннән соңгы җәмгыятькә берәр файдалы нәрсә эшләп, эзләр калдырырга омтылсыннар. Мондый кешеләр мәшәкатьтән шикләнмиләр, хәтта үлемнән дә курыкмыйлар. Халыкка файдалы хезмәт итүне изге бурычлардан берсе итеп алган Каюм Насыйри «әрләп төсле» үзләре өчен генә яшәүчеләргә нәфрәт белән карый, максатсыз «хайван тереклеге белән тереклек итмәк»кә теше-тырнагы белән каршы чыга.
Тәрбияне һәм биргәндә һәм аны үзеңә алганда һәрвакытта җәмгыять интересларыннан чыгып куярга үгетли. Каюм Насыйри яшь буынның нинди булуын идеал итә соң?
Аның күп еллардан бирле язылып килгән күп кырлы хезмәтләрендә без, иң беренче чиратта, физик сәламәт, көр күңелле балалар булдыру теләгәнлеген күрәбез. «Әхлак рисаләсе»нең беренче бүлеген «Гыйлем вә наданлык» дип ала да, балаларның үзләренә болай мөрәҗәгать итә: «Әй газиз бала, агаһ бул, әдәмгә иң әүвәл бигрәк кирәк вә бигрәк лазем нәрсә гыйлемдер, вә гыйлем дигәнемез белмәгән нәрсәне сорашып белмәктер. Вә наданлык дигәнемез белмәклеге лазем булган нәрсәне белмәссезлектер. Бу наданлык кешене игътибардан чыгара торган нәрсәдер, вә хәйван дәрәҗәсенә кертә торган сыйфаттыр, кайда барса да надан кешенең кадере юктыр!» ди.
Димәк, ул иң кирәкле сыйфатларның берсе итеп уку-белем алуны куя. Шунысы характерлы, дини сөремнәрнең көчле бер вакытында, Каюм Насыйри яшь буынга белем-гыйлем биргәндә беренче чиратта бөек рус культурасына таяна. Татар балаларына русча укытуның беренче нигез ташын ул сала. Гали Чокрыйның улы Гарифулланы Учительская школага бирергә димли (1879 елда). Кардәше Әхмәт Хөсәеновны русча уку белән кызыксындыра, Учительская школа укучысы Мөхетдин Корбангалиевны тәбрикли. Балаларга дип язган фәнни-популяр әсәрләрен дә русча чыганаклардан файдаланып яза. Аның барлык хезмәтләрендә, педагогик карашларында балаларга һөнәр өйрәтү кирәклеге кызыл җеп булып бара: «Кирәк ниндәен һөнәр булса да һөнәрнең артыгы юк» «һөнәр арттырырга иҗтиһат кыл, чөнки һөнәрсез кешенең беркемгә дә файдасы булмас, бәлки үзенә дә файдасы юк» дигән карашлар аның тәрбия бабындагы төп тезислары булып яталар.
Балаларны гакыллы, әдәпле булырга өнди. Аның бик күп сандагы әдәби әсәрләре шушы карашларын образларда чагылдыралар. «Олуглык гакыл белән, әдәп белән, әмма нәсел белән, нәсәп белән түгелдер». «Әгәр дә бер адәм белән мөсәхабәт кылсаң, аның гакылына кара, диненә карама. Чөнки аның дине үзенә фәкать, әмма гакылы үзенә һәм сиңадыр»
Каюм Насыйри балаларны гадел, тугрылыклы, өлкәннәргә ихтирамлы булырга чакыра. Ялган, гайбәт сөйләү, ике йөзлелек, тупас-бозык сүзләр белән әрләшү кебек яман холыклардан сакланырга куша. Аеруча тотнаклы, сер саклаучап булуларына игътибар итә. Балалар-үсмерләр шулай тәрбия ителергә тиешләр ки, алар саф күңелле, күркәм холыклы булып, халыкка хезмәт итсеннәр. Чөнки «Тереклеге белән сөендермәгән кешенең үлеменә дә бик кайгырмаслар», ди.
Каюм Насыйри фәнни-әдәби һәм педагогик карашларында беренче чиратта бөек рус культурасыннан һәм татар халкының авыз әдәбиятыннан файдаланып эш итә. Шул ук вакытта көнчыгыш әдәбиятының әкиятләрен һәм классик әсәрләрен дә читтә калдырмый. Алардан файдаланып язу юлы белән дә татар телендә әдәбиятны баета. Аның 1868 нче елны басылган «Кырык вәзир», 1881 нче елда басылып берничә ел эчендә 8 тапкыр кабаттан басылган «Әбугалисина» һәм «Әфсәнәи Гөлрөх во Камәрҗан» исемле әсәрләре шундый уңышлы хезмәтләреннән булып торалар. Бу әсәрләрне зурлар гына түгел, бәлки зуррак яшьтәге балалар да бик кызыксынып, яратып укыганнап). Бөек Пушкин һәм анардан уңай әдәби йогынты алучы Габдулла Тукаевлар әкиятләрдән файдалану һәм аның кирәклеге турында — «Бу ялган инде, әлбәттә, шулай да языла шул бу. Сабыйлар күңеленә аз-аз уку дәрте сала шул бу» дип бик хаклы күрсәтеп узганнар.
