Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЮМ НАСЫЙРИ ДОКУМЕНТЛАРДА

Татар халкының феодализм йомыклыгында, көнчыгыш схоластикасы тәэсире астында яшәгән бер вакытларында күтәрелеп чыгып, культура өлкәсенең бик күп тармаклары буенча кыю фикерләр әйткән, тарихи әһәмиятле хезмәтләр күрсәткән күренекле мәгьрифәтче-патриот язучы Каюм Насыйриның тууына 1945 нче елның 15 нче февралендә 120 ел тулды. Татарстан хезмәт ияләре бу хөрмәтле датаны Бөек Ватан сугышы шартларында, бөтен кешелекнең, барлык прогрессив көчләрнең иң кабахәт дошманы булган гитлерчыларны бөтенләйгә юк итү сәгатьләре якынлашкан бервакытта билгеләп үттеләр. Шушы уңай белән бу атаклы галим һәм язучының фәнни әдәби эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр бер-бер артлы басылып чыктылар. Мин исә бу мәкаләмдә Каюм Насыйриның биографясенә һәм иҗат эшчәилегенә караган кайбер материаллар белән укучыларны таныштыруны бурыч итеп куйдым. Монда файдаланган документ һәм хатларның төп нөсхәләре Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәнни тикшеренү институтында сакланалар.

Кайбер истәлек һәм тикшерү мәкаләләрендә Каюм Насыйрины кешеләр белән аралашырга яратмаучы кыргыерак кеше иде, дип күрсәтүләр дәвам итеп килгән. Кайберәүләр аны хәтта үзе чыккан гаиләсенә дә җылы мөнәсәбәттә булмаган, диләр. Бөтен гомерен, әдәби талантын халыкка хезмәт күрсәтүгә багышлаган мәгърифәтче һәм язучыга карата бирелгән мондый карашларның тарихи нигезсез булуы ачык нәрсә. Чөнки тарихи документлар ул карашларның бөтенләй киресен күрсәтәләр. Насыйри, үзе әйткәнчә, зур чалма киеп дин галимнәре белән аралашуны һәм кырык-илле мең тәңкә акча булдырып байлар белән эш итүне, әлбәттә, алга куймаган һәм теләмәгән дә. Апдыйлардан квартирына килүчеләрен дә бик салкын гына кабул иткән. Тик бу хәл Насыйриның кешеләр белән аралашырга теләмәвеннән, катнашырга яратмавыннан булмыйча, фикер аерымлыгыннан килеп чыккан принципиаль мәсьәлә булып торганын хәтердән чыгармаска кирәк. Аның иң яратмаган кешеләре — халык зарарына эшләүчеләр, мәгьрифәткә-культурага комачаулык итүчеләр булганнар. Алар кемнәр соң? Алар, беренче нәүбәттә, халыкны алда яшәүче ишаннар. Насыйри аларны, салкын ишаннар, шарлатаннар, дип исемли, үзенең «Кырык бакча»сында аларның үзләрен изге дип йөрүләренең тик ялганга гына корылганын образларда сурәтләп күрсәтә. Надан мулла, мөэзиннәр, иске хәлфәләр — барысы да Каюм Насыйриның көчле тәнкыйтенә очрыйлар. Шул реакцион руханилар йогынтысында булган һәм үзләренең шәхси интересларыннан башканы белмәгән кешеләр, аеруча сәүдәгәрләр, әлбәттә, К. Насыйриның яңалык кертүен ярата алмаганнар. Шуның өчен дә аның турында төрле начар сүзләр ишеттереп торганнар. Ләкин Каюм Насыйри үзенең мәгърифәтчелек хезмәтләрен үтәүдә бер ялгызы гына булмаган. Аның иҗатына рух бирүче кешеләр беренче нәүбәттә рус галимнәре булалар. Сакланган документларның һәм хатларның күрсәтүенә караганда, бу бәйләнеш 1860 нчы еллардан ук башланып, Насыйриның соңгы көннәренә кадәр дәвам иткән. J S67 пче елдан башлан Насыири Петербург галимнәре белән дә бәйләнеш тота башлый. Шул бәйләнешне күрсәткән бер хатны бу урында тулысы белән күчереп узабыз: На днях председательствующий в Отделении Этнографии В. 11. Ламанский передал мне Ваше письмо, от 27 января, в Отделение. Спешу ответить на Ваши вопросы. Статья Баша была представлена Отделению в ноябрьском его заседании, и ее взял на рассмотрение д. чл. профессор В. Григорьев. В январе г. Григорьев сообщил мне написанный им отзыв для доклада в ближайшем заседании, и хотя еще не сделано (так как с тех пор Отделение не собиралось), я считаю долгом сообщить Вам рецензию г. Григорьева, свидетельствующую о том живом участии, с которым приняты Ваши труды. Вместе с тем я позволяю себе теперь же просить Вас, от имени Отделения,  продолжать Ваши обязательные сообщения. В ближайшем заседании предполагается предложить о напечатании Вашей статьи в записках Отделения. Корректуру, как изволите усмотреть из рецензии, согласен принять на себя г. Григорьев. Согласно обычаю Отделения, в Ваше распоряжение будет представлено до 100 отдельных оттисков С истинным уважением имеющий быть готовый к услугам (подпись неразборчива) Секретарь Отд. Этнографии. При сем прилагаю две программы, составленный в Отделении для собирания этнографических сведении. Моннан күрүебезчә, Насыйри үзенең фәнни хезмәтләре турында яхшы отзывлар алу белән бергә, этнография материалларын җыю өчен шул ук гыйльми җәмгыятьтән программалар алып та торган була. Димәк, үзенең гыйльми эшләрендә югары квалификацияле галимнәрдән җитәкчелек белән тәэмин ителгән була. Каюм Насыйрины үзе хәкыйкый әгъза булып торган Университет янындагы гыйльми җәмгыятьнең утырышларына системалы рәвештә чакырып торганнар. Шунда чакыру кәгазьләреннән беркичәсе шулай ук К. Насыйриның кулъязмалары арасында да сакланган. Без шулардай берсен урнаштырабыз. Абдул-Каюму Насырову, Екатерин ул. IT. ЧЛЕНЫ ОБЩЕСТВА АРХЕОЛОГИИ, ИСТОРИИ И ЭТНОГРАФИИ ПРИ И М П Е Р А Т О Р С К О М КАЗАНСКОМ УНИВЕРСИТЕТЕ ПРИГЛАШАЮТСЯ В ЗАСЕДАНИЕ, ИМЕЮЩЕЕ БЫТЬ В ПОНЕДЕЛЬНИК, 28 НОЯБРЯ 1894 ГОДА, В 7 ЧАСОВ ВЕЧЕРА, В ПРОФЕССОРСКОМ ЗАЛЕ УНИВЕРСИТЕТА. ПРЕДМЕТЫ ЗАНЯТИЙ:

