Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЮМ НАСЫЙРИ ГРАММАТИКАЛАРЫНДА ТАТАР ТЕЛЕ СИНТАКСИСЫ НИГЕЗЛӘРЕ

К. НАСЫЙРИ ҺӘМ ТАТАР ГРАММАТИКАСЫ

Каюм Насыйри — татар телен җентекләп өйрәнүче татар телчеләренең иң беренчесе. Ул — татар теленең гыйльми грамматикасына беренче башлап нигез ташын салучы татар теле галиме. Аның хезмәтләренә чаклы язылган татар теле грамматикалары берсе дә татар теленең грамматик төзелешен К. Насыйридагыча татар теленең үз спецификасы белән яктырта алмаганнар. Шуңа күрә, бик хаклы буларак, К. Насыйри татар грамматикасын беренче башлап төзүче татар телчесе булып таныла. Бу турыда аның үз фикере дә шуңа туры килә. «Утыз-утыз биш еллардан бирле, — ди ул, — ике тел фәннәрендән, ягъни үз телемездән вә дәхи рус телендән, балаларга сабак укытканда, хосусан рус телен укытканда, үз телемезнең кагыйдәсен бәян кыйлгучы бер китабка мохтаҗ буладыр идем. Милләтемез халкындан бер һиммәт иясе зоһур итеб, телемез өчен бер кагыйдә тәртиб кыйлмасмы икән диб тәвәкъкыгда идем — берәү дә сикереб чыгучы булмады».

 Бу сүзләрне ул 1895 нче елда басылган «Әнмүзәҗ» исемле грамматикасының сүзбашында яза. Моңа чаклы инде 1860 нчы елда, аның «Кыскача татар нәхүе» исемендә бер грамматикасы басылган була. Күренә ки, К. Насыйри үзенең ул грамматикасын да әле канәгатьләнерлек бер хезмәт дип танымаган. Чөнки «Кыскача нәхү» китабы аерым рәвештә татар теленең үз материаллары, үз спецификасына нигезләнеп кенә язылмаган. Анда татар теле грамматикасы мисалларда гына бирелә, кагыйдәләре сөйләнми. Ул анда татар теленең грамматика кагыйдәләре буенча төзелгән сүзләр, сүз тезмәләре һәм җөмләләр алып, шуларның рус теленә тәрҗемәләрен, рус телендәге кулланышларын өйрәткән. Ул аны: «Русча өйрәнүче мөселман егетләре өчен вә һәм татарча өйрәнүче рус егетләре өчен тәсныйф кыйлдым», — дигән. Шуңа карамастан, аның «Кыскача татар нәхүе» киң татар җанлы теленнән алынган бай мисаллары йөзендә татар теле грамматикасын шактый тулылыгында чагылдыра. Аның өстенә, ул «Иәмүнә» исемендә рус һәм татар телләренең чагыштырмалы грамматикасын төзегән. Бусы 1891 нче елда басылган. Ләкин К. Насыйриның татар теленең грамматикасын аерым рәвештә гыйльми нигездә өйрәнгән иң күренекле әсәре «Әнмүзәҗ» исемендә. Ул 1895 нче елда басылган. Бу әсәр үзенең мөстәкыйльлеге, тулы кагыйдәләлеге һәм төзелү методы белән дә теге хезмәтләреннән нык аерыла. Шул өч исемдәге әсәрендә дә К. Насыйри төрле күләм һәм тирәнлектә татар теленең фонетик, морфологик һәм синтаксик төзелешләрен бирә. Шул хезмәтләре йөзендә аның татар теле грамматикасын төзүдә тоткан концепциясе һәм аерым фонетик мәсьәләләрне, грамматик категорияләрне яктыртуда тоткан юллары да бик ачык аңлашылалар. Ләкин мин монда бу мәсьәләне бөтен күләмендә алмыйм. Бары аның бер бүлегенә, татар теле синтаксисы нигезләренең К. Насыйри тарафыннан ничек чишелүенә, кыскача тукталу белән чикләнәм. Каюм Насыйригача һәм аның чорында, башка рус һәм татар авторларының грамматикаларында татар теленең синтаксик тә Гиганов грамматикасы, 1801 елда, Троянский грамматикасы 1814 елда, Мәхмүдов грамматикасы 1857 елда, С. Хәлфин грамматикасы 1874 елда басылганнар. Каюм Насыйри грамматикаларында татар теле синтаксисы нигезләре күренекле урын алмый. Бары К. Насыйри грамматикаларында гына татар теленең сиктаксис нигезләре дә үзенә бер бөтен, бер система булып гәүдәләнә.