Каюм Насыйриның да көнчыгыш әкиятләреннән файдаланып язган әсәрләре беренче нәүбәттә балаларда уку дәртен уяту бурычын үтиләр. Шуның өстенә ул әсәрләр арасында мифик эчтәлекле әкиятләр генә булмыйча, бәлки легендар сюжетлылары күбрәк урынны ала. Бу соңгылары инде балаларның карашларын, омтылышларын киңәйтүдә, хыялларын баетуда, бигрәк тә эстетик зәвыкларын тәрбияләүдә шактый зур урын тотканнар. «Әбугалисина кыйссасы» дип мәшһүр булган, дөньядагы барлык культуралы халыкларның телләренә тәрҗемә ителгән классик әсәрне татарчага эшләп бирүе генә дә Каюм Насыйриның зур хезмәте булып тора. Бу әсәрдә уку-тырышу, фәнне үзләштерү аркасында кешеләрнең зур эшләрне башкарырга көчләре җитә алулары күрсәтелә. Фәннең чикләнмәгән рәвештә үсә баруы аркасында зур уңышларга, җиңүләргә ирешү мөмкинлеге турында халык хыялында туган омтылышлар художество образларында сурәтләнеп биреләләр. Каюм Насыйриның күпчелек әсәрләре реалистик яктыртылышта язылганнар.
Ул аларда мәгърифәтче галим буларак яшь буынны культуралы, җәмгыятькә файдалы итеп үстерүне алга сөрә. Шуның өчен дә аның язганнары арасында күпчелек өлешен дидактик әдәбият алып тора. Бу тармакта беренче мәйданга чыккан әсәре — «Кырык бакча» исемле кечерәк әсәре була.
Шуннан кайбер үрнәкләр күчереп узабыз:
«Бер яшь егет бер карт кешене күрде, бөкерәеп акырын гына бара.
— Бабай, ни җуйдың? — диде.
Карт әйтте:
— Әй, балам, яшьлегемне җуйган идем, тапмый барам, диде.
«Берәүнең сөален яхшы фәһемләмичә торып җавап бирергә ашыкма. Кешенең сүзен ишетер-ишетмәс тизрәк аның сөаленә җавап бирергә ярамый. Кеше ни әйтә, әүвәл яхшы тыңлап, аның сөален фәһемләмәк кирәк. Сөален фәһемләмәсәң дә мәгъкуль җавап бирмәк кирәк» дип «Кырык бакча»ның уникенче бүлегендә балалар алдына бурыч куя да түбәндәге образлы парчалар белән уйламыйча эшләргә ярамаганлыгын күрсәтеп уза: «Берәү бер кешедән пычкы сорады:
— Миңа пычкы биреп торсана, — диде.
Ул кеше өенә кереп китте дә, ышкы алып чыкты һәм бу кешегә тоттырды. Бу кеше әйтте:
— Юк, мин пычкы дип әйткән идем, — диде. Янә берәү бер кешедән сорады: — Чыршы Габти кайсы авылныкы? — диде.
Ул кеше җавап бирде:
— Чыршы Габти Наратлыныкы бугай,— диде. Шунда ук балаларның зиһенен, уйлавын киңәйтергә каратылган мәсьәләләр бирә, «Зиһен сынашмак» исеме белән аерым бүлек урнаштыра.
Каюм Насыйри 1879-1984 нче еллар арасында татар әдәбияты тарихында шактый зур урын тоткан энциклопедик әсәре — «Фәвакый-һел җәласә» өстендә эшли. Куйган максаты, теле ягыннан бу әсәр зурларны, хәзерлекле кешеләрне күздә тотып язылган. Күләме, Формасы белән дә балаларның үз кулларына алып укый, файдалана алырлык ук түгел. Ләкин бу капиталь әсәрнең эчендәге әдәбн байлыклардан балалар бер дә өлеш аямаганнардыр, дип әйтү дә урынсыз булыр иде.