  1. Обсуждение и решение текущих дел. 2) Сообщения: Е. Ф. Будде «Главнейший черты народного русского говора Казанской губернии»; С. М. Смирнова «Заметки о туземцах Фергани и Бухары и выводы из наблюдений над ними»;, II. А. Пономарева «По вопросу о необходимости и приемах систематического изучения п описания Казанской губернии в археологическом отношении». Секретарь Общества Н. КАТАНОВ. Каюм Насыйри картлык көннәренә кадәр Университет янындагы Археология, Этнография һәм Тарих Җәмгыятенең актив члены булып эшләвең дәвам иттерә. Татар халык әдәбияты буенча материалларын җыеп җәмгыять карамагына тапшыра. Җәмгыятьнең утырышларында докладлар белән чыгышлар ясый. «Волжеский Вестник» газетасы үзенең 1895 нче ел 21 нче февральдә чыккан 45 нче санында К. Насыйриның шундый әдәби-гыйльми хезмәтләре турында «Памятники народной литературы казанских татар» исеме белән бер мәкалә урнаштыра. Без анда түбәндәге юлларны укыйбыз: «В последнем заседании общества археологии, истории и этнографии был представлен Абдул-Каюмым Насыровым, жителем г. Казани, сборник татарских песен, загадок и пословиц. Это собрание татарских народных литературных произведений является самым обширным изо всех до ныне известных сборников, хотя и в нем есть некоторые пробелы, которые будут, вероятно, пополнены этим усердным собирателем. В виду интереса, который представляет поэзия татар, далеко оригинальности и остроумия, как убедится в этом сам читатель, мы приведем здесь несколько примеров...» диелә. Газетаның шушы номерын проф. Катанов Каюм Насыйрига аерым хат белән җибәрә. Югарыда исемләнгән хезмәтләрнең тиздән басылып чыгачагы турында белдерү ясый. Каюм Насыйри әсәрләрен иҗат итү — язу бәлән бергә, аларны бастырып чыгаручы һәм таратучы да үзе була. Шул уңай белән аңарга беренче нәүбәттә типография эшчеләре һәм китапларын укучылар белән бәйләнеш тотарга туры килгән һәм ул алар белән бик җылы мөнәсәбәттә булган. Менә шул мөнәсәбәтне күрсәткән, наборчиклао тарафыннан язылган бер хат: «Ссзки фазыйлләрдән улгучы мелла Габделкаюм абзыйга. Бсзки җамигылхоруф итүчеләрдән (хәреф җыючылардан — М. Г.) әүвәләи догаи бигая вә саниян сәлэм биниһая бәгъдеидә гозер илтимасымыз (үтенечебез — М. Г.) будыр ки сабан туена тәсалла хатер кылмага (күңел ачу яч итү очен —М. Г.) бармакчы идек. Сезнең хозурыңызга намә язмакымыз да бик оятсызлык буладыр. Алай булса да сезне әүвәлдән якын күргәнгә күрә, үземезнең язасымыз килде, һәрдаим хәерле, озын гомерләреңезне теләп язгучы, Университетскийнең җамигыль хоруфләре. Вәссәләм». Каюм Насыйриның русча кулъязмасы. Шундый җылы хисләр белән К. Насыйри исеменә килгән хатларның икенче төркеме аның әсәрләрен алып укучылар тарафыннан язылганнар. К. Насыйри үзенең китаплары аркылы күпләргә таныла. Үз чорының барлык алдынгы укымышлылары, яңачарак фикерли алырлык кешеләре белән аралаша. Аңарга Казан губернасындагы авыллардан гына түгел, бәлки Россиянең татарлар яшәп бик күп авыл һәм шәһәрләреннән хатлар килеп тора. Ул хатларда Насыйриның мәгърифәтчелек хезмәтләренә яхшы теләкләр һәм рәхмәтләр белдерәләр, эшләренә уңышлыклар телиләр. Кайбер китапларының басылып чыгуын көтеп алганнар. Шул турыда хатлар язып, белешеп торганнар. Менә 1895 нче елның 2 нче январенда Әгерҗе укучыларыннан килгән бер хат: «Сагадәтле вә хөрмәтле мөхәрриреме:* Габделкаюм әфәнде. Сәлам бәгъдендә риҗамиздыр. Бу сәнәдә табгы итдерәчәкеңезне аңладыкымыз «Ләһҗәи татари» илә «Кавагыйде лисаны гарәп» исемле әсәрләрсңез табгы иделен тәмам уллымы? Юкмы? Безләргә хакларын бәян итеп һәм дә каю вакытта тәмам тәбгы иделен бетәчәкләрене бәян итеп ушбу ачык хатның җавап ягына язып җибәрәсез. Адресымызны яздык... Моннан соң нинди әсәрләр тәхрир идәсез? Айларның исемләрене дә белдерсәңез мәмнүн булачакмыз. Үтенеп гомерләреңезгә бәрәкәт теләп даимеләүкат милләтемезгә файдалы әсәрләр тәхрир итүеңезне өмет итеп язучылар: Әгерҗе Кариясендә фәкыйрьләре талибәбән Мөхәммәт Фатих бинел Хаҗи