II. К. НАСЫЙРИ ГРАММАТИКАСЫНДА ТАТАР СИНТАКСИСЫ НИГЕЗЛӘРЕ. Насыйри татар синтаксисының нигез берәмлеге итеп сүз тезмәсен ала. Ул аны тәркиб дип атый һәм аны: «Максуд мәгънәне ифадә кыйлырлык тарыйкча әкаль ике кәлимәнең бергә кушылмаклыгыннан хасыиль булган бер һәйэтдер», — дип тәгъриф итә. К. Насыйриның татар теленә карата сүз тезмәсен нигез берәмлек итеп алуы да, аны тәгъриф итүдә, һичшиксез, уңышлы һәм дөрес. Ләкин, ни өчендер, аннан соңгы татар грамматикалары К. Насыйриның бу куелышын игътибарсыз калдырганнар. Шуның аркасында, татар теле синтаксислары сүз тезмәсен бөтен киңлегендә өйрәнү куелышыннан аерылганнар, бары җөмлә хокукына ия булган сүз тезмәләрен өйрәпү белән гепә чикләнеп калганнар. К. Насыйри исә, сүз тезмәсен синтаксисның гомуми һәм нигез объекты итеп алганда, иң элек аны икегә бүлгәп: 1) ким сүз тезмәсе, 2) тәмамланган сүз тезмәсе. Җөмләлек хокукына ия булмаган, бәлки, гадәттә, җөмләнең кисәге булып йөри торган: көмеш сәгать, камчат бүрек, яхшы сүз, өченче көн, авыл халкы, кояшның нуры, агачның ботагы кебек сүз тезмәләрен ул ким сүз тезмәсе дип атаган. Җөмләлек, хокукына ия булган: көн аяздыр, кич караңгыдыр, бу яхшыдыр, алар кемләрдер, ул надан түгелдер, мин йокладым, син йокламадың кебек сүз тезмәләрен тәмамланган сүз тезмәсе дип атаган.

Ким сүз тезмәсенең төркемчәләре: I) изафәле сүз тезмәләре.

Бу менә мондый төрләрдән тора:

а) кояшның нуры, кояш нуры (билгеләү).

б) Казан сәүдәгәре, Казан халкы (нисбәт төшенчәсе).

в) Габдулланың йорты, агам бүреге (милек)

г) Чикләвек агачы, кура җиләге (төр белдерү)

д) Арыш оны, борай ярмасы (җенес белдерү).

2) Сыйфатлы сүз тезмәсе. Мәсәлән, ак кәгазь, яхшы сүз, акыллы кеше, өченче көн, озын көннәр һ. б. Тәмамланган сүз тезмәләрен, «Эимүзәҗ», 1895, 65 бит. 2 Мисаллар барлыгы да К. Насыйриның үзеннән алып күрсәтелделәр (В. X.) ягъни җөмләләрне, К. Насыйри зур ике төркемгә бүлеп карый: 1) гади җөмлә, 2) кушма җөмлә.

1. ГАДИ ҖӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ.

Кисәкләр составы нигезендә, К. Насыйри гади җөмләне:

 I) гади җыйнак җөмлә,

2) гади җәенке җөмлә типларында алып тикшергән. Гади җыйнак җөмлә анарда менә мондый төрләрдә һәм төзелешләрдә күрсәтелә.

1) Исем җөмлә, ягъни иясе исемнән, исем алмашлыгыннан һәм исем фигыльдән торган җөмләләр. Мондый җөмләләрнең ияләре гади дә, сүз тезмәләре (изафәле сүз тезмәсе) рәвешендә дә һәм берлек, күплек формаларында да булырга мөмкин. Шуның өстснә, исем җөмләнең барлык һәм юклык төрләре күрсәтелә. Мисаллар: Кәгазь акдыр, Мин кечкенә, Сез галимләрсез, Алар кемләрдер, Без фәкыйрь түгел, Укымак яхшыдыр, Диңгез суы тозлыдыр һ. б.