Табигать күренешләре, гигиена мәсьәләләре, әхлак өйрәткән урыннары, һөнәр-эш өйрәнүгә кагылышлы карашлары һәм башка күп кенә мәсьәләләргә фәлсәфи кагылып, алардан соң бирә барган әдәби парчалары шул вакытның балаларына да барып җитәрлек оста сайланганнар. Аеруча монда тупланган халык иҗатының байтак өлеше балаларга да рух азыгы биреп иҗади йогынты ясаган. Булачак халык шагыйре»Габдулла Тукай 8-9 яшьлек вакытларында ук бу китаптан файдалана, аның кызыклы урыннарын халык, яшьләр арасында көлдерә-көлдерә укып йөри. Г. Тукай сабыйлык вакытын искә алып язган «Исемдә калганнар» исемле очергында: «Кич белән китаплар актарганда кулыма «Фәвакиһел җөласә» китабын укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыдым» ди.
Мәдрәсәдә укыган вакытларында ук Тукай үзе дә халык әдәбиятын, Каюм Насыйри шикелле үк, кызыксынып өйрәнә башлый. Соңыннан халык әдәбиятының зур белгече булып җитешә. Бу тармакта К. Насыйри һәм аның иҗатының Г. Тукайга уңай йогынты ясавы дәгьвәсеэ нәрсә. «Фәвакиһел җөласә»дәге новелла һәм хикәяләрнең шактый өлеше сатирик яктыртылышта бирелгәннәр. Шулар эчендә балаларның, гомумән яшь буынның культуралы кешеләр булып хәзерләнүләренә комачаулык иткән ишаннар, иске метод белән укытучы хәлфәләр көчле тәнкыйть астына алыналар. «Фәвакиһел җөласә»нең ундүртенче раузасы тулысы белән шундый дорфа тәрбиячеләр, җәмгыятьнең культурасына зарар итүчеләр турында язылган. 1880 нче елларда ук К. Насыйри «Календарь» ында балалар укытудагы тәртипсезлекне, җитешсезлекне тәнкыйть итеп чыга. Укыту өчен мәгълүм тәртип кирәклеген, нинди фәннәрдән кайсы китапларны куллану тиешлелеген һәм укыту срогын билгеләү мәсьәләсен алга сөрә. Иске фикерле кешеләр арасында булган «Безгә җитәр, мулла буласы кеше түгел» кебек реакцион карашларны фаш итә.
Балаларны бары язу танырлык күләмдә генә калдыру белән килешә алмый, укыту методында җиңелдән авырга таба барырга киңәшләр бирә. Каюм Насыйри ул вакытлардагы авыр шартларда балалар укыту эшенең җиңел булмавын бик яхшы төшенә. Чөнки ул моны күп вакытлар үзе дә практик эштә сынаган.
«Хәлфә булмак вә балалар укытмак җиңел эш түгелдер... Балалар укытырга да бик киң холыклы вә түзем кеше кирәк» ди.
Ләкин моның белән яшьләрнең интересларына зарар итәрлек эшләргә юл куймый. Балаларга тән җәзасы бирүгә бик нык каршы була. Үз профессияләренең осталары булмыйча, бәлки укытучылык эшенә очраклы тотынучылардан яки үз көннәрен кичерү өчен генә эш итеп балаларның яшьлеген һәлак итүчеләрдән ачы ирония, көчле сатира белән көлә. Аларның характерларын әдәби образларга салып күрсәтә. «Күп хәлфәләр бар, балаларга ни укытканын үзе дә белмидер», дип куя да, шунда ук түбәндәге хикәятне китерә: «Бер адәм бер мәктәп яныннан үтеп барганда ишетте: бер хәлфә бер балага сабак бирер, шәйлә ки — теле телгә йокмый. Шаять ки ул бала шул кыяфәттә мәктәп гыйлемен укып тәмам кылган булса, тиз сөйләшергә оста булса булгандыр, әмма мәгърифәт хасил иткәндер димә». Икенче бер мисалда тәрбия методыннан көлеп түбәндәге хикәяне яза: «... Мин бер хәлфәне күрдем, янында озынлы-кыскалы таяклары бар, боргысы бар, барабаны бар. Болар ни эшкә, дип сорадым. Әйтте: бу авылда мин балалар укытып торамын. Балалар шаяралар, сабакларын укымыйлар. Якынракларын кыска таяк белән сугам, ерактагыларын озын таяк белән тәртәм. Сүземне тыңламыйлар, үземә хәмлә кылалар. Аннан соң барабанны муеныма киям, боргыны авызыча кабам. Барабанны сугам, боргыны кычкыртам. Шуннан соң халык җыелып мине бу бәләдән коткаралар, диде».
Менә бу китерелгән мисаллардагы балалар укытучы хәлфәләр XIX нчы йөздәге татар мәдрәсәләрен үз кулларында тотып, яшь буынны һәм физик һәм мораль гарипләндерүдән башкага ярамаганнар.