Мөхәммәтгата Мансуров». Шундый хатлар К. Насыйриның кулъязмалары арасында күп кенә сакланганнар һәм алар шул чор укымышлыларының К. Насыйрига мөнәсәбәтен билгеләүдә, гомумән, әдәбиятка, культурага карата кузгалган омтылышны күрсәтүдә кыйммәтле документ булып торалар. Шунысы характерлы, хатлардан күрелүенчә, җибәрергә соратып язылган китаплар эчендә күпчелек өлеше я художество әдәбияты яки төрле фәннәргә карагай дәреслекләр. Иң күп өлешендә Насыйри тарафыннан чыгарылып килгән русча өйрәнү өчен кирәк булган кулланмаларны сорап язалар. Хәтта кайбер хатларда Насыйрины чыгып кил  китаплары белән котлау — тәбрик итү рәтеннән, тагын да яңа темаларга язуын сорап теләкләр дә керткәннәр. Мәсәлән, Мөхәммәт-йосыф Казаков, үзенең хатында К. Насыйрига түбәндәгечә мөрәҗәгать итә. «Сахибе фирасәт (акыл иясе — М. Г.) мелла Габдел Каюм әфәндегә, Тәхиятымыз вә телк- матымыз бәгъдендә (сәламнәребез соңында — М. Г.) җанабе галияләрегездән догалар үтенеп калдым вә бәгъдә мәгълүм ула ки, әфәндем, һәр төрле фәннәрдән синең тасныйф кылган китапларыңны күрдем, һәр каюлары гүзәл һәм кирәкле китаплардыр. Вә бәгъдә, әфәндем, безем мөселман телендә, сәнагатькә мөтагаллыйк (техника һәм һөнәргә бәйләнешле — М. Г.) китаплар юктыр. Әгәр дә мөмкин булса, рәхим итеп, дәхи шундый китаплар чыгарыр исәңез бик олугы һиммәт вә шәфкатеңездән улыр иде...» ди. Каюм Насыйриның үзен һәм, башлангыч иҗат елларында эшен танырга теләмәгән кешеләр дә соңыннан аның язганнарыннан үзләре үк файдалана башлаганнар. Чөнки 1890 нчы елларга кергәндә татарларда да көнкүреш, культура өлкәсендә яңаруга омтылу бик нык көчәя башлый. Шул вакыт тормыштан төшеп калырга теләмәгән укымышлылар, хәтта дин белгечләренең дә бер өлеше (шулар эчендә Диния назаратында эшләүчеләр дә.) К. Насыйрига басылган китапларын җибәрүне сорап хатлар язалар. Шундыйлардан 1893 нче ел, 23 гче февральдә язылган мөфти Мөхәммәдъяр Солтановның. 1898 нче ел, 29 нчы январьда язылган Риза Фахретдиновның хатларын күрсәтергә мөмкин. Татар либераль байлары да К. Насыйри хезмәтләреннән файдаланырга омтылып карыйлар. 1891 нче елда Оренбургның Әхмәт бан Хөсәенов К. Насыйри исеменә Москвадан торып язган бер хатында — бер бухгалтерия кенәгәсе җибәрүе турында яза һәм шуны Казан татарлары теленә тәрҗемә итеп бастыруны сорый. Әхмәт бай шул эшенең максатын хатында түбәндәгечә аңлата: «Безнең бу кенәгәне тәрҗемә кылып бастырудан максатымыз бер егерме, утыз шәкерт укытмакчы идек, ушбу бухгалтерия гыйлменнән... Без Россия мөселманнары арасыннан бухгалтерия гыйлемен белгән кешеләрне күп эзләдек, ләкин таба алмадык. Без шул сәбәпле мәдрәсәбездә ушбу гыйлемлекне укытырга ниятләп торабыз» ди. Сөләйман тарафыннан язылган бер хатта татар мәдрәсәләре өчен төзелгән укыту данының проекты җибәрелүе турында әйтелә. Насыйридан һәр бүлегенә карата күрсәтмәләр яки яңаны эшләп бирүе сорала. Хатлар аратында гаскәри мәктәпләрдән килгәннәре дә бар. Барысы да бер үк максат белән языла, алар К. Насыйридан культура ярдәме сорап мөрәҗәгать итәләр. Харьков янындагы Чугуев шәһәрендә гаскәри Фельдшерлык мәктәбендә укучы Гарифулла Мөхәммәтгали углы Климов үзенең 1886 нчы ел 29 нчы апрельдә язган хатында К. Насыйридан үзе язган китапларны җибәрүен сорап яза. Шунда ук үзе белән укый торган чирмеш (мари) егетенең үтенече буенча чирмешчә-русча сүзлек табып җибәрүен сорый, һ. б. Шул рәвешчә, бу универсаль галим, атаклы мәгърифәтчегә һәркем үз кирәгеннән чыгып мөрәҗәгать итә торган булганнар, аңардан әдәбият-культура ярдәме алып торганнар. Китапларын гына түгел, календарьларының чыгуын да зарыгып каршы алучылар, бирелеп, рух азыгы итеп укучылар көннән-көн арта барган. Календарь чыкмый калган елларны борчылып, кайгы белдереп, К. Насыйриның үз исеменә хатлар язып торганнар. Аның журнал характерындагы бу еллык календарь 27 ел буенча 1886. 87. 95 нче елларда чыкмый) дәвам итеп, барлыгы 24 сан чыгып кала. 1897 нче елгысы ахыргы саны булып, шуның белән туктала.