2) Фигыль җөмлә, ягъни хәбәрләре фигыльдән торган җөмләләр. Мәсәлән, хәлфәмез язып күрсәтде, кич булды, вакыт уза, Әхмәд сине сыйлады, син ашамадың, син аша, ул эчмәсен, хәлфә килмәс һ. б. Шулай ук фигыль җөмләнең дә барлык, юклык төрләре күрсәтелә (мисалларга кара).

3) Сорау җөмлә. Мәсәлән, Син кайда торасың?

4) Хәбәре урын килешендәге җөмлә. Мәсәлән, чәй тартмададыр. Ат сарайдадыр. Җөмләнең баш кисәкләре — ия, хәбәр, ялгыз да, тиңдәш булып та килергә мөмкинлеге күрсәтелә. Мәсәлән, икмәк, тоз — яхшы нәрсә. Сарыклар, сыерлар — һәммәсе көтүдә. Мин язамын, укыймын, китаб моталага кыйламын. Гади җәенке җөмләдә К. Насыйри иярчен кисәкләрне өч төркемчәдә күрсәтә: 1) аергыч, 2) хәл, 3) тәмамлыклар. Аергыч — сүз тезмәсендә исемне ачыклап билгеләп килүе иярчен кисәк. Белдергән төшенчәләре һәм төзелешләре буенча, аергычларны сыйфатлы сүз тезмәсе, алмашлыклы сүз тезмәсе, махдә белдерүче һәм микъдар белдерүче исеме заттан торган сүз тезмәләре рәвешендә берничә төрдә күрсәтә. Мәсәлән.

С а л к ы н с у эчмә, Иң биектау һиндстандадыр, Ү т к е н п ы ч а к бармы?

Б а л а в ы з ш ә м яхшы яна. Таш өй суыкдыр. М и н е м к а л ә м начар. Ике чана утын. Бер тэтам чәчәк. Ун атна узды һ. б.

Хәл җөмләдә фигыльне, сыйфатны ачыклап килгән сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык һәм хәл фигыльләрдән торган кисәк, дип күрсәтелә. Мәсәлән, кайгысыз кеше т ы н ы ч йоклап, кайгылы кеше а з йоклай; спи н и к к ү ң е л с е з торасың, җ ә я ү килдем, у т ы р ы п аша, ягъмур явып туктады, чәй эчкәч китәрсең, т у й г а н ч а ашадым һ. б. Тәмамлык — җөмләдә ия яки хәбәргә кыек килеш формалар ярдәмендә бәйләнгән иярчен кисәкләр рәвешендә билгеләнә. Шуннан чыгып, К. Насыйри барлык кыек килешле иярчен кисәкләрне. шулар эченнән иялек килешендәге сүзләрне дә, тәмамлык дип таный. Шуның өстенә, үзенең тәгьрифенә туры китеп бетмәүгә карамастан, белән һәм өчен бәйлекләре ярдәмендә бәйләнгән иярчен кисәкләрне дә хәтта инфинитивны да ул, нигездә, тәмамлыкка кертә. Мәсәлән, чәйнең кадагы бер сум. сәламәтлек барча нигъмәтләрнең артыгыдыр, к и т а б н ы хәлфәгә бирдем, беткә китде, китабны ике сумга саттым, өч китабны бер кадак чәйгә бирдем, ул миңа кирәк түгел, син акчага бай, язарга кирәк, йокларга вакыт, бу сүзне аңар ә й т м ә с к ә кирәк, у т ы н кисдем, тимер каләм белән яза, синең белән күрешергә килдем, ат белән килде, мин Казанда торамын, китаблар ө с т ә л д ә, М ә с к ә ү д ә н кайтдым, К а з а н д а н Мәскәү еракмы, йортны агачтан яки т а ш д а н салалар, арыслан ю л б а р ы с д а н көчлерәк, к и т а б өчен акча бирдем, синең өчен самовар куйдым һ. б. К. Насыйри, бәдәл һәм тәэкид атамалары астында, өстәмә сүзләргә дә мисаллар биргән. Мәсәлән, мин ф ә к ы й р ь н е онытма, мпи үзем барган идем, шәкертләр — һәммәсе килделәр, син аңар әйт, үзенә, бу миңа, үземә, кирәк һ. б.