«Җаның чыксын, кич атна садакасын китер» дип караучы эшлексез, тупас, надан хәлфәләр, ишаннар бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри тарафыннан бик урынлы тәнкыйтькә очраганнар. Шул рәвешчә, схоластикага корылган мәктәп-мәдрәсәләрне тәнкыйть эше К. Насыйри белән башлана.
Каюм Насыйри балалар өчен мәсәл жанрында да күп кенә әсәрләр тәрҗемә итеп бирә. 1884 нче елда басылган «Җәраһирел хикәя» (хикәяләрнең җәүһәрләре) исемле китабында кечкенә-кечкенә кызыклы хикәяләр, көлке парчалар һәм мәсәлләр бар. Шулар эчендә «Авызына сөяк канкан бер эт», «Казлар һәм бака», «Ләк-лок белән чыпчык», «Бер хатын, иләп баласы» һәм башка шундый мәсәлләр бер яктан балаларның үз тормышларыча якын табигать күренешләренә бәйләнешле итеп алынулары белән балаларга якын торсалар, икенчедән, ул әсәрләр соңыннан дәреслекләргә кертелеп күп еллар буенча тәрбия чарасы булып хезмәт итәләр. К. Насыйри файдаланган мәсәлләр арасында үзләренең эчтәлекләре белән халыкара сюжетка ия булып күп кенә авторларда очратырга туры килеп тә, борышы (мәсәлчеләрдән Эзопка барып тоташканнары да бар. Мәсәлән, «Казлар һәм бака» мәсәле. Шул рәвешчә, Каюм Насыйри, беренче буларак, балалар өчен тәрбия китаплары гына түгел, бәлки фәнни-популяр әсәрләр дә һәм художество әсәрләре дә бирә. Ул, барлык фәннәр буенча диярлек, дәреслекләр — кулланмалар язганда, беренче нәүбәттә балаларны күздә тота, балалар өчен, дип яза. «Хисаблык» дәреслегендә мәсьәләләрне ул шундый күңелле итеп төзегән ки, балалар ирексез ул мәсьәләләрне кызыксынып чишәргә тиеш булалар. Табигать күренешләрен, география материалларын ул балаларга бигрәк тә аңлаешлы телдә сөйләп бирә ала.
Оригиналь әсәрләрендә балаларның батырлыкларына зур урыл биргәне төсле, тәрҗемә өчен әсәрләр сайлаганда да бу моментка нык игътибар итә. Аныңча, балалар кыю, җитез, батыр йөрәкле, тапкыр хәрәкәтле, үз ватанын сөюче патриотлар булырга тиешләр. «Кайчан ки сугышка чыксаң бер адым алга китәргә форсат таптың исә, иҗтиһат ит, егетлек күрсәт, таки морат алгайсың. Аннан соң сугыш мәйданы ачык булып, урыныңа кире китмәк мөмкин булса, бик яхшы, әгәр мөмкин булмаенча мәйдан тар булып, дошман арасына төшсәң, әһәмият ит, адымыңны кире алма, ягъни артка чикмә. Сугышта бик өлгерлек ит ки, тарлыктан җаныңпы коткаргансың. Дошман синдә җөрьәт һәм баһадирлык күреп сиңа якын килмәгә хәвеф итәр. Сугыш вакытында үлем фикерен исеңә төшермә, куәтсезлек һәм курку күрсәтмә!» ди Каюм Насыйри «Кабуснамә»дә.
Җиңелә башлаган дошманны зәгыйфькә санап көрәшне, көчне туплауны йомшартмый, бәлки куәтле дошман белән көрәшкәндәге дәрт, ныклыкны сакларга кирәклеген әйтә. Ватанына хыянәт итеп яки, хәтта, сугыш шартларының авырлыгы аркасында плен төшүчеләрне хөкем итә: «Гавам халкы арасында ояттан гаере нәрсә хасил итмәссең вә һәм дәрәҗә вә ризыкың киселеп вә ашарыңа да икмәк танмассың» ди. Каюм Насыйри менә мондый фикерләрне очраклы гына әйтми, бәлки аларга чын күңелдән теләктәшлек итә. Чөнки ул үзе дә халкын, ватанын сөйгән, анда яшәүче халыкларның дуслыгын, туганлыгын теләгән, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Ул үз иленең, халкының алдынгы улы, ялкынлы патриоты. Аның өчен батырлык, булдыклылык — беренче планда. Каюм Насыйри балаларны да шул рухта — илнең көчле батырлары, ялкынлы патриотлары итеп тәрбияләүне алга сөреп эшли.