Шул соңгы календареның беренче битендә: «Ушбу елга бу кадәресе кифаядер (җитәдер — М. Г.). әфәнделәрем, моннан соңгы елларга күбрәк матдәләр әхлак кылыныр (күбрәк материаллар өстәлер — М. Г.) шаят» дип Насыйриның үзенең белдерүенә караганда, аның календарьны тагын да баерак материаллар белән чыгарырга теләгәне аңлашыла. Ләкин артык күренми. Аның кулъязмалары арасындагы хатларның берсендә булган сүзләргә караганда, календарь рөхсәт бирелмәү сәбәпле чыкмый каап булырга охшый. Семи пулат шәһәреннән К. Насыйри исеменә хат җибәрүче Габделкаюм Габделлатыйф улы дигән кеше: «1898 нче елгы календарегызга рөхсәт бирләгәнлекләрен Гарифулла Кликовның Насыйри исеменә бер иптәше белән русча язылган икенче хаты да бар, ишетеп бик хафа булдык, һәр бер китабыцыз йөз сумлык сезнең» дип язган. Шул рәвешчә. К. Насыйриның күп кырлы әдәби хезмәте халык интересларын күздә тоткан мәгърифәтчелек эшчәплеге көннән-көн киңәя барып, үзенең укучыларын тартканнан тарта барган. Шул ук вакытта реакцион карашлы татар руханилары, надан мещаннарда Насыйри исеменә начар сүзләр ишеттерүләрен дәвам иттергәннәр. Монархия интересын саклаучы патша чиновниклары да комачаулык иткәннәр. Болар, әлбәттә, язучыны борчымый калмаганнар. Насыйри үзен кайвакыт ялгызлыкта да сизә башлый. Мондый кичерешләр аңарда беренче мәртәбә В. В. Радлов белән килешә алмыйча школаны ташлап киткән булса, икенче мәртәбә 1885 нче елда, квартирында пожар булып, бик күп кулъязма һәм китаплары янып һәлакәткә очрагач, күренеп ала. Ул шул вакыйгалар соңында үзенең туган авылына кайтып өчәр ай торып килә. Менә шул вакыт туган кичерешләрен чагылдырган бер кечкенә кулъязмасы: «35 лет проживав в Казани до последнего куска, наконец, приехал на родину — Ширдан на первобытное сословие, но здесь перо чинить редко приходится, а больше — исправить косу да соху, более всего жалко труды мои остались бесполезными». Ләкин бу кичерешләр Насыйри өчен вакытлы кичерешләр генә булып калганнар. Аның фән эшендә зур уңышларга ирешүенең сере шунда да ки, ул алдында торган каршылыклар белән түземле рәвештә көрәшә алган. 1876 нчы елның көзендә язган биографик очерыгыида үзе күргән авырлыкларга туктала да, шунда ук дәртләнеп: «Моннан соңгылар, әлбәттә, файдаланырлар. Халык та күнегер, тыныч булыр.