2. КУШМА ЖӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ

Күп сүзләрдән җөмлә тәртип кыйлынган шикелле, күп җөмләләрдән дәхи җөмләләр тәртип кыйлынадыр», — ди К. Насыири. Грамматикаларында бирелгән мисал һәм кагыйдәләргә караганда. К. Насыйри кушма жөмллнен иярченле төрен генә таный һәм иярчен җөмләләрнең төрләрен, тулысынча диярлек күрсәтеп бирә. Ләкин тезмә кушма җөмләгә тукталмый. Аңарда иярчен җөмләләрнең түбәндәге тирләренә мисаллар бар:

1) сәбәп җөмлә: син килер дин, мин чыкмый тордым.

2) Тәмамлык җөмлә: син әйтәсең, ул миле сыйлар дип.

3) Аергыч җөмлә: Син язган китапны мин укыдым.

Үзе ялганчы кеше кеше сүзенә ышанмый.

4) Вакыт җөмлә: Без кайтканда, ягъмур яуды. Без, ягъмур яуганда, кайтдык. Мин югында, ул килеп киткән. Мин булганда, ул тик тора.

5) Шарт җөмлә: Син боерсаң, мин эшләрмен. Ул чакырса, мин барырмын.

6) Кире җөмлә: Сип аны, белсәң дә, әйтмәссең.

7) Ия җөмлә: Эше юк намаз укыр. К. Насыйри татар теле синтаксисының иң төп һәм нигез категорияләрен конкрет мисаллар йөзендә ачып биргән. Күрсәтелгән мисаллар барлыгы да аның үз грамматикаларыннан үзгәртелмичә алындылар. Минем хезмәтем шул мисаллары нигезендә, К. Насыйри синтаксисын хәзерге татар теле грамматикаларында кабул ителгән терминнар белән атап һәм хәзерге тәртиптә популярлаштырудан гына гыйбарәт. Чөнки К. Насыйри үзе синтаксисның күп категория һәм җөмлә төзелешләрен мисалларда күрсәтү белән чикләнгән. Аерым җөмлә типлары һәм аларның төрләренә кагыйдәләр дә биреп тормаган. Ләкин грамматикаларының сиптаксик бүлегендә бирелгән кагыйдә һәм мисалларны бергә җыеп караганда. К. Насыйрида татар теле синтаксисы нигезләренең югарыдагыча шактый тулы һәм бөтен бер схемасы күз алдына килеп баса.

Бу схема, һичшиксез, татар теле синтаксисының төп моментларын дөрес чагылдыра. К. Насыйриның сиптаксик системасы аннан соңгы татар синтаксисларына та, һичшиксез, йогынты ясаган. Хәзерге көндәге татар теле синтаксисларында да гади җөмлә төзелеше һәм аның нигез тип һәм төрләре, состав элементлары шулар ук диярлек. Иярченле кушма җөмләдә иярчен җөмләләрнең төрләре дә, тулысынча диярлек, чагыл дырылгaн. Бу хезмәтләре белән К. Насыйри татар теле синтаксисына да беренче башлап нигез ташлары салучы татар теле галиме булып күз алдына баса. К. Насыйри грамматикаларының синтаксис, бүлекләрендә дә татар теленең фәнни грамматикасын язганда, файдаланылырга мөмкин булган бай материал бар. Анда без татар телендәге җөмлә төзелешләренең үткәндәге һәм хәзерге күп үрнәкләрен, мисалларын таба алабыз. Икенчедән, аларда ким сүз тезмәсе, юклык җөмлә, һәм бәйлекле тәмамльп; кебек бүгенге көндә дә хәл итүне көтеп ята торган байтак проблематик мәсьәләләр бар. Шуның белән бергә, бу кадерле мирас татар телен тарихи, фәнни өйрәнү, аның грамматикалары тарихын язу юлында иң күренекле урынны алырга тиеш булыр.