Әмма һәрбер нәрсәнең әүвәл башта ихтираг кылган, веҗүдкә чыгарган адәмнәр халыкның мәгънәсеннән башка нәрсә хасил итмиләр. Аларның хасиятләрен соңгы гасырдагы адәмнәр генә белделәр ди. Димәк, үзенең татар культурасы дөньясында беренче буларак тарихи әһәмиятле хезмәтләр башкаруын ачык төшенеп эшли. Менә шул киләчәккә ышану аны юата. Үз ватандашлары булган рус халкы белән берлектә: дуслыкта бәхеткә ирешүенә ышану идеясе аның иҗатына җылылык бирә.

Бигрәк тә авыл җирләрендә халык көйләрен тагын да авыррак шартларда уздыра. Реалист язучы шулай ук бу күренешкә дә игътибар итми уза алмаган. 1864 нче елны, шул ук агасына язган бер хатында без түбәндәге юлларны укыйбыз: «... Авылга кайтып килгәчтән дә бераз торып хезмәт һәм башланды, гадәтчә. Өнгә кайттым, белдем, күрдем, ишеттем.

— Ни белдең, ни күрдең, ни ишеттең? — диген. Каюм Насыйриның тормышында һәм хатларында да еш очыратабыз. 1859 нчы елның 29 нчы октябренда Насыйри агасы Габделхәйгә язган бер хатында крепостной тәртипләр яшәгән вакыттагы Казан халкының авыр тормышы турында кыска, ләкин бик ачык итеп: «Ят хәбәр юк. Ләкин халык бик ябык. Зарланмаган кеше юк» дип бәяләп узган. Крепостной тәртип формаль яктан бетерелгәннән соң да, халыкның тормышы җиңе-татарча кулъязмасы.

— Белдем, бик аптырау. Аптырауның ары ягына чыгып әйләнеп карап торалар. Күрдем, атлары юк... Вот вся история. Әмма бик аптыраганнар, кыскасы гына». Каюм Насыйрины мәгърифәтчелек эшләренә алып кергән нәрсә халык интересларына хезмәт итү булганы шикелле, аның иҗатына бай материал бирүче дә халык үзе була. Ул гыйльми хезмәтләренең беренче чыганагын халыкның үзеннән алуны бурыч итеп куя.

Тарих өчен истәлекләр, документлар эзләгәндә дә, этнография һәм фольклор материаллары җыйнаганда да, беренче нәүбәттә, халыкка мөрәҗәгать итә. Авылларга, өязләргә чыгып йөрергә, анда киң күпчелек белән якыннан торып аралашырга тиеш була һәм ул шулай эшли дә. Насыйрины халыктан читтә тора иде, үз эчендә генә йомылып яши иде, дип күрсәтү бер нигә дә нигезләнмәгән. Киресенчә, тарихи документлар аның халыклар дусты булуы турыңда сөйлиләр. К. Насыйри бигрәк тә балалар һәм картлар белән сөйләшергә яраткан, картларда булган истәлекләрне, язып алып, тарихка кертеп калдырырга тырышкан. Ул бу турыда шул вакытларда Учительская Школа укучыларыннан булган, аның янына килеп йөргән Мохеттин Корбангалеевка да киңәшләр бирә, халык әдәбиятын җыю буенча юллар күрсәтә.

М. Корбангалеев үзенә бирелгән шул киңәшләрне искә алып, 1925 нче елда түбәндәгеләрне язып узган: «Бу юлы... авыл мәктәбендә чагымда җыйган җырларымны, бәетләрне алып барган идем. Ул аларны өстән-өстән карады да, картлардан сөйләтеп җыярга кушты. Бигрәк тә алпавытлар кулында крестьяннар ничек яшәгәнлек хәбәрләрен җыярга кушты. Мин җәй көне авылга кайткач, шул күрсәткән юл белән байтак нәрсәләр җыйдым, ди. Каюм Насыйри башлаган хезмәтләр, әлбәттә, томаланып калмаганнар. Алар үз вакытларында халыкны агартуда тарихи әһәмиятле бурычны үтәгәннәре шикелле, яшь буынга уңай традпцпя булып та күчкәннәр. XX нче йөз башларында әдәбият мәйданына чыккан татар демократик язучылары әдәбиятка килү юлларын К. Насыйри әсәрләрен уку-өйрәнүдән башлыйлар. Татар халык шатыйрьләреннән М. Гафури һәм Тукаевлар, татар театрын нигезләүче Г. Камал үзләренең яшь вакытларын искә алган биографик очеркларында К. Насыйри әсәрләрен яшьтән үк яратып укуларын хөрмәт белән искә алалар. «Кич белән китаплар актарганда кулыма Фәвакиһелҗоласә» китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә айларга тырышам» дип үзенең "Исемдә калгаинары»нда күрсәтеп узганча. Г. Тукаев, чыннан да, дөньяви әдәбият, бигрәк тә халык әдәбияты белән танышуын шул К. Насыйри китабыннан башлан алып китә. Элек авыл мәктәпләрендә тик дини эчтәлекле әсәрләрне генә («Бәдәвам», «Газизә», «Сөбателгаҗизин») күргән яшь Тукаевка башта бу китап гаҗәберәк тоела. Ләкин шул ук вакытта китапның соңгы бүлегендә җыелган халык әдәбияты — җырлар Г. Тукаевны үз тәэсиренә ала. Озакламый Тукаев үзе дә, Насыйри шикелле үк, халык җырларын җыя, өйрәнә башлый, бу нәрсә аңарда туган телен сөю хисләрен көчәйтә. «Кечкенәдән үк күңелемдә урнашкан җырларны сөймәктән миндә туган телебезне сөю туды» ди Г. Тугсаев үзенең халык әдәбияты турында сөйләгән лекциясендә.

Шул ук әдәби тел мәсьәләсендә К. Насыйри күтәреп чыккай демократчылык, уңай традиция буларак, Г. Камалга да күчә. Г. Камал беренче әсәрләрендә үк К. Насыйри эзеннән бара, киң массага аңлаешлы әдәби телне яклап чыга. «Бәхетсез егет» драмасына язган сүз ахырында аңлы рәвештә шулай эшләнгәнен белдереп: «Бәгъзе кешеләр бу китапны бигрәк, тә урам телендә чыгарган икән, дип көләрләр...

Әмма ни зыян? Көлсеннәр. Дәхи дә шундый бар кеше дә аңларлык китаплар булучылыгы пасип булсын дип декларация белән чыга. Чөнки әле XX нче йөзгә кергәндә дә татар телен танырга теләмәүчеләр, аңарга түбән итеп караучылар күп була. Панисламистларга, пантюркистларга каршы булган көрәшләрдә К. Насыйри һәрвакытта демократик язучылар ечеп үрнәк булып тора. М. Корбангалеев әдәби тел өлкәсендәге шундый көрәшләрле искә алып һәм үзенем К. Насыйри эшләрен дәвам иттерүчеләрнең берсе булуын белдереп, түбәндәгеләрне яза: «1903 нче елда Казанга күчеп килдем. Монда тел һәм имла турында һәрвакыт мәҗлесләр булып торды, һәркайчан, һәр мәжлестә имла турында Каюм абзый юлында булдым. Казандагы мәшһүр телче һәм педагогларыбызның берсе — минем татар телен алга сөрүемә каршы: «Татар теле ул ломовойлар теле; нәфис, фәсыйх тел — гарәп теле, шуңар күрә безнең әдәби телебезгә күбрәк гарәп сүзләре керергә тиеш...» диде. Каюм абзыйның ун мәтле (сузык хәреф) имласын утыз еллык хезмәтем буенча эшкә ашырырга тырыштым... Минем кебек синең юлыңда эшләүчеләр бик күп булдылар» ди. Фатих Әмирхан 1907 нче елда «Әлпслах» газетасында басылып чыккан «Татар әдәбиятына гаид» дигән мәкаләсендә татар әдәбияты тарихына кыскача обзор ясый.

Борынгы татар әдәбиятының бик аз булуына, булгапнарыныц да көнчыгыш әдәбияты тәэсирендә барлыкка килеп, тел ягыннан киң күпчелеккә аңлаешсыз булуларына ачык һәм дөрес туктала. Татар әдәбиятының үсә алмавын китереп чыгарган сәбәпләр рәтенә ислам дине белән килен кергән, мәктәп-мәдрәсәләрдә бердәнбер рәсми тел булып танылган гарәпчелекнең комачаулык итүе һәм татар укымышлыларының үз телләрен белмәүләре һәм танырга теләмәүләре торганы күрсәтелә. Ф. Әмирхан шул ук мәкаләсендә татар әдәбиятының яңа дәвере К. Насыйри белән башланганын түбәндәге моментлардан күрә: «Әдәбиятыбыз күп гасырлар шәрекъ тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына гареп (Көнбатыш — М. Г.) тәэсире астына да керә башлыйдыр. Әдәбиятыбызның бу гасыры (период) мәрхүм Габделкаюм Насыйри белән башланадыр. Насыйри гарәпчә вә русча яхшы белгән зыялы бер зат булганлыктан, әсәрләрендә шәрекътән күп нәрсәләр исгпфадә иткән шикелле, рус әдәбиятыннан да файдаланадыр... Насыйри үзенең озак вә фәукылгадә тырышлык белән иткән хезмәте аркасында... татарларга бик күп нәрсәләр бүләк иткән. Ул, иң әүвәл, татарларны рус теле белән белештер- мәкче булып «Словарь», «Әнмүзәҗ» тәртип итүче. Ул иң әүвәл татарларга үзләренең бер телләре бар икәнен белдертер өчен — «Ләһҗә» вә «Фәвакиһелҗөласә» тәгълиф итүче. Вә ул ук иң әүвәл әсәрләрен татарча яза башлап, һәр язу таныган кеше истифадә итәрлек тарызда (файдалана алырлык рәвештә) ясаучы кеше булды» ди. Шул рәвешчә Ф. Әмирхан К. Насыйриның татар әдәбияты тарихында тоткан урынын 1907 нче ел шартларында ук уңышлы бәяләп узган. Шул ук мәкаләсендә Ф. Әмирхан тагын бер характерлы эпизодны китереп уза: «Бер вакыт базардан «Ләһҗәи татари» алып кереп карарга тотынган идем, Шәрикләремнән озын гына буйлы... берсе яныма килеп нәрсә өйрәнгәнемне сорашып... китапны алып ачты да... Йомырык дигән сүзгә күзен төшерде. Тәрҗемәсен укып карагач йозырыгын йомарлап, менә аны китаптан укып беләсе юк, белмисең икән, күреп кал, дип күз төбемә үк китереп, һәм минем гомеремнең юкка заигы булганына тәэссеф иткәнлеген вә дәмелла булса, бу эшем өчен миңа яза биргән булыр икәнчелеген белдерде. Менә татар шәкертләре татар әдәбияты белән нинди мөнәсәбәттә иде» ди. Бу тарихи материаллар һәм истәлекләрне күздән кичерү атаклы галим һәм язучының бер яктан, нинди күләмдә җәмәгать хезмәтчесе булуын күрсәтүгә өстәмә материал булса, икенчедән, үзеннән соң килгән демократик язучыларга уңай йогынты ясавын да раслый. К. Насыйри язган әсәрләренең укучылар массасына җитешүе белән дә бик нык кызыксынган. Халыкны укуга тарту өчен төрле юллар эзләп караган. «Шура» журналына язган истәлегендә» VI Мөхәммәтнәҗии Түнтәри кечкенә, ләкин бик характерлы детальне китереп уза: «Бер мөсәхәбәтомездә үзенең иреклек хакында язган мәпзумәсеи, диварга куяр өчен дия бөтен табакка бастырган нөсхәсен күрсәтеп» бу рәвештә бастыруымның сәбәбе — халык китапны күп укымый, диварга куйганга ирексез укырлар, күзләре төшәр. Бер кеше углына укырга мәхәббәт куйдыра алмый гаҗиз булгач, бер бүлмә диварына дәресләр вә китаплар яздырып углын шул бүлмәгә куйган. Бала бүлмәнең һәр тарафына караса дәрес китаплары күргән вә, ахырында укырга керешеп, шуннан уку юлына керен киткән» дип сөйләгән иде.  Каюм балалык вакытларын үзе туган авылда — Югары Шырданда уздыра. Ул тәрбияләнгән гаилә заманына күрә яхшы гына культуралы була. Атасы Габдениасыйри рәсми муллалык эшен башкаручы булмаса да, галимлеге өчен халык аны, Насыйр мулла, дип йөргән. Язуга оста, гарәп-фарсы телләрен белүе өстеиә рус телеп яхшы белүчеләрдән булган. Язган хатларыннан күренүенчә, балаларын тырыш, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышкан. 1819 нчы елның 12 нче февралендә улларының берсенә язган хатында: «Тугры сөйләш, вәгъдәле бул, һичкемгә хыянәт кылма, игътибар вә доверия хасил ит. Шулай бул ки, һәркем сине бер күрсә, бер мәҗлестә утырса, икенче күрергә мөштак (сагынырлык — М. Г.) булсыннар. Эшеңдә пөхтә бул, һәркемдә булсаң да кечелекне кыл, хезмәтеңдә мөкаиет (нык — М. Г.) бул. Кечелекне кылмаенча олуглык табылмас. Язу яз, буш вакытларда язуыңны төзәт. Яхшы китап кара, ди. Шунда ук бу хаты белән улының сораган китабын җибәрә алмавының сәбәбен күрсәтеп: «Бик тузганга Каюмга төзәтергә вә төпләп тышларга биргән идем. Бу сәфәр өлгермәде... Каюм җибәрмәкче булган иде» ди. Димәк, укучы улы К. Насыйриның эшләренә, аның гыйлем кешесе булуына теләктәшлек итүе белән беррәттән, аның аркылы башка улларына да белем бирергә омтыла. Насыйр мулла басылып чыккан китаплар белән дә хәбәрдар булып баргап. Шул турыда улларына да белдереп әлеге хатында: «Бу елда китаплар күп басылган төркечә күчерелеп. Һәр каюсыниан алып тот, кара вә һәм укы. Гыйлемлек үгрәнүе бер мәдрәсәдән торып кына дәгел, һәркаида булсаң да талыйбел гыйлем булырсың» ди. К. Насыйри атасының шундый яхшы киңәшләрен, прогрессив карашларын хөрмәт белән искә ала. Бигрәк тә апың шул вакытларда укымышлылар арасында урнашкан реакцион карашларга каршы көрәшүче булуын күрсәтеп: «Иҗтиһат заманы монкариз, дигән кешене бер дә яратмас иде. Һәр бәндәгә иҗтиһат лазим эш, дип балаларына һәр даим ишеттерер иде. Балалары һәм хәзер дә шул юлдадыр» дин үзенең хезмәтләренең берсендә язып куйган. К. Насыйриның туганнары — Габделхәй, Габделвәли, Габделгани һәм сеңлесе Җәмилә булалар. Аның нык бәйләнеш тоткан, якын мөнәсәбәттә булган туганнарыннан агасы Габделхәйне һәм энесе Габделкавине күрсәтергә мөмкин. Габделхәй кырык еллар буенча Москвада торып, сабын эшләтә, үзе шул сабын эшенең остасы була. Эшләгән товарлары белән Россиянең зуррак шәһәрләрендә (Н. Новгород, Киев, Харьков, Волыго һ. б.) була торган ярмаркаларда катнаша. Алар Каюм белән бик еш хатлар алышын торалар. Тормышларында очраган, булган кичерешләре белән бергәләп бүлешәләр. Насыйри Семинариядә укыткан вакытларында, һәр елны дип әйтерлек, Москвада шул агасы янында була. Анда шулай ук укымышлылар белән дә аралашкан булуы хатларында күренә. Габделхәй 1879 нчы елга кадәр Москвада торып, аннан Казанга кайтып урнаша. Аның Габделмән исемле улы булып, Каюм картлык көннәрендә кайбер әсәрләрен яңадан бастыруны шул туганнан туган энесе Габделмәнгә тапшырган булырга тиеш. Чөнки «Кырык бакчамның 1902 елгы басмасы Габделмән тарафыннан бастырылган. Китапның титул битендә: «Бу китапны басмага рөхсәт бирдем Габделмән Габделхәй улы Казанскийга. Габделкаюм Насыйров» дип куелган. К. Насыйри үзенең туганнарыннан яки нәселләреннән тагын берәүнең килеп чыгып, үзе башлаган эшләрен дәвам иттерүләрен теләгән. Шул турыда 1880 нче елны бастырып тараткан «Шәҗәрәсендә дә әйтеп уза. К. Насыйри үзе исән вакытта туганнан туган сеңлесе — Хәбирә Габделкави кызы Насыйрия чыннан да каләм хезмәтенә керешә башлый. 1902 нче елда Хәбирәнең татар китапларына кергән гарәп, фарсы һәм төрек сүзләренә аңлатма биреп язган кечерәк күләмдә «Фарси, гараби һәм төрки лөгате» исемле бер сүзлек китабы басылып чыга.

Бу, һичшиксез, К. Насыйри йогынтысында һәм җитәкчелегендә барлыкка килгән хезмәт булып тора. Хәбирә тарафыннан төзелгән икенче китап 1904 нче елда басылган. Бу соңгысы ачык татар телендә язылган, реалистик яктыртылышта бирелгән новелла һәм хикәяләрне эченә ала. Китап К. Насыйри хезмәтләре үрнәгендә төзелгән. Шул рәвешчә, К. Насыйриның кайбер эшләрен дәвам иттерергә омтылучылар булганнар. Ләкин алар яшьләй үлгәннәр (1912 елда). К. Насыйриның энесе Галделкавиның улы Габдерахман Хөсәенов башта гимназиядә укый. Революциянең беренче көннәреннән алып укытучылык эшенә керешә. Зоя шәһәрендә, Казани һәм Шырданда 1944 нче елның июненә кадәр укытучылык итеп, Югары Шырданда үлә. Аның гаиләсе К. Насыйрилар үскән һәм җәй көннәрендә кунакка кайтып йөргән төп йортта яши.

К. Насыйри кайтып йөргән төп йорт 1926 нчы елда сүтелеп яңартып салынган. Шул вакытта Габдрахман Хөсәенов, ул тарихи йортның истәлеген калдыруны күздә тотып, фото рәсемен алдырып калган. Шулай ук Шырдан авылында К. Насыйри салдырган мәдрәсәнең «Каюм абзый мәдрәсәсе» дип исемләнеп йөртелгәнен авыл картлары хәзер дә сөйлиләр. Бу мәдрәсәнең дә инде тик фото рәсеме генә калган. Мәдрәсәсе сакланмаса да, Шырдан авылында картлар гына түгел, яшьләр дә (үзләренең аталарыннан һәм укытучыларыннан ишетүләре буенча) К. Насыйриның якты образын күңелләрендә хөрмәт беләп саклыйлар, аның исеме белән мактаналар.